КАРАР «18»июль 2019 ел         №3008 Башкарма комитетныӊ 2019 елныӊ 5 июнендәге 2075 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында пассажирларны һәм багажны җайга салынучы тарифлар буенча даими йөртүне гамәлгә ашыруга бәйле эшләр башкаруга  чыгымнар өлешен каплау максатында, пассажирлар йөртүчеләргә субсидияләр бирү тәртибе»нә үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«____» _________ 2019 ел                     Яр Чаллы                                          № ____

 

Башкарма комитетныӊ 2019 елныӊ 5 июнендәге 2075 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында пассажирларны һәм багажны җайга салынучы тарифлар буенча даими йөртүне гамәлгә ашыруга бәйле эшләр башкаруга  чыгымнар өлешен каплау максатында, пассажирлар йөртүчеләргә субсидияләр бирү тәртибе»нә үзгәрешләр кертү турында

 

Тукай муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында пассажирларны һәм багажны йөртү белән идарә итү системасын оештыру һәм камилләштерү, Тукай муниципаль районы чикләрендә билгеләнгән транспорт хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итү максатында, «Россия Федерациясендә  җирле үзидарә оештыруныӊ гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78 маддәсе, «Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багажны даими йөртүне оештыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2015 елның 13 июлендәге 220-ФЗ санлы Федераль законның 14 маддәсе, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 6 сентябрендәге «Юридик затларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш), шәхси эшкуарларга, шулай ук товар җитештерүче, эш һәм хезмәт күрсәтүче физик затларга субсидия бирүне җайга салучы норматив хокукый актларга, муниципаль хокукый актларга гомуми таләпләр турында» 887 санлы карары, Тукай муниципаль берәмлеге уставы, Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елныӊ 22 маендагы «Административ регламентларны раслау турында» 2670  санлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

 1. Башкарма комитетныӊ 2019 елныӊ 5 июнендәге 2075 санлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә шәһәр яны муниципаль маршрутлары буенча автомобиль транспортында пассажирларны һәм багажны җайга салынучы тарифлар буенча даими йөртүне гамәлгә ашыруга бәйле эшләр башкаруга  чыгымнар өлешен каплау максатында, пассажирлар йөртүчеләргә субсидияләр бирү тәртибе»нә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- 4.1 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «Субсидия алу өчен, пассажирлар йөртүче квартал саен, хисап кварталыннан соң килүче 15 числодан да соңга калмыйча, ә дүртенче кварталда 15 декабрьгә кадәр комиссия каравына түбәндәге документларны тапшыра:

- субсидияләр бирү турында гариза;

- пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырудан алынып бетмәгән керемнәрнең барлыкка килүен раслый торган исәп-хисап (әлеге тәртип белән билгеләнгән форма буенча);

- шәхесне раслаучы документлар;

- вәкил вәкаләтләрен раслый торган документ (әгәр гариза бирүче исеменнән вәкил эш итсә);

- гариза бирү датасына кадәр ике ел эчендә яисә эшчәнлеген гамәлгә ашыру срогы дәвамында (әгәр ике елдан ким булса) хуҗалык итүче субъект тарафыннан башкарылган һәм (яки) гамәлгә ашырылган хезмәт төрләре исеме;

- эшчәнлекнең төп күрсәткечләре турында расланган мәгълүматлар;

- салымнар, җыемнар, пенялар һәм законнарны бозган өчен штрафлар түләү буенча бурычларның булуы (булмавы) турында белешмәләр;

- бухгалтерия балансыннан мәгълүмат (шул исәптән табыш һәм зыян күрү турында   хисап)»;

- 2 кушымтага комиссиянең түбәндәге әгъзаларын өстәргә:

- Хәбибуллин А.Р. – Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы;

- Бузина Н.К. – юридик бүлек башлыгы;

- Абдрахимова А.Р. – комиссия секретаре».

2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     Л.Г. Авзалов

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 552.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International