«06» 08. 2019 ел Яр Чаллы № 3380
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2013 елның 5 апрелендәге 1475 санлы карары белән расланган административ регламентларга үзгәрешләр кертү турында
|
|
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 санлы карары, Башкарма комитетның 2018 елның 6 августындагы «Муниципаль хезмәтләр күрсәтү административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 3794 санлы карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елның 5 апрелендәге 1475 санлы карары белән расланган архив бүлеге тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
1.1. 5 бүлекнең 5.1 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 10 пунктчаны өстәргә: «муниципаль хезмәт күрсәткәндә, мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән беренче тапкыр баш тартканда аларның булмавы һәм (яисә) дөреслеге күрсәтелмәгән документларны яисә мәгълүмат таләп итү, 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль законның 7 маддәсе 1 өлеше 4 пунктында каралган очраклардан тыш. Күрсәтелгән очракта мөрәҗәгать итүче тарафыннан күпфункцияле үзәк, күпфункцияле үзәк хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына), судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү шикаять бирелгән күпфункцияле үзәккә тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү функциясе тулы күләмдә йөкләнгән булса мөмкин»;
1.2. 5 бүлеккә түбәндәге эчтәлектәге 5.8 һәм 5.9 пунктларын өстәргә:
«5.8. Шикаять тиешле дәрәҗәдә канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүчегә җавапта дәүләт яисә муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатында, дәүләт хезмәте күрсәтүче орган, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган, күпфункцияле үзәк тарафыннан тормышка ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм алга таба гамәлләр турында (аларны мөрәҗәгать итүчегә дәүләт яки муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында кылырга кирәк) мәгълүмат күрсәтелә.
5.9. Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүчегә җавапта кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.»
1.3. кушымтаны (белешмә) яңа редакциядә бәян итәргә:
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
|
Вазыйфа |
Телефон |
Электрон адрес |
|
Башкарма комитет Җитәкчесе |
(88552) 70-00-76 |
tukay@tatar.ru |
|
Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары |
(88552) 70-09-66 |
|
2. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Э.М. Әхмәтҗановага йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов