КАРАР 15.01.2020ел    № 51 Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча вәкаләтле орган турында» 2019 елның 11 ноябрендәге 36/6 номерлы карарын гамәлгә ашыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

15.01.2020ел               Яр Чаллы                             № 51

 

 

 

Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча вәкаләтле орган турында» 2019 елның 11 ноябрендәге 36/6 номерлы карарын гамәлгә ашыру турында

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының «Тукай муниципаль районы заказчылары ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча вәкаләтле орган турында» 2019 елның 11 ноябрендәге 36/6 номерлы карарын үтәү йөзеннән, 

 

КАРАР БИРӘ:

1. «Тукай муниципаль районында муниципаль заказчылар, муниципаль бюджет учреждениеләре һәм муниципаль автоном учреждениеләр ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны гамәлгә ашыру тәртибе һәм вәкаләтле орган турында» Тукай муниципаль районы Советының 2013 елның 9 декабрендәге 26/7 номерлы карарын гамәлгә ашыру хакында» 2014 елның 9 январендәге 2 номерлы карар үз көчен югалткан дип танырга.

2. Сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча бердәм комиссия турында нигезләмәне расларга (1 нче кушымта).

3. Район заказчылары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган белән заказчыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибен расларга (2 нче кушымта).

4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында һәм Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгмда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                    Л.Г. Авзалов

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 20__ елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

САТЫП АЛУЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУ БУЕНЧА БЕРДӘМ КОМИССИЯ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ

 

1. Төп нигезләмәләр

 

1.1. Сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча бердәм комиссия (алга таба – Бердәм комиссия) турында әлеге нигезләмә Бердәм комиссия төзү төшенчәсен, максатларын, функцияләрен, составын һәм эшчәнлек тәртибен билгели.

1.2. Төп төшенчәләр.

1.2.1. Муниципаль заказчы – муниципаль берәмлек исеменнән эш итүче, Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезендә муниципаль берәмлек исеменнән бюджет йөкләмәләрен кабул итәргә вәкаләтле һәм сатып алуларны гамәлгә ашыручы муниципаль орган яисә муниципаль казна учреждениесе.

 Заказчы – муниципаль заказчы яисә әлеге Федераль законның 15 статьясы 1 һәм 2.1 өлешләре нигезендә сатып алуларны гамәлгә ашыручы бюджет учреждениесе,  муниципаль унитар предприятие.

1.2.2. Муниципаль контракт – муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен, муниципаль заказчы тарафыннан муниципаль берәмлек исеменнән төзелгән шартнамә.

1.2.3. Вәкаләтле орган – әлеге Федераль законның 26 статьясында каралган вәкаләтләр йөкләнгән муниципаль орган. Вәкаләтле орган булып Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тора.

1.2.4. Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы (алга таба - бердәм мәгълүмат системасы) – контракт системасы турында Федераль законның 4 статьясы 3 өлешендә күрсәтелгән һәм мондый мәгълүматны формалаштыруны, эшкәртүне, саклауны тәэмин итә торган мәгълүмат базаларында күрсәтелгән мәгълүмат җыелмасы, шулай ук аны интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтыннан (алга таба – рәсми сайт) файдаланып бирү.

1.2.5. Сатып алуларда катнашучы –  аның оештыру-хокукый формасына, милек формасына, капиталның урнашу урынына һәм барлыкка килү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы юридик зат, теркәү урыны Россия Федерациясе Салым кодексының 284 статьясы 3 пункты 1 пунктчасы нигезендә расланган салым салуның ташламалы салым режимын тәкъдим итүче һәм (яки) юридик затларга карата финанс операцияләре (офшор зоналар) уздырганда мәгълүмат ачуны һәм тапшыруны күздә тотмаган (алга таба – офшор компания) дәүләтләр яисә территорияләр исемлегенә кертелгән юридик заттан тыш яки теләсә кайсы физик зат, шул исәптән шәхси эшмәкәр сыйфатында теркәлгән.

 

2. Хокукый җайга салу

 

2.1. Бердәм комиссия үз эшчәнлегендә контракт системасы турында Федераль законның 2 статьясы һәм әлеге нигезләмә нигезендә товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында Россия Федерациясе законнарына һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларына таяна.

2.2. Әлеге нигезләмәдә каралмаган очракта, сатып алуларны гамәлгә ашыру турында Россия Федерациясе законнары нигезләмәләре  һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары кулланыла; әлеге нигезләмә һәм сатып алуларны гамәлгә ашыру турында Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары арасында каршылыклар булганда, сатып алуларны гамәлгә ашыру турында Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезләмәләре өстенлеккә ия (булачак).

 

3. Бердәм комиссиянең максатлары һәм бурычлары

 

3.1. Бердәм комиссия заказчылар ихтыяҗлары өчен сатып алуларны гамәлгә ашыру максатында Россия Федерациясе Граждан кодексы, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Федераль закон, сатып алуларны гамәлгә ашыру турында Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезендә төзелә.

3.2.2. Бердәм комиссия бурычларына керә:

3.2.1. Сатып алуларда катнашу өчен  электрон документлар формасында бирелгән һәм Россия Федерациясе норматив хокукый актлары нигезендә имзаланган гаризаларны караганда, чагыштырганда һәм бәяләгәндә объективлыкны тәэмин итү.

3.2. Бюджет акчаларын һәм (яисә) бюджеттан тыш финанслау чыганаклары средстволарыннан файдалануның нәтиҗәлелеген һәм сакчыллыгын тәэмин итү.

3.2.3. Сатып алуларны гамәлгә ашырганда ачыклык, үтә күренмәлелек, көндәшлелек һәм тигез шартлар принципларын үтәү.

3.2.4. Сатып алулар вакытында явызларча файдалану һәм коррупция мөмкинлекләрен бетерү.

 

4. Бердәм комиссияне формалаштыру тәртибе

 

4.1. Бердәм комиссиянең шәхси составы, сатып алулар башланганчы, вәкаләтле орган тарафыннан раслана. Вәкаләтле орган Бердәм комиссия рәисен билгели.

4.2. Бердәм комиссия составына кимендә биш кеше – Бердәм комиссия әгъзасы керә. Бердәм комиссия рәисе Бердәм комиссия әгъзасы булып тора.

Вәкаләтле орган карары буенча Бердәм комиссия составында шулай ук Бердәм комиссия секретаре вазыйфасы да расланырга мөмкин. Әгәр мондый вазыйфа каралмаган булса, шулай ук Бердәм комиссия секретаре вакытлыча булмаганда, Бердәм комиссия секретаре функцияләрен әлеге нигезләмә нигезендә Бердәм комиссия рәисе кушуы буенча Бердәм комиссиянең теләсә кайсы әгъзасы башкара.

4.3. Бердәм комиссия составына, нигездә, сатып алулар өлкәсендә һөнәри әзерлек үткән яки квалификация күтәрүне узган затлар, шулай ук сатып алу объектына караган махсус белемгә ия булган затлар керә.

4.4. Квалификация алды сайлап алуны үткәрү, конкурста катнашучыларның өстәмә таләпләргә туры килүен билгеләү барышында конкурс документларын, конкурста катнашуга гаризаларны бәяләү өчен экспертлар сыйфатында җәлеп ителгән физик затлар яисә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү нәтиҗәләре белән шәхсән кызыксынган физик затлар,  шул исәптән мондый билгеләүдә катнашуга гариза биргән яисә гариза биргән оешмалар штатында торучы физик затлар, яисә сатып алуда катнашучылар йогынты ясый алырлык физик затлар (шул исәптән әлеге оешмаларның катнашучылары (акционерлары) аларның идарә органнары әгъзалары, әлеге сатып алуларда катнашучыларның кредиторлары булган физик затлар), яисә сатып алуда катнашучы җитәкчесе белән никахта торучы, яисә якын туганнар (ата-аналар һәм балалар, әби-бабайлар һәм оныклар; әтиләре яисә әниләре уртак булган абый-энеләре һәм апа-сеңелләре) булган, җитәкчене уллыкка алган яисә җитәкче уллыкка алынган  сатып алуда катнашучы физик затлар, шулай ук сатып алулар өлкәсендә турыдан-туры контрольне гамәлгә ашыручы контроль органның вазыйфаи затлары комиссия әгъзасы була алмый. Комиссия составында әлеге затлар ачыкланган очракта, комиссия төзү турында карар кабул иткән заказчы аларны кичекмәстән алар тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү нәтиҗәләре белән шәхсән кызыксынмаган һәм аларга сатып алуда катнашучылар йогынты ясый алмаган, шулай ук сатып алулар өлкәсендә турыдан-туры контрольне гамәлгә ашыручы контроль органның вазыйфаи затлары булмаган башка физик затлар белән алыштырырга тиеш.

4.5. Бердәм комиссия әгъзасын алмаштыру вәкаләтле орган карары буенча гына гамәлгә ашырыла.

 

5. Бердәм комиссия функцияләре

 

5.1. Бердәм комиссиянең төп функцияләре булып тора:

5.1.1. Сатып алуларда катнашучыларның гаризаларын карау, бәяләү, сатып алуларда катнашучыларның 44-ФЗ номерлы Федераль закон һәм документлар таләпләренә туры килүен тикшерү, сатып алуларга йомгак ясау һәм беркетмәләр төзү, бәяләү һәм нәтиҗәләр ясау.

 

6. Бердәм комиссиянең, аның аерым әгъзаларының хокуклары һәм бурычлары

 

6.1. Бердәм комиссия бурычлы:

6.1.1. Сатып алуларда катнашучыларның аларга карата куелган таләпләргә, Россия Федерациясе законнарында һәм сатып алу турында хәбәрдә билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерергә.

6.1.2. Сатып алуларда катнашучыга Россия Федерациясенең сатып алулар турында законнарында билгеләнгән очракларда сатып алуларда катнашуга юл куймаска һәм сатып алуларда катнашу өчен гаризаларны карап тикшермәскә һәм кире кагарга.

6.1.3. Сатып алулар турында Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары үтәлешенә контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органы, Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органы тарафыннан ачыкланган сатып алулар турында Россия Федерациясе законнарын һәм (яки) Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларын бозуларны бетерү турында күрсәтмәләрен үтәү.

6.1.4. Заказны урнаштыруда катнашучылар белән, турыдан-туры Россия Федерациясе законнарында каралган мәгълүмат алмашу очракларыннан тыш, сатып алулар процедураларын уздыру алдыннан һәм (яки) уздыру вакытында сөйләшүләр алып бармаска.

6.1.5. Сатып алулар турында Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары нигезләмәләрен һәм сатып алулар барышында әлеге нигезләмәдә каралган эш тәртибен сакларга.

6.1.6. Җинаять-башкарма системасы учреждениеләре һәм (яки) инвалидлар оешмалары исеменнән бирелгән конкурста катнашу өчен гаризалар файдасына, сатып алуларны үткәрү турында хәбәрдә мондый өстенлекләргә күрсәтмә булган очракта, өстенлекләрне исәпкә алырга.

6.2. Бердәм комиссия бурычлы:

6.2.1. Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Федераль законда каралган очракларда сатып алуларда катнашучыны сатып алуларда катнашудан читләштерергә.

6.2.2. Сатып алуларда катнашучылардан үзләренең тәкъдим иткән документлары нигезләмәләрен тиешле срокта аңлатуны таләп итәргә.

6.2.3. Заказ бирүчегә, вәкаләтле органга сатып алулар предметы буенча аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә.

6.2.4. Вәкаләтле органга тиешле органнардан һәм оешмалардан сатып алуларда катнашуга гариза биргән сатып алуларда катнашучыдан – юридик заттан арбитраж суд тарафыннан мондый катнашучыны – юридик затны, шәхси эшмәкәрне банкрот дип тану турында карар кабул итү турында һәм конкурс производствосын ачу турында, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексында каралган тәртиптә мондый катнашучының эшчәнлеген туктатып тору турында, мондый катнашучының узган календарь ел өчен салынган салымнар, җыемнар һәм теләсә кайсы дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларына башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булу турында, мондый бурычларга карата шикаять белдерү һәм шикаятьләрне карау нәтиҗәләре турында кичекмәстән соратуны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә.

6.2.5. Кирәк булганда, әлеге нигезләмәнең 8.3 бүлегендә билгеләнгән тәртиптә үз эшенә экспертларны җәлеп итәргә.

6.3. Бердәм комиссия әгъзалары бурычлы:

6.3.1. Үз эшчәнлегендә сатып алулар турында Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары таләпләрен һәм әлеге нигезләмәне белергә һәм аларга таянып эш итәргә.

6.3.2. Бердәм комиссия утырышларында шәхсән катнашырга; Бердәм комиссия утырышында катнашмау Россия Федерациясе хезмәт законнары нигезендә җитди сәбәпләр аркасында гына рөхсәт ителә.

6.3.3. Сатып алуларда катнашу өчен гаризаларны карау, бәяләү һәм чагыштыру кагыйдәләрен үтәргә.

6.3.4. Сатып алу процедураларын үткәрү барышында үзләренә билгеле булган мәгълүматларны таратуга, Россия Федерациясе законнарында каралган очраклардан тыш, рөхсәт итмәскә.

6.4. Бердәм комиссия әгъзалары бурычлы:

6.4.1. Сатып алуларда катнашу өчен гаризадагы барлык документлар һәм белешмәләр белән танышырга

6.4.2. Бердәм комиссия утырышларында көн тәртибе мәсьәләләре буенча чыгыш ясарга.

6.4.3. Бердәм комиссия әгъзалары үзләренең аерым фикерләрен язмача бәян итәргә хокуклы, ул беркетмәләргә теркәлә.

6.5. Бердәм комиссия әгъзалары бурычлы:

6.5.1. Бердәм комиссия утырышларында катнашалар һәм сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Федераль закон һәм әлеге нигезләмә белән бердәм комиссия компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итәләр.

6.5.2. Сатып алулар турында Россия Федерациясе законнары һәм Россия Федерациясенең башка норматив-хокукый актлары таләпләренә таянып, сатып алулар турында документ таләпләре,  сатып алулар үткәрү турында хәбәр һәм әлеге нигезләмә нигезендә сатып алуда катнашу өчен гаризаларны карауны, бәяләүне һәм чагыштыруны гамәлгә ашыралар.

6.5.3. Беркетмәләргә кул куялар.

6.5.4. Контракт системасы турында Федераль закон һәм әлеге нигезләмә нигезендә башка гамәлләр башкаралар.

6.6. Бердәм комиссия рәисе:

6.6.1. Бердәм комиссия эшенә гомуми җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра һәм әлеге нигезләмәнең үтәлешен тәэмин итә.

6.6.2. Утырышны хокуклы дип игълан итә яки, әгъзалар кирәкле санда  булмау сәбәпле, аны күчерү турында карар чыгара.

6.6.3. Бердәм комиссия утырышларын ача һәм алып бара, тәнәфесләр игълан итә.

6.6.4. Бердәм комиссия составын игълан итә.

6.6.5. Фикер алышына торган мәсьәләләрне карау тәртибен билгели.

6.6.6. Кирәк булган очракта, комиссия эшенә экспертларны җәлеп итү турында мәсьәләне Бердәм комиссия тикшерүенә чыгара.

6.6.7. Россия Федерациясе законнары һәм әлеге нигезләмә нигезендә башка гамәлләр башкара.

6.7. Бердәм комиссия секретаре, әгәр мондый вазыйфа вәкаләтле органның Бердәм комиссия төзү турында карары белән расланса, яисә Бердәм комиссия рәисе вәкаләт биргән Бердәм комиссия әгъзасы:

6.7.1. Бердәм комиссия утырышларын әзерләүне, кирәкле документларны рәсмиләштерүне һәм җибәрүне дә кертеп, Бердәм комиссия вәкаләтләренә караган барлык мәсьәләләр буенча Бердәм комиссия әгъзаларына хәбәр итүне гамәлгә ашыра, шул исәптән комиссия эшендә катнашучы затларга утырышларны үткәрү вакыты һәм урыны турында алар башланганчы кимендә 3 эш көне алдан хәбәр итә һәм Бердәм комиссия әгъзаларын кирәкле материаллар белән тәэмин итә.

6.7.2. Бердәм комиссия утырышлары барышында беркетмә төзелә.

6.7.3. Россия Федерациясе законнары һәм әлеге нигезләмә нигезендә оештыру-техник характердагы  башка гамәлләр башкара.

 

7. Бердәм комиссиянең эш тәртибе

 

7.1. Бердәм комиссия эше аның утырышларында алып барыла. Бердәм комиссия утырышы, әгәр анда аның әгъзаларының гомуми саныннан кимендә илле проценты катнашса, хокуклы дип санала.

Бердәм комиссия әгъзаларына комиссия утырышын үткәрү урыны, датасы һәм вакыты турында үз вакытында хәбәр ителергә тиеш.

7.2. Бердәм комиссия карарлары утырышта катнашучылар саныннан гади күпчелек тавыш белән кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, рәиснең тавышы хәлиткеч булып тора. Тавыш биргәндә Бердәм комиссиянең һәр әгъзасы бер тавышка ия. Тавыш бирү ачык рәвештә башкарыла. Комиссия әгъзалары тарафыннан карарны читтән торып тавыш бирү юлы белән кабул итү, шулай ук алар тарафыннан үз вәкаләтләрен бүтән затларга тапшыру рөхсәт ителми.

7.3. Бердәм комиссиянең эш тәртибе контракт системасы турында 44-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнә.

7.4. Бердәм комиссиянең теләсә нинди гамәлләренә (гамәл кылмавына), әгәр мондый гамәлләр (гамәл кылмау) сатып алуларда катнашучының хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозса, Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә шикаять бирелергә мөмкин.

 

8. Бердәм комиссия утырышларын үткәрү тәртибе

 

8.1. Бердәм комиссия секретаре, әгәр мондый вазыйфа вәкаләтле органның Бердәм комиссия төзү турындагы карары белән каралган булса, яисә комиссия рәисе тарафыннан вәкаләт бирелгән Бердәм комиссия  әгъзасы Бердәм комиссия утырышын үткәрү вакыты һәм урыны турында бердәм комиссия әгъзаларына үз вакытында хәбәр итә.

8.2. Бердәм комиссия утырышлары Бердәм комиссия рәисе тарафыннан ачыла һәм ябыла.

8.3. Бердәм комиссия үз эшчәнлегенә экспертларны җәлеп итә ала. Әлеге нигезләмәне куллану максатында экспертлар дигәндә, сатып алу предметы буенча махсус белемнәре булган затлар аңлашыла, ул экспертның белеме турында һәм (яки) эш тәҗрибәсе турында тиешле документлар белән расланырга тиеш. Экспертлар, кагыйдә буларак, Бердәм комиссия составына керми. Сатып алу нәтиҗәләре белән шәхсән кызыксынучы затлар (шул исәптән сатып алуда катнашу өчен гаризалар биргән  яисә күрсәтелгән гаризаларны тапшырган оешмалар штатында торучы физик затлар), яисә сатып алуда катнашучылар йогынты ясый алырлык физик затлар (шул исәптән әлеге оешмаларның катнашучылары (акционерлары), аларның идарә органнары әгъзалары, заказны урнаштыруда катнашучылар кредиторлары булган физик затлар) экспертлар була алмый. Экспертлар Бердәм комиссиягә Бердәм комиссия тарафыннан куелган мәсьәләләр буенча үзләренең эксперт бәяләмәләрен тапшыралар. Эксперт бәяләмәсендә бәян ителгән эксперт фикере тәкъдим итү характерына ия һәм Бердәм комиссия өчен мәҗбүри түгел. Эксперт бәяләмәсе язмача рәсмиләштерелә һәм сатып алуларда катнашу өчен гаризаларны карау беркетмәсенә теркәлә.

8.4. Бердәм комиссия секретаре, әгәр ул Бердәм комиссия төзү турында вәкаләтле орган карары белән расланган булса, яисә Бердәм комиссия рәисе вәкаләт биргән Бердәм комиссия әгъзасы Бердәм комиссия  утырышы барышында беркетмә алып бара.

 

9. Бердәм комиссия әгъзаларының җаваплылыгы

 

9.1. Сатып алулар турында Россия Федерациясе законнарын һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларын һәм әлеге нигезләмәне бозуда гаепле Бердәм комиссия әгъзалары  Россия Федерациясе законнары нигезендә дисциплинар, граждан-хокукый, административ, җинаять җаваплылыгына ия.

9.2. Әгәр Бердәм комиссия әгъзасына Бердәм комиссиянең башка әгъзасы тарафыннан сатып алулар турында Россия Федерациясе  законнарын, Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларын һәм әлеге нигезләмәне бозу турында мәгълүм булса, ул мондый хокук бозу турында белү белән, Бердәм комиссия рәисенә һәм (яисә) вәкаләтле органга язмача хәбәр итәргә тиеш.

9.3. Бердәм комиссия әгъзаларыныӊ сатып алу барышында үзләренә билгеле булган мәгълүматларны, дәүләт, хезмәт, коммерция серен тәшкил иткән, гамәлдәге законнар нигезендә конфиденциаль мәгълүматка кертелгән бүтән мәгълүматларны таратырга хокукы юк. Югарыда күрсәтелгән мәгълүматларны гамәлдәге законнар нигезендә мәгълүмат алу (соратып алу) вәкаләтләренә ия булган дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына (тиешле вазыйфаи затларга) тапшыру мәгълүматны тарату дип танылмый.

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 20__ елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына 2 нче кушымта

 

Район заказчылары ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган белән заказчыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибе

 

1.Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы вәкаләтле органның заказчылар белән үзара хезмәттәшлеге тәртибе (алга таба – тәртип)  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – Федераль закон), Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Советының һәм Башкарма комитетының башка норматив документлары нигезендә эшләнгән, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль ихтыяҗлары өчен сатып алуларны гамәлгә ашыруның бердәм кагыйдәләрен билгели.

1.2. Тәртип вәкаләтле органның – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының (Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль заказ бүлеге аша) Тукай муниципаль районының муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу максатында, тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүнең конкурентлы ысулларын (конкурслар (ачык конкурс, катнашу чикләнгән конкурс, ике этаплы конкурс), аукционнарны (электрон формада аукцион), котировкалар соратып алу, тәкъдимнәр соратып алу) гамәлгә ашыру өлешендә заказчылар белән хезмәттәшлек механизмнарын билгели.

1.3. Әлеге тәртиптә заказчылар дигәндә Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль заказчылары һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының муниципаль бюджет учреждениеләре, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларыннан бирелгән субсидияләр һәм Федераль закон нигезендә башка средстволар хисабына сатып алуларны гамәлгә ашыручы муниципаль унитар предприятиеләр булган башка заказчылар аңлашыла.

1.4. Вәкаләтле орган һәм заказчылар сатып алулар өлкәсендә мәгълүматның ачыклыгы, үтә күренмәлелеге, конкуренцияне тәэмин итү, заказчыларның профессионализмы, инновацияләрне стимуллаштыру, сатып алулар өлкәсендә контракт системасының бердәмлеге, муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен җаваплылык, сатып алуларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге принципларына нигезләнеп хезмәттәшлек итәләр.

1.5. Әлеге тәртиптә кулланыла торган терминнар:

Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү – 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә тормышка ашырыла торган гамәлләр җыелмасы, муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында хәбәр урнаштыру яисә 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән очракларда тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүдә катнашырга чакыру җибәрү һәм контракт төзү.

Муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу (алга таба – сатып алу) – 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итүгә юнәлдерелгән гамәлләр җыелмасы. Сатып алу тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдән башлана һәм контракт яклары тарафыннан йөкләмәләрне үтәү белән тәмамлана. 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә сатып алуларны гамәлгә ашыру турында хәбәр урнаштыру яки тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдә катнашырга чакыруны җибәрү каралмаган булса, сатып алу контракт төзүдән башлана һәм яклар тарафыннан йөкләмәләрне үтәү белән тәмамлана.

Муниципаль заказчы – муниципаль берәмлек исеменнән эш итүче, Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезендә муниципаль берәмлек исеменнән бюджет йөкләмәләрен кабул итәргә вәкаләтле һәм сатып алуларны гамәлгә ашыручы муниципаль орган яисә муниципаль казна учреждениесе.

Заказчы – муниципаль заказчы яисә 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 15 статьясы 1 һәм 2.1 өлешләре нигезендә сатып алуларны гамәлгә ашыручы бюджет учреждениеләре,  муниципаль унитар предприятиеләре.

Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гариза – заказчылар тарафыннан әлеге тәртипкә 1 нче кушымта буенча  сатып алулар план-графигы нигезендә формалаштырыла торган һәм тәэмин итүчене (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү өчен нигез булып торган документ.

Муниципаль контракт – муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен муниципаль берәмлек исеменнән муниципаль заказчы тарафыннан төзелгән шартнамә.

Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасы (алга таба - бердәм мәгълүмат системасы) – 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы 3 өлешендә күрсәтелгән һәм мондый мәгълүматны формалаштыруны, эшкәртүне, саклауны тәэмин итә торган мәгълүмат базаларында күрсәтелгән мәгълүмат,  мәгълүмат технологияләре һәм техник чаралар җыелмасы, шулай ук аны интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтыннан (алга таба – рәсми сайт) файдаланып бирү.

Вәкаләтле орган – 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 26 статьясында каралган вәкаләтләр йөкләнгән муниципаль орган.

1.6. Тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү буенча вәкаләтләрне ведомство буйсынуындагы бюджет средстволарын алучыларга  тапшырган очракта, тармак, функциональ һәм территориаль органнар вәкаләтле органга вәкаләтләр тапшыру шартнамәсен (килешүен) һәм бюджет учреждениесе реквизитларын тапшырырга тиеш.

 

2. Вәкаләтле органның һәм заказчыларның Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларны планлаштырганда һәм формалаштырганда хезмәттәшлеге

2.1. Сатып алуларны планлаштыру заказчылар тарафыннан план-графикларны формалаштыру, раслау һәм алып бару юлы белән гамәлгә ашырыла.

2.2. Заказчылар план-графикларны формалаштыралар. План-графиклар финанс елына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы заказчыларының ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу исемлеген үз эченә ала.

2.3. План-графикларны формалаштыру, раслау һәм алып бару сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнар нигезендә гамәлгә ашырыла.

2.4. План-графиклар чираттагы финанс елына җирле бюджет турында муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы муниципаль хокукый актының гамәлдә булу срогына туры килә торган вакытка төзелә.

2.5. План-график контракт системасы турында законнар таләпләре нигезендә, Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезләмәләрен исәпкә алып муниципаль заказчы тарафыннан формалаштырыла һәм муниципаль заказчыга  Россия Федерациясе Бюджет законнары нигезендә йөкләмәләрне кабул итүгә һәм (яки) үтәүгә хокук күләмен акчалата җиткергәннән соң, ун эш көне эчендә раслана.

2.6. План-график муниципаль учреждениеләр, муниципаль унитар предприятиеләр тарафыннан контракт системасы турында закон таләпләре нигезендә муниципаль учреждениеләрнең, муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген планлаштырганда төзелә һәм муниципаль учреждениенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы, муниципаль унитар предприятиенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге планы (программасы) расланганнан соң, ун эш көне эчендә раслана.

2.7. План-графикка үзгәрешләр кертү законнарда каралган очракларда гамәлгә ашырыла.

2.8. Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүмат һәм сатып алулар планының һәм графикның туры килүе өчен заказчы җаваплылыкка ия.

 

3. Тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләгәндә вәкаләтле орган функцияләре

3.1. Вәкаләтле орган тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү максатында түбәндәге функцияләрне башкара:

3.1.1. Тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү өчен, электрон формада заказчыларның гаризаларын «Электрон кибет» региональ мәгълүмат системасы аша кәгазьдә кабул итә. Тәкъдим ителгән гаризаның план-графикка һәм әлеге тәртиптә билгеләнгән формага туры килүен тикшерә.

3.1.2. Заказчылардан тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү өчен кирәкле мәгълүматны һәм документларны сората һәм ала. Вәкаләтле орган, кире кайтару сәбәпләрен күрсәтеп, заказчыга эшләп бетерү өчен гаризаны кире кайтара. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гаризаны кире кайтару өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

- план-графикта сатып алу турында мәгълүмат булмау;

- тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә тәкъдим ителгән гаризаның  әлеге тәртиптә билгеләнгән формага туры килмәве;

- гариза составында әлеге тәртип белән билгеләнгән тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү өчен документлар тапшырмау;

- тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларның туры килмәвен, аерым алганда, тапшырылган документларда күрсәтелгән белешмәләр арасында каршылыклар булуын ачыклау.

3.1.3. Заказчылар, документларны тиешенчә һәм вакытында рәсмиләштермәү сәбәпле, сатып алу срокларын бозган өчен җаваплылыкка ия.

3.1.4. Заказчының документларны кире кайтару турында гаризасы кергән очракта, вәкаләтле орган документларны заказчыга  кире кайтара.

3.1.5. Заказчы тарафыннан сатып алу турында документлар расланганнан соң, вәкаләтле орган тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү өчен 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда каралган процедураларны башкара:

- сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында сатып алулар турында хәбәрләр әзерләү һәм урнаштыруны гамәлгә ашыра;

- сатып алу өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында сатып алулар турында документлар һәм контрактлар проектларын  урнаштыра;

- заказчыдан тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүне юкка чыгару турында мөрәҗәгать алганда, сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүне юкка чыгару турында хәбәр урнаштыра;

- заказчыдан сатып алу шартларын үзгәртү турында мөрәҗәгать алганда, сатып алу турында хәбәргә һәм документациягә үзгәрешләр кертә һәм әлеге мәгълүматны сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән тәртиптә урнаштыра;

- заказчыга, ул кергән көнне, конкурс яки аукцион документациясе нигезләмәләрен аңлату турында сатып алуда катнашучының запросын җибәрә;

- заказчы тарафыннан тапшырылган мәгълүмат нигезендә конкурс яки аукцион документлары нигезләмәләренең аңлатмаларын әзерли һәм аларны 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән тәртиптә сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштыра;

- электрон мәйданчык операторыннан электрон формада аукционда катнашу өчен гариза ала, аларны алуны раслый, гаризалардагы мәгълүматларның конфиденциальлеген тәэмин итә.

3.1.6. Сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча Бердәм комиссия эшчәнлеген оештыру-техник тәэмин итүне гамәлгә ашыра, атап әйткәндә:

- Бердәм комиссия рәисе кушуы буенча Бердәм комиссия әгъзаларына Бердәм комиссия утырышының муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өчен хәбәрдә һәм документларда билгеләнгән урыны, көне һәм вакыты турында хәбәр итә.

- Бердәм комиссиядән сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча имзаланган беркетмәләрне Россия Федерациясе законнары һәм муниципаль хокукый актлар белән билгеләнгән тәртиптә электрон мәйданчыкта һәм сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштыруны тәэмин итә;

- Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү процедурасын үткәрү барышында Бердәм комиссия төзегән сатып алуларны гамәлгә ашыру буенча Бердәм комиссия беркетмәләренең күчермәләрен заказчы адресына юллый.

3.1.7. Сатып алуларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча җиңүчегә заказчы исеменнән үз имзасыннан башка контракт проектын җибәрә, ул мондый сатып алу турында документациягә теркәлгән контракт проектына контракт төзүче сатып алуда катнашучы тарафыннан тәкъдим ителгән контракт бәясен, катнашучының мондый сатып алуда катнашуга гаризада күрсәтелгән товар (товар билгесе һәм (яисә) товарның конкрет күрсәткечләре) турында мәгълүматны кертү юлы белән төзелә.

3.1.8. Вәкаләтле органга план-графикларны формалаштыру, бастырып чыгару, контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләү, шул исәптән контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләүдә күрсәтелгән ысулны куллану һәм мәгълүматларның тулылыгы өчен, сатып алу объектының тасвирламасы (функциональ, техник һәм сыйфат характеристикасы, эксплуатация характеристикалары), сатып алуда катнашучыларга карата таләпләр, муниципаль контракт проекты, шул исәптән контракт шартларын билгеләү йөкләнми.

3.1.9. Вәкаләтле орган бер үк товарларга, эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗ булганда уртак, үзәкләштерелгән сатып алулар үткәрү турында карар кабул итәргә мөмкин.

3.1.10. Сатып алу процедураларын үткәрү барышында  төзелгән документларны үч ел дәвамында саклауны гамәлгә ашыра.

 

4. Заказчыларның тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләгәндә функцияләре

4.1. Заказчылар тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү максатында түбәндәге функцияләрне башкара:

4.1.1. Тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүгә вәкаләтле орган билгеләгән форма буенча һәм электрон формада заказчы җитәкчесе тарафыннан  расланган гаризаларны эшлиләр һәм «Электрон кибет» региональ мәгълүмат системасы аша вәкаләтле органга җибәрәләр.

4.1.2. Тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүгә вәкаләтле орган тарафыннан тапшырылган гаризалар буенча кисәтүләрне бетерәләр, әлеге тәртиптә каралган срокларда тиешле мәгълүматны җибәрәләр.

4.1.3. Финанс органында (финанс-бюджет палатасы һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы казначылык департаментының Тукай районы буенча территориаль бүлегендә) тәэмин итүчеләрне (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә бюджет йөкләмәләре лимитлары булуга гаризаларны килештерәләр.

4.1.4. Сатып алу объектын тасвирлаганда, сатып алулар өлкәсендә законнар белән билгеләнгән сатып алу объектын тасвирлау кагыйдәләре нигезендә товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларга карата таләпләр билгелиләр.

4.1.5. Сатып алулар өлкәсендә законнар нигезендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү ысулын билгелиләр.

4.1.6. Сатып алуны гамәлгә ашыру өчен, контрактның башлангыч (максималь) бәясен билгелиләр һәм нигезлиләр.

4.1.7. Законнар нигезендә сатып алуларда катнашучыларга таләпләр билгелиләр.

4.1.8. Җинаять башкару системасы учреждениеләре һәм предприятиеләре, инвалидлар оешмалары өчен сатып алулар өлкәсендәге законнар нигезендә алар тәкъдим иткән контракт бәясенә карата аларның күләмендә өстенлекләр бирәләр.

4.1.9. Сатып алулар өлкәсендә закон таләпләрен исәпкә алып, кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциясез оешмалардан сатып алуларны гамәлгә ашыру кирәклеген билгелиләр.

4.1.10. Сатып алулар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдә катнашуны чикләү турында карарлар кабул итәләр, тиешле чикләүнең сәбәпләрен нигезләүне тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүне гамәлгә ашыруга гариза формасында күрсәтәләр.

4.1.11. Конкурста катнашуга гаризаларны бәяләү өчен куллану максатында аларның әһәмиятен бәяләү критерийлары һәм зурлыклары билгеләнә.

4.1.12. Сатып алуларны гамәлгә ашыру өчен, муниципаль контрактлар проектларын эшлиләр.

4.1.13. Сатып алулар өлкәсендә законнар нигезендә тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләүдә катнашу өчен гаризаны тәэмин итүгә таләпләр билгелиләр.

4.1.14. Сатып алулар өлкәсендә законнар нигезендә аның күләмен, тапшыру тәртибен һәм контракт үтәлешенә таләпләрне билгелиләр.

4.1.15. Сатып алуларны гамәлгә ашыру турында документларны раслыйлар.

4.1.16. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү процедурасын юкка чыгару турында карар кабул ителгән очракта, сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүне юкка чыгару турында вәкаләтле органга мөрәҗәгать җибәрәләр.

4.1.17. Сатып алу шартларын үзгәртү турында карар кабул ителгән очракта,  сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда кертелгән үзгәрешләр белән сатып алу турында хәбәрне һәм документацияне вәкаләтле органга җибәрәләр.

4.1.18. Вәкаләтле органга конкурс яки аукцион документлары нигезләмәләрен аңлату өчен кирәкле мәгълүматны тапшыралар. Әлеге мәгълүмат сатып алуда катнашучының запросы кергән мизгелдән 1 (бер) эш көне эчендә басма рәвештә һәм электрон туплагычта вәкаләтле органга җибәрелә.

4.1.19. 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законда һәм конкурс документларында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә конкурста катнашуга гаризаны тәэмин итү сыйфатында сатып алуларда катнашучылар тарафыннан кертелгән акчаларны счетка кабул итүне гамәлгә ашыралар һәм бу хакта вәкаләтле орган хәбәр итәләр.

4.1.20. Конкурста катнашу өчен гаризаны тәэмин итү сыйфатында кергән акчаларны, әгәр конкурс документларында конкурста катнашуга гаризаны тәэмин итү сыйфатында акча кертү турында таләп куелган булса, кире кайтаруны гамәлгә ашыралар.

4.1.21. Контрактны үтәүне тәэмин итү сыйфатында кергән акчаларны, сатып алулар документларында контрактны үтәүне тәэмин итү сыйфатында акча кертү турында таләп куелган очракта, кире кайтаруны гамәлгә ашыралар.

4.1.22. Контрактны үтәүне тәэмин итү сыйфатында кергән банк гарантиясен карауны, банк гарантиясен кабул итү яки банк гарантиясен кабул итүдән баш тарту турында карар кабул итүне, банк гарантиясен биргән затка, банк гарантиясен кабул итүдән баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, банк гарантиясен кабул итүдән баш тарту турында мәгълүмат бирүне гамәлгә ашыралар.

4.1.23. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдә җиңүчеләр белән контрактлар төзиләр, шулай ук көчәйтелгән квалификациясез электрон имза белән аукцион нәтиҗәләре буенча электрон формада төзелә торган контрактларга кул куялар.

4.2. Бердәнбер тәэмин итүчедән (подрядчыдан, башкаручыдан) сатып алуны гамәлгә ашыруга 44-ФЗ номерлы федераль законда каралган шартнамәләр төзүне заказчы мөстәкыйль башкара.

4.3. Төзелгән муниципаль контрактларның күчермәләрен бер көн эчендә вәкаләтле органга җибәрәләр.

4.4. Контракт шартлары нигезендә муниципаль контрактларның үтәлешенә мониторингны һәм контрольдә тотуны гамәлгә ашыралар.

4.5. Үткәрелгән сатып алулар нәтиҗәләре буенча төзелгән контрактлар реестрын алып бару турында һәр айның 3 числосына кадәр мәгълүмат тапшыралар.

4.6. Кече күләмле сатып алулар турында кварталның соңгы аеның 30 числосына кадәр мәгълүмат тапшыралар.

4.7. Үткәрелгән сатып алулар нәтиҗәләре буенча төзелгән контрактлар реестрын алып баралар.

4.8. Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда күрсәтелгән срокларда төзелгән контрактлар турында мәгълүматларны сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында бастырып чыгаруга җибәрәләр. Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законнар нигезендә контракт шартларына үзгәрешләр кертелгән очракта, заказчылар сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда каралган һәм аңа карата контракт шартларына үзгәрешләр кертелгән мәгълүматны сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда күрсәтелгән срокларда сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында бастырып чыгаруга җибәрәләр.   Контрактны үтәү, контрактны өзү, китерелгән товарны кабул итү, башкарылган эш, заказчылар тарафыннан хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат шулай ук сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда күрсәтелгән срокларда сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында бастырып чыгаруга җибәрелә.

4.10. Ел нәтиҗәләре буенча кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциясез оешмалардан сатып алулар күләме турында хисап төзиләр һәм хисап елыннан соң килүче елның 1 апреленә кадәр сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштыралар.

4.11. Заказчылар товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуның өзлексезлеген һәм нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итү максатында, үз ихтыяҗларын тәэмин итү өчен уртак, үзәкләштерелгән конкурслар һәм аукционнар үткәрергә хокуклы.

4.12. Заказчыларның (контракт идарәчеләре) җаваплы затлары дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында РФ законнарын үтәү мәсьәләсен карауда катнашалар, мәнфәгатьләрне тәкъдим итәләр һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә контроль һәм суд органнарына сатып алуларга карата тәэмин итүчеләрнең (подрядчыларның, башкаручыларның) шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү буенча аңлатмалар бирәләр.

4.13. Боерык белән сатып алулар мәсьәләләре буенча контракт идарәчеләрен (җаваплы затларны) билгелиләр (контракт идарәчеләрен билгеләү, контракт хезмәте турында боерык күчермәсен, квалификация күтәрү турында таныклыкны муниципаль заказ бүлегенә тапшырырга).

4.14. Заказчылар план-графикларның эчтәлегенә карата таләпләрне бозган өчен һәм план-графикларны урнаштыру срокларын бозган өчен, тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү ысулы, контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләү, шул исәптән контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләүдә күрсәтелгән ысулны куллану һәм мәглүматларның тулылыгы өчен, сатып алу объектының тасвирламасы (функциональ, техник һәм сыйфат характеристикалары, эксплуатация характеристикалары), сатып алуда катнашучыларга карата таләпләр, муниципаль контракт проекты, контракт шартлары, төзелгән контрактлар (үтәлеше, үзгәртү һәм өзү) турында белешмәләр эчтәлеге һәм бастырып чыгару срокларын бозган өчен, китерелгән товарны кабул итү, күрсәтелгән хезмәт, кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциясез оешмалардан сатып алулар күләме турында хисап өчен гамәлдәге законнарда билгеләнгән җаваплылыкка ия.

4.15. Уртак сатып алуларны уздырганда заказчыларның, вәкаләтле органның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы, уртак сатып алуларны уздыру тәртибе яклар килешүе белән билгеләнә.

4.16. Законнар нигезендә тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү процедурасын уздыру барышында төзелгән документларны саклауны гамәлгә ашыралар.

 

5. Вәкаләтле орган һәм заказчыларның тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләгәндә үзара хезмәттәшлеге

5.1. Заказчылар сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнар һәм расланган сатып алулар план-графигы нигезендә сатып алуларны гамәлгә ашыру, тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү ысулы турында карар кабул итәләр, кушымта белән гаризалар әзерлиләр һәм раслыйлар: техник бирем, башлангыч (максималь) бәяне нигезләү, муниципаль контракт проекты һәм банк реквизитлары (контрактны үтәүне тәэмин итү өчен).

5.1.1. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү өчен, заказчылар тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гаризаны формалаштыралар һәм заказчы җитәкчесе тарафыннан расланган гаризаны кушымталар белән язмача формада региональ мәглүмат системасын кулланып вәкаләтле органга җибәрәләр.

Товарлар, гаризаны формалаштырганда,  товарлар белешмәлегеннән җыела, товарлар белешмәлегенең торышы өчен заказчы җавап бирә (исеме, бәясе, ОКПД 2 һ.б.).

5.1.2. Муниципаль заказчылар өчен тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гариза формасы әлеге тәртипкә 1 нче кушымтага бирелгән.

5.1.3. План-графикка туры килү, тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү ысулы, контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләү, шул исәптән контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләүдә күрсәтелгән куллану ысулы һәм мәглүматларның тулылыгы, сатып алу объектының тасвирламасы (функциональ, техник һәм сыйфат характеристикалары, эксплуатация характеристикалары), сатып алуда катнашучыларга таләпләр, вәкаләтле органга язмача һәм электрон документ формасында бирелгән муниципаль контракт проекты өчен заказчы җаваплылыкка ия.

5.1.4. Региональ мәглүмат системасын кулланып үз гаризасын формалаштыру белән бер үк вакытта: заказ бирүче тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү ысулын билгели, әлеге тәртипнең 1 нче кушымтасы нигезендә тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү өчен гариза формалаштыра һәм җитәкче тарафыннан расланган гаризаны вәкаләтле органга (кәгазьдә һәм электрон рәвештә) тапшыра. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гаризада әлеге тәртипнең 1 нче кушымтасында күрсәтелгән мәгълүматлар һәм реквизитлар мәҗбүри тәртиптә булырга тиеш. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гариза вәкаләтле органга вәкаләтле орган белән хезмәттәшлек өчен җаваплы зат (контракт идарәчесе) тарафыннан бирелә.

5.1.5. Заказ бирүче тарафыннан формалаштырылган гариза вәкаләтле органга (муниципаль заказ бүлеге) хәбәр формалаштыру өчен  керә, ул килештерү өчен Татарстан Республикасы казначылык департаментының Тукай муниципаль районындагы территориаль бүлекчәсенә җибәрелә.

5.1.6. Тәэмин итүчене  (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гаризада әлеге тәртипнең 1 нче кушымтасы нигезендә мәгълүмат булырга тиеш.

5.1.7. Заказчы  вәкаләтле органга тапшырыла торган тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гаризага мәҗбүри тәртиптә түбәндәге документларны терки:

1) заказчы җитәкчесе (җаваплы зат) тарафыннан расланган техник бирем;

2) заказчы җитәкчесе (җаваплы зат) тарафыннан расланган контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләү;

3) заказчының җаваплы заты тарафыннан расланган муниципаль контракт проекты. Гаризаның тулылыгы һәм нигезлелеге, контрактның башлангыч (максималь) бәясен нигезләү, муниципаль контракт проекты, контракт шартлары, техник нормаларга һәм техник бирем кагыйдәләренә, шулай ук сатып алуларда катнашучыларга куелган таләпләргә, сатып алулар өлкәсендә гамәлдәге законнарга туры килүе өчен заказчы җаваплылыкка ия.

5.1.8. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гариза вәкаләтле органга вәкаләтле орган белән хезмәттәшлек өчен җаваплы зат (контракт идарәчесе) тарафыннан бирелә.

5.1.9. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә вәкаләтле органга җибәрелгән гаризада түбәндәгеләр булырга тиеш:

- заказчы җитәкчесе (җаваплы зат) тарафыннан имзалану;

- агымдагы елның бюджет йөкләмәләре лимитлары тулы күләмдә тәэмин ителү;

- сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында закон таләпләре нигезендә кирәкле документлар һәм кушымталар белән раслану, җитәкченеӊ имзасы.

5.1.10. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гариза аны вәкаләтле орган тарафыннан гаризаларны теркәү журналында теркәгән көннән урнаштыруга кабул ителгән дип санала.

5.2. Вәкаләтле орган тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә заказчылардан кергән гаризаларныӊ әлеге тәртиптә бирелгән формадагы тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә  гаризага туры килүгә аларны алганнан соң 1 эш көне эчендә карап тикшерә һәм түбәндәге карарларның берсен кабул итә:

5.2.1. Әлеге тәртиптә бирелнгән формага тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыларны) билгеләүгә тәкъдим ителгән гаризаныӊ туры килмәве, тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүгә гариза составында әлеге тәртиптә билгеләнгән документларны тапшырмавы,  тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән мәглүматларның дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясе законнары һәм  башка норматив хокукый актлар таләпләренә туры килмәве ачыклаган,  тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән мәглүматлар арасында каршылыклар булган очракта, заказчыларга тәэмин итүчеләрне (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү процедурасын гамәлгә ашырудан баш тарта.

5.2.2. Заказчыныӊ региональ мәгълүмат системасын кулланып алынган гаризасын кабул итә һәм аны Татарстан Республикасы казначылык департаментының Тукай муниципаль районындагы территориаль бүлекчәсенә килештерүгә финанс экспертизасына һәм төзелеш экспертизасына җибәрә.

5.2.3. Вәкаләтле орган кисәтүләрен исәпкә алган гариза заказчы тарафыннан кабат тапшырыла. Вәкаләтле органга кабат тапшырылган документлар әлеге тәртиптә билгеләнгәчә карала.

5.2.4. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү барышында вәкаләтле орган  заказчының тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү турында гаризасын, сатып алу турында хәбәрне һәм документларны, сатып алу турында хәбәргә һәм документациягә кертелгән үзгәрешләрне, сатып алу турында документлар нигезләмәләрен аңлатуны, сатып алуларны башкарганда сатып алулар турында Бердәм комиссия тарафыннан төзелгән беркетмәләрне һәм тәэмин итүчеләрне (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү белән бәйле башка документларны  үз эченә алган тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү турында эшне формалаштыра.

5.2.5. Заказчы сатып алуларны гамәлгә ашыру турында документларны раслый.

5.2.6. Заказчы тарафыннан сатып алу турында документлар расланганнан соң, вәкаләтле орган сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда тәэмин итүчеләрне (подрядчыларны, башкаручыларны) билгеләү процедурасын гамәлгә ашыра.

5.3. Сатып алуларны гамәлгә ашыру документларына үзгәрешләр кертү зарурлыгы булган очракта, заказчы вәкаләтле органга сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда сатып алуларны гамәлгә ашыру турында документка язма рәвештә үзгәрешләр кертә.

5.4. Вәкаләтле орган сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтына сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда сатып алуларны гамәлгә ашыру турындагы документларга тиешле үзгәрешләр кертү турында мәгълүмат җибәрә.

5.5. Тәэмин итчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү процедурасын юкка чыгару зарурлыгы булганда, заказчы вәкаләтле органга сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүне юкка чыгару турында язма рәвештә тиешле мәгълүмат җибәрә. Вәкаләтле орган сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтына сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү процедурасын юкка чыгару турында мәгълүмат җибәрә.

5.8. Тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү процедурасын гамәлдә булмаган дип тану очрагында, заказчы Федераль закон нигезендә тиешле процедураларны үткәрү турында карар кабул итә.

5.9. Вәкаләтле орган сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләү турында эшләрнең сакланышын тәэмин итә.

 

6. Товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу процессында заказчыларның эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү

6.1. Вәкаләтле орган товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу процессында барлыкка килгән мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы заказчыларына методик ярдәм күрсәтә.

6.2. Вәкаләтле орган вәкаләтле орган компетенциясенә кергән Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы заказчылары тарафыннан сатып алуларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча норматив-хокукый актлар һәм методик документлар әзерли һәм кертә.

 

7. Контрактларны төзү һәм теркәү, контрактларны рәсмиләштерү һәм үтәүне контрольдә тоту

7.1. Контрактлар төзү:

- контракт заказчылар тарафыннан сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда билгеләнгән срокларда, сатып алуларны гамәлгә ашыру турында хәбәрдә яки тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдә катнашырга чакыруда, сатып алу турында документларда, гаризада, сатып алуларда катнашучының соңгы тәкъдимендә каралган шартларда төзелә,  сатып алу турында хәбәр яки тәэмин итүчене (подрядчыны, башкаручыны) билгеләүдә катнашырга чакыру, сатып алу турында документлар, гариза, сатып алуларда катнашучының соңгы тәкъдиме сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законнар нигезендә каралмаган очраклардан тыш;

- сатып алу нәтиҗәләре буенча заказчылар сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнар нигезендә төзелгән контрактларга  электрон имза белән кул куялар;

- сатып алу нәтиҗәләре буенча төзелә торган контракт документация һәм сатып алу турында хәбәр составындагы контракт проектына туры килергә һәм сатып алуларны башкаруның төп шартларын үз эченә алырга тиеш;

- муниципаль контракт төзелгән көннән сатып алу урнаштырылган дип таныла;

- контрактны төзегәндә һәм үтәгәндә контрактның мөһим шартларын үзгәртү рөхсәт ителми,  яклар килешүе буенча сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнар нигезендә үзгәртүләрдән тыш;

- сатып алуларны, бердәнбер тәэмин итүчедән (аны финанслау агымдагы финанс елы бюджетында гына каралган) сатып алулары гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча төзелә торган контракт әлеге финанс елы кысаларында төзелә;

- агымдагы елның 31 декабренә кадәр срокка төзелүче контрактлар агымдагы елның бюджет йөкләмәләре лимитлары белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш;

- заказ бирүче, 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә контрактны үтәүдән берьяклы баш тарту турында карар кабул ителгәнче,  экспертларны, эксперт оешмаларын җәлеп итеп, китерелгән товарга, башкарылган эшкә, күрсәтелгән хезмәткә экспертиза үткәрергә хокуклы;

- контракт шартлары һәм гамәлдәге законнар нигезендә тәэмин итүче (башкаручы, подрядчы) тарафыннан контракт шартлары үтәлмәгән очракта, заказ бирүче претензия эшен үткәрә, шул исәптән контрактны тиешенчә үтәмәгән өчен неустойкалар исәпләнә, шулай ук контроль һәм суд органнарына мәгълүмат җибәрелә;

- контрактны өзү яклар килешүе буенча, суд карары буенча, яклар граждан законнары нигезендә контрактны үтәүдән берьяклы баш тарткан очракта рөхсәт ителә;

- сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда күрсәтелгән срокларда төзелгән контрактлар турында мәгълүматлар формалаштыралар һәм сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында бастырып чыгарырга җибәрәләр. Сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнар нигезендә контракт шартларына үзгәрешләр кертелгән очракта, заказчылар сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда каралган һәм аңа карата контракт шартларына үзгәрешләр кертелгән мәгълүматны сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда күрсәтелгән срокларда сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында бастырып чыгаруга җибәрәләр.   Контрактны үтәү, контрактны өзү, китерелгән товарны кабул итү, башкарылган эш, хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат шулай ук заказчылар тарафыннан сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнарда күрсәтелгән срокларда сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында бастырып чыгаруга җибәрелә;

- заказчылар исеменнән сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының рәсми сайтында контрактлар реестрына җибәрелә торган мәглүматлар заказчының электрон-цифрлы имзасы белән имзалана;

- контракт үтәлешенә (товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) кабул итүне) контрольне һәм җаваплылыкны контракт шартлары нигезендә заказчы (алучы) гамәлгә ашыра.

7.2. Товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) кабул итү түбәндәге тәртипкә туры килергә тиеш:

- тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тапшырган контрактта каралган нәтиҗәләрне контракт шартларына туры килү өлешендә тикшерү өчен,  заказчы экспертиза үткәрергә тиеш. Контрактта каралган нәтиҗәләргә экспертиза заказчы тарафыннан үз көчләре белән үткәрелергә яки аны үткәрүгә сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында законнар нигезендә төзелгән контрактлар буенча  экспертлар, эксперт оешмалары, җәлеп ителергә мөмкин;

- китерелгән товарга, башкарылган эшләргә яки күрсәтелгән хезмәтләргә экспертиза үткәрү өчен, экспертлар, эксперт оешмалары заказчыдан һәм тәэмин итүчедән (подрядчыдан, башкаручыдан) контрактны үтәү шартларына һәм контрактны үтәүнең аерым этапларына кагылышлы өстәмә материаллар соратып алырга хокуклы. Мондый экспертиза нәтиҗәләре бәяләмә рәвешендә рәсмиләштерелә, ул эксперт, эксперт оешмасының вәкаләтле вәкиле тарафыннан имзалана һәм объектив, нигезләнгән булырга һәм Россия Федерациясе законнарына туры килергә тиеш. Мондый экспертиза нәтиҗәләре буенча китерелгән товарны, башкарылган эшне яки күрсәтелгән хезмәтне кабул итүгә комачауламаган контракт таләпләрен бозулар билгеләнгән очракта, бәяләмәдә әлеге җитешсезлекләрне бетерү, шул исәптән аларны бетерү срокларын күрсәтеп, тәкъдимнәр булырга мөмкин;

- заказчы карары буенча китерелгән товарны, башкарылган эшне яки күрсәтелгән хезмәтне кабул итү өчен, контрактны үтәүнең аерым этабы нәтиҗәләре буенча кимендә биш кешедән торган кабул итү комиссиясе төзелергә мөмкин;

- комиссия заказчының вазыйфаи заты тарафыннан төзелә һәм муниципаль контрактларны үтәү кысаларында муниципаль ихтыяҗлар өчен китерелгән товарларны, башкарылган эшләрне, күрсәтелгән хезмәтләрне кабул итүне оештыру, шулай ук тәэмин итүчеләр, подрядчылар, башкаручылар тарафыннан  товарлар кайтаруга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә муниципаль контрактлар (килешүләр) буенча йөкләмәләрне үтәү нәтиҗәләренә экспертиза үткәрү өчен даими нигездә эшли;

- комиссия үз компетенциясе чикләрендә заказчының структур бүлекчәләре, эшләрне башкаручылар (тәэмин итүчеләр, подрядчылар), экспертлар, эксперт оешмалары белән үзара бәйләнештә эшчәнлек алып бара;

- контракт үтәлешенең аерым этабы нәтиҗәләрен, шулай ук китерелгән товарны, башкарылган эшне яки күрсәтелгән хезмәтне кабул итү контрактта билгеләнгән тәртиптә һәм срокларда башкарыла һәм заказчы тарафыннан имзалана торган кабул итү турында документ белән рәсмиләштерелә (кабул итү комиссиясен төзегән очракта, кабул итү комиссиясенең барлык әгзалары тарафыннан имзалана һәм заказчы тарафыннан раслана) яисә заказчы трафыннан тәэмин итүчегә (подрядчыга, башкаручыга) шул ук срокларда мондый документны имзалаудан баш тарту турында язмача хәбәр җибәрелә. Заказчы тарафыннан күрсәтелгән экспертиза үткәрү өчен контрактны үтәүнең аерым этабы нәтиҗәләрен яки китерелгән товарны, башкарылган эшне яки күрсәтелгән хезмәтне кабул итү  турында яки  кабул итүдән баш тарту турында карар кабул иткәндә, экспертларны, эксперт оешмаларын  җәлеп иткән очракта, кабул итү комиссиясе аны үткәрү өчен җәлеп ителгән экспертларның, эксперт оешмаларының күрсәтелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча бәяләмәдә чагылыш тапкан  тәкъдимнәрен исәпкә алырга тиеш;

- товарны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) кабул итү заказчы (алучы) (учреждение җитәкчесе яки җитәкче вәкаләт биргән зат аша) яки кабул итү комиссиясе (комиссия төзелгән очракта) тарафыннан алдан килештерелгән вакытта тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) катнашында башкарыла;

- заказчы (алучы) тәэмин итүчедән (подрядчыдан, башкаручыдан) танышу өчен муниципаль контракт, техник бирем, спецификация һәм товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) санын, комплектлылыгын, күләмен һәм сыйфатын билгели торган һәм товарлар (эшләр, хезмәтләр) кабул итәргә кирәк булачак башка документларны  таләп итәргә хокуклы. Заказчы (алучы) танышу өчен тәкъдим ителгән документларда билгеләнгән товарларга (эшләргә, хезмәт күрсәтүләргә) карата таләпләр белән җентекләп танышырга тиеш;

- документлар белән танышканнан соң, заказчы (алучы) товарны (эшне, хезмәтне) карап чыгарга тиеш. Бу этапта заказчы (алучы) товарның саны, комплектлылыгы, күләме, сыйфаты һәм куркынычсызлыгы муниципаль контракт, техник бирем, спецификация белән билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерергә тиеш. Заказчы (алучы), товарның характерына бәйле булмаган очрактан тыш, тәэмин итүчедән (подрядчыдан, башкаручыдан) товарның үзенчәлекләрен тикшерүне яки аннан файдалануны үзе катнашында күрсәтүне таләп итәргә тиеш. Хезмәт күрсәтүне (эшләрне) кабул иткәндә, хезмәт күрсәтүнең (эшләрнең) муниципаль контрактта билгеләнгән ихтыяҗларны канәгатьләндерү сәләтен билгели торган үзлекләре һәм характеристикалары тикшерелә;

-  муниципаль контракт шартлары буенча товар тәэмин итүче тарафыннан билгеләнергә тиеш булган (җыелган, җибәрелгән һ.б.) очракта, заказчы (алучы) тиешле эшләрне башкару мөмкинлеген тәэмин итәргә, шулай ук аларның барышын һәм сыйфатын тикшерергә тиеш;

- әгәр ачыкланган туры килмәү әлеге нәтиҗәләрне яисә  әлеге товарны, эшне, хезмәт күрсәтүләрне кабул итүгә комачауламаса һәм тәэмин итүче тарафыннан бетерелсә, заказчы, бу товарның, эшнең, хезмәтнең шартларга туры килмәве ачыкланган очракта, контрактны үтәүнең аерым этабы нәтиҗәләрен яки китерелгән товарны, башкарылган эшне яки күрсәтелгән хезмәтне  кабул итүдән баш тартмаска хокуклы;

- муниципаль контракттан, техник биремнән, спецификациядән һәм товарларның (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) санын, комплектлылыгын, күләмен һәм сыйфатын билгеләүче башка документлардан чигенүләр яки товарда (эшләрдә, хезмәт күрсәтүдә) башка җитешсезлекләр ачыкланганда, кичекмәстән бу хакта тәэмин итүчегә (подрядчыга, башкаручыга) хәбәр итәргә;

- товарны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) кабул иткәндә ачыкланган җитешсезлекләр язмача теркәлергә һәм акт рәвешендә акт төзү датасын, урынын күрсәтеп, ачыкланган җитешсезлекләрне санап чыгу һәм җитешсезлекләрне бетерү срогын билгеләп рәсмиләштерелергә тиеш;

- шул ук вакытта тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү чаралары һәм сроклары заказчы (алучы) белән килешенеп билгеләнә. Товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) кабул иткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне тиешле документлар белән рәсмиләштерү тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан муниципаль контракт буенча үз йөкләмәләренең үтәлешен һәм аңа карата гражданлык-хокукый җаваплылык чараларын куллануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә;

- товарларны (эшләрне) кабул иткәндә, заказчы (алучы) товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) санының, ассортиментының, сыйфат күрсәткечләренең муниципаль контракт, техник бирем, спецификация белән билгеләнгән таләпләргә туры килүен билгеләгән очракта, заказчы (алучы) товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) кабул итә, товарны кабул итү датасын мәҗбүри күрсәтеп, накладнойга кул куя һәм товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) кабул итү-тапшыру актын рәсмиләштерә һәм имзалый;

- шул ук вакытта товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) кабул итү-тапшыру актыныӊ кимендә ике нөсхәдә төзелүен, заказчы (алучы) һәм тәэмин итүче (подрядчы, башкаручы) тарафыннан имзалануын исәпкә алырга кирәк. Кул куелган, килешенгән һәм расланган товарны (эшне, хезмәт күрсәтүне) кабул итү-тапшыру акты, шулай ук кул куелган накладной муниципаль контракт буенча финанс исәп-хисаплары (ахыргы финанс исәп-хисаплары) өчен нигез булып тора.

7.3. Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасының контрактлар реестрына түбәндәге мәгълүмат кертелә:

1) контрактны үтәү турында (контрактны үтәүнең аерым этабы нәтиҗәләре, товар белән тәэмин ителү, башкарылган эш яки күрсәтелгән хезмәт, шул исәптән аларның план-графикка туры килүе), контрактны үтәүнең арадаш һәм ахыргы срокларын үтәү турында;

2) контрактны тиешенчә үтәмәү (җибәрелгән тәртип бозуларны күрсәтеп) турында яки контрактның үтәлмәве хакында һәм контракт шартларын бозу яки аны үтәмәүгә бәйле рәвештә кулланыла торган санкцияләр турында;

3) аны үтәү барышында контрактны үзгәртү яки өзү турында.

Дәүләт органнары һәм башка контроль органнар муниципаль контрактларның тиешенчә үтәлешенә тикшерүләр үткәрергә хокуклы. Кабул итү-тапшыру актларында күрсәтелгән мәгълүматларның чынлыкта булган шартларга туры килмәве ачыклаганда, мондый актларны имзалау һәм килештерү өчен җаваплы вазыйфаи затлар гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылыкка ия.

pdf
Скачать текст
PDF, 2.74 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International