ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
ТР Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлеге Югары Суыксу авылы Полевая, Речная, Үзәк, Заречная урамнары буенча торак пунктны газлаштыру өчен территорияне планлаштыру проектын эшли башлау турында
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 5 бүлеге нигезендә, Түбән Суыксу авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләрен исәпкә алып, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14 статьясы беренче өлеше 20 пункты, район уставы нигезендә
КАРАР БИРӘ:
1. ТР Тукай муниципаль районы Түбән Суыксу авыл җирлеге Югары Суыксу авылы Полевая, Речная, Үзәк, Заречная урамнары буенча торак пунктны газлаштыру өчен территорияне планлаштыру проектын эшли башларга.
2. Проектлаштыруны территориаль планлаштыру документлары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, техник регламентлар таләпләре нигезендә алып барырга.
3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.
4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы Ф.С. Заһретдинов