КАРАР « 28 »  май  2021 ел       №  1465 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

« 28 »  май  2021 ел                                                                                      №  1465

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында

 

 

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын актуальләштерү максатында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карары нигезендә, «Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибе турында» 2018  елныӊ 6 августындагы 3794 номерлы район Башкарма комитеты карарына таянып,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын расларга (кушымта бирелә).

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районы сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны ТР Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасарына йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ 28 май  1465 номерлы карарына кушымта   

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламент

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге административ регламент (алга таба – Регламент) авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә  торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең алга таба - муниципаль хезмәт) стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Муниципаль хезмәт алучылар: физик затлар (алга таба - гариза бирүче).

1.3. Муниципаль хезмәт Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты (алга таба – Башкарма комитет) тарафыннан күрсәтелә.

Муниципаль хезмәтне башкаручы – Башкарма комитетның төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге (алга таба – бүлек).

1.3.1. Башкарма комитетның урнашу урыны: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Бүлекнең урнашу урыны: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 йорт.

Эш графигы:

дүшәмбе - җомга: 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр;

кабул итү көннәре: сишәмбе, пәнҗешәмбе 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр;

ял көннәре: шимбә, якшәмбе.

Ял һәм туклану өчен тәнәфес вакыты эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән билгеләнә.

Белешмә өчен телефон: 70-00-41.

Керү шәхесне раслаучы документлар буенча.

1.3.2. «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре) муниципаль районның рәсми сайт адресы: (http:// www.tukay.tatar.ru).http://www.tukay.tatar.ru

1.3.3. Муниципаль хезмәт, шулай ук бүлекнең урнашу урыны һәм эш графигы турында мәгълүмат алынырга мөмкин:

1) Башкарма комитет биналарында мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү өчен урнаштырылган муниципаль хезмәт турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган мәгълүмат стендлары аша;

2) «Интернет» челтәре аша муниципаль районның рәсми сайтында (http:// www.tukay. tatar.ru.);http://www.tukay.tatar.ru

3) Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatar.ru/) (алга таба – Региональ портал);

4) Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) бердәм порталында (http:// www.gosuslugi.ru/) (алга таба – Бердәм портал);

5) Башкарма комитетта (бүлектә):

телдән мөрәҗәгать иткәндә - шәхсән яки телефон аша;

язмача (шул исәптән электрон документ формасында) мөрәҗәгать иткәндә – кәгазьдә почта аша, электрон формада электрон почта аша.

1.3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат муниципаль районның рәсми сайтында бүлек белгече тарафыннан һәм Башкарма комитет биналарында, гариза бирүчеләр белән эшләү өчен, мәгълүмати стендларда урнаштырыла.

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге муниципаль районның рәсми сайтында, «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестры» дәүләт мәгълүмат системасында.

1.5. Әлеге Регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнең читтән торып эш урыны –  «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәкләренең эшчәнлеген оештыру кагыйдәләрен раслау турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 22 декабрендәге 1376 номерлы карары белән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренең 34 пункты нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районыныӊ (шәһәр округыныӊ) шәһәр яки авыл җирлегендә төзелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкнеӊ территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офисы);

техник хата - муниципаль хезмәт күрсәтүче орган тарафыннан җибәрелгән,  муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документларга кертелгән мәгълүматларныӊ документлардагы мәгълүматларга туры килмәгән хата (ялгыш язу, грамматик яки арифметик хата);

Әлеге Регламентта муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза (алга таба – гариза) дигәндә муниципаль хезмәт күрсәтү турында запрос аңлашыла (27.07.2010 ел, 210-ФЗ номерлы Федераль законның 2 ст.2 п.). Гариза стандарт бланкта тутырыла (1 нче кушымта).

Әлеге Регламентның гамәлдә булуы авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм түбәндәге шартларга җавап бирүче яшь белгечләргә кагыла:

а) авыл җирендә даими яшәү (яшәү урыны буенча теркәлү);

б) авыл җирендә хезмәт шартнамәсе буенча эшләү яки шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру (төп эш  урыны) (социаль түләүләрне алучылар һәм торак урыннарын наем шартнамәләре буенча торак алучылар - чараларда катнашучыларның җыелма исемлекләренә кертелгән көнгә кимендә бер ел дәвамында өзлексез рәвештә бер ел дәвамында);

в) әлеге типик нигезләмәнең 12 пункты нигезендә билгеләнә торган торак төзелеше (сатып алу) буенча исәп-хисап бәясенең кимендә 30 проценты күләмендә үз һәм (яисә) заем акчалары, шулай ук әлеге типик нигезләмәнең 16 пунктында каралган очракта торак төзү (сатып алу) өчен кирәкле акчалар булу. Гражданин үз һәм (яки) заем акчалары булмаганда (җитәрлек дәрәҗәдә булмаган очракта) ана (гаилә) капиталы акчаларын (бер өлешен) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Ана (гаилә) капиталы акчаларын (бер өлешен) торак шартларын яхшыртуга юнәлтү кагыйдәләре турында» 2007 елның 12 декабрендәге 862 номерлы карары белән билгеләнгән тәртиптә файдаланырга мөмкин;

г) Россия Федерациясе Торак кодексының 51 статьясында билгеләнгән нигезләр буенча даими яшәү урыны буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану. Торак шартларын махсус рәвештә начарайткан гражданнар күрсәтелгән гамәлләр кылган көннән алып биш елдан да иртәрәк булмаган вакытта торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга мөмкин.

Авыл җирлеге дигәндә, авыл җирлекләре яки муниципаль район чикләрендә гомуми территорияләре берләшкән авыл җирлекләре, шулай ук шәһәр тибындагыпоселоклар, Татарстан Республикасы шәһәр округлары составына керүче,  Кагыйдәләргә 1 нче кушымта исемлеге буенча территорияләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән бәйле эшчәнлек өстенлек иткән авыл торак пунктлары аңлашыла.

 

 

2. Муниципаль хезмәт күрсәтү стандарты

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү стандартына таләпләр

Стандартка таләпләре эчтәлеге

Хезмәт күрсәтүне яки таләпне билгели торган норматив акт

2.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү исеме

Авыл җирендә яшәүче гражданнарга, шул исәптән яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү

ТР МК 29.05.2018 ел, №407 карары белән расланган Кагыйдәләрнең 30 п.

2.2. Муниципаль хезмәт күрсәтүче җирле үзидарә башкарма-боеру органы атамасы

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

БК  турында нигезләмә

2.3. Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен тасвирлау

Таныклык (2 нче кушымта).

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында карар

ТР МК 29.05.2018 ел, №407 карары белән расланган Кагыйдәләрнең 11 п.

2.4. Муниципаль хезмәт күрсәтү вакыты, шул исәптән муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, әгәр туктатып тору мөмкинлеге Россия Федерациясе законнарында каралган булса, муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору вакыты, муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) вакыты

Торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән гражданнарны исемлеккә кертү (алга таба – гражданнар исемлекләрен) – гариза биргән көннән 13 көн.[1]

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгыннан (алга таба – министрлык) белешмәләр кергән көннән ике көн эчендә җыелма исемлекләргә кертү турында хәбәр итү.

Таныклыкның керүе турында хәбәр итү – министрлыктан таныклык кергән көннән ике көн эчендә.

Муниципаль хезмәт күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булып торучы документ мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгате көнендә бирелә.

Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документ гаризада күрсәтелгән элемтә ысулын кулланып (почта аша яки электрон адреска) муниципаль хезмәт нәтиҗәсен рәсмиләштерү һәм теркәү көнендә гамәлгә ашырыла

 

2.5. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен законнар яисә башка норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның, шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәт күрсәтүләрнең тулы исемлеге, аларны мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны тапшыру тәртибе

Гариза бирүче таныклык алу өчен тәкъдим итә:

1) гариза:

- документ формасында кәгазьдә;

- Региональ портал аша мөрәҗәгать иткәндә «Электрон имза турында» 06.04.2011 ел, № 63-ФЗ Федераль закон таләпләре нигезендә имзаланган электрон формада;

2) мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының шәхесен таныклаучы документлар күчермәләре;

3) гаилә әгъзалары буларак гаризада күрсәтелгән затлар арасында туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы документлар күчермәләре;

4) мөрәҗәгать итүченең һәм (яки) аның гаилә әгъзаларының үз һәм (яки) заем акчалары булуын раслый торган документларның әлеге типлаштырылган нигезләмәнең 4 пунктындагы "в" пунктчасында билгеләнгән күләмдә, шулай ук, кирәк булганда, мөрәҗәгать итүченең (мөрәҗәгать итүче белән теркәлгән никахта торучы затның) ана (гаилә) капиталы алуга хокукы. Мондый документлар исемлеге, аларны тапшыру сроклары һәм тәртибе Министрлык тарафыннан билгеләнә;

5) гражданны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ;

6) хезмәт кенәгәсенең күчермәләре (хезмәт килешүләре буенча эшләүчеләр өчен) яки хезмәт стажы һәм хезмәт эшчәнлеге турында электрон рәвештә мәгълүмат; яисә индивидуаль эшкуар буларак физик затны дәүләт теркәвенә алу турында белешмәләр булган документларның күчермәләре;;

Шулай ук:

а) мөрәҗәгать итүченең һәм (яки) аның гаилә әгъзаларында үз һәм (яки) заем акчаларының торак төзү (сатып алу) хисап бәясенең 29,3 проценты күләмендә булуын раслаучы документ (документлар):                                              

- кредит оешмасында ачылган шәхси счеттан өземтәләр;                                      - максатчан акчалата займ килешүләре, кредит шартнамәләре;        - ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты һәм ана (гаилә) капиталы күләме (калган өлеше) турында Россия Федерациясе Пенсия фонды белешмәләре;
торак йорт төзелеше башланган очракта:
- КС-2 формасы буенча башкарылган эшләрне кабул итү турында акт гариза биргән көнгә кадәр бер елдан да соңга калмыйча төзелгән акт һәм КС-3 формасы буенча башкарылган эшләр һәм чыгымнар бәясе турында белешмә (төзелеш бәясенең җыелма смета исәп-хисабы, проект - смета документациясе белән бергә тапшырыла);
- тәмамланмаган төзелеш объектының базар бәясен бәяләү турында хисап;
 - күпфатирлы торак йортны өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсе буенча подряд килешүе буенча түләү турында документ (түләү поручениесе) һәм тиешле килешү;
- йортның әзерлек дәрәҗәсен раслаучы документ (техник паспорт, оешма (органнар) Капиталь төзелеш объектларының дәүләт техник исәбе һәм (яки) техник инвентаризациясе буенча);

б) төзелешкә планлаштырыла торган торак бәясен раслый торган документ (документлар) күчермәләре:
- төзелеш бәясенең җыелма смета исәп - хисабы (индивидуаль торак йорт төзелеше очрагында);
- өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсенең (күпфатирлы торак йорт төзелеше очрагында);

в) торак төзелеше турында хәбәрнамәне үз эченә алган документларның күчермәләре:

- индивидуаль торак төзелеше объектының планлаштырыла торган төзелеше параметрларын билгеләнгән параметрлар һәм җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше объектын җирле үзидарә органы тарафыннан төзелешкә рөхсәт бирү өчен бирелгән җир кишәрлегендә урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәрнамәләр (индивидуаль торак йорт яисә булган торак йортка төзелгән торак урыны төзегәндә);
- күпфатирлы торак йортны төзүгә рөхсәт (күпфатирлы торак йортны өлешләп төзүдә катнашкан очракта);
 - планлаштырыла торган торак бинаның гомуми мәйданы күрсәтелгән проект-смета документациясе;

г) шәхси эшмәкәр яки шәхси эшмәкәр - крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы буларак физик затны дәүләт теркәвенә алу турында белешмәләре булган документлар күчермәләре:
- шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтәләр;
- Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органында теркәлү турында хәбәрнамәләр;

д) "Шәхси мәгълүматлар турында" 2006 елның 27 июлендәге 152-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, гаризада күрсәтелгән барлык гаилә әгъзаларына шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә язмача ризалык;

е) мәҗбүри пенсия иминияте системасында гражданинның шәхси счетының иминият номеры турында белешмәләр (булганда);

ж) сатып алырга планлаштырыла торган торак бәясен раслый торган алдан сату-алу шартнамәсенең күчермәсе;

з) мөрәҗәгать итүченең һәм аның гаилә әгъзаларының теркәлү урыны буенча торак урыны гомуми мәйданын раслый торган документлар (техник паспорт, капиталь төзелеш объектларының дәүләт техник исәбе һәм (яки) техник инвентаризациясе оешмаларыннан (органнарыннан) белешмә);

и) иминләштерелгән затның шәхси шәхси счетының торышы турында белешмәләр.

7) торак төзүгә рөхсәтне күздә тоткан һәм төзелешкә (сатып алуга) планлаштырылган торак бәясен раслый торган башка документлар. Мондый документлар исемлеге, аларны тапшыру сроклары һәм тәртибе Министрлык тарафыннан билгеләнә;

Муниципаль хезмәт алу өчен гариза бланкын гариза бирүче Башкарма комитетка шәхси мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Башкарма комитетның рәсми сайтында урнаштырылган.

Гариза һәм теркәп бирелә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

шәхсән (мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче зат тарафыннан ышанычнамә нигезендә);

почта аша.

Гариза һәм документлар гариза бирүче тарафыннан шулай ук көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документлар рәвешендә Региональ портал аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин

 

2.6. Дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм дәүләт органнары яки җирле үзидарә органнары карамагында булган, шулай ук мөрәҗәгать итүче аларны, шул исәптән электрон формада алу ысулларын, аларны бирү тәртибен, дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә әлеге документлар белән эш итүче оешма карамагында булган муниципаль хезмәт күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле документларның тулы исемлеге

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алына:

1) гражданны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ;

2) торак урынында яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар санын раслый торган белешмәләр;

3) торак урынның торак һәм гомуми мәйданы һәм бирү датасы күрсәтелгән финанс-шәхси счеты (әгәр документ җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелә икән);

4) Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар.

Мөрәҗәгать итүче тапшырырга хокуклы документларны алу ысуллары һәм тапшыру тәртибе әлеге Регламентның 2.5 пункты белән билгеләнгән

Мөрәҗәгать итүчедән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган югарыда санап үтелгән документларны таләп итү тыела.

Мөрәҗәгать итүче тарафыннан югарыда күрсәтелгән белешмәләрне үз эченә алган документларны тапшырмау мөрәҗәгать итүчегә хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигез булып тормый.

 

2.7. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Документлар кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр:

1) тиешле булмаган зат тарафыннан документлар тапшыру;

2) тапшырылган документларның әлеге регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән таләпләргә һәм документлар исемлегенә туры килмәве;

3) гаризада һәм гаризага теркәлә торган документларда төзәтүләр, аларның эчтәлеген төрлечә аӊларга мөмкинлек бирә торган җитди хаталар булу;

4) башка органга документлар тапшыру

 

2.8. Муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору яки баш тарту өчен нигезләрнең тулы исемлеге

Хезмәт күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр каралмаган.

Баш тарту өчен нигезләр:

1) мөрәҗәгать итүче тарафыннан документлар тулы күләмдә тапшырылмаган яисә гаризада һәм (яки) документларда тулы булмаган һәм (яки) дөрес булмаган мәгълүмат бар;

2) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетлары акчалары хисабына социаль түләүдән яисә дәүләт ярдәменең башка рәвешеннән файдаланып, торак шартларын яхшыртуга элегрәк гамәлгә ашырылган хокук;

3) тиешле документ мөрәҗәгать итүче тарафыннан үз инициативасы буенча тапшырылмаган очракта, ведомствоара запроска дәүләт хакимияте органының, җирле үзидарә органының яисә дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы ведомство карамагындагы оешманың муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмавы турында җавабы килү;

4) яшь гаиләнең нигезләмәнең 6-7 пунктында күрсәтелгән таләпләргә туры килмәве;

5) мөрәҗәгать итүчеләрнең авыл территорияләрендә яшәүче гражданнарга торак төзү (сатып алу) өчен социаль түләүләр бирү турындагы нигезләмәдә билгеләнгән шартларга туры килмәве;

 

2.9. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен алына торган дәүләт пошлинасын яисә башка түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Муниципаль хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә

 

2.10. Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр исемлеге, шул исәптән муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә катнашучы оешмалар тарафыннан бирелә торган документ (документлар) турында белешмәләр

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми

 

2.11. Мондый түләү күләмен исәпләү методикасы турында мәгълүматны да кертеп, дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләр күрсәтүгә түләүне алу тәртибе, күләме һәм нигезләре

Кирәкле һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми

 

2.12. Муниципаль хезмәт күрсәтү, муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрне күрсәтү турында запрос биргәндә һәм мондый хезмәтләр күрсәтү нәтиҗәсен алганда чиратның максималь вакыты

Чират булганда муниципаль хезмәт алу өчен гариза бирү - 15 минуттан да артык түгел.

Муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алганда чиратта максималь көтү вакыты 15 минуттан артмаска тиеш

 

2.13. Муниципаль хезмәт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы оешма тарафыннан күрсәтелә торган хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүченең запросын теркәү вакыты һәм тәртибе, шул исәптән электрон формада

Гариза кергән көннән бер көн эчендә.

Ял (бәйрәм) көнендә электрон формада кергән запрос ял (бәйрәм) көненнән соӊ килүче эш көнендә теркәлә

 

2.14. Муниципаль хезмәт күрсәтү залына, көтү залына, муниципаль хезмәт күрсәтү турында запросларны тутыру урыннарына, аларны тутыру үрнәкләренә һәм һәр муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлегенә, мондый хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиа мәгълүматларын урнаштыру һәм рәсмиләштерү, шул исәптән федераль законнар һәм инвалидларны социаль яклау турында Татарстан Республикасы законнары нигезендә инвалидлар өчен күрсәтелгән объектларның үтемлелеген тәэмин итүгә карата таләпләр

Муниципаль хезмәт күрсәтү янгынга каршы система һәм янгын сүндерү системасы, документларны рәсмиләштерү өчен кирәкле мебель, мәгълүмат стендлары белән җиһазландырылган биналарда  башкарыла.

Инвалидларның муниципаль хезмәт күрсәтү урынына тоткарлыксыз керә алуы тәэмин ителә (бинага уңайлы керү-чыгу һәм хәрәкәт итү).

Муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында визуаль, текст һәм мультимедиа мәгълүматы гариза бирүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикләнгән мөмкинлекләрен исәпкә алып урнаштырыла

 

2.15. Муниципаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеге һәм сыйфаты күрсәткечләре, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең муниципаль хезмәт күрсәткәндә вазыйфаи затлар белән үзара хезмәттәшлеге саны һәм аларның дәвамлылыгы, муниципаль хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге, шул исәптән мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгендә (шул исәптән тулы күләмдә), җирле үзидарә органының теләсә кайсы территориаль бүлекчәсендә, мөрәҗәгать итүче теләге белән (экстерриториаль принцип), дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә Федераль законның 15.1 статьясы нигезендә берничә дәүләт һәм (яки) муниципаль хезмәт күрсәтү турында запрос (комплекслы запрос) аша муниципаль хезмәт алу мөмкинлеге яисә мөмкин булмавы

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы күрсәткечләре булып тора:

бинаның шәһәр эчендә җәмәгать транспортыннан файдалану мөмкинлеге зонасында урнашуы;

кирәкле белгечләр саны, шулай ук гариза бирүчеләрдән документлар кабул ителә торган бүлмәләр булу;

мәгълүмати стендларда, Интернет челтәрендә мәгълүмат ресурсларында (https://tukay.tatarstan.ru/ ), Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында муниципаль хезмәт күрсәтү ысуллары, тәртибе һәм сроклары турында тулы мәгълүмат булуы; 

инвалидларга хезмәтләрне башка затлар белән бертигез дәрәҗәдә алырга комачаулаучы каршылыкларны үтүдә ярдәм күрсәтү;

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфаты түбәндәгеләр булмау белән характерлана:

документлар кабул итү һәм бирү чиратлары;

муниципаль хезмәт күрсәтү срокларын бозу;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаятьләр;

муниципаль хезмәт күрсәтүче муниципаль хезмәткәрләрнең мөрәҗәгать итүчеләргә карата әдәпсез, игътибарсыз мөнәсәбәтенә карата шикаятьләр.

Муниципаль хезмәт күрсәтү турында запрос биргәндә һәм муниципаль хезмәт нәтиҗәсен алганда, муниципаль хезмәт күрсәтүче вазыйфаи затның һәм мөрәҗәгать итүченең бер тапкыр үзара хезмәттәшлеге күздә тотыла. Хезмәттәшлек дәвамлылыгы регламент белән билгеләнә.

Муниципаль хезмәт күрсәтүнең барышы турында мәгълүматны гариза бирүче Тукай районы сайтында, Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталында, КФҮтә алырга мөмкин.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге (алга таба – КФҮ) , КФҮнең читтәге эш урыннары аша аша муниципаль хезмәт күрсәтү башкарылмый.

Экстерриториаль принцип буенча  һәм комплекслы запрос составында муниципаль хезмәт күрсәтелми

 

2.16. Башка таләпләр, шул исәптән экстерриториаль принцип буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең үзенчәлекләрен исәпкә алучы (әгәр муниципаль хезмәт экстерриториаль принцип буенча күрсәтелгән булса) һәм электрон формада муниципаль хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре

Муниципаль хезмәтне электрон формада алу тәртибе турында консультацияне Интернет-кабул итү бүлмәсе яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин.

Муниципаль хезмәтне электрон формада күрсәткәндә гариза бирүче хокуклы:

а) Бердәм порталда яки Региональ порталда урнаштырылган муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат алырга;

б) Региональ порталның «Шәхси кабинет»н кулланып, муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаның электрон формасын тутыру юлы белән гариза бирергә.

Региональ порталның «Шәхси кабинет»ы аша муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар җибәргәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза кулланыла. Мөрәҗәгать итүче Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 июнендәге 634 номерлы карары белән каралган очракларда гади электрон имза кулланырга хокуклы;

в) электрон формада бирелгән муниципаль хезмәт күрсәтү турында гаризаларны үтәү барышы турында белешмәләр алырга;

г) Региональ портал аша муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләргә;

д) электрон документ формасында муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсен алырга;

е) бүлекнең, шулай ук аның вазыйфаи затларына, муниципаль хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) муниципаль районның рәсми сайты, Региональ портал, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче органнар, аларның вазыйфаи затлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәр (судтан тыш) шикаять бирү процессын тәэмин итүче Федераль дәүләт мәгълүмат системасы порталы аша шикаять бирергә.

 

 

3. Административ процедураларның составы, эзлеклелеге һәм үтәү сроклары, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны электрон формада башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Муниципаль хезмәт күрсәткәндә гамәлләр тәртибен тасвирлау

 

3.1.1. Муниципаль хезмәт күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

1) мөрәҗәгать итүчегә консультация бирү;

2) гаризаны кабул итү һәм теркәү;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запросларны формалаштыру һәм җибәрү;

4) исемлекне әзерләү һәм министрлыкка җибәрү;

5) җыелма исемлеккә кертү турында хәбәр итү;

6) гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү һәм таныклык алу турында хәбәр итү.

 

3.2. Мөрәҗәгать итүчегә консультацияләр бирү

 

3.2.1. Мөрәҗәгать итүче бүлеккә шәхсән, телефон һәм (яки) электрон почта аша муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында консультацияләр алу өчен мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә, шул исәптән, муниципаль хезмәт алу өчен бирелә торган документларның составы, формасы һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә һәм кирәк булганда гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгате көнендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: составы, тапшырыла торган документлар формасы һәм рөхсәт алуның башка мәсьәләләре буенча консультацияләр.

 

3.3. Гаризаны кабул итү һәм теркәү

 

3.3.1. Мөрәҗәгать итүче шәхсән, ышанычлы зат яисә КФҮ, КФҮнең ерактан торып эш урыны аша, муниципаль хезмәт күрсәтү турында язмача яки электрон формада гариза бирә һәм әлеге Регламентның 2.5 пункты нигезендә документларны бүлеккә тапшыра.

Гаризаны электрон формада кергәндә бүлекнең гаризаларны кабул итү өчен җаваплы вазыйфаи заты:

а) гаризаны электрон документ әйләнеше системасында теркәүне тәэмин итә, шул ук вакытта гаризага «Ведомство тарафыннан кабул ителгән» яки «Эшкәртүдә» статуслары бирелә, бу исә Региональ порталның «Шәхси кабинеты»нда чагылыш таба;

б) электрон имзаның Бердәм порталга мөрәҗәгать итү юлы белән чынбарлык шартлары үтәлүен тикшерә (мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган документларның электрон үрнәкләре тапшырылган очракта).

Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның чынбарлыгы шартларын үтәмәү ачыкланмаса, бүлекнең вазыйфаи заты мөрәҗәгать итүчегә, гариза кергән көннән соң килүче эш көненнән дә соңга калмыйча, гариза керүне теркәү номерын, гариза алу датасын, файлларның исемнәрен, аңа теркәлгән документлар исемлеген, муниципаль хезмәт нәтиҗәсен алу датасын үз эченә алган гариза керү турында хәбәр җибәрә.

Көчәйтелгән квалификацияле электрон имзаны тикшерү нәтиҗәсендә аның чынбарлыгы шартларын үтәмәү ачыкланса, бүлекнең вазыйфаи заты:

электрон формада кергән документларны кабул итүдән баш тарту турында карар кабул итә;

мөрәҗәгать итүчегә, «Электрон имза турында» 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль законның 11 статьясы пунктларын күрсәтеп,  кабул ителгән карар турында электрон формада хәбәрнамәне җибәрә. Мондый хәбәрнамәгә бүлекнең вазыйфаи затының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән кул куела, электрон документлар әйләнеше системасында теркәлә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 августындагы 852 номерлы карары белән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алу өчен мөрәҗәгать иткәндә көчәйтелгән квалификацияле электрон имзадан файдалану кагыйдәләренең 9 пунктында күрсәтелгән ысуллар белән җибәрелә.

3.3.2. Гаризалар кабул итүне алып баручы бүлек белгече түбәндәгеләрне башкара:

мөрәҗәгать итүченең шәхесен билгеләү;

гариза бирүченең вәкаләтләрен тикшерү (ышанычнамә буенча эш йөрткән очракта);

әлеге Регламентның 2.5 пунктында каралган документларның булуын тикшерү;

бирелгән документларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен тикшерү (документларның күчермәләрен тиешенчә рәсмиләштерү, документларда сызылган сүзләр, төзәтүләр булмау).

Кимчелекләр булмаган очракта бүлек белгече түбәндәгеләрне башкара:

гаризаны махсус журналда кабул итү һәм теркәү;

мөрәҗәгать итүчегә документларны кабул итү датасы, керү номеры, муниципаль хезмәт күрсәтүне үтәү датасы һәм вакыты турында билге белән тапшырылган документлар исемлеген бирү;

гаризаны Башкарма комитет Җитәкчесенә карауга җибәрү.

Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр булган очракта, документларны кабул итүче бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә гаризаны теркәү өчен каршылыклар булу турында хәбәр итә һәм документларны кабул итүдән баш тарту өчен ачыкланган нигезләрнең эчтәлеген язмача аңлатып, документларны кире кайтара.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гамәлгә ашырыла:

гаризалар һәм документлар 15 минут эчендә кабул ителә;

гаризаны гариза кергән вакыттан бер көн эчендә теркәү

Процедураларның нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза Башкарма комитет Җитәкчесенә карап тикшерүгә юнәлтелгән яки документлар гариза бирүчегә кире кайтарылган.

3.3.3. Башкарма комитет Җитәкчесе гаризаны карый, башкаручыны билгели һәм гаризаны бүлеккә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гаризаны теркәгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: башкаручыга җибәрелгән гариза.

 

3.4. Муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы органнарга ведомствоара запросларны формалаштыру һәм җибәрү

 

3.4.1. Бүлек белгече ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша электрон формада түбәндәгеләрне тәкъдим итү турында запрос җибәрә:

1) гражданны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тануны раслаучы документ;

2) торак урында яшәу урыны буенча теркәлгән гражданнар санын раслый торган белешмәләр;

3) торак урынның торак һәм гомуми мәйданы һәм бирү датасы күрсәтелгән финанс-шәхси счеты (әгәр документ җирле үзидарә органнары тарафыннан бирелә икән);

4) Шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар муниципаль хезмәт күрсәтү турында гариза кергән көннән алып бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: җибәрелгән запрос.

3.4.2. Белешмәләр белән тәэмин итүчеләр белгечләре, ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша кергән запрос нигезендә, соратып алына торган документларны (мәгълүмат) тапшыралар яки муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документ һәм (яки) мәгълүмат булмау турында хәбәрнамәләр (алга таба – баш тарту турында хәбәрнамә) җибәрәләр.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар, әгәр ведомствоара запроска җавап әзерләү һәм җибәрүнең башка сроклары федераль законнарда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең хокукый актларында һәм федераль законнар нигезендә кабул ителгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында билгеләнмәгән булса, органга яисә оешмага ведомствоара запрос кергән көннән биш көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән документлар (белешмәләр) яки баш тарту турында хәбәрнамә. 

 

3.5. Исемлекне әзерләү һәм министрлыкка җибәрү;

 

3.5.1. Бүлек белгече түбәндәгеләрне башкара:                               

тапшырылган документлардагы белешмәләрнең дөреслеген тикшерү;

исәп эшен рәсмиләштерә (барлык документларны аерым папкага туплау);

әлеге Регламентның 2.9 пунктында каралган муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләрнең булуын тикшерү.

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту өчен нигезләр булган очракта, бүлек белгече муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында бәяләмә һәм муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат проектын әзерли. Бәяләмә исәпкә алу эшенә теркәлә;

Баш тарту өчен нигез булмаган очракта гариза бирүчене гражданнар исемлегенә кертә.

Әзерләнгән документ проекты Башкарма комитет җитәкчесенә раслауга җибәрелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар запросларга җаваплар кергән мизгелдән бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: раслауга җибәрелгән гражданнар исемлеге  яки баш тарту турында хат.

3.5.2. Башкарма комитет җитәкчесе гражданнар исемлеген яки баш тарту турында хатны раслый һәм бүлеккә җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлеккә җибәрелгән расланган документ.

3.5.3. Бүлек белгече документны терки.

Муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, мөрәҗәгать итүчегә баш тарту турында хат җибәрә.

Мөрәҗәгать итүчене гражданнар исемлегенә керткән очракта, расланган исемлекләрне министрлыкка җибәрә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә җибәрелгән баш тарту турында хат яки Министрлыкка җибәрелгән гражданнар исемлеге.

 

3.6. Җыелма исемлеккә кертү турында хәбәр итү

 

3.6.1. Бүлек белгече министрлыктан җирле үзидарә органнары исемлекләрен карау нәтиҗәләре турында хәбәрнамә алгач, мөрәҗәгать итүченең җыелма исемлекләргә керүе турында мәгълүмат белән хат әзерли яки муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту турында хат әзерли.  Әзерләнгән документ проекты билгеләнгән тәртиптә килештерелә һәм кул кую өчен Башкарма комитет җитәкчесенә җибәрелә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гаризаны теркәгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: кул куюга юнәлдерелгән документ проекты.

3.6.2. Башкарма комитет җитәкчесе хатка кул куя һәм бүлеккә җибәрә.

Процедураның нәтиҗәсе: расланган документ.

3.6.3. Бүлек белгече хатны терки һәм гариза бирүчегә почта аша юллый.

3.6.2-3.6.3 пунктчасы белән билгеләнә торган процедуралар 3.6.1 пунктчасында каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе:  гариза бирүчегә җибәрелгән хат.

 

3.7. Гариза бирүчегә муниципаль хезмәт нәтиҗәсен бирү һәм таныклык алу турында белдерү

 

3.7.1. Министрлыктан таныклык алганнан соң, бүлек белгече гариза бирүчегә хәбәр итә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар документлар кергән вакыттан алып бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: таныклык алу турында хәбәр итү.

3.7.2. Бүлек белгече гариза бирүчегә мөрәҗәгать иткәндә билгеләнгән тәртиптә таныклык бирә.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедуралар гариза бирүченең килгән көнендә 15 минут эчендә чират тәртибендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: бирелгән таныклык.

 

3.8.1 Техник хаталарны төзәтү

3.8.1. Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта техник хата ачыкланган очракта, мөрәҗәгать итүче бүлеккә тапшыра:

техник хатаны төзәтү турында гариза (3 кушымта);

муниципаль хезмәт нәтиҗәсе буларак мөрәҗәгать итүчегә бирелгән, техник хатасы булган документ;

техник хата булуын таныклаучы юридик көчкә ия булган документлар.

Муниципаль хезмәт нәтиҗәсе булган документта күрсәтелгән белешмәләрдә техник хатаны төзәтү турында гариза мөрәҗәгать итүче (вәкаләтле вәкил) тарафыннан шәхсән, яисә почта аша (шул исәптән электрон почта аша), яисә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша тапшырыла. 

3.8.2. Документларны кабул итү өчен җаваплы белгеч техник хатаны төзәтү турында гаризаны кабул итә, гаризаны теркәп бирелгән документлар белән терки һәм аларны бүлеккә тапшыра.

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура гаризаны теркәгәннән соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: кабул ителгән һәм теркәлгән гариза бүлек белгеченә карап тикшерүгә җибәрелгән.

3.8.3. Бүлек белгече документларны карый һәм хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе булган документка төзәтмәләр кертү максатында, әлеге регламентның 3.6 пунктында каралган процедураларны гамәлгә ашыра һәм мөрәҗәгать итүчегә (вәкаләтле вәкилгә) төзәтелгән документны, мөрәҗәгать итүчедән (вәкаләтле вәкилдән) техник хата булган документның оригиналын алып, кул куйдырып бирә яки мөрәҗәгать итүчегә почта аша (электрон почта аша), техник хата булган документ оригиналын тәкъдим иткәндә, документ алу мөмкинлеге турында хат җибәрә. 

Әлеге пункт белән билгеләнә торган процедура техник хатаны ачыклаганнан яки теләсә кайсы кызыксынган заттан җибәрелгән хата турында гариза алынганнан соң, өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: гариза бирүчегә бирелгән (җибәрелгән) документ.

 

 

4. Муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формалары

 

4.1. Муниципаль хезмәт күрсәтүнең тулылыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту мөрәҗәгать итүчеләрнең хокукларын бозу очракларын ачыклау һәм бетерү, муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешен тикшерү, җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларының гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карарлар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедураларның үтәлешен контрольдә тоту формалары булып тора:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү буенча документлар проектларын тикшерү һәм килештерү. Тикшерү нәтиҗәсе булып проектларны визалау тора;

2) билгеләнгән тәртиптә эш кәгазьләрен алып баруны тикшерү;

3) билгеләнгән тәртиптә муниципаль хезмәт күрсәтү процедураларының үтәлешенә контроль тикшерүләр үткәрү.

Контроль тикшерүләр планлы  (җирле үзидарә органының ярты еллык яки еллык эш планнары нигезендә гамәлгә ашырыла) һәм планнан тыш булырга мөмкин.  Тикшерүләр уздырганда муниципаль хезмәт күрсәтү  белән бәйле барлык мәсьәләләр (комплекслы тикшерүләр) яки мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча сорау каралырга мөмкин. 

Агымдагы контроль максатында электрон мәгълүматлар базасында булган мәгълүматлар, хезмәт корреспонденциясе, административ процедураларны башкаручы белгечләрнең телдән һәм язма мәгълүматы, тиешле документларны исәпкә алу журналлары һәм башка мәгълүматлар кулланыла.

Муниципаль хезмәт күрсәткәндә һәм карарлар кабул иткәндә гамәлләрнең үтәлешен контрольдә тоту өчен Башкарма комитет җитәкчесенә муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре турында белешмәләр тапшырыла.

Белгечләр административ процедураларның срокларын, эзлеклелеген һәм эчтәлеген бозу очраклары һәм сәбәпләре турында кичекмәстән муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенә хәбәр итәләр, шулай ук бозуларны бетерү буенча ашыгыч чаралар күрелә.

4.2. Муниципаль хезмәт күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләр тәртибенә агымдагы контроль муниципаль хезмәт күрсәтү буенча эшне оештыру өчен җаваплы Башкарма комитет Җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары, шулай ук инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре тарафыннан башкарыла.

4.3. Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар исемлеге җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре турында нигезләмәләр һәм вазыйфаи регламентлар белән билгеләнә.

Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, гариза бирүчеләрнең хокукларын бозу очраклары ачыкланган очракта, гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Җирле үзидарә органы җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләр мөрәҗәгатьләрен вакытында карап тикшермәгән өчен җаваплылыкка ия.

Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе җитәкчесе (урынбасары) әлеге Регламентның 3 бүлегендә күрсәтелгән административ гамәлләрнең вакытында һәм (яки) тиешенчә башкарылмавы өчен җаваплылыкка ия. 

Муниципаль хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә торган (гамәлгә ашырыла торган) карарлар һәм гамәлләр (гамәл кылмау) өчен вазыйфаи затлар һәм башка муниципаль хезмәткәрләр законда билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка ия.   

4.5.  Муниципаль хезмәт күрсәтүне гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан контрольдә тоту муниципаль хезмәт күрсәткәндә эшчәнлекнең ачыклыгы, муниципаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм муниципаль хезмәт күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәр карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.                        

 

5. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенең, 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы 1.1 өлешендә күрсәтелгән оешмаларның, шулай ук аларның вазыйфаи затларының, муниципаль хезмәткәрләрнең, хезмәткәрләрнең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирүнең судка кадәр (судтан тыш) тәртибе

 

5.1. Муниципаль хезмәт алучылар муниципаль хезмәт күрсәтүдә катнашучы Башкарма комитет хезмәткәрләре гамәлләренә (гамәл кылмауларына) Башкарма комитет җитәкчесенә яки муниципаль берәмлек башлыгына судка кадәр тәртиптә шикаять бирергә хокуклы.

Мөрәҗәгать итүче шикаять белән, шул исәптән түбәндәге очракларда мөрәҗәгать итә ала:

1) муниципаль хезмәт күрсәтү турында мөрәҗәгать итүче запросын теркәү вакытын бозу;

2) муниципаль хезмәт күрсәтү срогын бозу;

3) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районының норматив хокукый актларында каралмаган документларны яки мәгълүматны яисә гамәлләр башкаруны таләп итү;

4) мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актлары белән каралган документларны кабул итүдән баш тарту;

5) федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актларында, муниципаль хокукый актларда баш тарту нигезләре каралмаган булса, муниципаль хезмәт күрсәтүдән баш тарту;

6) муниципаль хезмәт күрсәткәндә, мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп итү;

7) Башкарма комитетның, Башкарма комитет вазыйфаи затының муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хәреф-хаталарны һәм хаталарны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән срогын бозуы;

8) муниципаль хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча документлар бирү вакытын яки тәртибен бозу;

9) әгәр федераль законнар һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы законнары һәм башка норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән туктатып тору нигезләре каралмаган булса, муниципаль хезмәт күрсәтүне туктатып тору;

10) муниципаль хезмәт күрсәткәндә, мөрәҗәгать итүчедән муниципаль хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән яки муниципаль хезмәт күрсәтүдән беренче тапкыр баш тартканда документларның яисә мәгълүматның булмавы һәм (яисә) дөреслеге күрсәтелмәгән документларны таләп итү, 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясы 1 өлеше 4 пункты белән каралган очраклардан тыш.

5.2. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган җитәкчесенең карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять язмача кәгазьдә яки электрон формада бирелә.

Шикаять почта, КФҮ аша, Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, Тукай муниципаль районының рәсми сайты (http://tukay.tatarstan.ru/), Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (http://uslugi.tatar.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (функцияләре) (http://www.gosuslugi.ru/) аша җибәрелергә мөмкин, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхси кабул итү вакытында кабул ителергә мөмкин.

5.3. Муниципаль хезмәт күрсәтүче органга яисә югары органга (булган очракта) кергән шикаять аны теркәгән көннән соң унбиш эш көне эчендә каралырга тиеш,  ә муниципаль хезмәт күрсәтүче органның мөрәҗәгать итүчедән документлар кабул итүдән яисә җибәрелгән хаталарны төзәтүдән баш тартуына яисә мондый төзәтмәләрнеӊ билгеләнгән срогын бозуга шикаять биргән очракта – аны теркәгән көннән соң биш эш көне эчендә.

5.4. Шикаять үз эченә түбәндәге мәгълүматны алырга тиеш:

1) карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмау) шикаять белдерелә торган хезмәт күрсәтүче органның, хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең исеме;

2) мөрәҗәгать итүченең – физик затныӊ фамилиясе, исеме, атасының исеме (соңгысы – булган очракта), яшәү урыны турында мәгълүмат яисә мөрәҗәгать итүченең – юридик затныӊ исеме, урнашу урыны турында мәгълүмат, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), җавап бирү өчен электрон почта адресы (булган очракта) һәм почта адресы;

3) муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яисә муниципаль хезмәткәрнең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) турында мәгълүматлар;

4) мөрәҗәгать итүче муниципаль хезмәт күрсәтүче органның, муниципаль хезмәт күрсәтүче орган вазыйфаи затының яки муниципаль хезмәткәрнең карары һәм гамәле (гамәл кылмау) белән килешмәгәнне раслаучы дәлилләр.

5.5. Шикаятькә шикаятьтә бәян ителгән хәлләрне раслаучы документларның күчермәләре теркәлергә мөмкин.  Бу очракта шикаятькә теркәп бирелә торган документлар исемлеге китерелә.

5.6. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:

1) шикаять канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хәреф-хаталарны һәм хаталарны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актлары, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары, муниципаль хокукый актлар белән каралмаган акчаларны кире кайтару формасында; 

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.

Әлеге пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң килүче көннән дә соңга калмыйча, мөрәҗәгать итүчегә язма рәвештә һәм мөрәҗәгать итүченең теләге буенча электрон формада шикаятьне карау нәтиҗәләре турында дәлилләнгән җавап җибәрелә.

5.7. Шикаять канәгатьләндерелергә тиешле дип танылган очракта, мөрәҗәгать итүчегә җавапта муниципаль хезмәт күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү максатыннан Башкарма комитет тарафыннан башкарыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм мөрәҗәгать итүчегә муниципаль хезмәт күрсәтүне алу максатында башкарылырга тиешле алдагы гамәлләре хакында мәгълүмат күрсәтелә.

5.8. Шикаять мөрәҗәгать итүчегә җавапта канәгатьләндерелергә тиеш түгел дип танылган очракта, кабул ителгән карарның сәбәпләре турында дәлилләнгән аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять бирү тәртибе турында мәгълүмат бирелә.

5.9. Шикаятьне карау барышында яки нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу яки җинаять составы билгеләре ачыкланса, шикаятьләр карау буенча вәкаләтләр бирелгән вазыйфаи зат булган материалларны кичекмәстән прокуратура органнарына җибәрә.

 

 

 

Кушымта   

(белешмә)

 

 

Муниципаль хезмәт күрсәтү өчен җаваплы һәм аның үтәлешен контрольдә тотуны гамәлгә ашыручы вазыйфаи затларның реквизитлары,

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

Вазыйфа

Телефон

Электрон адрес

Башкарма комитет Җитәкчесе

70-00-76

    

    

       tukay.ispolkom@tatar.ru

Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары

 

70-13-74

Бүлек белгече

70-00-41

 

 

 

 

[1] Муниципаль хезмәт күрсәтү срогы административ процедураларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле суммар сроктан чыгып билгеләнә. Административ процедураларның озынлыгы эш көннәрендә исәпләнә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 6.47 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International