КАРАР « 09 »август 2019 ел         №3417 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны элемтәсендәге автомобиль транспортында йөрү өчен түләү буенча автоматлаштырылган система операторын сайлап алу буенча комиссия составын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«_____»_________ 2019 ел                Яр Чаллы                        №________

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны элемтәсендәге автомобиль транспортында йөрү өчен түләү буенча автоматлаштырылган система операторын сайлап алу буенча комиссия составын раслау турында

 

         Тукай муниципаль районы халкының сыйфатлы транспорт хезмәте күрсәтүгә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү һәм Тукай муниципаль районының даими автобус маршрутлары буенча пассажирлар йөртүне оештыру һәм гамәлгә ашыруның бердәм принципларын билгеләү максатыннан чыгып, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы территориясендә гомуми файдаланудагы автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүне оештыру турында» 2006 елның 13 ноябрендәге 70-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ташламалы транспорт кушымтасы белән электрон карталар һәм транспорт кушымтасы белән электрон карталар бирү тәртибен раслау турында» 2019 елныӊ 19 июлендәге 604 санлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

            1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны элемтәсендәге автомобиль транспортында йөрү өчен түләү буенча автоматлаштырылган система операторын сайлап алу буенча комиссия составын расларга (1 кушымта).

              2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны элемтәсендәге автомобиль транспортында йөрү өчен түләү буенча автоматлаштырылган система операторын сайлап алу буенча документлар исемлеген расларга.

              3. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында урнаштырырга.

              4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                    Л. Г. Авзалов

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ карарына 1 кушымта

 

 

Конкурс комиссиясе составы

Конкурс комиссиясе рәисе:

Тукай муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе               ___________________ Л.Г. Авзалов

 

Конкурс комиссиясе секретаре:                                                 Д.Ә. Мадярова

 

Конкурс комиссиясе әгъзалары (килешү буенча):

 

1. Бузина Н.К. – Тукай муниципаль районы Советы Аппаратыныӊ юридик бүлеге башлыгы;

2. Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы;

3. Абзалова И.Х. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенеӊ төзелеш буенча урынбасары;

4. Дудникова Е.А. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе.

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 542.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International