ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«27» март, 2019 ел Яр Чаллы № 1130
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2018 елның 15 маендагы «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренеӊ хезмәтләренә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган бюджет өлкәсенеӊ аерым оешмалары хезмәткәрләренеӊ хезмәтләренә түләү шартлары турында» 1876 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 29 декабрендәге 1287 санлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
«Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренеӊ хезмәтләренә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым оешмаларныӊ җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләренеӊ вазыйфаи окладлары размерын исәпләгәндә, кыскалык коэффициентларының III төркемен кулланырга».
2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2018 елның 15 маендагы «Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренеӊ хезмәтләренә түләү буенча бердәм тариф челтәре кагылмый торган бюджет өлкәсенеӊ аерым оешмалары хезмәткәрләренеӊ хезмәтләренә түләү шартлары турында» 1876 санлы карарныӊ 1 кушымтасы исемендә «структур подразделениеләр» сүзләрен төшереп калдырырга.
3. Әлеге карар 2019 елның 1 январеннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.