ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«23»10.2019 ел Яр Чаллы № 4669
Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итүгә Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78.1 маддәсе нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетынын резерв фондыннан субсидияләр бирү тәртибен кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга (http//pravo.tatarstan.ru).
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе Л.Г. Авзалов
Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның ______ _____________ _____ санлы карарына кушымта
Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетынын
резерв фондыннан субсидияләр бирү
1. Әлеге Тәртип территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә компенсация түләүләрен (алга таба - субсидияләр) гамәлгә ашыру максатында, Тукай муниципаль районы бюджетыннан Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итүгә субсидияләр бирү кагыйдәләрен билгели.
2. Субсидияләр законда билгеләнгән тәртиптә Тукай муниципаль районы территориясендә гамәлгә куелган территориаль иҗтимагый үзидарәләргә (алга таба – ТИҮ) бирелә (алга таба – субсидия алучылар).
3. Субсидияләр әлеге Тәртипнең 1 пунктында күрсәтелгән максатларга бюджет ассигнованиеләре күләме чикләрендә тиешле финанс елына һәм план чорына Тукай муниципаль районы бюджеты турында Тукай муниципаль районы Советы карары нигезендә бирелә.
4. Субсидияләр түбәндәгеләр булганда бирелә:
- законнарда билгеләнгән тәртиптә теркәлгән территориаль иҗтимагый үзидарә уставы;
- агымдагы финанс елына территориаль иҗтимагый үзидарәнең эш планы;
- агымдагы финанс елына территориаль иҗтимагый үзидарәнең расланган керемнәре һәм чыгымнары сметасы.
5. Субсидияләр Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан Башкарма комитет һәм субсидия алучы арасында төзелә торган Тукай муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү турында килешү нигезендә бирелә, анда түбәндәге нигезләмәләр күздә тотыла:
- субсидияләр бирү һәм куллануныӊ максатлары, сроклары һәм тәртибе;
- субсидия алуга гариза формасы;
- әлеге Тәртиптә һәм килешүдә каралган субсидия бирү максатларын, шартларын, тәртибен саклауга субсидия алучының йөкләмәсе;
- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты һәм финанс-бюджет палатасы тарафыннан субсидия алучыныӊ әлеге Тәртиптә һәм килешүдә билгеләнгән максатларны, шартларны үтәүне тикшерүгә субсидия алучының ризалыгы;
- субсидия алучының субсидияләрдән файдалану турында хисап бирү тәртибе, срогы һәм формасы;
- Башкарма комитет һәм финанс-бюджет палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге Тәртип һәм килешүдә билгеләнгән субсидияләр бирү шартларын, максатларын һәм тәртибен бозу фактлары ачыкланган очракта, Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә субсидия суммаларын кире кайтару тәртибе.
6. Субсидия бирү өчен субсидия алучыга Башкарма комитетка тапшырырга кирәк:
- җитәкченеӊ исем, фамилиясен, атасыныӊ исемен, субсидия алучының банк реквизитларын, элемтә телефоннарын күрсәтеп, субсидия бирү турында язма гариза;
- җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан теркәлгән уставның нотариуста таныкланган күчермәсе;
- субсидия бирү турында гариза биргән көнгә кадәр бер ай алдан алынган юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә яисә аныӊ нотариаль таныкланган күчермәсе, (юридик зат буларак теркәлгән субсидияләр алучылар өчен);
- ТИҮ җитәкчесен сайлау турында гражданнар җыелышы (конференциясе) беркетмәсе.
7. Субсидияләрне күчерү субсидия алучының кредит оешмасында ачылган исәп-хисап счетына субсидияләр бирүгә гариза нигезендә гамәлгә ашырыла.
8. Башкарма комитет субсидия алучының субсидия алу турындагы гаризасын кергән көнне терки һәм теркәлгән көннән соң ун эш көне дәвамында документларныӊ әлеге Тәртип таләпләренә туры килүен тикшерә.
Субсидия алучы тарафыннан әлеге Тәртипнең 2 һәм 5 пункты шартларына туры килү тәэмин ителгәндә, Башкарма комитет субсидия бирү турында карар кабул итә һәм карар кабул ителгән көннән соң ун эш көне эчендә субсидия алучыга килешү проектының ике нөсхәсен җибәрә.
Субсидия алучы субсидия бирү турында килешү проектын алганнан соң өч эш көне эчендә кул куелган килешүне Башкарма комитет адресына җибәрә.
Субсидия алучы тарафыннан әлеге Тәртипнең 2 һәм 5 пункты шартларына туры килү тәэмин ителмәгәндә, Башкарма комитет субсидия бирүдән баш тарту турында карар кабул итә һәм әлеге карар кабул ителгән көннән соӊ биш эш көне эчендә субсидия алучыга субсидия бирү турында килешү төзүдән баш тарту турында нигезләрен күрсәтеп хәбәр җибәрә.
9. Башкарма комитет тарафыннан субсидияне алучының исәп-хисап счетына күчерү килешүгә кул куйганнан соң 10 эш көне эчендә һәм аннан соң хисап аеннан соң килүче айның 30 числосына кадәр ай саен башкарыла.
10. Субсидия алучы Башкарма комитетка килешүдә билгеләнгән форма буенча һәм срокта субсидиядән файдалану һәм килешү шартларын үтәү турында хисап тапшыра.
11. Субсидия алучы тапшырылган документларның һәм андагы белешмәләрнең дөреслеге, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нормалары нигезендә субсидияләрне максатсыз файдаланган өчен җаваплы.
12. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты финанс-бюджет палатасы белән берлектә субсидия алучының субсидияләр бирү тәртибен, шартларын, максатларын үтәү буенча мәҗбүри тикшерүләр үткәрә.
13. Субсидия алучы субсидия бирү шартларын, максатларын һәм тәртибен бозган очракта, шулай ук субсидияне максатсыз файдалану факты, субсидия алучы тарафыннан тапшырылган документларның һәм андагы белешмәләрнең дөрес булмавы ачыкланган очракта, бирелгән субсидияләр субсидия алучы тарафыннан кире кайтару турында язма таләп алынганнан соң җиде эш көне эчендә Тукай муниципаль районы бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.
Әлеге акчаларны ирекле рәвештә күчерүдән баш тарткан очракта, алар Россия Федерациясе законнары нигезендә мәҗбүри тәртиптә кайтарылырга тиеш.