ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«07» май, 2019 ел Яр Чаллы № 1712
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү шартлары турында
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында Спорт резервын әзерләүне гамәлгә ашыручы дәүләт физкультура спорт оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтләренә түләү шартлары турында» 2018 елның 25 сентябрендәге 853 санлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләренеӊ хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәне расларга.
2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләренеӊ әлеге карарның 1 пункты нигезендә билгеләнә торган хезмәт хакы, хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларын һәм аларның шул ук квалификация эшләрен башкаруны саклау шарты белән, әлеге карар нигезендә хезмәт өчен түләү шартларына күчкәндә гамәлдә булган хезмәт хакыннан ким була алмый дип билгеләргә.
3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директорына хезмәткәрләрнең хезмәтләренә түләү шартларын билгеләүче коллектив шартнамәләргә, килешүләргә, локаль норматив хокукый актларга тиешле үзгәрешләр кертергә.
4. Әлеге карарның 1 пункты 2019 елның 1 апреленнән үз көченә керә дип билгеләргә.
5. Татарстан Республикасы Башкарма комитетыныӊ 2018 елныӊ 28 августындагы «Тукай муниципаль районының «Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренең хезмәт өчен түләү шартлары турында» 3888 санлы карары үз көчен югалткан дип танырга.
6. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ю. Шакировага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов