КАРАР 29.01.2021 ел № 289 Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фондыннан Тукай муниципаль районына бүлеп бирелгән субсидияләрне бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ 

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

29.01.2021 ел                                                           № 289

 

 

Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фондыннан Тукай муниципаль районына бүлеп бирелгән субсидияләрне бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында

 

 

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Бюджет кодексының 78.1 статьясы нигезендә, 2020 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәүнең көтелгән нәтиҗәләре һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2021 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль казначылык идарәсе уртак коллегиясенеӊ 2021 елныӊ 4 январендәге ПР-3 номерлы беркетмәсенеӊ 24, 25 пунктларын үтәү йөзеннән,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитетныӊ 2019 елныӊ 23 октябрендәге 4669 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районы территориясе чикләрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фондыннан Тукай муниципаль районына бүлеп бирелгән субсидияләрне бирү тәртибенеӊ 6 пунктына  үзгәрешләр кертергә һәм яӊа редакциядә бәян итәргә:

«6. Субсидия бирү өчен субсидия алучыга Башкарма комитетка тапшырырга кирәк:

- җитәкченеӊ исемен, фамилиясен, атасыныӊ исемен, субсидия алучының банк реквизитларын, элемтә телефоннарын күрсәтеп, субсидия бирү турында язма гариза;

- җирле үзидарәнең вәкаләтле органы тарафыннан теркәлгән уставның нотариуста таныкланган күчермәсе;

- субсидия бирү турында гариза биргән көнгә кадәр бер ай алдан алынган Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә яисә аныӊ нотариаль таныкланган күчермәсе, (юридик зат буларак теркәлгән субсидияләр алучылар өчен);

- ТИҮ җитәкчесен сайлау турында гражданнар җыелышы (конференциясе) беркетмәсе;

- авария хәлләренә бәйле очраклардан тыш, Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм башка түләүләр буенча бурыч булмау турында белешмә.».

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.

 3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                 А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 182.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International