КАРАР 08.04.2021 ел    №1091 Тукай муниципаль районы территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

 

08.04.2021 ел                      Яр Чаллы                               №1091

 

 

Тукай муниципаль районы территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрү турында

 

 

Тукай муниципаль районы территориясенең тиешле санитар, эстетик торышын тәэмин итү һәм аны алга таба төзекләндерү максатында,

 

 

КАРАР БИРӘ:

  1.  2021 елныӊ 24 апрелендә Тукай муниципаль районы территориясендә төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту буенча өмә үткәрергә.
  2. Авыл җирлекләре башлыкларына авыл җирлекләре территориясендә өмә оештырырга тәкъдим итәргә.
  3. Барлык милек формасындагы оешма һәм предприятие җитәкчеләренә үз карамагында булган территорияне санитар чистартуны оештырырга тәкъдим итәргә.
  4. Әлеге карарны районының рәсми сайтында урнаштырырга.
  5.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                                Ф.С. Заһретдинов

 

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 239.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International