КАРАР 26.08.2020 ел № 3208 Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау хакында» 2020 елның 8 февралендәге 327 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
26.08.2020 ел Яр Чаллы ш. № 3208
|
Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау хакында» 2020 елның 8 февралендәге 327 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
|
|
Муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентларын актуальләштерү максатында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карарына таянып, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә гариза бирүче тарафыннан бердәм гариза бирү юлы белән берничә дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтү мөмкинлеген беркетү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 2017 елның 29 декабрендәге 479-ФЗ номерлы Федераль закон, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» Федераль законга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алганда гражданнарның өстәмә гарантияләрен билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 2018 елның 19 июлендәге 204-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 2018 елныӊ 6 августындагы 3794 номерлы район Башкарма комитеты карары нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. Торак (торак булмаган) бинаны торак булмаган (торак) бинага күчерү (күчерүдән баш тарту) турында хәбәрнамә бирү буенча, җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдаланучыларга автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат бирү буенча, муниципаль берәмлек чикләрендә җирле әһәмияттәге юллар буйлап тулысынча яки өлешчә уза торган маршрутлар буенча авыр йөкләрне, зур габаритлы йөкләрне автомобиль белән ташу өчен рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларына 1, 2, 3 нче кушымталар нигезендә үзгәрешләр кертергә.
2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында һәм ТР рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасарына йөкләргә.
Башкарма комитет Җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы А.Р. Хәбибуллин
pdf
Скачать текст
PDF, 543.0 Кб