КАРАР «  20     » июнь  2019 ел     № 2505 Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү административ регламентларын яӊа редакциядә раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«  20     » июнь  2019 ел                              Яр Чаллы                                   № 2505

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтү административ регламентларын яӊа редакциядә раслау турында

 

 

 

Россия Федерациясе Конституциясенә, 1995 елныӊ 29 декабрендәге 223-ФЗ санлы Россия Федерациясе Гаилә кодексына, 1994 елныӊ 30 ноябрендәге 51-ФЗ санлы Россия Федерациясе Граждан кодексына, 1998 елныӊ 31 июлендәге 145-ФЗ санлы Россия Федерациясе Салым кодексына, 2002 елныӊ 14 ноябрендәге 138-ФЗ санлы Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексына, 2004 елныӊ 29 декабрендәге 188-ФЗ санлы Россия Федерациясе Торак кодексына, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ санлы Федераль законга, «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ санлы Федераль законга, «Өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү турында» 1995 елның 2 августындагы 122-ФЗ санлы Федераль законга, «Күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында» 1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ санлы Федераль законга, «Психиатрия ярдәме һәм аны күрсәткәндә гражданнарның хокуклары гарантияләре турында» 1992 елның 2 июлендәге 3185-I санлы Россия Федерациясе Законына, «Россия Федерациясендә Торак фондын хосусыйлаштыру турында» 1991 елның 4 июлендәге 1541-I санлы Россия Федерациясе Законына, «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елныӊ 27 июлендәге 152-ФЗ санлы Федераль законга, «Опека һәм попечительлек турында» 2008 елның 24 апрелендәге 48-ФЗ санлы Федераль законга, «Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда булган балаларны Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнар гаиләләренә вакытлыча тапшыру турында» 2009 елныӊ 19 маендагы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 432 санлы карарына, «Балаларны уллыкка (кызлыкка) бирү кагыйдәләрен, Россия Федерациясе территориясендә уллыкка алучыларның гаиләләрендә аларның яшәү шартларын һәм тәрбияләүне тикшереп торуны гамәлгә ашыру, Россия Федерациясе гражданнары булган һәм чит ил гражданнары яисә гражданлыгы булмаган затлар уллыкка алган балаларны Россия Федерациясе консул учреждениеләре тарафыннан исәпкә алу кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2000 елныӊ 29 мартындагы 275 санлы карарына, «Балигъ булмаган гражданнарга карата опека һәм попечительлек алып баруның аерым мәсьәләләре турында» 2009 елның 18 маендагы 423 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына, «Эшкә сәләтсез яисә өлешчә эшкә сәләтсез гражданнарга карата опека һәм попечительлекне гамәлгә ашыруның аерым мәсьәләләре турында» 2010 елныӊ 17 ноябрендәге 927 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарына, «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 19 маендагы 432 санлы карарын тормышка ашыру турында» 2009 елның 18 июнендәге 212 санлы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы приказына, 1992 елныӊ 6 ноябрендәге Татарстан Республикасы Конституциясенә, «Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында» 2004 елның 27 февралендәге 8-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законына, «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2008 елның 20 мартындагы 7-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законына, «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елныӊ 2 ноябрендәге 880 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына, «Татарстан Республикасы дәүләт стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмәне раслау хакында» 2007 елныӊ 18 июнендәге 245 санлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Уставына, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмәгә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының опека һәм попечительлек секторы турында нигезләмәгә таянып,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Түбәндәге административ регламентларны яӊа редакциядә бәян итәргә:

1.1.  Опекадагы затларны стационар хезмәт күрсәтү өчен  психоневрология тибындагы интернат-йортларга җибәрү турында карарлар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.2. Суд тәртибендә эшкә яраксыз яисә чикләнгән күләмдә эшкә яраксыз дип танылган балигъ булган зат өстеннән опека яки попечительлек булдыру һәм опекун яки попечитель билгеләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.3. Опекага алынган зат мәнфәгатьләрендә гомерлек рента шартнамәсен төзүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.4. Балигъ булган эшкә яраксыз зат мәнфәгатьләрендә торакны хосусыйлаштыруга опекунга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.5. Опекага алынган затныкы булган торакны наемга бирүгә опекунга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.6. Опекага алынган затның милке белән алыш-биреш ясауга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.  

1.7. Яшәү урыны үзгәрүгә бәйле рәвештә, опекага алынган затны яшәү урыны буенча теркәү учетыннан төшерү өчен опекунга (попечительгә) рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.8. Опекага алынган затның мирас хокукларына керү өчен опекунга яки попечительгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.9. Опекага алынган затның саклык счетыннан файдалануга опекунга яки попечительгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.10. Стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүче оешмаларда торучы эшкә сәләтсез гражданнарны Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнар гаиләләренә вакытлыча тапшыру турында бәяләмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламенты.

1.11. Балигъ булмаган(нар) исеменнән сатып алуның өстенлекле хокукыннан баш тарту өчен алдан рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.12. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче балигъ булган гражданнар гаиләләренә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмаларда булган балаларны вакытлыча бирү мөмкинлеге турында бәяләмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.13. Балигъ булмаганнарның күчемле мөлкәтен читләштерү буенча алыш-бирешләр ясауга алдан рөхсәт бирү дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.14. 14 яше тулмаган баланың исемен һәм (яки) фамилиясен үзгәртүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.15. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына уллыкка алу мөмкинлеге турында бәяләмә бирү һәм уллыкка алуга кандидат буларак исәпкә кую буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.16. Балигъ булмаганның эмансипациясе (балигъ булмаганны тулысынча эшкә яраклы дип игълан итү) турында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең

административ регламенты.

1.17. Балигъ булмаганнарның күчемсез мөлкәтен читләштерү буенча алыш-бирешләр ясауга алдан рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.18. Балигъ булмаганнар катнашында кредит акчаларыннан файдаланып торак сатып алуга һәм аны залогка (ипотекага) тапшыруга алдан рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.19.  Законлы вәкилгә балигъ булмаганның акча кертемен алуга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

1.20. Опекунга яки попечительгә, тәрбиягә бала алган ата-аналарга баланы карап тоту өчен акча билгеләү һәм түләү буенча, шулай ук үз вазыйфаларын түләүле башкаручы  опекуннарга яки попечительләргә, тәрбиягә бала алган ата-аналарга тиешле акчаларны түләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламенты.

1.21. 16 яшьтән өлкәнрәк балигъ булмаган гражданның никах яшен киметүгә алдан рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү административ регламенты.

1.22. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гражданнар тарафыннан (түләүле һәм түләүсез шартларда) ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга опека (попечительлек) билгеләү яки опекун (попечитель) булу мөмкинлеге турында бәяләмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламенты.

2. Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2013 елныӊ 13 ноябрендәге «Опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» карары, 2018 елныӊ 29 мартындагы «Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны (түләүсез яки түләүсез шартларда) опекага һәм попечительлеккә билгеләү, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче балигъ булган гражданнар гаиләләренә вакытлыча тапшыру, РФ гражданнары тарафыннан уллыкка алу мөмкинлеге турында бәяләмә бирү һәм уллыкка (кызлыкка) алуга кандидат буларак исәпкә кую буенча административ регламентка үзгәрешләр кертү турында» 1077, 1078, 1079 санлы, 2018 елныӊ 20 июнендәге «Суд тәртибендә эшкә сәләтсез яисә эшкә өлешчә яраклы дип танылган балигъ булмаган затка опека яки попечительлек һәм опекун яисә попечитель билгеләү буенча административ регламентка үзгәрешләр кертү турында» 2664 санлы, 2016 елныӊ 27 июнендәге «Суд тәртибендә эшкә сәләтсез яисә эшкә өлешчә яраклы дип танылган балигъ булмаган затка опека яки попечительлек һәм опекун яисә попечитель билгеләү буенча административ регламентны раслау турында» 4473 санлы карарлары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районынынӊ рәсми сайтында һәм Татартстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Э.М. Әхмәтҗановага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                 Л.Г. Авзалов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 14.11 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International