КАРАР «25» март, 2019 ел № 1090 Тукай муниципаль районын төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча язгы чаралар үткәрү турында
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«25» март, 2019 ел Яр Чаллы № 1090
Тукай муниципаль районын төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча язгы чаралар үткәрү турында
Тукай муниципаль районы территориясенең тиешле санитар, эстетик торышын тәэмин итү һәм аны алга таба төзекләндерү максатыннан чыгып,
КАРАР БИРӘ:
- Тукай муниципаль районы территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча 2019 елның 1 апреленнән икеайлык үткәрү турында игълан итәргә (алга таба – икеайлык).
- Районда санитария-экология хәлен яхшырту буенча комплекслы чаралар планын расларга.
- Санитар-экологик чаралар үткәрүне оештыру буенча эш комиссиясе составын расларга.
- Авыл җирлекләре башлыкларына авыл җирлекләре территориясендә икеайлык уздыруны оештырырга тәкъдим итәргә.
- Барлык милек формасындагы оешма һәм предприятие җитәкчеләренә алар карамагында булган территорияне санитар җыештыруны тәкъдим итәргә.
- Әлеге карарны районның рәсми сайтында урнаштырырга.
- Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары И.Х. Абзаловага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
pdf
Скачать текст
PDF, 611.2 Кб