КАРАР «08» февраль, 2019 ел № 327 Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын раслау турында
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«08» февраль, 2019 ел Яр Чаллы № 327
|
Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын раслау турында
|
|
Муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентларын актуальләштерү максатыннан, һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елныӊ 2 ноябрендәге 880 санлы карарына таянып, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 29 декабрендәге 479-ФЗ санлы Федераль закон (мөрәҗәгать итүче тарафыннан бер гариза бирү юлы белән, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә берничә дәүләт (муниципаль) хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеген беркетү өлешендә), Башкарма комитетныӊ 2018 елныӊ 6 августындагы «ТР Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында» 3794 санлы карары, Башкарма комитетныӊ 2018 елныӊ 18 октябрендәге «Муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча административ регламентларны тәртипкә салу турында» 185 санлы боерыгы нигезендә,
КАРАР БИРӘ:
- Расларга:
- «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча торак сатып алуга (төзүгә) исәпкә кую һәм социаль түләүләрне алу хокукы турында таныклык тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 1 кушымтага нигезләнеп.
- Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 2 кушымтага нигезләнеп.
- Торак урыннарына мохтаҗ гражданнарның аерым категорияләрен исәпкә кую буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 3 кушымтага нигезләнеп.
- Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт, «Маяк» җитештерү берләшмәсендәге авария аркасында радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны һәм аларга тиңләштерелгән затларны исәпкә кую һәм аларга Дәүләт торак сертификатын тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 4 кушымтага нигезләнеп.
- Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую һәм мәҗбүри күченүчеләргә торак сатып алуга субсидияләр бирү өчен Дәүләт торак сертификаты тапшыру буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 5 кушымтага нигезләнеп.
- Торак бинаны үзгәртеп коруга һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 6 кушымтага нигезләнеп.
- Муниципаль торак фондының торак урынын билгеләнгән тәртиптә яшәү өчен яраклы (яраксыз) һәм күпфатирлы йортны авария хәлендә һәм сүтелергә яки реконструкцияләнергә тиешле дип тану буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 7 кушымтага нигезләнеп.
- Торак бинаны торак булмаган бинага һәм торак булмаган бинаны торак бинага күчерүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 8 кушымтага нигезләнеп.
- Капиталь төзелеш объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 9 кушымтага нигезләнеп.
- Җирлекнең генераль планыннан өземтә бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 10 кушымтага нигезләнеп.
- Җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын хәзерләү һәм бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 11 кушымтага нигезләнеп.
- Тәмамланмаган төзелеш объектын файдалануга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 12 кушымтага нигезләнеп.
- Күпфатирлы торак йортның беренче катында урнашкан фатирда балкон төзүне килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 13 кушымтага нигезләнеп.
- Инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр трассалары схемасын килештерү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 14 кушымтага нигезләнеп.
- Агачлар һәм куакларны кисүгә, ябалдашларын кисүгә яки утыртуга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 15 кушымтага нигезләнеп.
- Муниципаль берәмлек чикләрендәге җирле әһәмияттәге юллар буйлап тулысынча яки өлешчә уза торган маршрутлар буенча авыр йөкләрне, зур габаритлы йөкләрне ташу өчен автомобиль йөртүгә рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 16 кушымтага нигезләнеп.
- Җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдаланучыларга автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 17 кушымтага нигезләнеп.
- Ана (гаилә) капиталы акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган шәхси торак төзелеше объектын төзү (реконструкцияләү) буенча төп эшләрне башкаруны раслаучы документ бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 18 кушымтага нигезләнеп.
- Объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 19 кушымтага нигезләнеп.
- Җир эшләрен башкаруга ордер бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 20 кушымтага нигезләнеп.
- Шәхси торак төзелеше яки бакча йортының төзелгән яки үзгәртеп корылган объектының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы закон таләпләренә туры килүе (туры килмәве) турында хәбәрнамә җибәрү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 21 кушымтага нигезләнеп.
- Төзелеш планлаштыру турында хәбәрнамәдә күрсәтелгән шәхси торак төзелеше объекты яки бакча йорты параметрларыныӊ билгеләнгән параметрларга туры килүе һәм җир кишәрлегендә шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын урнаштыру мөмкинлеге булу (булмау) турында хәбәрнамә җибәрү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын 22 кушымтага нигезләнеп.
- 2014 елныӊ 10 апрелендәге 1476 санлы, 2015 елныӊ 27 июлендәге 2487 санлы карарлары үз көчен югалткан дип танырга.
- Әлеге карарны «Интернет» челтәрендә муниципаль районныӊ рәсми сайтында һәм ТР хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
- Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары И.Х. Абзаловага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
pdf
Скачать текст
PDF, 2.63 Мб