КАРАР 07.09.2020 ел    № 3497 «2020-2025 елларга Тукай районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

07.09.2020 ел                   Яр Чаллы ш.                                  № 3497

 

 

«2020-2025 елларга Тукай районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын раслау турында

 

 

 

«Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак» өстенлекле илкүләм проектын, «Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ  2010 елның 17 декабрендәге «2015-2020 елларга «Торак» федераль максатчан программасы турында» 1050 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 25 августындагы 889 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарын, «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» 1999 елның 21 октябрендәге 2443 номерлы Татарстан Республикасы Законын, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыныӊ 2009 елның 3 октябрендәге «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» 888 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 28 январендагы 33 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру максатында, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «2020-2025 елларга Тукай районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын (алга таба – программа) (кушымта) расларга.

2. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 23 апрелендәге «2019-2020 елларга «Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын раслау турында» 1490 номерлы карары үз көчен югалткан дип танырга.

3. Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенә әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Р.С. Игтисамовка  йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                             А.Р. Хәбибуллин

 

Татарстан Републикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның __ ________________ ____ номерлы карарына  кушымта

 

«2020-2025 елларга Тукай районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасы

 

Программа паспорты

 

Программаның исеме

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасы (алга таба – программа)

Программаны эшләү өчен нигезләр

‑  «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау турында» 2017 елның 30 декабрендәге 1710 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары;

‑ «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 3 октябрендәге 888 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары;

‑ «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү белән тәэмин итү дәүләт программасын раслау турында»   2014 елның 30 апрелендәге 289 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары;

‑ «2014-2015 елларда Татарстан Республикасында «Россия гражданнарына – һәркем алырлык һәм уңайлы торак» өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында» 2014 елның 16 июлендәге 503 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары;

‑ «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»1999 елның 21 октябрендәге 2443 номерлы Татарстан Республикасы Законы

Программаның

координаторы

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Программаны эшләүче

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Программаның җаваплы башкаручысы

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге.

Программаның максатлары һәм бурычлары

Программаның максаты:

‑ билгеләнгән тәртиптә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган яшь гаиләләргә торак проблемасын хәл итүдә дәүләт ярдәме күрсәтү.

 

Программаның бурычлары:

‑ яшь гаиләләргә – программада катнашучыларга стандарт торак сатып алу яки стандарт торак йорт төзү өчен социаль түләүләр  бирү;

‑ яшь гаиләләргә торак сатып алу яки торак йорт төзү өчен үз  акчаларын, кредит һәм торак кредиты һәм займы шул исәптән ипотека кредитларын бирүче башка оешмалардан өстәмә финанс чараларын җәлеп итү өчен шартлар тудыру

Программаны гамәлгә ашыру вакыты һәм этаплары

 

 

2020-2025 еллар

 

Программаны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре

Программа чараларын уңышлы үтәү түбәндәгеләргә мөмкинлек бирәчәк:

- яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итәргә;

- яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырырга;

- торак өлкәсенә торак кредит һәм торак кредиты һәм займы шул исәптән ипотека кредитларын бирүче башка оешмалардан өстәмә финанс чараларын, шулай ук граңданнарның үз акчаларын җәлеп итү;                                 

- гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм җәмгыятьтә социаль киеренкелекне киметү;

- Тукай муниципаль районында демографик хәлне яхшырту

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Программаның төп максатлары һәм бурычлары, программа чаралары, көтелгән соңгы нәтиҗәләр, программаны тормышка ашыру вакыты

 

Программа гражданнарның аерым категорияләренә торак сатып алуда яки шәхси торак йорт төзүдә дәүләт ярдәме системасын үстерүне күздә тота.

Программаның максаты булып торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирү юлы белән торак мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын күрсәтү тора.

Программаның бурычлары:

‑ яшь гаиләләргә – программада катнашучыларга стандарт торак сатып алу яки стандарт торак йорт төзү өчен социаль түләүләр  бирүне тәэмин итү (алга таба - социаль түләүләр);

‑ яшь гаиләләрнең үз акчаларын, банкларның һәм башка оешмаларның, шул исәптән торак сатып алу яки шәхси торак төзү өчен  ипотека торак кредитларын һәм займнарын бирүче оешмалардан финанс чараларын җәлеп итү өчен шартлар тудыру.                

Яшь гаиләләр - программада катнашучылар стандарт торак сатып алу өчен вәкаләтле оешмаларга мөрәҗәгать итә алалар.

Программаны тормышка ашыруның төп принциплары булып тора:

‑ яшь гаиләләр программасында  ирекле катнашу;

‑ законнар нигезендә яшь гаиләне  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;

‑ яшь гаиләнең торакның социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек акча средстволары булуы;

‑ яшь гаиләләр өчен программа кысаларында федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм (яки) муниципаль берәмлек бюджетыннан торак шартларын яхшырту өчен бирелә торган акчалар хисабына ярдәм алу хокукын бер тапкыр гамәлгә ашыру мөмкинлеге.

Программаны тормышка ашыру срогы -  2020-2025 еллар.

Программа чаралары системасын гамәлгә ашыру федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә гамәлгә ашырыла:

федераль һәм региональ дәрәҗәләрдәге оештыру чаралары «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү» дәүләт программасына кергән  «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы чараларын (алга таба - ярдәмче программа) тормышка ашыруны күздә тота.

Тукай муниципаль районында муниципаль дәрәҗәдә оештыру чаралары түбәндәгеләрне күздә тота:

‑ законнарда билгеләнгән тәртиптә яшь гаиләләрне  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану;

‑ программада катнашу өчен яшь гаиләләр исемлеген ел саен формалаштыру;

‑ программа чараларын гамәлгә ашыру өчен муниципаль берәмлек бюджетыннан бүлеп бирелә торган акчалар күләмен ел саен билгеләү;

‑ массакүләм мәгълүмат чараларында ярдәмче программаның максатларын һәм бурычларын яктыртуны тәэмин итү;

‑ яшь гаиләләргә билгеләнгән тәртиптә торак алу турында таныклык бирү.

Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасында (Единая государственная информационная система социального обеспечения - алга таба - ЕГИССО) торак шартларын яхшырту өчен яшь гаиләләргә бирелә торган социаль түләүләр турында Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртип һәм күләм буенча, ЕГИССО операторы билгеләгән формалар нигезендә мәгълүмат урнаштыруны тәэмин итү.

 

2. Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганаклары

Программаны финанслауның төп чыганаклары булып тора:

‑ Татарстан Республикасы бюджеты средстволары;

‑ федераль бюджет средстволары (ярдәмче программа чараларын финанслашу);

‑ кредит һәм яшь гаиләләргә торак урыны алу яки шәхси торак йорт төзү өчен кредитлар һәм займнар бирүче башка оешмалар средстволары, шул исәптән ипотека торак кредитлары;

‑ сатып алына торган торак урыны яки шәхси торак йорт төзү бәясен өлешчә түләү өчен файдаланыла торган яшь гаиләләр средстволары.

Программаны федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты средсвтолары хисабына финанслауның факттагы күләме дәүләт заказчысы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бүлү нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

 

3. Программаны тормышка ашыру механизмы

 

Программаны тормышка ашыру механизмы яшь гаиләләргә – программада катнашучыларга социаль түләүләр бирү юлы белән торак шартларын яхшыртуда  өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтүне күздә тота.

Яшь гаиләгә торак урыны сатып алу (төзү) өчен социаль түләү программага 1 нче кушымтада китерелгән кагыйдәләр нигезендә бирелә.

         Яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алганда) торак урыны сатып алу (төзү) өчен өстәмә социаль түләү «2020-2025 елларга Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре белән тәэмин итү дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 30 апрелендәге 289 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 9 декабрендәге 931 номерлы карары белән расланган «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кагыйдәләре нигезендә бирелә һәм кулланыла.

Социаль түләүне бирү шарты булып яшь гаиләнең торак сатып алу (төзү) өчен, яшь гаиләнең өстәмә үз акчалары яки торак сатып алу (төзү) өчен кредит шартнамәсе (заем шартнамәсе) буенча,  шул исәптән торак урынын төзү яки сатып алу өчен кирәкле ипотека торак шартнамәсе буенча алынган акчалары булуы тора.                                                                                                   

Өстәмә средстволар сыйфатында яшь гаилә шулай ук ана (гаилә) капиталы акчаларын (бер өлешен) куллана ала.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләне билгеләү һәм яшь гаиләнең торак сатып алу (төзү) өчен, яшь гаиләнең өстәмә үз акчалары яки торак сатып алу (төзү) өчен кредит шартнамәсе (заем шартнамәсе) буенча,  шул исәптән торак урынын төзү яки сатып алу өчен кирәкле ипотека торак шартнамәсе буенча алынган акчалары булуын билгеләү өчен, программага 4 нче кушымтада китерелгән документлар исемлегенә таяна.

Программада катнашу һәм социаль түләү бирү шарты булып яшь гаиләнең балигъ булган әгъзаларының җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары тарафыннан яшь гаилә әгъзалары турында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы тора.

Ризалык «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль законның 9 статьясы нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш.

Социаль түләүне яшь гаиләгә җиткерү механизмы буларак торак урын сатып алуга яки шәхси торак йорт төзүгә социаль түләү алу хокукы турында таныклык (алга таба – таныклык) кулланылачак, ул яшь гаиләнең программаны тормышка ашыруда катнашуы турында карар кабул иткән Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан бирелә.      Алынган таныклык аның хуҗасы тарафыннан социаль түләүләр бирүгә каралган акчаларга хезмәт күрсәтү өчен дәүләт заказчысы тарафыннан сайлап алынган банкка тапшырыла, анда яшь гаилә әгъзасы исеменә социаль түләү күчерү өчен билгеләнгән банк счеты ачыла. Яшь гаилә – таныклык хуҗасы торак сатып алу урыны буенча банк белән банк счеты шартнамәсе төзи.

Яшь гаилә – таныклык хуҗасы программада катнашу өчен сайлап алынган, банк счеты ачылган банктан ипотека торак кредиты алырга мөмкин.

Программаны тормышка ашыруда катнашу өчен банкларны сайлап алу «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасының дәүләт заказчысы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Банкларны сайлап алу шартлары ярдәмче программаның дәүләт заказчысы тарафыннан Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Россия Федерациясе Үзәк банкы белән килештереп билгеләнә.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты – программа координаторы гамәлгә ашыра:

‑ программада катнашучыларның эшен координацияләү;

‑ программаны тормышка ашыруны методик яктан тәэмин итү;

‑ программаның дәүләт заказчысы, вәкаләтле оешмалар, банк белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү;

‑ программада катнашу өчен гаризаларны яклау;

‑ программа чараларының нәтиҗәлелеген мониторинглау һәм бәяләү;

‑ программаны дәүләт заказчысына тапшыру өчен мәгълүмати-аналитик һәм хисап материалларын әзерләү.

4. Программаны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү

         Ярдәмче программаны тормышка ашыру һәм федераль бюджет, Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларыннан аны гамәлгә ашыру өчен бүлеп бирелгән акчаларны файдалану нәтиҗәлелеге түбәндәгеләр хисабына тәэмин ителәчәк:

‑ бюджет акчаларын максатсыз файдалану мөмкинлеген булдырмау;

‑ бюджет акчаларын куллануның  «үтә күренмәлелеге»;

‑ социаль түләүләр күләмен исәпләү һәм бирү тәртибен дәүләти җайга салуы;

‑ бюджет средстволарын адреслы бирү;

‑ яшь гаиләләрнең торак сатып алу яки шәхси торак төзү өчен үз акчаларын, кредит һәм заем средстволарын җәлеп итүе.

         Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү ярдәмче программада каралган индикаторлар нигезендә гамәлгә ашырылачак.

         Торак шартларын яхшырткан яшь гаиләләрнең йомгаклау саны программаны финанслау күләменә, яшь гаиләләр санына һәм муниципаль берәмлек буенча торакның гомуми мәйданының яшь гаиләләргә социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен кулланыла торган 1 кв. метрының уртача базар бәясе күрсәткеченә турыдан-туры бәйле.

 

 

 

 

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасына 1 нче кушымта


 

 

 

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре

 

1. Әлеге кагыйдәләр «2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын тормышка ашыруда катнашу өчен вәкаләтле оешмалар һәм сайлап алынган банклар аша торак сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирү тәртибен билгели, ул торак урынны сату-алу шартнамәсе бәясен түләүгә (сатып-алу шартнамәсе бәясен түләү беренчел торак базарында стандарт торак сатып алуга вәкаләтле оешма белән шартнамә бәясе составында карала торган акчалардан тыш) (алга таба – торак урынына шартнамә); стандарт шәхси торак йорт төзелешенә төзелеш подряды шартнамәсе бәясен түләүгә; яшь гаилә яки яшь гаиләдә ир белән хатынның берсе торак, торак-төзелеш, торак тупланма кооператив (алга таба – кооператив) әгъзасы булган очракта, пай взносын тулы күләмдә түләү хисабына соңгы түләүне гамәлгә ашыруга (аны түләгәннән соң торак бина әлеге яшь гаилә милкенә күчә); яшь гаилә мәнфәгатьләрендә беренчел торак базарында стандарт торак сатып алуга вәкаләтле оешма белән шартнамә өчен түләүгә, шул исәптән торак урыны сату-алу шартнамәсе бәясен түләүгә (шартнамәдә каралган очракларда) һәм (яки) күрсәтелгән оешма хезмәтләре өчен түләүгә; торак кредитын алганда беренчел кертемне, шул исәптән ипотека кредиты яки торак сатып алу яки стандарт шәхси торак йорт төзү өчен торак заемын түләүгә; бурычның төп суммасын түләү һәм торак кредитлары, шул исәптән ипотека яки торак урыны сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен торак заемнары буенча процентларны түләүгә (алга таба – кредитлар буенча бурычны түләү), бу кредитлар яисә заемнар буенча йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән өчен бүтән процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, өлешле төзелеш объекты буларак торак урын каралган өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе бәясен эскро хисабына тиешле акчалар кертү юлы белән түләүгә (алга таба – өлешләп төзелештә катнашу шартнамәсе бәясен түләү) җибәрелә ала.

Әлеге кагыйдәләр яшь гаиләләргә торак сатып алу (төзү) өчен социаль түләүләр бирү һәм алардан файдалану кагыйдәләрендә билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән («Россия Федерациясе гражданнарын һәркем  алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасының аерым чараларын гамәлгә ашыру турында» 2010 елның 17 декабрендәге 1050 номерлы карары белән расланган «Россия Федерациясе гражданнарын һәркем алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» Россия Федерациясе дәүләт программасының аерым чараларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләренә карата) (алга таба – федераль дәүләт программасы).

2. Яшь гаиләнең – програмада катнашучының социаль түләү алуга хокукы исемле документ – кыйммәтле кәгазь булып тормаган торак урыны сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклык (алга таба – таныклык) белән раслана.

3. Федераль дәүләт программасы белән билгеләнгән форма буенча таныклык бирү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан яшь гаиләне  планлаштырылган елда социаль түләү алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлегенә кертү турында карар нигезендә башкарыла.

4. Таныклыкның гамәлдә булу вакыты таныклыкта күрсәтелгән бирелү датасыннан 7 айдан да артмый.

5. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаилә, шул исәптән бер һәм аннан күбрәк баласы булган, ир белән хатынның берсе Россия Федерациясе гражданы булмаган яшь гаилә, шулай ук Россия Федерациясе гражданы булган бер яшь ата-анадан, бер һәм  аннан күбрәк баладан торган (шул ук вакытта балалар ир яисә хатынның яки тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың иждивениесендә булырга тиеш) тулы булмаган яшь гаилә түбәндәге шартларга туры килгәндә социаль түләү алуга дәгъва итәргә мөмкин:

а) ярдәмче программаның дәүләт заказчысы яшь гаиләне планлаштырылган елда социаль түләү алуга дәгъва итүчеләр исемлегенә кертү турында  карар кабул иткәндә, ир белән хатынның яисә тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 яшьтән артмый;

б) яшь гаилә әлеге кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә торак урынына мохтаҗ дип танылу;

в) гаиләнең торакның социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен кредит алырга мөмкинлек бирә торган керемнәре яисә башка акча средстволары булуы.

Яшь гаилә таныклык бирелгән датадан һәм сатып алына торган торак урыны өчен түләү, торак кредиты, шул исәптән ипотека кредиты яисә торак урыны алу яки шәхси торак йорт төзү өчен заем алганда беренчел взносны, вәкаләтле оешма белән шартнамә өчен түләү, торак сатып алу яки шәхси торак йорт төзү өчен ипотека торак кредитлары яки заемнары буенча бурычның төп суммасын түләү һәм процентларны түләү яки кооператив әгъзасының пай кертеменең калган өлешен түләү хисабына аның банк счетына банк тарафыннан средстволар күчерү турында счет белән идарә итүче күрсәтмәсен банк үтәгән мизгелгә кадәр программада катнашучы дип таныла.

6. Әлеге кагыйдәләргә карата торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак 2005 елның 1 мартына кадәр  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар сыйфатында исәпкә куелган яшь гаиләләр, шулай ук даими яшәү урыны буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан 2005 елның 1 мартыннан соң социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар дип тану өчен, Россия Федерациясе Торак кодексының 51 статьясында билгеләнгән нигезләр буенча, торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәпкә куелу-куелмауга карамастан, торак урыннарына мохтаҗлар буларак торак урыннарына (торак шартларын яхшыртуга) мохтаҗлар дип танылган яшь гаиләләр аңлашыла.

Яшь гаилә өчен торак урынының гомуми мәйданы белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен билгеләгәндә яшь гаилә әгъзалары тарафыннан социаль наем шартнамәләре буенча яшәү өчен яраклы барлык урыннарның һәм (яисә)  яшь гаилә әгъзаларында милек хокукында булган торак урыннарының һәм (яисә) торак урыннар өлешенең гомуми мәйданының суммар күләме исәпкә алына.

7. Яшь гаиләне торакның  программа кысаларында социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен кредит яисә башка акча средстволарын алырга мөмкинлек бирә торган җитәрлек керемнәре булган дип тану тәртибе һәм шартлары программага 3 нче кушымтада билгеләнгән.

8. Социаль түләүләрдән файдаланып, торак шартларын яхшырту хокукы яшь гаиләгә программа кысаларында нибары 1 тапкыр бирелә. Программада катнашу ирекле.

9. Социаль түләү түбәндәге күләмдә бирелә:

‑ балалары булмаган яшь гаиләләр өчен - торакның әлеге кагыйдәләр нигезендә билгеләнә торган  исәп-хисап (уртача) бәясенең  30 проценты;

‑ бер баласы һәм аннан күбрәк баласы булган яшь гаиләләр, шулай ук бер яшь ата-анадан һәм бер һәм аннан күбрәк баладан торган тулы булмаган яшь гаиләләр өчен - торакның әлеге кагыйдәләр нигезендә билгеләнә торган  исәп-хисап (уртача) бәясенең   35 проценты.

Пай кертемен түләү хисабына соңгы түләү өчен социаль түләүдән тулысынча файдаланган очракта, аның күләме әлеге пункт нигезендә билгеләнә һәм пай калдыгын түләү буенча бурычның калган суммасы белән чикләнә.

Социаль түләү төп бурыч суммасын түләү өчен һәм торак кредитлары буенча, шул исәптән торак урын сатып алуга яисә торак йорт төзүгә ипотека яки торак заемнарын түләү өчен кулланылган очракта, бу кредитлар яисә заемнар буенча йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән өчен бүтән процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, социаль түләү күләме әлеге пункт нигезендә билгеләнә һәм ипотека торак кредитыннан яки заемнан файдаланган өчен процентларны түләү буенча төп бурыч һәм бурычның калган суммасы белән чикләнә, әлеге кредитлар яисә заемнар буенча йөкләмәләрне үтәмәгән өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән тыш.

10. Социаль түләү күләмен исәпләү әлеге кагыйдәләрнең 12 пункты нигезендә билгеләнгән торак урыны гомуми мәйданы күләменнән, яшь гаилә әгъзалары саныннан һәм Тукай муниципаль районы буенча торакның гомуми мәйданының 1 кв. метры бәясе нормативыннан чыгып башкарыла. Социаль түләү күләмен хисаплап чыгару өчен, Тукай муниципаль районында торакның гомуми мәйданының 1 кв. метры бәясе нормативы  Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан билгеләнә торган торакның  гомуми мәйданының 1 кв. метры уртача базар бәясеннән югары булмаган күләмдә билгеләнә.

11. Ир белән хатынның берсе Россия Федерациясе гражданы булмаган яшь гаилә өчен социаль түләү күләмен исәпләү әлеге кагыйдәләрнең 10 пункты нигезендә, Россия Федерациясе гражданнары булган гаилә әгъзаларын исәпкә алып, төрле сандагы гаиләләр өчен билгеләнгән торак урынының гомуми мәйданы күләменнән чыгып башкарыла.

12. Социаль түләү күләме билгеләнә торган торак урынының гомуми мәйданы күләме тәшкил итә:

‑ ике кешедән торган гаилә өчен (яшь ир белән хатын яки бер яшь ата-ана һәм бала) - 42 кв. м;

‑ бер һәм аннан күбрәк баланы  үз эченә алган өч һәм аннан да күбрәк кеше булган гаилә (яисә бер яшь ата-анадан, ике һәм аннан күбрәк баладан торган гаилә) өчен - 1 кешегә 18әр кв.м.

13.  Торакның социаль түләү күләмен исәпләгәндә кулланыла торган исәп-хисап (уртача) бәясе түбәндәге формула буенча билгеләнә:

 

СтЖ = Н x РЖ,

биредә:

‑ СтЖ - торакның социаль түләү күләмен исәпләгәндә кулланыла торган исәп-хисап (уртача) бәясе;

‑ Н - торакның гомуми мәйданының әлеге кагыйдәләрнең 10 пунктында билгеләнгән таләпләр нигезендә билгеләнә торган 1 кв. м бәясе нормативы;

‑ РЖ - торак урынының әлеге кагыйдәләрнең 12 пункты нигезендә билгеләнә торган  гомуми мәйданы күләме.

14. Социаль түләү күләме ярдәмче программаның дәүләт заказчысы тарафыннан социаль түләү алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлекләрен раслау датасына исәпләнә, таныклыкта күрсәтелә һәм аның гамәлдә булу срогы дәвамында үзгәрешсез кала.

15. Программада катнашу өчен әлеге кагыйдәләрнең 1 пункты нигезендә социаль түләүне куллану максатында (торак кредитлары, шул исәптән ипотека яки торак йорт төзү өчен торак урыны сатып алу яки торак заемнары буенча бурычның төп суммасын түләү һәм процентларны түләү өчен социаль түләүне кулланудан тыш, яшь гаилә әлеге кредитлар яисә заемнар буенча йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән өчен башка процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш) Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлегенә түбәндәге документларны тапшыра:

а) федераль ярдәмче программаны һәм программаны гамәлгә ашыруда катнашу мөмкинлеге өчен җирле үзидарә органы тарафыннан яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану турында әлеге кагыйдәләргә 2.1 кушымтасындагы форма  буенча ике нөсхәдә  гариза (бер нөсхә гариза кабул итү датасын һәм аңа теркәп бирелгән документларны күрсәтеп, мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла);

б) гаиләнең һәр әгъзасына шәхесне раслаучы документлар күчермәләре;

в) никах турында таныклык күчермәсе (тулы булмаган гаиләгә кагылмый);

г) планлаштырыла торган елда яшь гаиләләр – социаль түләүләр алуга дәгъва кылучылар исемлегенә кертүгә әлеге кагыйдәләргә 2.2 кушымтасындагы форма буенча, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык һәм түләү сәләтен раслау өчен кирәкле документларны теркәп, ике нөсхәдә гариза (гаризаның бер нөсхәсе гариза кабул итү датасын һәм аңа теркәп бирелгән документларны күрсәтеп, мөрәҗәгать итүчегә кире кайтарыла);

д)  балигъ булган яшь гаилә әгъзаларының җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары тарафыннан «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 9 статьясы нигезендә яшь гаилә әгъзалары турында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язмача ризалыгы;

е) әлеге кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ;

в) гаиләнең торакның социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен кредит алырга мөмкинлек бирә торган керемнәре яисә башка акча средстволары булуын раслаучы документ;

з) гаиләнең һәр балигъ булган  әгъзасының шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алынуын теркәүне раслаучы документ күчермәсе.                                                            

Яшь гаиләнең әлеге кагыйдәләрнең 6 пункты нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак танылуын раслаучы документы булганда, әлеге пунктның «а» пунктчасында күрсәтелгән гариза бирелми.

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ (аның күчермәсе), әгәр яшь гаилә әлеге документны үз инициативасы белән тапшырмаган булса, җирле үзидарә органы тарафыннан закон нигезендә соратып алына.

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ булып Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының тиешле карары  тора.

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану һәм яшь гаиләнең торакның бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек керемнәре яисә башка акчалары булуын раслау өчен кирәкле документлар исемлеге программага 4 нче кушымтада китерелгән.

16. Программада катнашу өчен, торак кредитлары, шул исәптән ипотека яки торак урын сатып алу яки торак йорт төзү өчен бурычның төп суммасын һәм процентларны түләү максатында, бу кредитлар яисә заемнар буенча йөкләмәләрне вакытында үтәмәгән өчен бүтән процентлардан, штрафлардан, комиссияләрдән һәм пенялардан тыш, яшь гаилә яшәү урыны буенча җирле үзидарә органына әлеге кагыйдәләрнең 15 пункты «б»-«г», «е» һәм «з» пунктчалары нигезендә документлар, шулай ук түбәндәге документларны тапшыра:

‑ ипотека торак кредиты (заем) чараларын кулланып сатып алынган (төзелгән) торак бинага милек хокукын дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе яки күчемсез милеккә һәм аның белән алыш-бирешләргә хокукларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (тәмамламаган шәхси торак йорт төзелешендә ярдәмче программаның дәүләт заказчысы тарафыннан расланган төзелешкә документлар тапшырыла);

‑ кредит шартнмәсе күчермәсе (заем шартнамәсе).

17. Яшь гаилә исеменнән әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында каралган документлар аның балигъ булган әгъзаларының берсе яисә, тиешенчә рәсмиләштерелгән вәкаләтләр булганда, башка вәкаләтле зат тарафыннан тапшырылырга мөмкин.

18. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында күрсәтелгән документлардагы мәгълүматларны тикшерү эшен оештыра һәм әлеге документларны тапшырганнан соң 8 көн эчендә планлаштырылган елда программаны тормышка ашыруда катнашу максатында, яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану яисә танудан баш тарту турында карар кабул итә. Тиешле карар кабул ителгән көннән 5 көн эчендә кабул ителгән карар турында яшь гаиләгә җирле үзидарә органы тарафыннан язмача хәбәр ителә.

19. Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танудан һәм (яки) планлаштырылган елда социаль түләү алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлегенә кертүдән баш тарту өчен нигез булып тора:

а) яшь гаиләнең әлеге кагыйдәләрнең 5 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәве, шул исәптән ир яки хатынның яисә икесенең дә яисә тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың  яше 35 яшьтән артып китүе;

б) әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында күрсәтелгән документларны тапшырмау яисә тулы булмаган күләмдә тапшыру;

в) тапшырылган документлардагы белешмәләрнең дөрес булмавы;

г) электән социаль түләү яки федераль бюджет акчалары хисабына дәүләт ярдәменең башка формаларын кулланып, торак шартларын яхшырту хокукы гамәлгә ашырылу, ана (гаилә) капиталы акчаларыннан (бер өлешеннән) тыш.

20. Программада катнашу турында гариза белән кабат мөрәҗәгать итү әлеге кагыйдәләрнең 19 пунктында каралган нигезләрне бетергәннән соң рөхсәт ителә.

21. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты ел саен 1 майдан 1 июньгә кадәр программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптә торучы яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын һәм түләү сәләтен тикшерә һәм планлаштырылган ел алдыннан килгән елның 1 июненә кадәр планлаштырылган елда  социаль түләү алырга теләк белдергән яшь гаиләләрнең исемлекләрен төзи һәм әлеге исемлекләрне программаның дәүләт заказчысы соравы буенча тапшыра.

Яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын һәм түләү сәләтен раслау өчен 1 майга кадәр җирле үзидарә органнарына әлеге кагыйдәләрнең 15 пункты «г» һәм «ж» пунктчаларында, шулай ук 4 нче кушымтаның 3, 4, 11, 13-16 пунктларында күрсәтелгән документларны тапшыра.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына әлеге кагыйдәләрнең 15 һәм 16 пунктларында каралган документларны тапшырганда күрсәтелгән мәгълүматлар үзгәргән очракта  (шул исәптән гаилә составы, даими яшәү урыны, милек хәле үзгәрү), яшь гаилә 10 көн эчендә язма рәвештә мондый үзгәрешләр барлыкка килү турында Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына хәбәр итә. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты хәбәрне алган көннән 10 көн эчендә әлеге яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын һәм түләү сәләтен билгеләү буенча кабат эш алып бара.

Аерылышу очрагында Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары буенча программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак, аның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгы һәм түләү сәләте расланган очракта, тулы булмаган яшь гаилә кала.

Ел саен үткәрелә торган тикшерү яки кабат торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыкны һәм түләү сәләтен билгеләү барышында яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын һәм программада катнашу өчен түләү сәләтен расламаса һәм (яки) яшь гаиләне программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптән төшерү өчен нигезләрнең берсе ачыкланса, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, мондый тикшерү тәмамланган яки тиешле нигезләр ачыкланган көннән 30 көн эчендә яшь гаиләне программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исәбеннән төшерү турында карар кабул итә. Программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләне исәптән төшерү турында карарда мондый исәптән төшерүнең нигезләре булырга тиеш. Программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләне исәптән төшерү турында карар кабул ителгән көннән соң 3 эш көне эчендә әлеге карар кабул ителгән яшь гаиләгә бирелә яки җибәрелә.

Исәптән төшерелгәннән соң, яшь гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә кую хокукы яңадан барлыкка килсә, кабат исәпкә кую гомуми тәртиптә һәм  яңа исәпкә алу датасы белән башкарыла.

22. Яшь гаиләне программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптән төшерү өчен нигезләр:

а) яшь гаиләнең аны исәптән төшерү турында гариза бирүе;

б) яшь гаиләгә әлеге кагыйдәләрнең 5 пунктында каралган социаль түләү алу хокукын бирә торган нигезләрнең берсе югалу, шул исәптән ир белән хатынның яисә тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың 36 яшькә җитүе;

в) даими яшәү урынына башка муниципаль берәмлеккә күчү;

г) тапшырылган яки запрос буенча соратып алынган документларда чынбарлыкка туры килми торган һәм исәпкә алу өчен нигез булган мәгълүматлар, шулай ук җирле үзидарә органы вазыйфаи затларының исәпкә алу турында мәсьәләне хәл иткәндә хокуксыз гамәлләре ачыклану;

д) социаль түләү яки федераль бюджет акчалары хисабына дәүләт ярдәменең башка формаларын файдаланып, торак шартларын яхшырту буенча гамәлгә ашырылган хокук.

23. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык соравы буенча:

а) 30 көнлек срокта әлеге кагыйдәләрнең 21 пункты нигезендә мохтаҗлыгын һәм түләү сәләтен раслаган яшь гаиләләр игътибарына, планлаштырылган елда социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлеген формалаштыру турында мәгълүмат җиткерә;

б) әлеге кагыйдәләрнең 21 пункты нигезендә яңартылган документлардагы белешмәләрне тикшерүне гамәлгә ашыра һәм 10 көн эчендә планлаштырылган елда социаль түләүләр алуга дәгъва итүче яшь гаиләләр исемлегенә кертү яисә кертүдән баш турында карар кабул итә;

в) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан күрсәтелгән срокларда программаны гамәлгә ашыру кысаларында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлыгын раслаган, торакның бирелгән социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек керемнәре яисә башка акчалары булган һәм планлаштырылган елда социаль түләүне алырга язмача теләк белдергән (алга таба – тиешле елда социаль түләү алырга теләк белдергән) яшь гаиләләр –  социаль түләүләр алуга дәгъва кылучылар исемлеген әлеге кагыйдәләргә 2 нче кушымта нигезендә төзи һәм тапшыра.

Планлаштырылган елда социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлеге формасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан билгеләнә.

24. Планлаштырылган елда социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлеге яшь гаиләне Россия Федерациясе Торак кодексы нигезендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану датасын исәпкә алып төзелә. Беренче чиратта әлеге исемлекләргә 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган яшь гаиләләр кертелә.

25. Яшь гаиләләр планлаштырылган елда  социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлегеннән түбәндәге нигезләр буенча төшереп калдырыла:

а) яшь гаилә тарафыннан исәпкә алу урыны буенча планлаштырылган елда социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлегеннән төшереп калдыру турында гариза бирелгән;

б) әлеге кагыйдәләрнең 22 пунктында күрсәтелгән нигезләр буенча;

в) бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә торакның исәп-хисап (уртача) бәсен түләү өчен җитәрлек керемнәре яисә башка акчалары булмау;

г) кагыйдәләрнең 6 пунктында каралган таләпләргә туры килмәүгә китергән аерылышу;

д) яшь гаиләнең әлеге кагыйдәләрнең 30 пункты нигезендә таныклык алу өчен кирәкле документлар тапшырмавы.

Әлеге пунктның «а» һәм «в»-«д» пунктчалары программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар буларак исәптән төшерү өчен нигез булып тормый.

26. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты квартал саен, хисап кварталыннан соң килүче айның 10 числосына кадәр Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыкка социаль түләүләр бирүгә бүлеп бирелгән акчалардан файдалану турында билгеләнгән форма буенча хисап бирә.

27. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен каралган бюджет йөкләмәләре лимитлары турында хәбәрнамә алганнан соң биш эш көне эчендә хәбәр итү фактын һәм датасын расларга мөмкинлек бирә торган ысул белән тиешле елда социаль түләү алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләргә таныклык алу өчен документлар тапшыру кирәклеге турында хәбәр итә, шулай ук әлеге таныклык буенча бирелә торган социаль түләүне алу һәм куллану тәртибен һәм шартларын аңлата.

28. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль түләүләр бирү өчен билгеләнгән бюджет ассигнованиеләре лимитлары турында хәбәр алганнан соң, 15 эш көне дәвамында  Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык тарафыннан расланган социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлеге нигезендә социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләргә таныклыклар рәсмиләштерә һәм аларны бирә.

29. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, социаль түләүләр бирү өчен билгеләнгән бюджет акчалары кергәннән соң, 10 эш көне дәвамында социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләргә таныклыклар рәсмиләштерә һәм социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләргә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләр исемлеге белән билгеләнгән чират тәртибендә социаль түләүләр бирә.

Яшь гаиләгә бирелә торган социаль түләү күләме таныклык бирүне гамәлгә ашыручы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан раслана, таныклыкта күрсәтелә һәм аның гамәлдә булу срогына үзгәрешсез кала. Социаль түләү күләмен исәпләү таныклык бланкында күрсәтелгән таныклыкны бирү датасына башкарыла.

Программа чараларын финанслауга бүлеп бирелгән һәм социаль түләүләр алуга дәгъва кылучы яшь гаиләләргә социаль түләүләр бирү өчен билгеләнгән средстволар ниндидер нигезләр буенча азат ителгән очракта, азат ителгән  средстволарга таныклыклар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлык тарафыннан расланган социаль түләүләр алуга резервка кертелгән яшь гаиләләр исемлегеннән яшь гаиләләргә чират тәртибендә бирелергә тиеш.

30. Таныклык алу өчен тиешле елда социаль түләү алуга дәгъва кылучы  яшь гаилә таныклык алу өчен документлар тапшыру кирәклеге турында хәбәрнамә алганнан соң 30 календарь көн эчендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына үзенең даими яшәү урыны буенча таныклык бирү турында гариза (ирекле формада) һәм программаның 4 нче кушымтасында китерелгән документларны җибәрә.

Гаризада яшь гаилә хәбәрнамәдә күрсәтелгән тәртиптә һәм шартларда социаль түләү алуга язма ризалык бирә.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты әлеге документлардагы мәгълүматларны тикшерү эшен оештыра.

31. Таныклыкны бирүдән баш тарту өчен нигез булып тора:

‑ әлеге кагыйдәләрнең 30 пунктында билгеләнгән, таныклыкны алу өчен кирәкле документларны тапшыру срогын бозу;

‑ әлеге кагыйдәләрнең 30 пунктында күрсәтелгән документларны тапшырмау яисә тулы булмаган күләмдә  тапшыру;

‑ тапшырылган документлардагы белешмәләрнең дөрес булмавы.

32. Яшь гаиләләр программада катнашучылар исемлегеннән түбәндәге нигезләр буенча төшереп калдырыла:

а) яшь гаилә тарафыннан исәпкә алу урыны буенча аларны программада катнашучылар исемлекләреннән төшереп калдыру һәм социаль түләү алу хокукы турында таныклыкны кире кайтару турында гариза бирелгән;

б) әлеге кагыйдәләрнең 22 пункты «в» һәм «д» пунктчаларында һәм 25 пункты «в» һәм «г» пунктчаларында күрсәтелгән нигезләр буенча.

33. Программада катнашучы яшь гаиләнең бирелгән таныклыкны алыштыруны таләп иткән шартлары барлыкка килгәндә, яшь гаилә таныклык биргән органга, мондый алмашуны таләп иткән шартларны күрсәтеп һәм әлеге шартларны раслаучы документларны теркәп, аны алмаштыру турында гариза  тапшыра.

Күрсәтелгән шартларга таныклыкны югалту (урлау) яки бозу, яшь гаиләгә таныклыкны билгеләнгән срокта банкка тапшырырга мөмкинлек бирмәгән мөһим сәбәпләр керә.

Гариза алган көннән соң 30 көн эчендә таныклыкны биргән орган яңа таныклык бирә, анда алмаштырылган таныклыкта каралган социаль түләү күләме һәм гамәлдә булуныӊ калган срогы күрсәтелә.

34. Таныклык хуҗасына социаль түләү  программада катнашучы яшь гаиләләргә  социаль түләүләр сыйфатында бирелә торган средстволарга хезмәт күрсәтү өчен сайлап алынган банк счетына (алга таба – банк)  тиешле средстволарны күчерү юлы  белән бирелә.

Таныклык хуҗасы аны биргән көннән бер ай эчендә банкка тапшыра.

Бирелү датасыннан соң бер ай узгач банкка тапшырылган таныклык  банк тарафыннан кабул ителми. Бу срок үткәч, таныклык хуҗасы әлеге кагыйдәләрнең 34 пунктында каралган тәртиптә таныклык биргән Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына таныклыкны алыштыру турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Банк таныклыкта күрсәтелгән белешмәләрнең таныклык хуҗасының шәхесен таныклаучы документтагы белешмәләргә туры килүен, шулай ук таныклыкның банкка үз вакытында тапшырылуын  тикшерә.

Банк таныклык хуҗасы белән банк счеты шартнамәсен төзи һәм социаль түләү сыйфатында бирелгән акчаларны исәпкә алу өчен аның исеменә банк счеты ача. Мәгълүматларның туры килмәве ачыкланган очракта, банк таныклыкны хуҗасына кире кайтара.

35. Программада катнашучы яшь гаиләгә бала туганда (уллыкка алганда) Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына торакның уртача бәясенең 5 процентыннан ким булмаган күләмдә программада катнашучыга таныклык биргән датадан счет идарәчесенең  банк тарафыннан аның банк счетына сатып алына торган торак урыны өчен түләү хисабына күчерелгән акчаларны программага 5 нче кушымта белән билгеләнгән  тәртиптә күчерү турында күрсәтмәсен үтәү датасына кадәр өстәмә социаль түләү бирелә.

36. Социаль түләү алу хокукы турында таныклык алу өчен тиешле елда социаль түләүгә дәгъва итүче яшь гаилә социаль түләүгә хокук турында таныклык алу өчен документлар таршыру кирәклеге хакында хәбәрнамә алганнан соң 15 эш көне эчендә  социаль түләүгә хокук турында таныклык алу өчен, үзенеӊ даими яшәү урыны буенча җирле үзидарә органына мондый таныклыкны бирү турында гаризаны (ирекле формада) һәм программаның 4 нче кушымтасында күрсәтелгән документларны җибәрә.

Программада катнашучы яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту алга таба Россия Федерациясе законнары нигезендә гомуми нигезләрдә гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасына            2 нче кушымта

 

 

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләнең торак сатып алу (төзү) өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә торакның исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен тиешле керемнәре яисә башка акчалары барлыгын тану тәртибе һәм шартлары

 

1. Әлеге тәртип «2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре (алга таба – программа кагыйдәләре) нигезендә эшләнгән һәм яшь гаиләләрнең торак сатып алу өчен бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә торакның исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен тиешле керемнәре яисә башка акчалары барлыгын  тану кагыйдәләрен регламентлый.

2. «2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасында катнашу өчен (алга таба – программа) яшь гаилә  бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә торакның исәп-хисап (уртача) бәясен  түләү өчен җитәрлек акча средстволарына ия булырга тиеш.

3. Яшь гаиләнең бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә торакның исәп-хисап (уртача) бәясен  түләү өчен җитәрлек акча средстволары булмаган очракта, яшь гаилә торак урыны сатып алуга яки шәхси торак төзелеше объекты (шул исәптән яшь гаиләнеке булган төзелеше  тәмамланмаган шәхси торак бина рәвешендә) өчен кредит яки заем алу өчен тиешле керемнәргә ия булырга тиеш. 

2015-2022 елларга «Торак» федераль программасының «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруда катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган һәм (яки) планлаштырылган елда социаль түләү алырга теләк белдергән яшь гаилә кирәкле документларны теркәп, әлеге тәртипкә кушымта нигезендә гариза тутыра.

Әлеге тәртипкә кушымта нигезендә форма буенча гариза программа кагыйдәләренә 2.1 һәм  2.2 номерлы кушымталары нигезендә формалар буенча гаризаларга теркәлә.

Гаризага теркәп бирелә торган, гаиләнең социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә торакның исәп-хисап (уртача) бәясен  түләү өчен керемнәре яисә башка акчалары булуын раслый торган документлар исемлеге программага 4 нче кушымтада китерелгән.

4. Гаризаны тутыру түбәндәге тәртиптә башкарыла:

1) «ире (хатыны): фамилиясе, исеме, атасының исеме; туу датасы» юлында иренең  фамилиясе, исеме, атасының исеме баш килештә һәм туу датасы  саннар белән күрсәтелә;

2) «паспорт: серия, номеры, бирелгән, бүлекчә коды» юлында Россия Федерациясе гражданинының паспорт белешмәләре күрсәтелә. Шул ук вакытта паспортта күрсәтелгән белешмәләрнең, гаризага кертелә торган белешмәләргә төгәл туры килүе тәэмин ителергә тиеш;

3) «балалар: фамилиясе, исеме, атасының исеме; туу датасы» юлында баланың фамилиясе, исеме, атасының исеме баш килештә һәм туу датасы саннар белән күрсәтелә;

4) «туу турында таныклык (14 яшькә җиткән бала өчен паспорт): серия, номер, бирелгән» юлында 14 яше тулмаган баланың туу турында таныклык белешмәләре яки 14 яше тулган баланың паспорт белешмәләре күрсәтелә;

5) «адресы буенча яши» юлында ир белән хатын һәм балаларның даими яшәү урыны, шул исәптән шәһәр, урам исеме, йорт  һәм фатир номерлары күрсәтелә;

6) «күләмдә социаль түләү алуга дәгъва белдереп» юлында түбәндәге схема буенча башкарылган исәп-хисап нәтиҗәләре күрсәтелә:

‑ балалары булмаган яшь гаиләләр өчен торакның исәп-хисап (уртача) бәясенең 30 проценты;

‑ бер һәм аннан күбрәк баласы булга яшь гаиләләр өчен торакның исәп-хисап (уртача) бәясенең 35 проценты;

7) «исәп-хисап бәясеннән торак сатып алуга» юлында торакның программа кагыйдәләренең 12 пункты нигезендә билгеләнә торган исәп-хисап (уртача) бәясе күрсәтелә;

8) «гомуми мәйданы белән» юлында торак урынның программа кагыйдәләренең 11 пункты нигезендә билгеләнә торган гомуми мәйданы күләме күрсәтелә;

9) «торакның гомуми мәйданының 1 кв. м бәясе нормативы» юлында яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган муниципаль берәмлек буенча торакның гомуми мәйданының 1 кв. м бәясе нормативы күрсәтелә һәм ул кагыйдәләрнең 10 пунктында билгеләнгән таләпләр нигезендә билгеләнә;

10) «бирелә торган социаль түләү күләменнән артып киткән өлештә» юлында Смс = Стж - СЖмс формуласы буенча башкарылган исәп-хисап нәтиҗәсе күрсәтелә,

биредә:

‑ Смс - торакның бирелгән  социаль түләү күләменнән артып киткән  һәм яшь гаилә тарафыннан мөстәкыйль рәвештә, шул исәптән ипотека торак кредиты яисә заем кулланып, түләнергә тиешле исәп-хисап (уртача) бәясе өлеше;

‑ Стж - торакның исәп-хисап (уртача) бәясе;

‑ СЖмс - яшь гаиләгә торак алу өчен социаль түләү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»  муниципаль программасына 3 нче кушымта

 

 

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм торакның бирелгән социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек керемнәре яисә башка акча  средстволары бар дип тану өчен кирәкле документлар исемлеге

 

Яшь гаиләне торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм торакның бирелгән  социаль түләү күләменнән артып киткән өлешендә исәп-хисап (уртача) бәясен түләү өчен җитәрлек керемнәре яисә башка акча  средстволары бар дип тану өчен түбәндәге документлар кирәк:

1)            мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының шәхесен таныклаучы документлар күчермәләре (паспорт, бала туу турында таныклык, хәрби билет һ. б.);

2)            никахлашу (аерылышу) турында таныклык күчермәсе;

3)            торак урынында яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар санын раслый торган белешмәләр;

4)            теркәлү урыны буенча биләнә торган торак урынына, шулай ук соңгы 5 елда милектәге башка торак биналарга  хокук билгели торган документлар (социаль наем шартнамәсе, хосусыйлаштыру шартнамәсе, сату-алу шартнамәсе, бүләк итү шартнамәсе, хокукны теркәү турында таныклык һ. б.) күчермәләре, шәхси торак төзелеше объектларында яшәүчеләр өчен - әлеге объектка техник паспорт;

5)            1991 елдан башлап,  элек теркәлгән урыннардан, адресын, теркәлү датасын, өземтә датасын, торак бинаның гомуми мәйданын һәм яшәүчеләр санын күрсәтеп, архив белешмәләре;

6)            Күчемсез мөлкәткә хокукларның һәм аның белән алыш-бирешләрнең бердәм дәүләт реестрыннан 2000 елның 1 январеннан аерым затның булган күчемсез милек объектларына хокуклары турында, Россия Федерациясе территориясендә аны читләштерү буенча алыш-бирешләрне гамәлгә ашыру турында өземтә (Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсеннән белешмәләр) - торак урынында теркәлгән барлык гражданнарга;

7)            Техник инвентаризация бюросыннан 2000 елның 1 январена булган мәгълүматлар буенча теркәлгән күчемсез мөлкәтнең булуы (булмавы) турында, граждан тарафыннан барлык капиталь төзелеш объектларына теркәлгән хокукларның булуын (булмавын) раслый торган белешмә - торак урынында теркәлгән барлык гражданнарга;

8)            ИНН күчермәләре - барлык яшь гаилә әгъзаларына;

9)            гаиләнең һәр балигъ булган әгъзасын шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәүне раслаучы документ күчермәләре;

10)          эш урыныннан оешма реквизитлары белән,  гражданның эш урыны, аның вазыйфасы, алиментлары, эш бирүчедән алынган заемнары турында мәгълүматларны үз эченә алган, оешма җитәкчесе яки аның урынбасары тарафыннан кәгазьдә имзаланган һәм оешманың мөһере белән расланган яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза (эш бирүчедә булганда) белән имзаланган электрон формадагы белешмә - яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;

11)          хезмәт эшчәнлеге турында кәгазьдә мәгълүмат (хезмәт кенәгәсенең күчермәсе - оешма җитәкчесе яки кадрлар бүлеге башлыгы имзасы белән расланган барлык битләр, «хәзерге вакытта эшли» тамгасы белән) яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән (эш бирүче булганда) имзаланган электрон документ формасында - яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;

12)          узган һәм агымдагы еллар өчен хезмәт хакы турында белешмә (яшәү адресын күрсәтеп, 2-НДФЛ формасы буенча) - яшь гаиләнең барлык әгъзаларына;

13)        стипендия (студентлар өчен), пособиеләр, пенсияләр, алиментлар алу турында белешмә (әгәр булса);

14)        торак урынының гомуми мәйданы күрсәтелгән финанс-шәхси счеты;

15)          яшь гаиләнең кертеме булуын раслаучы документлар (яшь гаиләнең бер әгъзасына рәсмиләштерелгән банк кертеме булуын раслаучы банк документы күчермәсе яки яшь гаилә әгъзаларының тупланма счетларыннан өземтә) һәм (яки) кредит оешмасының ир белән хатынга яисә аларның берсенә, кредитның максималь күләмен күрсәтеп, кредит (заем) бирү мөмкинлеге турында документы;

16)          узган календарь елы һәм агымдагы календарь елының узган хисап чоры өчен декларация, салым инспекциясе (эшмәкәр өчен) тамгасы белән яки йөкләнгән керемгә түләүгә күчкән эшмәкәрләр өчен йөкләнгән керемгә салым түләү турында таныклык (соңгы алты ай өчен).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»  муниципаль программасына 4 нче кушымта

 

 

 

«2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасында катнашучы яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алганда) өстәмә социаль түләү бирү кагыйдәләре

 

1. Әлеге кагыйдәләр «2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасында (алга таба – программа) катнашучы яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алганда) өстәмә социаль түләү бирү механизмын билгели.

Әлеге кагыйдәләр «2020-2025 елларга Тукай муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү кагыйдәләре (алга таба – программа кагыйдәләре) белән билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.

2. Яшь гаиләгә – программада катнашучыга өстәмә социаль түләү бер бала туганда (уллыкка алганда) Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына программада катнашучыга таныклык биргән датадан счет идарәчесенең  банк тарафыннан аның банк счетына сатып алына торган торак урыны өчен түләү хисабына күчерелгән акчаларны күчерү турында күрсәтмәсен үтәү датасына кадәр бирелә.

Өстәмә социаль түләү Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан таныклык бирү датасына билгеләнә торган торакның уртача бәясенең 5 проценты күләмендә бирелә.

Торакның исәп-хисап (уртача) бәясе программа кагыйдәләре белән билгеләнгән формула буенча таныклыкны бирү датасына билгеләнә.

3. Яшь гаилә – программада катнашучы бер бала туганда (уллыкка алганда) 20 эш көне эчендә, бала туу турында таныклыкның (уллыкка алу турындагы документның) нотариуста расланган күчермәсен һәм социаль түләү алу хокукы турында элегрәк бирелгән таныклыкның күчермәсен теркәп, әлеге кагыйдәләргә 1 нче кушымта нигезендә форма буенча аның карары нигезендә яшь гаилә планлаштырылган елда социаль түләү алырга теләк белдергән яшь гаиләләр исемлегенә кертелгән Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына гариза тапшыра.

4. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты ай саен, тапшырылган документлар нигезендә айның согы числосы торышына һәм әлеге кагыйдәләргә 2 нче кушымта нигезендә форма буенча бер бала туганда (уллыкка алганда) өстәмә социаль түләү алу өчен яшь гаиләләр исемлеген төзи һәм аны хисап аеннан соң килүче айның 10 числосына кадәр «2020-2025 елларга Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасының (алга таба – ярдәмче программа) дәүләт заказчысына – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына тапшыра.

5. Ярдәмче программаның дәүләт заказчысы:

‑ Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан бирелгән исемлекләр нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитетына программаны тормышка ашыруга каралган средстволар чикләрендә өстәмә социаль түләүләр башкаруга бюджет ассигнованиеләре турында хәбәрнамә җибәрә;

‑ финанслау өчен гариза формалаштыра һәм аны хисап аеннан соң килүче айның 15 числосына кадәр программа дәүләт заказчысының шәхси счетына акча күчерү өчен,  Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына тапшыра;

‑ аның шәхси счетына средстволар кергән көннән алып 5 эш көне эчендә, аларны  максатчан файдалану өчен, Тукай муниципаль районы муниципаль берәмлеге бюджетына күчерә.

6. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты яшь гаиләнең банк счетына акча күчерү юлы белән өстәмә социаль түләүне Тукай муниципаль районы бюджетына средстволар кергән көннән алып 10 эш көне эчендә башкара.

7. Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты хисап аеннан соң килүче айның 10 числосына кадәр ярдәмче программаның дәүләт заказчысына программада катнашучы яшь гаиләгә бер бала туганда (уллыкка алганда) өстәмә социаль түләү бирүгә алынган Татарстан Республикасы бюджеты средсволарын максатчан файдалану турында әлеге кагыйдәләргә 3 кушымта нигезендә форма буенча хисап тапшырырга тиеш.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 994.6 Кб

Дата публикации: 07.09.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International