КАРАР «23» июнь 2020 ел  № 2288 «2015-2020 елларга Тукай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» 2014 елныӊ 26 декабрендәге 7132 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«23» июнь 2020 ел                                  Яр Чаллы                                     № 2288

 

 

«2015-2020 елларга Тукай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасын раслау турында» 2014 елныӊ 26 декабрендәге 7132 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында

 

 

 «Коррупциягә каршы торутурында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законны, «2018-2020 елларга коррупциягә каршы тору милли планы турында» Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 29 июнендәге 378 номерлы Указын, «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы законын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы «2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру» карарын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 10 сентябрендәге 763 номерлы «2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру» карарын, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2019 елныӊ 17 июнендәге 495 номерлы карарын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2020 елныӊ 1 июнендәге 451 номерлы  карарын үтәү йөзеннән, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2014 елныӊ 26 декабрендәге 7132 номерлы карары белән расланган «2015-2020 елларга Тукай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасына (алга таба – карар) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:  

1.1. Исемендә, 1 пунктта «2015-2022» саннарын «2015-2023» саннарына алыштырырга.

Программа паспортында:

«Программа исеме» юлында  «2015-2022» саннарын «2015-2023» саннарына алыштырырга;

«Программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары» юлында  «2015- 2022» саннарын «2015- 2023» саннарына алыштырырга;

«Программаны ел һәм чыганаклар буенча бүлеп финанслау күләмнәре» юлын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: 

«Программаны ел һәм чыганаклар буенча бүлеп финанслау күләмнәре

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты средстволары хисабына Программаны финанслауның гомуми күләме 230000 сум тәшкил итә

2015

20000

2016

20000

2017

20000

2018

20000

2019

20000

2020

20000

2021

20000

2022

40000

2023

50000

 

Искәрмә: финанслау күләмнәре фаразланган характерда һәм аӊа, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты мөмкинлекләрен исәпкә алып, ел саен төзәтмәләр кертелергә тиеш»;

 

«Программаның максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләре (нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары) һәм программаның бюджет нәтиҗәлелеге күрсәткечләре» юлыныӊ беренче абзацында «2022 ел ахырына» сүзләрен «2023 ел ахырына» сүзләренә алыштырырга;

Программаныӊ II бүлегендә:

унберенче абзацта «2015-2022» саннарын «2015-2023» саннарына алыштырырга;

Программаныӊ  III бүлеген түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«III. Программаны ресурслар белән тәэмин итүне нигезләү

2015-2023 елларда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты средстволары хисабына Программаны финанслауның гомуми күләме 230000 сум тәшкил итә, шул исәптән:

 

Ел

Татарстан Республикасы бюджеты средстволары күләме

2015

20000

2016

20000

2017

20000

2018

20000

2019

20000

2020

20000

2021

20000

2022

40000

2023

50000

 

Программаны финанслау күләмнәре фаразланган характерда һәм аӊа, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты мөмкинлекләрен исәпкә алып, ел саен төзәтмәләр кертелергә тиеш.

Моннан тыш, Программа чараларын гамәлгә ашыру өчен, чараларны башкаручыларның төп эшчәнлеген финанслауга бүлеп бирелә торган акчалардан файдалану күздә тотыла»;

Программаныӊ V бүлеге бишенче абзацында «2022 елга» сүзләрен «2023 елга» сүзләренә алыштырырга;

дүртенче абзацта «2015-2022» саннарын «2015-2023» саннарына алыштырырга;

Программага кушымтаны яӊа редакциядә бәян итәргә.

         2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында урнаштырырга.

         3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.                                                      

 

 

 

Тукай муниципаль районы

Башкарма комитеты Җитәкчесе                                                            Л.Г. Авзалов

                                              

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.93 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International