ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«26» июнь, 2019 ел Яр Чаллы № 2578
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан комплекслы сорату аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү күпфункцияле үзәкләрендә күрсәтелми торган муниципаль хезмәтләр исемлеген раслау турында
Гражданнар һәм оешмаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тормышка ашыруны тәэмин итү буенча Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру максатында, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елныӊ 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан комплекслы сорату аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү күпфункцияле үзәкләрендә күрсәтелми торган муниципаль хезмәтләр исемлеген расларга.
2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ беренче урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов