КАРАР «_24_»__11__2020 ел  №_4539__  «Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә  түләү шартлары турында»  Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында  

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАCЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«_24_»__11__2020 ел                                                                               №_4539__

 

 

 «Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә  түләү шартлары турында»  Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында  

 

 

«Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында» 2018 елның 31 маендагы 412 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 1 сентябрендәге 772 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. «Тукай муниципаль районы муниципаль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә  түләү шартлары турында»  Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2018 елның 6 сентябрендәге 4049 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

әлеге карар белән расланган Тукай муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең  хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәгә:

III бүлектә:

3.5 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.5. Өлкән тәрбиячеләргә, тәрбиячеләргә, музыка буенча җитәкчеләргә, укытучы-дефектологларга, укытучы-логопедларга, педагог-психологларга, кече тәрбиячеләргә, турыдан-туры мәктәпкәчә яшьтәге укучылар (тәрбияләнүчеләр) белән эшләүче тәрбияче ярдәмчеләренә:

гомуми үсеш юнәлешендәге төркемнәрдә (төрле яшьтәге төркемнәрне дә кертеп):

ике айдан өч яшькә кадәр - 15 бала;

өч яшьтән белем бирү мөнәсәбәтләре туктатылганга кадәр - 20 бала;

гаилә белеме формасындагы төркемнәрдә - 7 бала;

компенсацияләү юнәлешендәге төркемнәрдә өч яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен:

сөйләмнәрендә зур тайпылышлар булган балалар өчен - 6 бала һәм 10 бала;

сөйләмнәрендә фонетик-фонематик тайпылышлар балалар булган өчен - 12 бала;

саңгырау балалар өчен - яшь ягыннан ике төркем өчен 6 бала;

начар ишетүче балалар өчен - 6 бала һәм 8 бала;

сукыр балалар өчен - яшь ягыннан ике төркем өчен 6 бала;

начар күрүче балалар, амблиопия, кылый күзлелек белән авыручы балалар өчен - 6 бала һәм 10 бала;

терәк-хәрәкәт аппараты бозылган балалар өчен - 6 бала һәм 8 бала;

психик үсеше тоткарланган балалар өчен, җиңел дәрәҗәдә акыл ягыннан артта калган  балалар өчен - 6 бала һәм 10 бала;

уртача, авыр дәрәҗәдә  акыл ягыннан артта калган өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен - 8 бала;

аутистик спектр тайпылышлары булган балалар өчен - яшь ягыннан ике төркем өчен 5 бала;

катлаулы дефектлары булган (физик һәм (яки) психик үсештә ике яки аннан да күбрәк кимчелек булган) балалар өчен - яшь ягыннан ике төркем өчен 5 бала;

катнаш юнәлештәге төркемнәрдә:

өч яшькә кадәр - 10 баладан да артык түгел, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 3 баладан артык түгел;

өч яшьтән өлкәнрәк:

10 баладан артык түгел, шул исәптән 3 саңгырау яки сукыр баладан,  яки терәк-хәрәкәт аппараты бозылган баладан, яки уртача, авыр дәрәҗәдә акыл ягыннан артта калган баладан, яки аутистик спектр тайпылышлары булган  баладан, яки катлаулы дефектлары булган баладан артык түгел;

15 баладан артык түгел, шул исәптән 4 начар күрүче һәм (яки) амблиопия һәм (яки) кылый күзлелек белән авыручы баладан, яки начар ишетүче баладан, яки сөйләмендә авыр тайпылышлар булган баладан, яки акыл ягыннан артта калган баладан;

17 баладан артык түгел, шул исәптән психик үсеше тоткарланган 5 баладан артык түгел;

сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемнәрдә өч яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен:

туберкулез интоксикациясе булган балалар өчен - 10 бала һәм 15 бала;

еш авыручы балалар һәм махсус сәламәтләндерү чаралары комплексы кирәк булган башка категория балалар өчен - 10 бала һәм 15 бала.»;

3.6 пунктчасы үз көчен югалткан дип танырга;

VI бүлек 4 пунктныӊ унберенче абзацында «Мәгарифтәге казанышлары өчен» сүзләреннән соң «һәм «Мактаулы остаз» аерымлык билгесе» сүзләрен өстәргә;

күрсәтелгән Нигезләмәгә  1 нче кушымтаныӊ «Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Совет Социалистик Республикалар берлегенең, Россия Советлар Федератив Социалистик Республикасының кызыксындыру характерындагы түләүләр бирелә торган ведомство (тармак) бүләкләре» бүлеген түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Совет Социалистик Республикалар берлегенең, Россия Советлар Федератив Социалистик Республикасының кызыксындыру характерындагы түләүләр бирелә торган ведомство (тармак) бүләкләре

1. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы)

1.1.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы  гомуми белем бирү хезмәткәре

1.2.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы башлангыч һөнәри белем бирү хезмәткәре

1.3.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы урта һөнәри белем бирү хезмәткәре

1.4.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре

1.5.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы фән һәм техника хезмәткәре

1.6.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре

1.7.

Студентларның фәнни-тикшеренү эшен үстергән өчен

1.8.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы мәгариф өлкәсе хезмәткәре

1.9.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсе хезмәткәре

1.10.

Мәгариф отличнигы

1.11.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы тәрбия һәм агарту хезмәткәре

1.12.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы фән һәм югары технологияләр хезмәткәре

1.13.

Тәрбия һәм мәгариф өлкәсе ветераны

1.14.

Л.С. Выготский медале

1.15.

К.Д. Ушинский медале

1.16.

Россия Федерациясенең «Һөнәри-техник белем бирү отличнигы» значогы

2. Халык мәгарифе министрлыгы, СССР (РСФСР) Мәгариф министрлыгы

2.1.

«СССР мәгариф отличнигы» значогы

2.2.

«Халык мәгарифе отличнигы» значогы 

2.3.

«СССР һөнәри техник белем бирү отличнигы» значогы

2.4.

«РСФСР һөнәри-техник белем бирү отличнигы» значогы;

 

әлеге карар белән расланган Тукай муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең  хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәгә:

V бүлек 4 пунктныӊ унберенче абзацында «Мәгарифтәге казанышлары өчен» сүзләреннән соң «һәм «Мактаулы остаз» аерымлык билгесе» сүзләрен өстәргә;

күрсәтелгән Нигезләмәгә 1 нче кушымтаныӊ «Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Совет Социалистик Республикалар берлегенең, Россия Советлар Федератив Социалистик Республикасының ведомство (тармак) бүләкләре» бүлеген түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

 

Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Совет Социалистик Республикалар берлегенең, Россия Советлар Федератив Социалистик Республикасының ведомство (тармак) бүләкләре

1. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы)

1.1.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы  гомуми белем бирү хезмәткәре

1.2.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы башлангыч һөнәри белем бирү хезмәткәре

1.3.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы урта һөнәри белем бирү хезмәткәре

1.4.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре

1.5.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы фән һәм техника хезмәткәре

1.6.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәре

1.7.

Студентларның фәнни-тикшеренү эшен үстергән өчен

1.8.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы мәгариф өлкәсе хезмәткәре

1.9.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсе хезмәткәре

1.10.

Мәгариф отличнигы

1.11.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы тәрбия һәм агарту хезмәткәре

1.12.

Россия Федерациясенеӊ мактаулы фән һәм югары технологияләр хезмәткәре

1.13.

Тәрбия һәм мәгариф өлкәсе ветераны

1.14.

Л.С. Выготский медале

1.15.

К.Д. Ушинский медале

1.16.

Россия Федерациясенең «Һөнәри-техник белем бирү отличнигы» значогы

2. Халык мәгарифе министрлыгы, СССР (РСФСР) Мәгариф министрлыгы

2.1.

«СССР мәгариф отличнигы» значогы

2.2.

«Халык мәгарифе отличнигы» значогы 

2.3.

«СССР һөнәри техник белем бирү отличнигы» значогы

2.4.

«РСФСР һөнәри-техник белем бирү отличнигы» значогы;

Әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең  хезмәтенә түләү шартлары турында нигезләмәне яӊа редакциядә бәян итәргә.

  1. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
  2. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                      А.Р. Хәбибуллин

 

 

      

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.36 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International