КАРАР 11.11. 2019 ел      №4966 2020 елга Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

11.11. 2019 ел                               Яр Чаллы                                                          №4966

 

 

2020 елга Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген финанслау нормативларын раслау турында

 

 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273 номерлы Россия Федерациясе Законының 99 маддәсе, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ санлы Федераль законныӊ 15 маддәсе 1 өлеше 11 пункты, «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» 2019 елның 2 июлендәге 546 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, Тукай муниципаль  районы уставы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2020 елга расларга:

Тукай муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны карау буенча муниципаль хезмәт күрсәтүгә норматив чыгымнарны 1 кушымта нигезендә;

Тукай муниципаль районында мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы мәгариф оешмаларында балаларны караган өчен ата-аналар түләве күләмен 2 кушымта нигезендә;

күчеш чорына балаларны караган өчен ата-аналар түләве күләменә, мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы мәгариф оешмаларына 2020 елныӊ 1 январенә кадәр теркәлгән балага төзәтү коэффициентлары кулланылган мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы мәгариф оешмалары исемлеген 3 кушымта нигезендә;

күчеш чорына балаларны караган өчен ата-аналар түләве күләменә, мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы мәгариф оешмаларына 2020 елныӊ 1 январенә кадәр теркәлгән балага төзәтү коэффициентын 2020 елныӊ 1 январенә кадәр 2 айдан  яшькә кадәр балалар өчен – 0,87, 3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен белем бирү мөнәсәбәтләре туктатылганчы – 0,89.

2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең финанс-бюджет палатасына мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы мәгариф оешмаларын әлеге карарның 1 пункты белән расланган мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын финанслау нормативлары нигезендә финанслауны  тәэмин итәргә.

 

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2020 елның 1 январеннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.  

4. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматыныӊ рәсми порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы А. Х. Мөхәммәтҗановага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                               Л.Г. Авзалов

pdf
Скачать текст
PDF, 805.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International