«__30_»_______09____2019 ел Яр Чаллы №4207
2019 елның IV кварталына гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү планын раслау турында
«Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза үткәрү тәртибе турында» 2014 елның 7 мартындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең 2016 елның 12 апрелендәге «Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү турында нигезләмәне раслау хакында» 1007 номерлы карары нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты
КАРАР БИРӘ:
1. 2019 елның IV кварталына гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү планын расларга.
2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының норматив-хокукый актлар эшләү буенча җаваплы структур бүлекчәләренә кирәкле документларны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштыруны тәэмин итәргә.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ _____________ _____ санлы карарына кушымта
2019 елның IV кварталына гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү планы
|
Тәртип № |
Экспертиза үткәрелергә тиешле гамәлдәге норматив хокукый актның исеме |
Тукай муниципаль районының рәсми сайтында экспертиза турында документларны әзерләү һәм урнаштыру срогы |
Җаваплы структура бүлекчәсе (башкаручы) |
|
1. |
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 5 июлендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Круглое Поле авыл җирлеге территориясендә 16:39:160702:3452 кадастр номерлы җир кишәрлеге территориясен планлаштыру һәм ызанлау проектын раслау турында» 2886 номерлы карары |
2019 елныӊ 11 октябренә кадәр |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге |
|
2. |
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елныӊ 29 мартындагы «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлеге Яӊа поселок торак пункты җирләрен планлаштыру проектын раслау турында» 1203 номерлы карары |
2019 елныӊ 11 октябренә кадәр |
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге |