КАРАР 04.06. 2020 ел     №2108 Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ  2018 елның 6 сентябрендәге «Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары хакында» 4049 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында  

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

04.06. 2020 ел                                                                                             №2108

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ  2018 елның 6 сентябрендәге «Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары хакында» 4049 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында  

 

 

«Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2018 елның 31 маендагы 412 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 21 маендагы 412 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ  2018 елның 6 сентябрендәге «Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары хакында» 4049 санлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

әлеге карар белән расланган Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары хакында нигезләмәдә:

VII бүлектә:

1 пунктныӊ бишенче абзацында «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;

7 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«7. Тәрбияләнүчеләрнең (укучыларның) аерым категорияләре белән эшләгән өчен компенсация характерындагы түләүләр мәгариф хезмәткәрләренә аерым мәгариф оешмаларында бирелә.»;

7.1 пунктында:

беренче абзацта «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;

дүртенче абзацта «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;

унберенче абзацта «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;

7.2 пунктыныӊ беренче абзацында «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;

15 таблицаныӊ исемендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән» сүзләрен төшереп калдырырга;

Әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымтаныӊ «Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Совет Социалистик Республикалар Союзыныӊ, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының стимуллаштыру характерындагы түләүләр бирелә торган ведомство (тармак) бүләкләре» бүлеге  2 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 2.6 пунктчасын өстәргә:  

 

«2.6.

«Мәгариф отличнигы» билгесе;

 

әлеге карар белән расланган Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәдә:

III бүлекнең 2 пунктында «беренче - икенче төркемнәр» сүзләрен «бер - ике төркем белән» сүзләренә алмаштырырга;

V бүлекнең 6 пунктына түбәндәге эчтәлектәге уникенче абзацны өстәргә:

«2020 елның 1 январена кадәр ике айдан өч яшькә кадәрге балалар өчен ике яшь төркемнәрендә, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен өч яшь төркемнәрендә хезмәт күрсәткән педагогик хезмәткәрләрнең  һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә структур бүлекчәләр җитәкчеләренеӊ һөнәри квалификация төркемнәре хезмәткәрләренә хезмәт интенсивлыгы өчен түләүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында» 2009 елның 2 июлендәге 546 номерлы карары үз көченә керү датасыннан алда түләнә торган күләмдә, хезмәтнең катлаулылыгын исәпкә алып башкарыла.»;

әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымтаныӊ «Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Совет Социалистик Республикалар Союзыныӊ, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының стимуллаштыру характерындагы түләүләр бирелә торган ведомство (тармак) бүләкләре» бүлеге  2 пунктына түбәндәге эчтәлектәге 2.6 пунктчасын өстәргә: 

 

«2.6.

«Мәгариф отличнигы» билгесе;                                                           

 

әлеге карар белән расланган Өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәгә кушымтаныӊ 1 таблицасы «Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Совет Социалистик Республикалар Союзыныӊ, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының стимуллаштыру характерындагы түләүләр бирелә торган ведомство (тармак) бүләкләре» бүлегенә түбәндәге эчтәлектәге 2.7 пунктчасын өстәргә:     

 

«2.7.

«Мәгариф отличнигы» билгесе;                                                                      

 

 

 

  1. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә һәм 2020 елның 1 январеннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
  2. «Бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.
  3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет ҖитәкчесеЛ.Г. Авзалов

pdf
Скачать текст
PDF, 693.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International