КАРАР 21.10.2020 ел    № 4141 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм күрсәтү чараларын бирү тәртибен раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

21.10.2020 ел                                  № 4141

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм күрсәтү чараларын бирү тәртибен раслау турында

 

«Мәгариф турында» 2013 елның 22 июлендәге 68-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 14 һәм 25 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 18 июлендәге 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, авыл торак пунктларында, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) яшәүче һәм эшләүче педагогик хезмәткәрләргә, мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм аларның урынбасарларына, мәгариф оешмаларының структур бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм аларның урынбасарларына, мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе, шул исәптән дәүләт социаль хезмәт күрсәтү системасының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм күрсәтү чараларын бирү тәртибен расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

2. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                             А.Р. Хәбибуллин

                                                                                                                        

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына кушымта

                                                                                            

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм күрсәтү чараларын бирү тәртибе

 

1. Әлеге тәртип авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче педагогик хезмәткәрләргә торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча (алга таба – субсидияләр-ташламалар) социаль ярдәм чараларын күрсәтү механизмын билгели.

2. Субсидияләр-ташламалар педагогик хезмәткәрләргә, мәгариф оешмалары җитәкчеләренә һәм аларның урынбасарларына, мәгариф оешмаларының структур бүлекчәләре җитәкчеләренә һәм аларның урынбасарларына (торак мәйданының социаль нормасы чикләрен чикләмичә), мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе, шул исәптән дәүләт социаль хезмәт күрсәтү системасының социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә торак, җылылык, ут өчен түләү чыгымнарының 100 проценты күләмендә, торак мәйданының Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән социаль нормасы һәм коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативлары чикләрендә бирелә. Әлеге социаль ярдәм чарасы шулай ук авыл җирендә яшәүче һәм авыл җирлегендә урнашкан Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында, Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә кимендә 10 ел эшләгән пенсиягә чыккан гражданнарга, шулай ук 2018 елның 31 декабре торышына «Иминият пенсияләре турында», «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» һәм «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килгән, әмма 60 һәм 55 яшькә җитмәгән  гражданнарга (ир-атлар һәм хатын-кызлар) бирелә.  

3. Субсидияләр-ташламалар күләмен билгеләү  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү турында» 2006 елның 24 мартындагы 126 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә нигезендә гамәлгә ашырыла.

4. Субсидия-ташлама бирү турында карарлар «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУнең Тукай муниципаль районы буенча 40 нчы бүлекчәсе (алга таба – Үзәк бүлеге) тарафыннан кабул ителә.

5. Субсидия-ташлама алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә алар вәкаләт биргән затлар даими яшәү урыны буенча Үзәк бүлекчәсенә түбәндәгеләрне тапшыралар:

1) субсидия-ташлама билгеләү турында гариза;

2) субсидия-ташлама алу хокукы турында эш урыныннан белешмә;

3) ышанычлы затлар өчен Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән  ышанычнамә күчермәсе.

Мөрәҗәгать итүче яки Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкаләтле зат гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, паспортны (аны алмаштыручы документны), банкта ачылган шәхси счет реквизитларын тәкъдим итә.

Субсидия-ташлама билгеләү өчен кирәкле гариза һәм документлар (белешмәләр) электрон документлар формасында җибәрелергә мөмкин. Электрон документлар формасында бирелә торган гаризалар һәм документлар Россия Федерациясе законнары нигезендә электрон имза белән имзаланалар һәм гомуми файдаланудагы электрон саклау чыганаклары һәм (яки) мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып «Интернет»мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен дә кертеп тапшырыла.

 Субсидия-ташлама алу өчен кирәкле электрон документлар формасында гариза һәм документлар (белешмәләр) тапшырганда, мөрәҗәгать итүче аның шәхси мәгълүматларын компенсация билгеләү өчен кирәкле максатта һәм күләмдә эшкәртү белән ризалашуын белдерә.

6. 2018 елның 31 декабре торышына «Иминият пенсияләре турында», «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» һәм «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килгән, әмма 60 һәм 55 яшькә җитмәгән гражданнар (ир-атлар һәм хатын-кызлар)  2018 елның 31 декабре торышына Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән күрсәтелгән федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килү турында өстәмә рәвештә белешмә тапшыралар.

7. Мөрәҗәгать итүченең субсидия-ташлама алу хокукы турында белешмәләренең дөреслеге өчен законнар нигезендә дәүләт учреждениесенең субсидия-ташламалар алу хокукы турында белешмә биргән вазыйфаи затлары җаваплы.

8. Үзәк бүлеге ведомствоара запрослар нигезендә, шул исәптән электрон формада, ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасын кулланып, вәкаләтле оешмалардан компенсация бирү турында карар кабул итү өчен кирәкле түбәндәге мәгълүматларны ала: мөрәҗәгать итүченең гаиләсе турында; мөрәҗәгать итүчегә пенсия билгеләү турында.

9.  Үзәк бүлеге әлеге Тәртипнең 5 пунктында күрсәтелгән документлар һәм әлеге Тәртипнең 7 пунктында күрсәтелгән белешмәләр нигезендә субсидия-ташлама билгеләү турында гаризаны барлык кирәкле документлар белән теркәгән көннән алып 10 эше көне эчедә субсидия-ташлама билгеләү турында яисә аны билгеләүдән баш тарту турында карар кабул итә һәм тиешле карарны гаризада күрсәтелгән ысул белән гариза бирүчегә җиткерә (почта адресы буенча язма рәвештә, электрон документ формасында электрон почта аша, телефонга смс-хәбәр  белән, шәхси кабинет аша «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында).

10. Субсидия-ташлама билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тора:

мөрәҗәгать итүче яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкаләтле зат тарафыннан әлеге Тәртипнең 5 пунктында каралган документларны тапшырмау;

субсидия-ташлама алу өчен мөрәҗәгать итүченең яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкаләтле затның дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү.

11. Субсидия-ташлама билгеләү мөрәҗәгать итүченең яисә  Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамәсе нигезендә вәкаләтле затның әлеге Тәртипнең 5 пунктында күрсәтелгән документлар белән мөрәҗәгать иткән айдан башкарыла.

12. Субсидияләр-ташламалар бирү субсидияләр-ташламалар бирүне туктатуга китерә торган шартлар килеп чыккан айдан соң килүче айдан туктатыла.

13. Субсидияләр-ташламалар бирүне туктату өчен нигез булып тора:

- мөрәҗәгать итүченең яшәү урыны буенча теркәү учетыннан төшүе;

- мөрәҗәгать итүченең хезмәт мөнәсәбәтләрен туктатуы;

- мөрәҗәгать итүченең үлеме.

14. Субсидияләр-ташламалар декрет ялында һәм бала карау буенча ялда булган мөрәҗәгать итүчеләр өчен саклана.

15. Бер үк вакытта берничә нигез буенча социаль ярдәм чараларын алу хокукына ия мөрәҗәгать итүчегә социаль ярдәм чаралары, әгәр федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында башкача билгеләнмәгән булса, мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аларның берсе буенча бирелә.

13. Субсидияләр-ташламалар Үзәк бүлеге тарафыннан мөрәҗәгать итүчеләргә булган яисә ачыла торган банк счетларына күчерү яисә яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итүчегә почта элемтәсен оештыру аша илтеп тапшыру юлы белән яисә башка ысул белән түләнә. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан субсидия-ташлама алу ысулы субсидия-ташлама алу срогына сайлап алына һәм субсидия-ташлама бирү турында гаризада күрсәтелә.

 

pdf
Скачать текст
PDF,

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International