ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
ТР Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Олы Шилнә авылы Зарековка микрорайонында Дачная, Вишневая, Чулпан, Камская, Речная, Прибрежная, Зарековка, Придорожная урамнары буенча торак пунктны газлаштыру өчен территорияне планлаштыру проектын эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, Кече Шилнә авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен исәпкә алып, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, район уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. ТР Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлеге Олы Шилнә авылы Зарековка микрорайонында Дачная, Вишневая, Чулпан, Камская, Речная, Прибрежная, Зарековка, Придорожная урамнары буенча торак пунктны газлаштыру өчен территорияне планлаштыру проектын эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин