КАРАР 20.08.2020 ел    №3119 2020-2025 елларга «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

20.08.2020 ел                   Яр Чаллы                                               №3119

 

 

2020-2025 елларга «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын раслау турында

 

 

         «2013-2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 8 апрелендәге 235 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 25 апрелендәге 330 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» ярдәмче программасын үтәү йөзеннән һәм «Татарстан Республикасында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында» 2020 елның 14 маендагы 387 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

         1. 2020-2025 елларга «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын расларга.

         2. Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (https://tukay.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru/) урнаштыруны тәэмин итәргә.

         3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Җитәкчесенеӊ төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасарына йөкләргә.  

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                    А.Р. Хәбибуллин

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына кушымта

 

 

2020-2025 елларга «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районыныӊ авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасы

 

Программа паспорты

 

Ярдәмче программаның муниципаль заказчысы

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Ярдәмче программаның төп

 эшләүчеләре

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге

Ярдәмче программаның

 максатлары

 

Авыл территорияләрендә уңайлы тормыш шартлары булдыру, авылга һәм авылда яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру

Ярдәмче программаның

 бурычлары

 

Авыл халкының арзан һәм уңайлы торакка ихтыяҗын тәэмин итү;

авылны социаль-инженерлык яктан төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү

Программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары

2020-2025 еллар

Ярдәмче программаны еллар һәм чыганаклар буенча бүлеп финанслау күләме

 

Программаны гамәлгә ашыруны финанслауның гомуми күләме 248 881,7 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан җәлеп итүгә планлаштырыла торган акчалар хисабына – 105 489,8 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына – 76 389,2 мең сум, муниципаль районнарның җирле бюджетлары хисабына – 2 204,2 мең сум, бюджеттан тыш чыганаклар хисабына – 64 798,5 мең сум.

Ярдәмче программаны гамәлгә ашыруны ресурслар белән тәэмин итү күләме еллар буенча түбәндәгене тәшкил итә:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ел

 

 

Средстволар күләме, мең сумда

Татарстан Республи-касы бюджеты

 

Җәлеп итүгә планлашты-рыла торган федераль бюджет

Муниципаль районнарның җирле бюджеты

 

Бюджеттан тыш чыганаклар

 

2020

 

11230,6

 

15508,9

 

324,1

 

9526,6

 

2021

 

 

11792,1

 

16284,3

 

340,3

 

10002,9

2022

12381,7

17098,5

357,3

10503,0

2023

13000,7

17953,4

375,1

11028,1

2024

 

13650,8

 

18851,1

393,9

11579,5

2025

 

14333,3

 

19793,6

413,5

12158,4

Барлыгы

76389,2

 

 

105489,8

2204,2

64798,5

Ярдәмче программа юнәлешләре буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелә торган акчалар суммасына чираттагы финанс елына Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы бюджеты турында Татарстан Республикасы Законы нигезендә ел саен төгәллек кертеләчәк

Ярдәмче программа максатларын һәм бурычларын тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләре

Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнар өчен гомуми мәйданы                    5 868,8 мең кв. м. булган торак файдалануга тапшыру; 2 берәмлек компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү. 2 берәмлек авыл территорияләрен төзекләндерү буенча проектларны гамәлгә ашыру.

             

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

I. Программаны тормышка ашыру өлкәсе, төп проблемалар, аларны хәл итүне бәяләү һәм үсеш фаразлары

 

Тукай муниципаль районы үсеше хәзерге этапта дәүләт ягыннан авыл территорияләрен үстерүгә игътибар арту белән характерлана.

2014 елдан башлап Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 15 июлендәге 598 номерлы карары белән расланган «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы гамәлгә ашырылды. 2014 елдан әлеге программа кысаларында авыл җирлегендә эшләүче гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү буенча чаралар гамәлгә ашырылды.

Авылда яшәү шартларын яхшырту, башка факторлар белән беррәттән, аграр өлкәдә инвестиция активлыгын арттыруга, социаль хәлне яхшыртуга ярдәм итте.

Шул ук вакытта гамәлгә ашырылган чаралар авыл территорияләренең икътисадый потенциалын тулысынча һәм нәтиҗәле файдалану һәм авыл халкының тормыш сыйфатын арттыру өчен җитәрлек түгел.

Территорияләрне тотрыклы үстерү чараларын гамәлгә ашыруда дәүләтнең ролен көчәйтү максатчанлыгы түбәндәгеләргә нигезләнгән:

авыл территорияләрен тотрыклы үстерү максатчан юнәлешенең авылда тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын арттыру, аграр һәм башка секторларны икътисадый үстерү өчен социаль нигезләр булдыру өлешендә Россиянеӊ социаль-икътисадый үсеше өстенлекләре белән үзара бәйләнеше;

авыл территорияләренең социаль проблемаларын хәл итүгә системалы якын килүне таләп итүче озак вакытка исәпләнгән характеры;

авылның проблемалы мәсьәләләрен хәл итүгә дәүләт ярдәмен җәлеп итүне таләп итә торган югары чыгымлылык дәрәҗәсе.

Ярдәмче программа максатларына ирешү авыл территорияләрендә яшәү шартларын яхшыртуга, агросәнәгать комплексында һәм тулаем авыл икътисадында инвестиция активлыгын үстерү өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итәчәк.

Ядәмче программа максатларына ирешү өчен, авыл территорияләрен комплекслы үстерү өлкәсендә куелган бурычларны хәл итү зарурлыгын нигезләү булып түбәндәгеләр тора:

авыл җирлегендә хезмәт потенциалын формалаштыруга сизелерлек йогынты ясый торган тискәре демографик хәл;

авыл территорияләрендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары белән тәэмин ителешнең түбән дәрәҗәсе;

авыл җирлегендә торак базары үсешенең түбән дәрәҗәсе һәм авыл халкы өчен торак шартларын яхшырту проблемаларын хәл итү мөмкинлеге;

авыл җирлегенең яшәү мохите буларак җәлеп итүчән булмавы һәм миграцион настроениеләр үсү, шул исәптән авыл яшьләре арасында да;

авыл халкының түбән социаль активлык  дәрәҗәсе;

җәмгыятьтә авыл территорияләрен үстерү перспективаларына уңай караш булмау.

Әлеге муниципаль программа «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау турында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында»  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 маендагы 696 номерлы карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы һәм «2013-2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 8 апрелендәге 235 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында»  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 апрелендәге 330 номерлы карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы,  «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 14 маендагы 387 номерлы карары нигезендә эшләнде.

 

II. Программаның максатлары, бурычлары һәм көтелгән соңгы нәтиҗәләре, аны гамәлгә ашыру вакыты

 

Ярдәмче программаның максаты булып авыл территорияләрендә уңайлы тормыш шартлары булдыру, авылга һәм авылда яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру тора.

Максатларга ирешү өчен, авыл халкының уңайлы торакка булган ихтыяҗын канәгатьләндерү, авылны социаль-инженерлык төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү һәм автомобиль юллары белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.

Булган потенциалны нәтиҗәле файдалану, дәүләт ярдәме һәм бюджеттан тыш инвестицияләрне җәлеп итү куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирә.

Куелган максатларга һәм бурычларга ирешү түбәндәгеләрне тәэмин итәчәк:

авыл территорияләрендә яшәүче гражданнар өчен гомуми мәйданы 5 868,8 мең кв. м. булган торак файдалануга тапшыру;

2 берәмлек компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү.

Ярдәмче программаны гамәлгә ашыру вакыты: 2020-2025 еллар.

III. Ярдәмче программаның төп чаралары характеристикасы

 

Ярдәмче программа түбәндәге чараларны үз эченә ала:

авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм торак урынны наемга алу шартнамәсе буенча бирелгән торак төзелеше;

авыл җирендә урнашкан торак пунктлада социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын комплекслы төзү, шул исәптән авыл территорияләрен төзекләндерү буенча чараларны гамәлгә ашыру, авыл территорияләрендә компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру, авыл территорияләрендә урнашкан инженерлык инфраструктурасы объектларын һәм компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру, гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәреннән авыл территорияләрендә урнашкан авыл торак пунктларының иҗтимагый әһәмиятле объектларына алып баручы каты өслекле гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерү.

Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту чараларының максаты – авыл халкын һәркем алырга мөмкин булган һәм уңайлы торак белән тәэмин итү, авыл җирлегенә яшь белгечләрне җәлеп итү һәм беркетү.

Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту мөмкинлеген арттыруны түбәндге  юл белән гамәлгә ашыру күздә тотыла:

авыл территорияләрендә торак төзү һәм сатып алу өчен федераль бюджет, Татарстан Республикасы бюджеты һәм муниципаль районнарның җирле бюджеты средстволары хисабына социаль түләүләр бирү;

алга таба сатып алу хокукы белән наем килешүләре буенча  торак төзелешен федераль бюджет, Татарстан Республикасы бюджеты һәм муниципаль районнарның җирле бюджеты средстволары хисабына финанслашу;

торак төзегәндә (сатып алганда) ташламалы ипотека торак кредиты һәм ана (гаилә) капиталы механизмнарын куллану;

торак өлкәсендә инвестицион активлыкны стимуллаштыру нигезендә авыл җирендә торак төзелеше күләмен арттыру.

Татарстан Республикасы бюджетыннан авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту һәм торак урынны наемга алу шартнамәсе буенча бирелгән торак төзелеше өчен муниципаль районнар бюджетларына субсидияләр бирү һәм бүлү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган кагыйдәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

Авыл җирлегендә урнашкан торак пунктларда социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын комплекслы төзү чараларын гамәлгә ашыру түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла:

авыл территорияләрен төзекләндерү;

авыл территорияләрендә газлаштыруны үстерү;

авыл территорияләрендә су белән тәэмин итүне үстерү;

авыл территорияләрендә компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү проектларын гамәлгә ашыру;

 инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү һәм авыл территорияләрендә урнашкан мәйданчыкларны компактлы торак төзелеше өчен төзекләндерү проектларын тормышка ашыру;

гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәреннән авыл территорияләрендә урнашкан авыл торак пунктларының иҗтимагый әһәмиятле объектларына, продукция җитештерү һәм эшкәртү объектларына алып баручы каты өслекле гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерү;

авыл территорияләрен (авыл агломерацияләрен) комплекслы үстерү проектларын гамәлгә ашыру.

Комплекслы төзелеш проектлары агросәнәгать комплексының тизләтелгән үсеше урыннарында, шул исәптән гамәлгә ашырылучы инвестицион проектлар территориясендә, агросәнәгать җитештерүенең заманча технологияләре өлкәсендә белемнәре булган яшь белгечләрне җәлеп итеп, гамәлгә ашырылырга тиеш.

Авыл территорияләрендә урнашкан торак пунктларында социаль һәм инженерлык инфраструктурасы объектларын комплекслы төзүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү һәм бүлү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган кагыйдәләр нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

IV. Ярдәмче программаны ресурслар белән тәэмин итү һәм аны нигезләү

 

Программаны гамәлгә ашыруны финанслауның гомуми күләме 248 881,7 мең сум тәшкил итәчәк, шул исәптән федераль бюджеттан җәлеп итүгә планлаштырыла торган акчалар хисабына – 105 489,8 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына – 76 389,2 мең сум, муниципаль районнарның җирле бюджетлары хисабына – 2 204,2 мең сум, бюджеттан тыш чыганаклар хисабына – 64 798,5 мең сум.

Ярдәмче программа кысаларында гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү, авыл җирендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасының түбәндәге объектлары челтәрен үстерү күздә тотыла: бүлүче газ челтәрләре, локаль суүткәргечләр, гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәреннән авыл территорияләрендә урнашкан авыл торак пунктларының иҗтимагый әһәмиятле объектларына, продукция җитештерү һәм эшкәртү объектларына кадәр каты өслекле гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерү, шулай ук компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү проектларына, инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү һәм компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкларны төзекләндерү проектларына, торак төзелешен гамәлгә ашыру һәм төзелеш территориясендә гражданнар тормышы өчен уңай шартлар тудыру максатында җир кишәрлекләрен комплекслы үзләштерүне күздә тоткан авыл территорияләрен (авыл агломерацияләрен) комплекслы үстерү проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү. 

V. Ярдәмче программаны гамәлгә ашыру куркынычларын анализлау һәм әлеге куркынычлар белән идарә итү чараларын тасвирлау

Ярдәмче программаны гамәлгә  ашыруда төп куркынычлар:

федераль законнар үзгәрү;

ярдәмче программаны төрле чыганаклардан финанслау  булмау яки тулы булмаган финанслау.

Ярдәмче программаны гамәлгә ашыру куркынычы белән идарә итү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү «Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 31 маендагы 696 номерлы карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасында каралган чараларны куллану нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

 

 

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасының максаты, бурычлары, нәтиҗәләрен бәяләү индикаторлары

Ярдәмче программаның максаты булып авыл территорияләрендә уңайлы тормыш шартлары булдыру, авылга һәм авылда яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру тора.

 

Бурыч исеме

 

 

 

Төп чаралар исеме

Нәтиҗәләрне бәяләү индикаторлары, үлчәү берәмлеге

Индикаторлар зурлыгы

2020

2021

2022

2023

2024

2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Авыл халкын уңайлы торак белән тәэмин итү

 

 

Авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту

Авыл территорияләрендә (авыл агломерацияләрендә) яшәүче гражданнар өчен торак сафка бастыру, барлыгы, кв. метр, шул исәптән:

954

963,5

973,1

982,9

992,7

1002,6

авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарның торак шартларын яхшырту

288

289,0

291,9

294,8

297,8

300,7

торак урынны наемга алу шартнамәсе буенча бирелә торган торак төзелеше

666

674,4

681,1

688,0

694,8

701,8

Авыл территорияләрен социаль һәм инженерлык яктан төзекләндерү дәрәҗәсен күтәрү һәм автомобиль юллары белән тәэмин итү

 

 

 

Авыл җирлегендә социаль һәм инженерлык инфраструктурасын үстерү һәм автомобиль юллары белән тәэмин итү

Бүлүче газ челтәрләрен гамәлгә кертү, км

-

-

-

-

-

-

Локаль суүткәргечләрне гамәлгә кертү, км

 

 

 

 

 

 

Авыл торак пунктларының иҗтимагый әһәмияткә ия объектларына, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү объектларына алып баручы автомобиль юлларын файдалануга тапшыру, км

-

-

-

-

-

-

Торак төзелеше өчен мәйданчыкларны комплекслы төзекләндерү проектлары гамәлгә ашырылган, авыл җирендә урнашкан торак пунктлар саны, берәмлек

-

1

1

-

-

-

Гамәлгә ашырылган инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү һәм авыл территорияләрендә урнашкан мәйданчыкларны компактлы торак төзелеше өчен төзекләндерү проектлары саны, берәмлек

-

1

1

-

-

-

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 3.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International