КАРАР «14» август  2020 ел    № 3067 Башкарма комитетныӊ 2020 елныӊ 27 январендәге 116 номерлы карары белән расланган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлегенә үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«14» август  2020 ел                  Яр Чаллы                                      № 3067

 

 

Башкарма комитетныӊ 2020 елныӊ 27 январендәге 116 номерлы карары белән расланган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлегенә үзгәрешләр кертү хакында

 

 

«Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» 2010 елның 30 июлендәге 60-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары турында» 2015 елның 25 апрелендәге 33-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 5 статьясы 1 пункты, 2018 елның 19 мартындагы 14-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 8 статьясы 13.1 өлеше, 2019 елның 25 декабрендәге 106-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, 2020 елныӊ 24 апрелендәге 17-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Башкарма комитетның «Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген раслау хакында» 2020 елның 27 январендәге 116 номерлы карарына үзгәрешләр кертергә.

2. Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген кушымта нигезендә  яӊа редакциядә расларга.

3. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат  порталында (http://pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга. 

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                               А.Р. Хәбибуллин

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына кушымта

 

 

Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге

Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексы статьялары         Вазыйфаи затлар исемлеге

2.1. Телләр турында ТР законнарын бозу (Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органы, башка дәүләт органы, җирле үзидарә органы, предприятие, учреждение, башка оешма үз исемен һәм элмә тактага урнаштырылырга тиешле башка мәгълүматларны элмә тактада күрсәткәндә, телләр турында Татарстан Республикасы законнарын бозуга карата )        - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече;

- «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» башлыгы

2.4 Татарстан Республикасының дәүләт символларына карата законсыз гамәлләр  - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече;

- «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» башлыгы

2.5 Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен законсыз әзерләү яисә йөртү - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе;

- район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече

2.6 Муниципаль хокукый актларның үтәлмәве - район Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе

 

2.7 Муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларын куллану тәртибен бозу         - район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитетының гомуми бүлек җитәкчесе

2.8  Өй шартларында җитештерелгән составында этил спирты булган продукцияне сату          - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең әйдәп баручы яки баш белгече.

2.12 Гражданнарны социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен бозу          - район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

2.13 Социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак гражданнарны исәпкә алу һәм исәпне алып бару тәртибен бозу        - район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

2.14 Татарстан Республикасы территориясендә тартмый торган тәмәке эшләнмәләрен күпләп һәм ваклап сатуны тыюны бозу   - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

2.15 Терроризмны профилактикалау, аның күренешләрен минимальләштерү һәм (яки) бетерү буенча коллегиаль орган карарын үтәмәү яки бозу  - коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район Башлыгы ярдәмчесе

 

2.16 Балигъ булмаганнарга тәмәкесез никотинлы продукция, никотинлы электрон системаларын сатуны тыюны бозу, шулай ук балигъ булмаганнарны тәмәкесез никотинлы продукция куллануга җәлеп итү      - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече;

- «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» башлыгы;

- район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире

3.2 Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу

         - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.3. Җир асты коммуникацияләрен карап тоту кагыйдәләрен бозу

         - район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.4. Урам, квартал эчендә урам яктырткычларын карап тоту кагыйдәләрен бозу

         - район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.5 Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу  - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.6 Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу

         - район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.7 Этләрне урамда йөртү тәртибен бозу - җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.8 Төнге вакытты гражданнарның тынычлыгын һәм тынлыкны бозу   - җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече

3.10 Татарстан Республикасы территориясендә су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозу     - җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.11 Балалар сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итүгә карата таләпләрне үтәмәү   - район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы мөдире;

- җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече;

- «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» башлыгы

3.14 Мәдәни-күңел ачу чараларында булганда җәмәгать тәртибен бозу - җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе

3.15 Җәмәгать урыннарында гражданнарга бәйләнү  - җәмәгать тәртибен саклауны һәм җәмәгать куркынычсызлыгын оештыру буенча муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече

 

3.16 Түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) транспорт чараларын куйган өчен түләмәү    - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

3.17 Транспорт чараларын яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү  мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында урнаштыру   - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

 - район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

4.4 Муниципаль милектәге торак булмаган фонд объекты белән эш итү һәм әлеге объектны куллану тәртибен бозу    - район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

5.1 Билетсыз йөрү

         - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

5.2 Багаж йөртү кагыйдәләрен бозу

         - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

5.6 Пассажирны йөртүдән баш тарту       - район Башкарма комитеты икътисад бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече;

- район Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенең баш яисә әйдәп баручы белгече

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.78 Мб

Дата публикации: 17.08.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International