КАРАР «21» май, 2019 ел № 1898 Җир кишәрлегенә, йорт биләүгә, гаилә составы турында, яшәү урыныннан белешмәләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«21» май, 2019 ел                                       Яр Чаллы                                         № 1898

 

 

Җир кишәрлегенә, йорт биләүгә, гаилә составы турында, яшәү урыныннан белешмәләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү административ регламентны раслау турында

 

 

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елныӊ 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елныӊ 2 ноябрендәге 880 санлы карары, Башкарма комитетныӊ 2018 елныӊ 6 августындагы «ТР Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында» 3794 санлы карары нигезендә   

 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Җир кишәрлегенә, йорт биләүгә, гаилә составы турында, яшәү урыныннан белешмәләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ регламентны расларга.

2. Әлеге карарны мәгълүмати стендларда урнаштырырга.

3. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм ТР хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                  Л.Г.Авзалов

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 828.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International