ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«07» октября 2019 ел Яр Чаллы № 4366
Башкарма комитетныӊ 2019 елныӊ 8 февралендәге 327 санлы карары белән расланган административ регламентка үзгәрешләр кертү турында
КАРАР БИРӘ:
Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 07 октябрь 4366 санлы карарына кушымта
1.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәгеләр нигезендә гамәлгә ашырыла:
Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексы, 29.12.2004, № 190-ФЗ (алга таба –РФ ШтК) (РФ Законнар җыентыгы, 03.01.2005, № 1 (1 өлеш), 16 м.);
Россия Федерациясе җир кодексы, 25.10.2001, № 136-ФЗ (алга таба – РФ ҖК) (РФ Законнар җыентыгы, 29.10.2001, № 44, 4147 м.);
«Россия Федерациясендә архитектура эшчәнлеге турында» Федераль закон, 17.11.1995, № 169-ФЗ (алга таба – 169-ФЗ санлы Федераль закон) (РФ Законнар җыентыгы, 20.11.1995, № 47, 4473 м.);
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон, 06.10.2003, № 131-ФЗ (РФ Законнар җыентыгы, 06.10.2003, № 40, 3822 м.) (алга таба – 131-ФЗ санлы Федераль закон);
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль закон, 27.07.2010, № 210-ФЗ (РФ Законнар җыентыгы, 02.08.2010, № 31, 4179 м.) (алга таба – 210-ФЗ санлы Федераль закон);
«Электрон имза турында» Федераль закон, 06.04.2011, № 63-ФЗ (РФ Законнар җыентыгы, 11.04.2011, № 15, 2036 м.);
«Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» Россия Федерациясе Президенты карары, 07.05.2012, № 601 (РФ Законнар җыентыгы, 07.05.2012, № 19, 2338 м.);
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтүгә таләпләр турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары, 26.03.2016, № 236 (РФ Законнар җыентыгы, 11.04.2016, № 15, 2084 м.);
«Төзелешкә рөхсәт бирү һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү өчен кирәкле документларны электрон формада җибәрү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары, 04.07.2017 № 455 (РФ Законнар җыентыгы, 10.07.2017, № 28, 4162 м.);
«Төзелешкә рөхсәт формасын һәм объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт формасын раслау турында» Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы, 19.02.2015, № 117/пр (алга таба – 117/пр санлы приказ) (Хокукый мәгълүматныӊ рәсми интернет-порталы http://www.pravo.gov.ru, 13.04.2015);
«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законы, 28.07.2004, № 45-ТРЗ (Татарстан Республикасы, № 155-156, 03.08.2004) (алга таба – 45-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы законы);
Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2012 елныӊ 20 июнендәге 13/1 санлы карары белән кабул ителгән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы уставы (алга таба – устав);
Тукай муниципаль районы Советыныӊ 2005 елныӊ 22 декабрендәге 4/14 санлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты турында нигезләмә (алга таба – БК турында нигезләмә);
Башкарма комитет Җитәкчесенең 01.03.2011 ел, № 8 боерыгы белән расланган бүлек турында нигезләмә (алга таба – бүлек турында нигезләмә);
Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ 2008 елныӊ 17 мартындагы 343 санлы боерыгы белән расланган Башкарма комитетныӊ эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре (алга таба – кагыйдәләр).
1.5. Әлеге регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба – гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтүне сорау аңлашыла (210-ФЗ санлы Федераль законның 2 маддәсе 2 пункты, 27.07.2010 ел). Гариза Башкарма комитет карары белән расланган үрнәк яки стандарт бланкта ирекле формада тутырыла.
- мөрәҗәгать итүче – идарәгә телдән, язма яки электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән физик яисә юридик затлар яисә аларныӊ вәкаләтле вәкилләре (дәүләт органнарыннан һәм аларның территориаль органнарыннан, бюджеттан тыш дәүләт фондлары органнарыннан һәм аларның территориаль органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан тыш);
- төзүче – аның карамагында булган җир участогында капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау эшләрен алып баручы, шулай ук инженерлык эзләнүләрен башкаручы, әлеге объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау өчен проект документларын әзерләүче физик яки юридик зат;
техник заказчы – төзүче тарафыннан вәкаләтләр бирелгән профессиональ нигездә эш йөртүче физик зат яки юридик зат, алар төзүче исеменнән инженерлык эзләнүләрен башкару, проект документларын әзерләү, төзелеш, реконструкция, капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау турында килешүләр төзиләр, әлеге эш төрләрен башкару өчен биремнәр әзерлиләр, кирәкле документлар белән тәэмин итәләр, проект документациясен раслыйлар, капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәт алу өчен кирәкле документларны имзалыйлар, әлеге кодекста каралган башка функцияләрне гамәлгә ашыралар. Төзүче техник заказчы функцияләрен мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырырга хокуклы.
Төзелешкә рөхсәт капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты белән каралган бөтен срокка бирелә, мондый рөхсәт төзелеш, реконструкция эшләренең аерым этапларына бирелә торган очраклардан тыш. Шәхси торак төзелешенә рөхсәт ун елга бирелә.
Төзелешкә рөхсәт бирү түбәндәге очракта таләп ителми:
1) физик затка эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган максатлар өчен бирелгән җир кишәрлегендә гараж төзегәндә яки бакчачылык, дача хуҗалыгы алып бару өчен бирелгән җир кишәрлегендә төзелеш алып баруга;
2) капиталь төзелеш объектлары булмаган объектларны төзүгә, реконструкцияләүгә (киосклар һ.б.);
3) җир кишәрлегендә ярдәмче корылмалар төзегәндә;
4) капиталь төзелеш объектларының һәм (яки) аларның өлешләренең үзгәрешләре, әгәр мондый үзгәрешләр аларның ышанычлылыгы һәм иминлегенең конструктив һәм башка характеристикаларына кагылмый һәм шәһәр төзелеше регламентында билгеләнгән рөхсәт ителгән төзелешнең, реконструкциянең чик параметрларыннан артмый икән;
4.1) капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлау;
5) шәһәр төзелеше кодексы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә башка очракларда.
Төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу срогы төзүче гаризасы буенча, мондый рөхсәтнең гамәлдә булу срогы чыкканчыга кадәр ун көннән дә ким булмаган вакыт эчендә озайтылырга мөмкин. Капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү мондый гариза бирү вакыты чыкканчы башланмаган очракта, төзелешкә рөхсәтнең гамәлдә булу вакытын озынайтудан баш тарталар.
Әлеге регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенең читтән торып эш урыны – Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренең 34 пункты нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районыныӊ (шәһәр округыныӊ) шәһәр яки авыл җирлегендә төзелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенеӊ территориаль аерымланган структур бүлекчәсе;
техник хата – муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән, муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документларга кертелгән мәгълүматларныӊ документлардагы мәгълүматларга туры килмәгән хатасы (ялгыш язу, грамматик яки арифметик хата).
Әлеге регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба - гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтүне сорау аңлашыла (210-ФЗ санлы Федераль законның 2 маддәсе 2 пункты, 27.07.2010 ел). Гариза Башкарма комитет карары белән расланган үрнәк яки стандарт бланкта ирекле формада тутырыла.
|
2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау |
1. Төзелешкә рөхсәт бирү. 2. Төзелешкә гамәлдә булу срогы озайтылган рөхсәт бирү. 3. Төзелешкә кертелгән үзгәрешләр белән рөхсәт бирү. 4. Төзелешкә рөхсәтнеӊ икенче экземплярын (дубликатын) бирү. 5. Хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гариза тапшырганда муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе электрон формада бирелә. |
РФ ШтК 51 м. 1, 20, 21.14 өл.;
|
|
2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтү өчен законнар һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге |
Капиталь төзелеш объектын төзегәндә, үзгәртеп корганда: 1) гариза; - кәгазьдә документ формасында; - электрон формада (мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче затлардан тыш), 63-ФЗ номерлы Федераль закон һәм 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә гади электрон имза белән имзаланган (расланган), Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша uslugi.tatarstan.ru; 2) мөрәҗәгать итүченең шәхесен таныклаучы документ яки аның стандарт хисап язмасыннан ким булмаган ЕСИАдан алынган реквизитлары (электрон форма тутырганда); 3) гариза бирүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ яки аның скан-күчермәсе (электрон форма тутырганда); 4) җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документлар (әгәр аңа хокук күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәсә) яки аларның скан-күчермәләре (электрон форма тутырганда); 5) Россия Федерациясе Бюджет законнары белән билгеләнгән очракларда дәүләт хакимияте органнары (дәүләт органы), «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе, «Роскосмос» космик эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе, бюджеттан тыш дәүләт фонды яки җирле үзидарә органы белән идарә итү органы тарафыннан дәүләт (муниципаль) заказчысы вәкаләтләрен тапшыру турында килешү яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 6) хокук биләүченеӊ килешү төзелгән җир кишәрлегенә хокук билгеләү документлары яки аларның скан-күчермәләре (электрон форманы тутырганда); 7) проект документларында булган материаллар: а) аңлатма язуы яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); б) җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планында күрсәтелгән мәгълүмат нигезендә эшләнгән планлаштыру схемасы, капиталь төзелеш объектын, подъездларны һәм аңа керү урыннарын, ачык сервитутлар чикләрен, археологик мирас объектларын урнаштыру урыннарын билгеләү белән яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); в) линия объектының территорияне планлаштыру буенча документлар составында расланган линия объектларына карата кызыл линия чикләрендә урнашуын раслый торган җир кишәрлеген планлаштыру схемасы яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); г) архитектура документлары яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); д) инженерлык җиһазлары турында мәгълүмат, инженер-техник тәэмин итү челтәрләренең, проектлана торган капиталь төзелеш объектын инженерлык-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру (технологик тоташтыру) урыннарын билгеләп, җыелма планы яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); е) капиталь төзелеш объектын төзүне оештыру проекты яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); ж) капиталь төзелеш объектларын, аларның өлешләрен сүтү яки демонтажлау эшләрен оештыру проекты яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); з) күрсәтелгән объектларны төзү, реконструкцияләү очрагында, күрсәтелгән объектларның проект документларына экспертиза РФ ШтК 49 маддәсе нигезендә үткәрелмәгән шартларда, инвалидларның сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, ял, спорт һ.б. социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш объектларына, транспорт, сәүдә, җәмәгать туклануы, эшлекле, административ, финанс, дини, торак фонды объектларына, барып җитүен тәэмин итү буенча чаралар исемлеге яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 8) капиталь төзелеш объектының проект документларына экспертизаның уңай бәяләмәсе (төзелешнең аерым этапларына карата РФ ШтК 48 маддәсе 12.1 өлешендә каралган очракта), әгәр мондый проект документлары РФ ШтК 49 маддәсе нигезендә экспертиза узарга тиеш булса яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 9) РФ ШтК 49 маддәсе 3.4 өлешендә каралган очракларда проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 10) РФ ШтК 49 маддәсе 6 өлешендә каралган очракларда проект документларына дәүләт экологик экспертизасының уңай бәяләмәсе яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 11) әлеге Кодексның 49 маддәсе 3.5 өлешендә каралган бәяләмә, модификацияләнгән проект документациясен кулланган очракта яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 12) капиталь төзелеш объектының барлык хокук ияләренең мондый объектны үзгәртеп корган очракта ризалыгы, әлеге пунктның 9 пунктчасында күрсәтелгән күпфатирлы йортны реконструкцияләү очракларыннан тыш яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 13) дәүләт хакимияте органы (дәүләт органы), «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе, «Роскосмос» космик эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе, бюджеттан тыш дәүләт фонды яки җирле үзидарә органы булып торган дәүләт (муниципаль) заказчысы тарафыннан хокук иясе дәүләт (муниципаль) унитар предприятиесе, дәүләт (муниципаль) бюджет яисә автоном учреждениесе булган дәүләт (муниципаль) милкендәге капиталь төзелеш объектында (аныӊ мөнәсәбәтендә күрсәтелгән орган оештыручы функцияләрен һәм вәкаләтләрен яки милек хуҗасы хокукларын башкара, шул исәптән реконструкция вакытында барлыкка килгән зыянны каплау шартларын һәм тәртибен билгели) реконструкция үткәрү турында килешү яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 14) күп фатирлы йортны реконструкцияләгән очракта күпфатирлы йортта торак һәм машина кую урыны милекчеләренең гомуми җыелышы карары яки мондый реконструкция нәтиҗәсендә күпфатирлы йортта гомуми милек күләме кимесә, барлык милекчеләрнең ризалыгы яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 15) әгәр проект документларына дәүләти булмаган экспертиза бәяләмәсе тәкъдим ителгән булса, проект документларына дәүләти булмаган экспертиза буенча уңай бәяләмә биргән юридик затныӊ аккредитацияләү турында таныклык күчермәсе яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 16) мәдәни мирас объектлары турында Россия Федерациясе законнары белән каралган документлар, мәдәни мирас объектын саклау буенча эшләр башкарганда мондый объектның конструктив һәм башка ышанычлылык һәм куркынычсызлык характеристикаларына кагылган очракта яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда); 17) әгәр электр энергетикасы, газ белән тәэмин итү системасы, транспорт инфраструктурасы, торбаүткәргеч транспорт яки элемтә объекты булып торган капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында гариза бирелгән һәм әгәр бу объектны эксплуатацияләү өчен федераль законнар нигезендә саклау зонасын билгеләү таләп ителгән очракта, сак зонасы чикләре урнашу урынының электрон формада әзерләнгән текст һәм график тасвирламасы, мондый зона чикләренең характерлы нокталары координаталары исемлеге яки скан-күчермә (электрон форманы тутырганда). Мондый зона чикләренең урнашу урыны мондый зонаны (чикләрен) билгеләү турында карарлар кабул итүгә вәкаләтле дәүләт хакимияте органы яки җирле үзидарә органы белән килештерелергә тиеш, әгәр әлеге органнар объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирүче органнар булып торган очраклардан тыш. Үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү турында гариза бирелгән очракта, әлеге пунктта каралган документларны бирү таләп ителми һәм әлеге реконструкция нәтиҗәсендә элек билгеләнгән сак зонасы чикләренең урнашуы үзгәрми. Индивидуаль торак төзелеше объектын төзү, үзгәртеп кору максатларында төзүче тарафыннан тәкъдим ителә: 1) гариза; 2) гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ; 3) мөрәҗәгать итүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ; 4) җир кишәрлегенә хокук билгеләүче документлар, әгәр аңа хокук күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында теркәлмәсә; 5) шәхси торак төзелеше объектын урнаштыру урынын билгеләп, җир кишәрлеген планлаштыру схемасы; 6) шәхси торак төзелеше объектының тышкы кыяфәте тасвирламасы (шәхси торак төзелеше объектын төзү яки реконструкцияләү федераль яки региональ әһәмияттәге тарихи җирлек территориясе чикләрендә планлаштырылган очракта, РФ ШтК 10.2 өлешендә каралган очраклардан тыш. Капиталь төзелеш объектын төзүне яки үзгәртеп коруны капиталь төзелеш объектының типлаштырылган архитектура формасында планлаштырган очракта, төзелешкә рөхсәт бирү турында гаризада мондый типлаштырылган архитектура формасы күрсәтелә. Бу очракта шәхси торак төзелеше объектының тышкы кыяфәте тасвирламасы таләп ителми. Капиталь төзелеш объекты төзелешенә, реконструкцияләүгә рөхсәткә үзгәрешләр кертелгән очракта, төзүче тарафыннан тәкъдим ителә: 1) гариза; 2) гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ; 3) мөрәҗәгать итүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ; 4) капиталь төзелеш объектын төзүгә, реконструкцияләүгә рөхсәткә үзгәрешләр кертүне нигезләүче документ. Документта – муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә – техник хаталар ачыкланган очракта: 1) гариза; 2) гариза бирүченең шәхесен таныклаучы документ; 3) мөрәҗәгать итүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документ; 4) техник хаталар булган документ – муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе. Мөрәҗәгать итүчегә җир кишәрлекләренә хокук, җир асты байлыкларыннан файдалану хокукы күчкән очракта, мөрәҗәгать итүче тарафыннан түбәндәге реквизитларны күрсәтеп, хәбәрнамә тапшырыла: 1) РФ ШтК 51 маддәсе 21.5 өлешендә күрсәтелгән очракта, мондый җир кишәрлекләренә хокук билгеләүче документларныӊ; 2) әгәр җир законы нигезендә җир кишәрлеге төзү турында карар дәүләт хакимиятенең башкарма органы яки җирле үзидарә органы тарафыннан кабул ителсә, РФ ШтК 51 маддәсе 21.6 һәм 21.7 өлешләрендә каралган очракларда җир кишәрлекләре булдыру турында карарныӊ; 3) РФ ШтК 51 маддәсе 21.7 өлешендә каралган очракта, капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү планлаштырыла торган җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы реквизитлары; 4) җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү турында карарныӊ һәм җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензияне РФ ШтК 51 маддәсе 21.9 өлешендә каралган очракта яңадан рәсмиләштерү турында карарныӊ |
РФ ШтК 51 м. 7, 9, 20, 21.10-21.13 өл. |
|
2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге |
1) документларны тиешле затныӊ тапшырмавы; 2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегенә туры килмәве; 3) гаризада һәм гаризага теркәлә торган документларда төзәтүләр, аларның эчтәлеген төрлечә аӊларга мөмкинлек бирә торган җитди хаталар булу; 4) башка органга документлар тапшыру; 5) 63-ФЗ һәм 210-ФЗ санлы Федераль закон таләпләре нигезендә гади электрон имза белән имзаланмаган (расланмаган) гариза һәм документлар (документларның күчермәләре) тапшыру (гаризаны электрон формада тапшырганда) |
|
|
2.16. Электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре |
Муниципаль хезмәтләрне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне интернет кабул итү бүлмәсе аша яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. Әгәр закон нигезендә муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаны электрон формада бирү каралган булса, гариза Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (http://uslugi.tatar.ru/) яки Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталы аша (http:/ www.gosuslugi.ru/) бирелә. Муниципаль хезмәт түбәндәге очракларда электрон формада күрсәтелә: - капиталь төзелеш объектының проект документларына экспертизаныӊ уңай бәяләмәсе (РФ ШтК 48 маддәсе 12.1 өлешендә каралган очракта, төзелешнең аерым этапларына карата), РФ ШтК 49 маддәсе 3.4 өлешендә каралган очракларда проект документларына дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе, РФ ШтК 49 маддәсе 6 өлешендә каралган очракларда проект документларына дәүләт экологик экспертизасының уңай бәяләмәсе электрон формада (электрон-санлы имза белән расланып) тәкъдим ителсә; - әгәр капиталь төзелеш объектының проект документлары һәм (яки) мондый проект документларын әзерләү өчен башкарылган инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләре, шулай ук проект документларына һәм (яки) инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасын үткәрү өчен кирәкле башка документлар электрон формада тапшырылса. Мөрәҗәгать итүченең шәхесен таныклаучы документ яки аның стандарт хисап язмасыннан ким булмаган ЕСИАдан алынган реквизитлары (электрон форманы тутырганда). Электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтүләргә гариза 63-ФЗ номерлы Федераль закон һәм 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләре нигезендә гади электрон имза белән имзалана. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алынган гаризаны теркәү «Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат үзәге» мәгълүмат системасының эчке кулланучылары өчен электрон рәвештә дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәтү модулендә гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша гариза биргәндә, муниципаль хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүмат, шулай ук муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе электрон формада гариза бирүченең Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә, мөрәҗәгать итүченең башкаручы белән турыдан-туры хезмәттәшлеге таләп ителми. |
|
3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау
3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:
3.1.1.1. гаризаны кәгазьдә шәхсән тапшырганда:
1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;
2) гариза кабул итү һәм теркәү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү;
4) муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен әзерләү;
5) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен җибәрү.
3.1.1.2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына электрон формада гариза биргәндә:
1) мөрәҗәгать итүче тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында электрон формада гариза тутыру;
2) гариза кабул итү һәм теркәү;
3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запрослар формалаштыру һәм юнәлтү;
4) муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен әзерләү;
5) гариза бирүченеӊ Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетына муниципаль хезмәт нәтиҗәләрен җибәрү.
3.3. Гариза кабул итү һәм теркәү
3.3.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формада гариза интернет-кабул итү бүлмәсе, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша җибәрелергә мөмкин. Электрон формада алынган гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла;
мөрәҗәгать итүче үзе яки ышанычлы зат аша муниципаль хезмәт күрсәтү турында язма гариза бирә һәм әлеге регламентныӊ 2.5 пункты нигезендә бүлеккә документлар тапшыра;
электрон формада Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;
муниципаль хезмәт күрсәтү турында электрон формада гариза бүлеккә электрон почта яки интернет-кабул итү бүлмәсенә җибәрелә. Электрон формада алынган гаризаны теркәү билгеләнгән тәртиптә башкарыла.
3.3.2. Гаризаны кабул итү һәм теркәү (шәхси тапшырганда)
мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү;
мөрәҗәгать итүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышаныч кәгазе буенча эш иткән очракта);
әлеге регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булу-булмавын тикшерү;
тәкъдим ителгән документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда сызылган сүзләр, төзәтүләр булмау).
Кимчелекләр булмаган очракта бүлек белгече түбәндәгеләрне тормышка ашыра:
махсус журналда гариза кабул итү һәм теркәү;
мөрәҗәгать итүчегә, документларны кабул итү датасы, керү номеры, муниципаль хезмәт күрсәтүне үтәү датасы һәм вакытын күрсәтеп, тапшырылган документлар исемлеге күчермәсен тапшыру;
гаризаны Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә җибәрү.
Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигез булган очракта, бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булу турында хәбәр итә һәм ачыкланган нигезләрне язма рәвештә аӊлатып, документларны кире кайтара.
Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:
гаризаны һәм документларны 15 минут эчендә кабул итү;
гаризаны кергән вакыттан бер көн эчендә теркәү;
Процедура нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә юнәлтелгән яки документлар гариза бирүчегә кире кайтарылган.
3.3.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм документларны бүлеккә җибәрә.
Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза теркәлгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.
Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза
5. Башкарма комитет, аныӊ вазыйфаи заты яисә муниципаль хезмәткәре, КФҮ, КФҮ хезмәткәре, шулай ук 210-ФЗ санлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар яки аларныӊ хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе
5.1. Мөрәҗәгать итүче Башкарма комитет, аныӊ вазыйфаи заты яисә муниципаль хезмәткәре, КФҮ, КФҮ хезмәткәре, шулай ук 210-ФЗ санлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар яки аларныӊ хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирергә хокуклы, шул исәптән түбәндәге очракларда:
1) мөрәҗәгать итүченең муниципаль хезмәт күрсәтү турында запросын теркәү срогын бозу;
2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу.
Күрсәтелгән очракта КФҮ, КФҮ хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирелә торган күпфункцияле үзәккә 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тиешле дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән булса мөмкин.
3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралмаган документларны таләп итү;
4) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;
5) Федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасыныӊ, Тукай муниципаль районыныӊ башка норматив хокукый актлары белән каралмаган очракта, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;
Күрсәтелгән очракта КФҮ, КФҮ хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирелә торган күпфункцияле үзәккә 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тиешле дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән булса мөмкин;
6) мөрәҗәгать итүчедән, муниципаль хезмәт күрсәткәндә, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы муниципаль норматив хокукый актларында каралмаган түләү алу;
7) Башкарма комитет, аныӊ вазыйфаи заты яисә муниципаль хезмәткәре, КФҮ, КФҮ хезмәткәре, шулай ук 210-ФЗ санлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмаларныӊ яки хезмәткәрләренеӊ муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозу.
Күрсәтелгән очракта КФҮ, КФҮ хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирелә торган күпфункцияле үзәккә 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тиешле дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән булса мөмкин;
8) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү вакытын яки тәртибен бозу;
9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору, әгәр туктату нигезләре федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Россия Федерациясе субъектларының законнары һәм башка норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган булса;
Күрсәтелгән очракта КФҮ, КФҮ хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерү карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять бирелә торган күпфункцияле үзәккә 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.3 өлешендә билгеләнгән тәртиптә тиешле дәүләт яисә муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча функция йөкләнгән булса мөмкин.
5.2. Шикаять кәгазьдә яисә электрон формада Башкарма комитетка, күпфункцияле үзәккә яисә КФҮне гамәлгә куючы (алга таба – КФҮне гамәлгә куючы) булып торган тиешле дәүләт хакимияте органына (җирле үзидарә органына), шулай ук 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмаларга язма рәвештә тапшырыла.
Башкарма комитет Җитәкчесенең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына тапшырыла.
КФҮ хезмәткәренең карарлары һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять әлеге КФҮ җитәкчесенә тапшырыла.
КФҮ карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять КФҮне гамәлгә куючыга яисә Татарстан Республикасы норматив хокукый акты белән билгеләнгән вәкаләтле вазыйфаи затка тапшырыла.
210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешма хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять әлеге оешма җитәкчеләренә тапшырыла.
Шикаять почта буенча, КФҮ аша, интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының рәсми сайты, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.
210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар, шулай ук аларныӊ хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять почта буенча, интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, әлеге оешмаларныӊ рәсми сайтлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.
5.3. Шикаятьтә түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:
1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмау) шикаять белдерелә торган муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, вазыйфаи затның яисә Башкарма комитет муниципаль хезмәткәренең, күпфункцияле үзәк, аның җитәкчесе һәм (яки) хезмәткәре, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар, аларныӊ җитәкчеләре һәм (яки) хезмәткәрләре исеме;
2) мөрәҗәгать итүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүченең – юридик затныӊ исеме, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (булган очракта) һәм җавап бирү өчен почта адресы;
3) Башкарма комитет муниципаль хезмәткәренең, күпфункцияле үзәк, аның хезмәткәре, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмалар һәм аларныӊ хезмәткәрләрнеӊ шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмау) турында мәгълүматлар;
4) Башкарма комитет муниципаль хезмәткәренең, күпфункцияле үзәк, аның хезмәткәре, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 маддәсе 1.1 өлешендә каралган оешмаларныӊ карары һәм гамәле (гамәл кылмау) белән килешмәгәнне раслаучы дәлилләр.
Мөрәҗәгать итүче гариза бирүченең дәлилләрен раслаучы документлар (булган очракта) яки аларның күчермәләре тапшырылырга мөмкин. Бу очракта шикаятькә теркәп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.
5.4. Шикаять мөрәҗәгать итүче яки вәкаләтл зат тарафыннан имзалана.
5.5. Шикаятьне карау срогы – аны теркәгән көннән соң унбиш эш көне эчендә.
Башкарма комитет, күпфункцияле үзәк, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 1.1 өлешендә каралган оешмаларныӊ документларны кабул итүдән баш тарту яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуга яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогы бозылуга шикаять бирелгән очракта – аны теркәгән көннән соӊ биш эш көне эчендә.
5.6. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:
1) шикаять канәгатьләндерә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән ялгышлык һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары белән каралмаган акчаларны кире кайтару һ.б. рәвешләрдә;
2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.
5.7. Әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә;
электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында мотивацияле җавап җибәрелә.
5.8. Шикаять тулысынча яки өлешчә канәгатьләндерелгән очракта, Башкарма комитет Җитәкчесе ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү һәм булдырмау максатында кабул ителергә тиешле чараларны билгели.
Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу составы билгеләре яки җинаять билгеләре ачыкланса, шикаятьләр карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.