Карар «21НОЯБРЬ 2019г.         № 5122 Тукай муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

«_____»______________2019 ел                      Яр Чаллы                                        № _______

 

 

Тукай муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында

 

 

Укучыларны балансланган кайнар аш белән тәэмин итү нормаларын үтәү, аларның сәламәтлеген саклау, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон, «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.4.5.2409-08 таләпләрен үтәү, «2020 елга айлык акчалата түләүләр һәм түләүләрнең башка төрләре турында» 2019 елның 28 августындагы 724 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына таянып, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның аерым категорияләренә өстәмә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру өчен

 

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. 2020 елныӊ январеннән расларга:

1.1. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 сыйныф укучылары өчен көненә кайнар ризык бәясен – 41 сум 70 тиен;

1.2. Айлык акчалата түләүләр күләмен:

- уку чорында бер укучыга бер көнгә – 7 сум 70 тиен, «2020 елга айлык акчалата түләүләр һәм түләүләрнең башка төрләре турында» 2019 елның 28 августындагы 724 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә;

1.3. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларга кайнар аш өчен ата-аналар түләве суммасын – 34 сум 00 тиен. 

2. 2019 - 2020 уку елында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмәне расларга (1 нче кушымта).

3. Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру комиссиясе составын расларга (2 нче кушымта).

4. Укучыларныӊ түбәндәге категорияләрен ата-аналар взносыннан азат итәргә:

4.1. Җан башына уртача керем күләме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән;

4.2. Социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән.

5.  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы финанс бюджет палатасына гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә каралган акча средстволарын үз вакытында бүлеп бирүне тәэмин итәргә.

6. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

6.1. 2020 елдан муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне 41 сум 70 тиенгә оештырырга.

6.2. 2020 елдан җан башына уртача керем күләме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган, үз составында 4 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрдән һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга.

6.3. СанПиН 2.4.5.2409-08 таләпләре нигезендә санитар-гигиена нормаларының үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә.

6.4. Ай саен «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнә туклануны оештыру буенча хисап тапшырырга (3, 4 нче кушымталар).           

7. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнә:

7.1. Гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез керүен координацияләүне һәм контрольдә тотуны тәэмин итәргә.

7.2. Кайнар туклануны оештыру сыйфатын контрольдә тотуны һәм «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.4.5.2409-08 таләпләренә азык-төлек блоклары санитар торышының туры килүен тәэмин итәргә.

8. 2020 елныӊ январеннән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнеӊ туклану буенча җаваплы белгече Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә һәм күләмдә Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы операторы билгеләгән форматларга туры китереп, Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмат системасы аша укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында мәгълүмат бирүне тәэмин итә.  

9. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны тукландыруны оештыру турында» 2018 елның 27 ноябрендәге Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 5720 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.  

10. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                              Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенеӊ 2019 елныӊ _____________________ ___ санлы карарына 1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында әлеге нигезләмә (алга таба – нигезләмә) гомуми белем бирү учреждениеләрендә социаль яктан якланмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен кайнар туклануны  оештыру максатында, түбәндәге категория укучылар өчен эшләнгән:

- җан башына уртача керем күләме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән балалар;

- социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән балалар.  

Социаль яктан якланмаган гаиләләрдәге балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү 2019-2020 уку елына гомуми белем бирү учреждениеләренең расланган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә Тукай муниципаль районы (алга таба – район) гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан туклану өчен ата-ана түләвеннән азат итү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Әлеге категория укучылар район Башкарма комитеты карары нигезендә кайнар аш белән тәэмин ителә.

2. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында санап үтелгән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өчен, гомуми белем бирү учреждениеләрендә составына директор, педагогик коллективтан укучыларны тукландыруны оештыру өчен җаваплы зат һәм ата-аналар комитеты вәкилләре кергән комиссияләр төзелә.

Комиссия әгъзаларының гомуми саны биш кешедән дә ким булмаска тиеш.

Гомуми белем бирү учреждениесе каршындагы комиссия уку елы башында, алга таба кирәк булганда:

            - тәкъдим ителгән гаризаларны карый һәм укучыларны өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карарлар кабул итә (әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымта);

            - 4 һәм аннан да күбрәк балалы аз керемле күп балалы гаиләләрне, аларның торак шартларын тикшерә, аларның матди хәлен, гаиләдәге балалар һәм тәрбиядә торучылар санын билгели, укучыларны өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карар кабул итә, тикшерү нәтиҗәләрен актта терки (әлеге нигезләмәгә 2 нче кушымта);

            - әлеге нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән укучылар исемлеген елга ике тапкыр раслый: агымдагы елның 1 январена һәм агымдагы елның 1 сентябренә;

            - сыйныф җитәкчесе яки озайтылган көн төркеме тәрбиячесе җитәкчелегендә укучыларныӊ ашханәгә төркемләп йөрү графигын эшли;

            - төшке ашларның билгеләнгән тәртиптә расланган менюга туры килүен тикшерә.

Комиссия хокуклы:

- СанПиН 2.4.5.2409-08 таләпләрен бозып әзерләнгән ризыкны сатудан алырга;

- беренчел исәп документлары нигезендә китерелә торган азык-төлек продуктларының туры килүен тикшерергә; 

- тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларның булмавы турында белешмә һәм ачыкланган хокук бозулар турында акт төзергә.

3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе:

3.1. Җан башына уртача керем күләме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән укучыларны бушлай туклану белән тәэмин итүгә гаиләне тикшерү акты нигезендә боерык чыгара.

3.2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнә бушлай туклану белән тәэмин ителгән укучылар исемлеген җибәрә.

4. Сыйныф җитәкчеләре:

4.1. Ата-аналардан яисә аларны алыштыручы затлардан түләүсез туклану белән тәэмин итүгә әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча гаризалар кабул итәләр;

4.2. Гаризаларны алу көненнән алып өч көн эчендә комиссия каравына җибәрәләр;

4.3. Комиссия каравына, социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү турында яки социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү максатында, аз керемле гаиләләрне һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, аларның торак шартларын тикшерү, матди хәлен билгеләү турында  ата-аналар комитеты тәкъдимнәрен кертәләр;

4.4. Сыйныфта һәм категория буенча барлык укучыларны тукландыруны исәпкә алып баралар;

4.5. Сыйныф укучылары тукланган вакытта ашханәдә булалар;

4.6. Укучылар һәм ата-аналар арасында мәктәп укучыларын тиешенчә тукландыру кирәклеге турында аңлату эшләре алып баралар;

4.7. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш вакытта «Дөрес туклану турында сөйләшү» курсы кертәләр;

4.8. Барлык укучыларныӊ ашханәгә йөрүен контрольдә тоталар.

5. Ата-аналар яки аларны алыштыручы затлар:

5.1. Комиссия соравы буенча гаилә кеременең күләмен раслаучы документлар тапшыралар;

5.2. Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча сыйныф җитәкчеләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында гаризалар җибәрәләр;

5.3. Гаризада күрсәтелгән документларның дөреслеге өчен тулы җаваплылыкка ия булалар.

6. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыру, азык әзерләү технологиясен үтәү, ризык күләме чыгышы һәм санитар нормаларны үтәү мәсьәләләре өчен җавап бирә.

7. Әлеге нигезләмәгә Тукай муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре таяна.

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенеӊ 2019 елныӊ _____________________ ___ санлы карарына 2 кушымта                                

 

 

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру комиссиясе составы

 

Комиссия рәисе

 

 

Бариев И.Ш.

инвестиция проектларын үстерү мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе

Рәис урынбасары

 

 

Мөхәммәтҗанова А.Х.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы (килешү буенча)

Комиссия әгъзалары

 

Бузина Н.К.

 

 

Юридик бүлек башлыгы

 

Хуҗагалиева Л.Н.

Финанс-бюджет палатасы рәисе

 

Муленкова В.Р.

 

«ЦОБ и КУ» МБУ җитәкчесе

Шәйдуллина А.Р.

Мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы

 

Вәгыйзова  Э.Т.

комиссия секретаре, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнеӊ туклану буенча белгече (килешү буенча)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.87 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International