КАРАР «26»декабря 2019 ел       №5614 Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«___»_________2019 ел                                                                        №_________

 

 

Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турында нигезләмәне раслау хакында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын, «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларына экспертиза ясау тәртибе турында» 2014 елның 7 мартындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру, җайга сала торган карарлар әзерләү һәм кабул итү өлешендә муниципаль идарә процессларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аларны камилләштерү максатында

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турында нигезләмәне кушымта нигезендә расларга.

2. Җайга салу йогынтысын бәяләү өлкәсендә вәкаләтле бүлекчә итеп Башкарма комитетның икътисад бүлеген билгеләргә.

3. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең «Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турында нигезләмәне раслау хакында» 2016 елның 12 апрелендәге 1007 номерлы карарын үз көчен югалткан дип танырга.

4. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасары                           А.Р. Хәбибуллинга йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                        Л.Г. Авзалов

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ ___ ___________ ____ номерлы карарына кушымта

 

 

Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза ясау турында нигезләмә

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге нигезләмә Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан эшләнә торган, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актлар проектларының (алга таба – актлар проектлары) җайга салу йогынтысын бәяләүне үткәрү, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актларга (алга таба – норматив хокукый актлар) экспертиза үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Акт проектларының җайлау йогынтысын бәяләү, гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектлары өчен артык вазыйфалар, тыюлар һәм чикләүләр кертә торган яисә аларны кертүгә этәрә торган нигезләмәләрне, шулай ук эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектларының, муниципаль берәмлек бюджетының нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә китерә торган нигезләмәләрне ачыклау максатында үткәрелә.

1.3. Җайга салу йогынтысын бәяләү эшләнелә торган акт проекты аларның эшчәнлеге өлкәсенә  караган Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының тармак (функциональ) структур бүлекчәләре (алга таба – профиль бүлекчә) тарафыннан гамәлгә ашырыла.

1.4. Җайга салу йогынтысын бәяләү өлкәсендә вәкаләтле бүлекчә (алга таба – вәкаләтле бүлекчә) актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне һәм норматив хокукый актларга экспертиза үткәрүне норматив һәм методик тәэмин итүне гамәлгә ашыра.

1.5. Эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы актлар проектлары һәм норматив хокукый актларның  җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиеш:

халыкка транспорт хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм җирлек чикләрендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру;

җирлек халкын элемтә, җәмәгать туклануы, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;

җирлек халкының ялын оештыру һәм мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру;

җирлектә җирле традицион халык сәнгать иҗатын үстерү өчен шартлар тудыру, халык сәнгать кәсепләрен саклап калу, торгызу һәм үстерүдә катнашу;

җирлекнең генераль планнарын, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау, җирлекнең генераль планнары нигезендә әзерләнгән территорияне планлаштыру документларын раслау, җирлек чикләрендә урнашкан җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү, төзелешкә рөхсәт бирү (Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексында, башка федераль законнарда каралган очраклардан тыш), җирлек территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, үзгәртеп корганда файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, җирлекләрнең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын раслау, җирләрне резервлау һәм җирлек чикләрендә муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен алу;

авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә ярдәм итү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өчен шартлар тудыру;

җирлек чикләрендә коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру.

1.6. Дәүләт серен тәшкил итүче белешмәләр, конфиденциаль характердагы белешмәләр булган яисә норматив хокукый актларга бары тик мондый норматив хокукый актларны федераль һәм региональ законнарга туры китерү максатларында, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр, кризислы хәлләр барлыкка килүне булдырмау һәм террор актлары нәтиҗәләрен бетерү өчен эшләнгән актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү үткәрелми.

1.7.  Актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү һәм норматив хокукый актларга интернет челтәрендә экспертиза ясау өчен рәсми сайт булып Тукай муниципаль районының рәсми сайты тора http://www.tukay.tatarstan.ru (алга таба – рәсми сайт).

 

II. Акт проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру

 

2.1. Акт проектын эшләү турында карар кабул ителгән очракта, профиль бүлекчәләр түбәндәге гамәлләрне башкаралар:

1) аларны хәл итү норматив хокукый акт кабул итүне таләп итә торган проблемаларны билгелиләр;

2) хокукый җайга салуны кертү максатын билгелиләр;

3) ачыкланган проблемаларны хәл итүнең, яңа хокукый җайга салуны кертмичә генә куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирүче вариантларны да кертеп, мөмкин булган барлык вариантларын ачыклыйлар һәм тасвирлыйлар;

4) проблеманы хәл итүнең тәкъдим ителгән вариантлары китерәчәк нәтиҗәләрне,  чыгымнарны һәм файданы да кертеп, ачыклыйлар һәм бәялиләр, шулай ук һәр тәкъдим ителгән вариантны практикада гамәлгә ашырганда, эффективлыкны һәм нәтиҗәлелекне бәялиләр.

2.2. Акт проектына түбәндәгеләрне үз эченә алган аңлатма язуы теркәлә:

1) муниципаль җайга салу юнәлдерелгән проблеманы, аның сәбәпләрен, динамикасын һәм вакыт аралыгында проблема үсеше фаразын тасвирлау;

2) хәзерге вакытта муниципаль җайга салу гамәлгә ашырылган норматив хокукый актлар яисә аларның аерым нигезләмәләре;

3) проблеманы бетерү (тискәре йогынтыны минимальләштерү) вариантлары, шул исәптән хокук куллану практикасын камилләштерү, шулай ук норматив хокукый актларны эшләү, үзгәртү яки юкка чыгару юлы белән;

4) муниципаль җайга салу максатлары;

5) муниципаль җайга салу юнәлтелгән эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге субъектлары төркеменең характеристикасы;

6) җирле үзидарә органнарының яңа функцияләре, вәкаләтләре, бурычлары һәм хокуклары яисә аларның үзгәрүе турында мәгълүматлар, шулай ук аларны гамәлгә ашыру тәртибе;

7) муниципаль бюджетның, эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеге субъектларының билгеләнгән бурычларны яки чикләүләрне үтәү зарурлыгына яки мондый йөкләмәләрнең яки чикләүләрнең эчтәлеген үзгәртүгә бәйле чыгымнарын (ихтимал керемнәрне) бәяләү;

8) муниципаль җайга салу максатларына ирешүнең ачыкланган проблеманың торышын чагылдыручы мониторинглау индикаторлары (күрсәткечләре), җайга салу өлкәсендәге проблемаларны анализлау вакытына әлеге индикаторларның зурлыклары һәм индикаторлар зурлыклары турында мәгълүматлар чыганаклары;

9) акт проектының табыш һәм чыгымнарын тулырак тасвирлау: йогынты ясалачак социаль төркемнәр, икътисадый секторлар, территорияләр; көтелгән тискәре һәм уңай йогынты, тиешле йогынтының сыйфатлы тасвирламасы һәм, мөмкин булган очракта, аны сан ягыннан бәяләү, шулай ук тиешле йогынты чоры (кыскача, урта яки озак сроклы);

10) норматив хокукый акт кабул итүгә бәйле хәвеф-хәтәрләрне һәм чыгымнарны бәяләү;

11) норматив хокукый акт кабул итүгә бәйле көтелгән нәтиҗәләр, хәвеф-хәтәрләр һәм чикләүләр;

12) акт проектының үз көченә керүенең күз алдында тотылган датасы;

13) җайга салу максатына ирешү өчен сайлап алынган ысулның нәтиҗәлелеген тикшерү методларын тасвирлау;

14) җайга салуның билгеләнгән максатларына ирешү өчен кирәкле булган оештыру-техник, методологик, мәгълүмати һәм башка чаралар;

15) хәбәрнамәне урнаштыру, мондый урнашу белән бәйле тәкъдимнәр бирү сроклары турында белешмәләр;

16) проектны эшләүче фикеренчә, тәкъдим ителгән җайга салуның нигезле булуын бәяләргә мөмкинлек бирә торган башка мәгълүматлар.

2.3. Эшмәкәрлек һәм башка эшчәнлек субъектлары фикерен исәпкә алу максатында, акт проектын бәяләү кысаларында профиль бүлекчә тарафыннан гавами консультацияләр уздырыла.

2.4. Гавами консультацияләр үткәрү өчен, профиль бүлекчә рәсми сайтта гавами консультацияләр үткәрү турында хәбәрнамә урнаштыра, аңа бәяләү үткәрелә торган акт проекты, аңлатма язуы, шулай ук гавами консультацияләр барышында тикшерелә торган акт проекты буенча сораулар исемлеге теркәлә. Хәбәрнамәдә гавами консультацияләр үткәрү вакыты, шулай ук катнашучылар тарафыннан гавами консультацияләр барышында тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерләрен җибәрү ысулы күрсәтелә.

2.5. Гавами консультацияләр нәтиҗәләре профиль бүлекчә тарафыннан, гавами консультацияләр тәмамланганнан соң, биш эш көне дәвамында белешмә рәвешендә рәсмиләштерелә.

2.6. Җәмәгать консультацияләрен үткәрү срогы 10 календарь көннән ким һәм 30 календарь көннән артык булмаска тиеш.

2.7. Эшләнеп беткән акт проекты, аңлатма язуы һәм гавами консультацияләр нәтиҗәләре буенча белешмә, гавами консультацияләр тәмамланганнан соң, биш эш көне эчендә, бәяләү турында бәяләмә әзерләү өчен, вәкаләтле бүлекчәгә җибәрелә.

2.8. Вәкаләтле бүлекчә теркәлгән документлары белән акт проектын карый һәм 10 эш көне эчендә аны бәяләү нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерли.

2.9. Ак проектын Тукай районы кече эшмәкәрлекне үстерү буенча координация советы утырышында турында гавами фикер алышу хакында карар кабул ителгән очракта, вәкаләтле орган тарафыннан акт проектының җайга салу йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерләү срогы 15 эш көнен тәшкил итә.

2.10. Акт проектын бәяләү нәтиҗәләре буенча төзелә торган бәяләмәдә вәкаләтле бүлекчә әлеге нигезләмәнең 1.2 пунктында күрсәтелгән нигезләмәләрнең булмавы яисә булуы турында нәтиҗә ясый.

Акт проектында әлеге нигезләмәнең 1.2 пунктында күрсәтелгән нигезләмәләр ачыкланган очракта, бәяләмәдә карар проектын эшләүче тарафыннан куелган проблеманы хәл итү өчен башка хокукый, мәгълүмати яки оештыру чараларын куллануны күздә тоткан һәм (яки) мондый чараларны эшмәкәрлек һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләрне һәм вазыйфаларны бетерү яки аларны кертү куркынычын киметү, эшмәкәрлек һәм башка төр эшчәнлек субъектларының һәм Тукай муниципаль районы бюджетының нигезсез чыгымнарын бетерү максатында өстәмә куллану турында тәкъдимнәр булырга мөмкин.

2.11. Бәяләү турында тискәре бәяләмә алынган очракта, акт проектын эшләүче вәкаләтле бүлекчәнең кисәтүләрен бетерергә тиеш.

 

III. Норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү

 

3.1. Норматив хокукый актка экспертиза үткәрү өчен, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе йөкләмәсе яки  күрсәтмәсе, эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә иҗтимагый оешмалардан, кулланучылар берләшмәләреннән, үз-үзен көйләүче оешмалардан, фәнни-эксперт оешмаларыннан, җирле үзидарә органнарыннан тәкъдимнәр, эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә проблемаларны профиль бүлекчә тарафыннан мөстәкыйль рәвештә ачыклау нигез булып тора, шул исәптән:

1) норматив хокукый актларга мониторинг, шул исәптән муниципаль максатчан программаларны гамәлгә ашыруга мониторинг;

2) муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый торышына мониторинг;

3) җирле үзидарә органнарына эшмәкәрлек, инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә проблемалар булуын таныклаучы гражданнар һәм оешмаларның берничә тапкыр мөрәҗәгатьләре керү.

3.2. Норматив хокукый актларга экспертиза вәкаләтле бүлекчә тарафыннан норматив хокукый актларга экспертиза үткәрүнең еллык планнары нигезендә үткәрелә.

3.3. Норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү этаплары булып тора:

1) норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү планын формалаштыру (алга таба – план);

2) норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләр проектларын әзерләү;

3) норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләр проектлары буенча гавами консультацияләр үткәрү;

4) норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләр әзерләү.

3.4. Планда күрсәтелә:

1) норматив хокукый актның исеме һәм реквизитлары;

2) норматив хокукый актны эшләүне гамәлгә ашыручы җайга салу органы, бүлекчә исеме;

3) норматив хокукый актка экспертиза турында бәяләмә проектын тапшыру срогы;

4) норматив хокукый актка экспертиза, шул исәптән гавами консультацияләр үткәрү вакыты.

3.5. Вәкаләтле бүлекчә, агымдагы ел тәмамланырга дүрт айдан да соңга калмыйча, планны формалаштыру максатында тәкъдимнәр җыю турында рәсми сайтта хәбәрнамә урнаштыра.

3.6. Тәкъдимнәр җыю срогы хәбәрнамәне урнаштырганнан соң 30 календарь көннән ким һәм 45 календарь көннән арык булмаска тиеш.

3.7. Вәкаләтле бүлекчә, тәкъдимнәр җыю срогы тәмамланган көннән соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча, планны формалаштыра һәм раслый.

План рәсми сайтта расланганнан соң ике эш көненнән дә соңга калмыйча урнаштырылырга тиеш.

3.8. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә һәм аның проекты түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала:

1) норматив хокукый актның төп реквизитлары;

2) норматив хокукый актны кабул иткән һәм (яки) тикшерелә торган иҗтимагый мөнәсәбәтләр өлкәсе компетенциясенә һәм вәкаләтләренә караган орган исеме;

3) акт проектының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру нәтиҗәләре турында белешмәләр (аны уздырган очракта);

4) карала торган норматив хокукый актның һәм аның аерым нигезләмәләренең гамәлдә булу срогы;

5) мәнфәгатьләренә норматив хокукый акт белән билгеләнгән җайга салу (алга таба – җайга салу) кагылучы затлар даирәсе;

6) җайга салу хисабына проблеманы хәл итү дәрәҗәсен бәяләү һәм аның белән бәйле тискәре нәтиҗәләрне бетерү;

7) әлеге норматив хокукый актны гамәлгә ашырудан барлыкка килгән чыгымнарны һәм керемнәрне бәяләү;

8) җайга салуның факттагы уңай һәм тискәре нәтиҗәләрен бәяләү;

9) җайга салуның билгеләнгән максатларына һәм күрсәткечләренә ирешүнең нәтиҗәлелеген бәяләү;

10) норматив хокукый актта эшмәкәрлек, инвестиция һәм (яисә) башка эшчәнлек алып баруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләрнең булуы турында мәгълүматлар;

11) эшмәкәрлек һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруны нигезсез кыенлаштыра торган нигезләмәләрне бетерү һәм гамәлдәге җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары турында тәкъдимнәр;

12) конкуренция торышына акт йогынтысын анализлау;

13) җайга салуның факттагы йогынтысын бәяләргә мөмкинлек бирә торган башка мәгълүматлар.

3.9. Норматив хокукый актка экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә проекты профиль бүлекчә тарафыннан әзерләнә һәм вәкаләтле бүлекчәгә җибәрелә.

3.10. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә проекты профиль бүлекчә тарафыннан гавами консультацияләргә чыгарыла. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләр проектлары буенча гавами консультацияләр үткәрү өчен, профиль бүлекчә рәсми сайтта аларны үткәрү турында хәбәрнамәне, экспертиза үткәрелә торган норматив хокукый актны, норматив хокукый актка экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә проектын урнаштыра.

3.11. Хәбәрнамәдә гавами консультацияләр үткәрү вакыты һәм катнашучылар тарафыннан үз фикерләрен җибәрү ысулы булырга тиеш.

3.12. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләр проектлары буенча гавами консультацияләр үткәрү сроклары 10 календарь көннән ким һәм 30 календарь көннән  артык булмаска тиеш.

3.13. Бәяләмәләр проектлары буенча гавами консультацияләр үткәрү нәтиҗәләре буенча белешмә әзерләнә.

3.14. Норматив хокукый актка экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә проекты гавами консультацияләр үткәрү нәтиҗәләре буенча теркәлгән белешмә белән вәкаләтле бүлекчәгә норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмәләр әзерләү өчен җибәрелә.

3.15. Җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмәдә профиль бүлекчә тарафыннан акт проектын кабул итүнең максатка ярашсызлыгы турында нәтиҗә ясалса яки аны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр бирелгән очракта, проектны эшләүче кисәтүләрне бетерергә тиеш.

Әгәр профиль бүлекчәнең бәяләмәдә китерелгән  нәтиҗәләрен проектны эшләүче нигезсез дип санаса, проектны эшләүче, килештерелгән позициягә ирешү максатында, профиль бүлекчә белән килештерү процедуралары үткәрә. Килештерелгән позициягә ирешмәгән очракта, проектны эшләүче беркетмә рәсмиләштерә, аңа проектны эшләүченең җитәкчесе (яисә аның урынбасары) һәм профиль бүлекчәнең җитәкчесе  (яисә аның урынбасары) кул куя.

Алга таба акт проектын кабул итү процедурасын гамәлгә ашырганда, проект материалларына карата мәҗбүри тәртиптә килештерү процедуралары нәтиҗәләре буенча рәсмиләштерелгән беркетмә теркәлә.

Акт проектын әзерләүдән баш тарту яисә аны эшләп бетерүдән баш тарту турында карар кабул ителгән очракта, проектны эшләүче, җайга салу йогынтысын бәяләү турында бәяләмә һәм акт проекты буенча тәкъдимнәр җыелмасын алганнан соң 15 календарь көннән дә соңга калмыйча, рәсми сайтта тиешле мәгълүмат урнаштыра.

3.16. Норматив хокукый актларга экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү яисә аларны юкка чыгару өчен нигез булырга мөмкин.

3.17. Кул куелганнан соң ике эш көне эчендә норматив хокукый актка экспертиза нәтиҗәләре турында бәяләмә профиль бүлекчәгә җибәрелә. Вәкаләтле бүлекчә экспертиза нәтиҗәләре буенча Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенә норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр җибәрә ала.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.69 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International