«___30__» _____07____ 2019 ел Яр Чаллы № 3256
«Тукай муниципаль районыныӊ белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү тәртибе турында» нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның 51 маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасыныӊ белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләгәндә бертөрлелекне тәэмин итү максатында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасыныӊ белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү тәртибе хакында үрнәк нигезләмәне раслау турында» 2014 елның 10 ноябрендәге 6347/14 санлы приказы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2017 елның 19 апрелендәге 3822/17, 2018 елныӊ 22 мартындагы 2645/18 санлы хатлары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2017 елның 14 июнендәге 1653 санлы карары белән расланган «Тукай муниципаль районыныӊ белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү тәртибе турында» нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
а) йөкле хатын-кызлар;
б) йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган хатын-кызлар;
в) бала карау буенча (өч яшь тулганчы) ялда булган затлар;
г) авыруга бәйле рәвештә, дүрт ай рәттән эш урынында булмаган кешеләр. Әлеге пунктның «б» һәм «в» пунктчаларында каралган педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү, алар күрсәтелгән яллардан чыккач, ике елдан соӊ мөмкин.
Әлеге пунктның «г» пунктчасында каралган педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү, алар эшкә чыккач, бер елдан соӊ мөмкин.
2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе МКУ башлыгы А.Х. Мөхәммәтҗановага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ карарына 1 кушымта
Тукай муниципаль районыныӊ белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү комиссиясе составы
Аттестация комиссиясе рәисе
|
1 |
Авзалов Л.Г. |
Башкарма комитет Җитәкчесе |
Рәис урынбасары
|
Мөхәммәтҗанова А.Х.
|
Мәгариф идарәсе башлыгы (килешү буенча) |
Аттестация комиссиясе секретаре
|
3 |
Вәгыйзова Э.Г. |
Кадрлар эше һәм педагогик кадрларны аттестацияләү буенча методист (килешү буенча) |
Аттестация комиссиясе әгъзалары
|
4 |
Дәүләтшина С.Р. |
Мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эш буенча урынбасары (килешү буенча) |
|
5 |
Шакирова Г.Н. |
Мәгариф идарәсе башлыгыныӊ тәрбия эшләре буенча урынбасары |
|
6 |
Маслова Э.Ф. |
Мәгариф идарәсенең баш белгече |
|
7 |
Сафиуллина В.В. |
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмаларының район советы рәисе (килешү буенча) |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ карарына 2 кушымта
Тукай муниципаль районыныӊ белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү тәртибе турында нигезләмә
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Әлеге нигезләмә Тукай муниципаль районыныӊ белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары җитәкчеләрен (директорларын, мөдирләрен, башлыкларын) аттестацияләү тәртибен җайга сала.
1.2. Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма җитәкчесенә аттестация үткәрү тәртибен һәм шартларын билгеләү оешмаларны гамәлгә куючы компетенциясенә керә.
1.3. Җитәкчеләрне аттестацияләүнең максаты булып аларның квалификация дәрәҗәсе вазыйфа буенча квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килүне билгеләү тора.
1.4. Җитәкчеләрне аттестацияләүнең төп бурычлары:
- белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма белән идарә итү нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын саклау һәм арттыру;
- белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма җитәкчесе вазыйфасы буенча федераль закон, квалификация характеристикалары таләпләрен исәпкә алу;
1.5. Аттестациянең төп принцибы булып аны белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма җитәкчесе вазыйфасын дәгъвалаучы затлар яки аӊа билгеләнгән җитәкчеләр өчен үткәрү мәҗбүрилеге тора.
1.6. Җитәкчеләрне һәм җитәкче вазыйфасына дәгъва кылучы затларны аттестацияләү, кагыйдә буларак, алар белән хезмәт килешүе төзелгәнче, башка очракларда – хезмәткәр өчен хезмәт килешүе шартлары белән билгеләнгән сынау срогы тәмамланганчы үткәрелә.
1.7. Вазыйфасы буенча квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә аларның квалификация дәрәҗәсе туры килүен билгеләү өчен аттестацияне түбәндәге җитәкчеләр узмый:
а) йөкле хатын-кызлар;
б) йөклелек һәм бала табу буенча ялда булган хатын-кызлар;
в) бала карау буенча (өч яшь тулганчы) ялда булган затлар;
г) авыруга бәйле рәвештә, дүрт ай рәттән эш урынында булмаган кешеләр.
Әлеге пунктның «б» һәм «в» пунктчаларында каралган педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү, алар күрсәтелгән яллардан чыккач, ике елдан соӊ мөмкин.
Әлеге пунктның «г» пунктчасында каралган педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү, алар эшкә чыккач, бер елдан соӊ мөмкин.
1.8. Аттестация комиссиясе тарафыннан уңай карар кабул ителгән җитәкчеләр вазыйфага билгеләнә. Алар һәр 3 ел саен аттестацияләнә.
2. Аттестация үткәрү тәртибе
2.1. Җитәкчеләрне аттестацияләү гамәлгә куючы тарафыннан төзелә торган аттестация комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Гамәлгә куючы аттестация комиссиясенең һәр хезмәткәр буенча карар кабул иткәндә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешма җитәкчеләре вазыйфалары буенча законнарда һәм квалификация характеристикаларында билгеләнгән таләпләрне үтәве өчен җаваплы.
2.2. Хезмәткәр вазыйфасы буенча квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау максатыннан, аттестация комиссиясенә аттестация үткәрү турында гариза тапшыра. Җитәкче вазифасына дәгъва кылучы яки билгеләнгән затлар гаризага хезмәт кенәгәсеннән таныкланган өземтә теркиләр.
2.3. Аттестация барышында хезмәткәрләр җитәкче вазифасы буенча хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле сораулар буенча тест формасында квалификация сынаулары уза. Аттестация үткәрү кысаларында каралган тест үтү муниципаль район базасында башкарыла.
Тест нәтиҗәләрен уңай исәпкә алу өчен кирәкле иң аз балл 100 баллдан 70 балл тәшкил итә.
2.4. Аттестация комиссиясенә тест нәтиҗәләре турында документ бирелгәч, гамәлгә куючыны тәкъдим итүче Тукай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе имзасы белән аттестацияләнүчегә күрсәтмә рәсмиләштерелә.
Күрсәтмә әзерләгәндә, аттестацияләнүче хезмәткәрдән рекомендацияләр, элеккеге эш урыныннан характеристика, аның хезмәт эшчәнлеген характерлаучы башка документлар таләп ителергә мөмкин.
Аттестацияләнүче күрсәтмә белән үткәрү вакыты гамәлгә куючыныӊ акты белән расланган график белән билгшеләнгән аттестациягә кадәр ике атнадан да соңга калмыйча таныштырылырга тиеш.
2.5. Аттестацияләнүче хезмәткәрнең гаризасы һәм күрсәтмә аттестация комиссиясендә карала.
2.6. Аттестацияләнүче хезмәткәр аттестация комиссиясе утырышында шәхсән үзе катнашырга хокуклы, бу хакта аттестация комиссиясенә язмача хәбәр итә. Аттестацияләнүче хезмәткәр җитди сәбәпсез аттестация комиссиясесенә килмәгән очракта, комиссия аттестацияне аннан башка уздырырга хокуклы.
2.7. Аттестацияләнүче хезмәткәр булмаганда, аттестация комиссиясе карары аттестация комиссиясе утырышында катнашучыларныӊ күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы белән кабул ителә. Аттестация комиссиясе әгъзаларының тавышлары тигез булганда, хезмәткәр аттестация узган дип санала.
Аттестация комиссиясе утырышында турыдан-туры катнашучы хезмәткәргә аттестацияләү нәтиҗәләре тавыш бирүгә йомгак ясаганнан соң хәбәр ителә.
2.8. Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе түбәндәге карарларның берсен кабул итә:
- квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килә (вазыйфа күрсәтелә);
- һөнәри әзерлек яисә квалификация күтәрүне уңышлы узу (специализация күрсәтелә) шарты белән, квалификация характеристикасы (вазыйфа күрсәтелә) белән билгеләнгән таләпләргә туры килә;
- квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килми (вазыйфа күрсәтелә).
2.9. Аттестация комиссиясе карары тавыш бирүдә катнашкан комиссия рәисе, рәис урынбасары кул куйган көннән үз көченә керә торган беркетмә белән рәсмиләштерелә.
Кирәк очракта, аттестация комиссиясе, аттестация комиссиясе карарына хезмәткәрнең, белгечлеген күрсәтеп, һөнәри эшчәнлеген камилләштерү, аның квалификациясен күтәрү зарурлыгы турында һәм башка тәкъдимнәр кертә.
Күрсәтелгән тәкъдимнәр булганда, җитәкче аттестация узганнан соң бер елдан да соңга калмыйча, аттестация комиссиясенә тәкъдимнәрнең үтәлеше турында мәгълүмат тапшыра.
2.10. Аттестация комиссиясенеӊ аттестация нәтиҗәләре турында карары аттестация комиссиясе беркетмәсе, боерык акты белән раслана.
2.11. Боерык актының күчермәсе (мәгариф идарәсе приказы), аттестация комиссиясе беркетмәсенең күчермәсе җитәкченең шәхси эшендә саклана.
3. Аттестация комиссиясе карарларын гамәлгә ашыру
3.1. Җитәкче вазыйфасына дәгъва кылучы әлеге вазыйфа буенча квалификация характеристикасы белән билгеләнгән таләпләргә туры килми дип танылган очракта, аның белән хезмәт килешүе төзелми.
Әгәр җитәкчене аттестацияләү хезмәт килешүе белән каралган сынау срогы тәмамланганчы үткәрелсә, аттестация комиссиясенең тискәре карары булганда, хезмәткәр белән хезмәт килешүе Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 81 маддәсе 1 өлеше 3 пункты нигезендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 71 статьясы белән билгеләнгән тәртиптә өзелә.
3.2. Җитәкче аттестация комиссиясенең карарын (рекомендацияләрен) билгеле бер белгечлекнең һөнәри әзерлеген уңышлы узуы яки квалификациясен күтәрү өлешендә үтәмәгәндә, гамәлгә куючы хезмәткәргә карата Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 192 маддәсе нигезендә дисциплинар җәза кулланырга хокуклы.
3.3. Җитәкчеләрне аттестацияләү мәсьәләләре буенча хезмәт бәхәсләре Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә карала.