КАРАР 11.11.2019     № 4965 2020 елга Тукай муниципаль районында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларыныӊ һәм  балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«____» __________ 2019 ел                               Яр Чаллы                                                    №______

 

 

2020 елга Тукай муниципаль районында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларыныӊ һәм  балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларының норматив чыгымнарын раслау турында

 

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 маддәсе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 15 маддәсе 1 өлеше 11 пункты, «Татарстан Республикасында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирүче мәгариф учреждениеләрен һәм балаларга өстәмә белем бирүче күппрофильле мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын исәпләү тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында» 2009 елның 31 декабрендәге 939 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, Тукай муниципаль  районы уставы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2020 елга расларга:

Тукай муниципаль районында балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларыныӊ һәм  балаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларының норматив чыгымнарын;

балаларга туристлык-туган якны өйрәнү, экология-биология, хәрби-патриотик, социаль-педагогик, социаль-икътисадый, табигый-фәнни, техник һәм культурология юнәлешендә өстәмә белем бирү оешмаларында һәмбалаларга өстәмә белем бирү буенча күппрофильле мәгариф оешмаларында өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру өчен норматив чыгымнарга төзәтү коэффициентын 0,5 күләмендә.

Тукай муниципаль районың финанс-бюджет палатасына:

балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларын әлеге карарның 1 пунктында расланган балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларыныӊ норматив чыгымнары нигезендә финанслауны;

әлеге карарның 1 пунктында расланган балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларыныӊ норматив чыгымнары гамәлдә булу чоры дәвамындахезмәт законнарында һәм башка норматив хокукый актларда билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла торган балаларга өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү белән бергә яңадан карауны тәэмин итәргә.

  1. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2020 елның 1 январеннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.
  3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы А. Х. Мөхәммәтҗановага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               Л.Г. Авзалов

pdf
Скачать текст
PDF, 882.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International