КАРАР 18.12.  2020 ел     № 4846 2021-2024 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

18.12.  2020 ел                        Яр Чаллы                                        № 4846

 

 

2021-2024 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау турында

 

Хокук бозуларны профилактикалау системасын формалаштыру, җәмәгать тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне ныгыту, бу эшчәнлеккә барлык дәүләт органнарын, җәмәгать оешмаларын һәм халыкны җәлеп итү, хокук бозуларны профилактикалау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә район җирле үзидарә органнарының ролен һәм җаваплылыгын арттыру максатында

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. 2021-2024 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны расларга (алга таба – Программа).
  2. «2017-2020 елларга Тукай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча программа турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2016 елның 14 октябрендәге 5194 номерлы карары 2021 елның 1 январеннән үз көчен югалта дип танырга.
  3. Әлеге программаны башкаручы булып торган бүлек, учреждение һәм ведомство җитәкчеләренә аны тулысынча һәм үз вакытында үтәү өчен шәхси җаваплылык йөкләргә.
  4. Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасына бюджет төзегәндә, программаны гамәлгә ашыру срокларын исәпкә алып, программа чараларын гамәлгә ашыруга район бюджеты акчалары хисабыннан финанс средстволары бүлеп бирүне күздә тотарга тәкъдим итәргә.
  5.   Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
  6. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 22.44 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International