КАРАР « 11 » июне 2020 ел      № 2212 Тукай муниципаль районында ситуацион үзәк булдыру һәм ситуацион үзәк турында нигезләмәне раслау хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ 

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

« 11 »        06        2020 ел                                     Яр Чаллы                                            № 2212

 

 

Тукай муниципаль районында ситуацион үзәк булдыру һәм ситуацион үзәк турында нигезләмәне раслау хакында

 

 

«Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында,  федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнарында, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарында, Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәгенә керүче оешмаларда эшләүче ситуацион үзәкләрнең функциональ, мәгълүмати-технологик, оештыру, норматив хокукый тәэмин ителешенә карата типлаштырылган таләпләр стандартын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәгенә керүче ситуацион үзәкләрне аккредитацияләү турында нигезләмәне раслау турында» 2018 елның 2 октябрендәге 894 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасында бүленгән ситуацион үзәкләр челтәрен булдыру буенча чараларны гамәлгә ашыру максатында, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ ситуацион үзәген  (алга таба  – ТМР ситуацион үзәге) төзергә.

2. ТМР ситуацион үзәге турында нигезләмәне 1 нче кушымта нигезендә расларга.

3. ТМР ситуацион үзәгенеӊ эшчәнлеге турында хисап формасын 2 нче кушымта нигезендә расларга. 

4. ТМР ситуацион үзәген булдыру һәм аныӊ эшләве өчен җаваплылык үзәге итеп Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасарын билгеләргә.

5. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгына ТМР ситуацион үзәге администраторы вәкаләтләрен тапшырырга. 

6. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе урынбасарын мәгълүматны саклау һәм яклау, кулланучыларның ТМР ситуацион үзәге мәгълүмати ресурсларыннан файдалана алуын оештыру өчен җаваплы зат итеп билгеләргә.

7. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгына, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар бүлеге башлыгына бер ай эчендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге турында нигезләмәгә һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитетында шәхси  мәгълүматларны эшкәртү һәм яклау турында нигезләмәгә, ТМР ситуацион үзәге администраторы булу һәм мәгълүматны яклауны тәэмин итү һәм кулланучыларның ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмат ресурсларыннан файдалана алуын оештыру өчен җаваплы булу өстәмә функцияләрен исәпкә алып, үзгәрешләр кертергә.

8. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына ситуацион үзәктә эшләгәндә әлеге карарга таянырга.

9. Мәгълүмати-аналитик модельләрне Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләренә  таблица нигезендә беркетергә:

 

Мәгълүмати-аналитик модель исеме

Бүлекчәнең исеме

(җаваплылык үзәге)

Кече эшмәкәрлек субъектларының тулай территориаль продуктка йогынтысын бәяләү

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге

Хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменә җиткерү йогынтысын бәяләү

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге

Муниципаль берәмлекнең хуҗалык итүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына чагыштырма анализ

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге

Муниципаль район бюджетына НДФЛ күчерү нормативын фаразлау

Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы

 

 

10. Җаваплы структур бүлекчәләргә паспортларында күрсәтелгән модельләрне актуальләштерү чоры нигезендә мәгълүмати-аналитик модельләрнеӊ актуаль торышын тәэмин итәргә.

11. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәкрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча беренче урынбасарына җаваплы структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән берлектә бер ай срокта:

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә мәгълүмат ресурслары паспортларын һәм мәгълүмати-аналитик модельләрне эшләргә һәм аларны Татарстан Республикасы бүленгән ситуацион үзәгенең мәгълүмати ресурслар реестрына һәм  мәгълүмат-аналитик модельләренә кертергә;

- ТМР ситуацион үзәгендә мәгълүмат ресурсларын һәм мәгълүмати-аналитик модельләрне формалаштыру һәм актуальләштерү регламентын эшләргә һәм раслауга кертергә;

- эштә кулланыла торган мәгълүмат ресурсларын ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүматлар базасына кертергә һәм аларны актуальләштерүне тәэмин итәргә, шулай ук алга таба мәгълүмати-аналитик модельләрнең эшләве өчен кирәкле беренчел мәгълүматларны актуальләштерүне тәэмин итәргә.

12.       Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә әлеге карарны өч календарь көн эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

13.      Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                                      Л.Г. Авзалов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елның « 11 »        06

2212 номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ ситуацион үзәге турында нигезләмә

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1.  Әлеге нигезләмә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы ситуацион үзәгенең (алга таба – ТМР ситуацион үзәге) бурычларын, функцияләрен һәм эшчәнлек тәртибен билгели.

1.2.  Әлеге Нигезләмәдә кулланыла торган терминнар:

мәгълүмати ресурс – мәгълүмат, документлар, мәгълүмат системаларында документлар массивлары;

мәгълүмати-аналитик модель – башлангыч мәгълүмат нигезендә идарә итү күрсәткечләрен анализлау һәм формалаштыру алгоритмы;

мәгълүмат системасы – мәгълүмати технологияләрне эшкәртүне тәэмин итә торган мәгълүмат җыелмасы;

мәгълүмат ресурслары реестры – ситуацион үзәктә катнашучылар эшчәнлегендә кулланыла торган, мәгълүмат ресурсларын һәм аларның составларын исәпкә алу максатында билгеләнгән тәртиптә формалаштырыла торган мәгълүмат ресурслары исемлеге;

мәгълүмати-аналитик модельләр реестры – ситуацион үзәктә катнашучылар тарафыннан үз эшчәнлегендә кулланыла, билгеләнгән тәртиптә башлангыч мәгълүмат нигезендә формалаштырыла торган анализ алгоритмнары һәм идарә итү күрсәткечләре исемлеге;

ситуацион үзәкнең администраторы – ситуацион үзәк эшчәнлеген тәэмин итүче Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы;

Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион үзәге – (алга таба – РСЦ (Распределенный ситуационный центр ) – бердәм регламентлар (мәгълүмат һәм административ регламентлар) буенча хезмәттәшлек итүче,  функциональ бәйсез, әмма гомуми кулланыла торган мәгълүмат ресурслары һәм мәгълүмати-аналитик модельләр белән мәгълүмати бәйле функциональ ситуацион үзәкләр җыелмасы;

ситуацион үзәкнең кулланучылары –  үз эшчәнлекләрендә мәгълүмати ресурслардан һәм ситуацион үзәк кысаларында тормышка ашырыла торган модельләштерү нәтиҗәләреннән файдаланучы Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләре.

1.3.  ТМР ситуацион үзәге  идарә карарларын һәм мәгълүмати-аналитик материаллар проектларын әзерләүне тәэмин итү өчен билгеләнгән, мәгълүмати ресурсларның, мәгълүмати-аналитик ресурсларның, мәгълүмати системаларның һәм мәгълүматны эшкәртүнең һәм күрсәтүнең программалы-техник чараларының оештыру-технологик комплексы булып тора.

1.4.  ТМР ситуацион үзәге РСЦның состав элементы булып тора.

1.5.  ТМР ситуацион үзәге мәгълүмат туплау, эшкәртү, анализлау һәм тапшыру өчен кулланыла  торган мәгълүмат ресурсларын, мәгълүмати-аналитик модельләрне, мәгълүмати системаларны үз эченә ала.

2. Ситуацион үзәкнең бурычлары

2.1. Идарә карарлары проектларын һәм мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләү өчен кулланыла торган мәгълүмати-аналитик модельләрнең эшләве өчен кирәкле мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлауны тәэмин итү.

2.2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган регламент нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башка җирле үзидарә органнарының оператив һәм стратегик характердагы килешенгән карарларына мәгълүмати-аналитик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү.

2.3. Тукай муниципаль районы Башлыгы, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе, аның структур бүлекчәләре, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппаратлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты запрослары буенча мәгълүмати, мәгълүмати-белешмә һәм мәгълүмати-аналитик материаллар әзерләү.

2.4. Татарстан Республикасының теге яки бу тормыш эшчәлеге өлкәсендә ситуацияләр үсешен ситуацион һәм/яки имитацион модельләштерүне гамәлгә ашыру.

2.5. ТМР ситуацион үзәгендә эшкәртелә торган мәгълүматныӊ тиешле саклану дәрәҗәсен тәэмин итү.

3. Ситуацион үзәктә катнашучыларның хокуклары

3.1.  ТМР ситуацион үзәге администраторы хокуклы:

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының структур бүлекчәләреннән билгеләнгән тәртиптә ТМР ситуацион үзәге эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле мәгълүматны соратып алырга;

 ТМР ситуацион үзәген үз компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, башка учреждениеләрдә һәм оешмаларда билгеләнгән тәртиптә тәкъдим итәргә.

3.2. ТМР ситуацион үзәге кулланучылары хокуклы:

ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмати ресурсларыннан, мәгълүмати -аналитик модельләреннән һәм мәгълүмати системаларыннан тулы яки чикләнгән күләмдә файдаланырга;

 ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмати ресурсларыннан билгеләнгән тәртиптә бер тапкыр, шулай ук вакыт-вакыт тематик тезмәләр алырга.

4. Ситуацион үзәк эшен оештыру

4.1. Ситуацион үзәкнең администраторы булып Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы тора.

4.2.  Мәгълүматны саклау эшен Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе урынбасары башкара.

4.3. Ситуацион үзәк администраторы түбәндәге өлештә контрольлек итә:

ТМР ситуацион үзәген эксплуатацияләү;

ТМР ситуацион үзәгенең агымдагы эшчәнлеген тәэмин итү һәм үстерү.

4.4.  Кулланучыларга ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмат ресурсларыннан файдалану мөмкинлеге Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе тарафыннан билгеләнә торган ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмати куркынычсызлыгы сәясәте нигезендә ТМР ситуацион үзәге администраторы тарафыннан бирелә.

4.5. ТМР ситуацион үзәге администраторы ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмат ресурслары реестрын һәм мәгълүмати-аналитик модельләрен үзәкләштереп алып бара.

5. Мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү

Кулланучыларның ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмат ресурсларыннан  файдалана алуын оештыру барлык юнәлешләр буенча мәгълүмат куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләрен һәм принципларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла:

- мәгълүматны мәгълүмати-техник йогынтылардан (компьютер атакларыннан) саклау;

- мәгълүматны аңа рөхсәтсез керүдән саклау;

- тиешле статуслы мәгълүмат ресурсларыннан чикләнгән файдалануны тәэмин итү;

- мәгълүмати ресурсларның резерв күчермәләре.

 

 

 

 

 

 

 

        

 

 

 

2 бүлек. ТМР ситуацион үзәге эше турында җыелма мәгълүмат

 

Ситуацион үзәкнең мәгълүмати ресурсларына, мәгълүмати-аналитик модельләренә, мәгълүмати системаларына мөрәҗәгатьләр саны

Ситуацион үзәкнең мәгълүмати-аналитик модельләрен кулланып формалаштырылган аналитик материаллар саны

Ихтыяҗ турында мәгълүмат (авторизацияләнгән, шул исәптән уникаль, запрослар саны)

Мәгълүмат ресурсларын формалаштыру һәм актуальләштерү регламентын үтәү

ТМР ситуацион үзәгенең мәгълүмати-аналитик модельләре/мәгълүмат ресурслары реестрындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат (яңаларын кертү, ихтыяҗ булмаганнарын төшереп калдыру)

Эчке кулланучылар

Тышкы кулланучылар

 

Мәгълүмати ресурслар

Мәгълүмати-аналитик модельләр

Мәгълүмати системалар

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Искәрмә:

4-6 графаларда ихтияҗ булмаган мәгълүмати-аналитик модельләр, мәгълүмати ресурслар, мәгълүмат системалары турында белешмә бар;

7 графада паспортта күрсәтелгән нигездә мәгълүмат ресурсларын актуальләштерү вакыты турында мәгълүмат күрсәтелә;

8 графада юкка чыгарылган яки яңадан кертелгән мәгълүмати-аналитик модельләрнең һәм мәгълүмат ресурсларының исемнәре һәм кодлары санап үтелә.

 

3 бүлек. Нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр.

Бүлектә ситуацион үзәк элементларын куллану буенча, ачыкланган уңайлыклар һәм җитешсезлекләрне күрсәтеп, төп нәтиҗәләр ясала, шулай ук ТМР ситуацион үзәген үстерү буенча киңәшләр бирелә.

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 « 11 »        06   

2212 номерлы карарына 2 нче кушымта

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының ситуацион үзәге эшчәнлеге турында хисап

 

1 бүлек.

20_ елның ____________________ 20__ елның ___________________ кадәр чорга текст форматында гомуми мәгълүмат.
 

Бүлек үз эченә түбәндәге мәгълүматны алырга тиеш:

мөрәҗәгать иткән кулланучылар саны, шул исәптән тышкы;

заказчыларын күрсәтеп, әзерләнгән аналитик материалларның саны турында мәгълүмат;

ТМР ситуацион үзәге эшенә карата кыскача характеристика белән претензияләр булу (булмау).

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 23.58 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International