КАРАР 17 май 2021 ел       №1386 2021 елга Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре юлларында юл эшләре турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

«        » _______ 2021 ел                         Яр Чаллы                                 № ____

 

 

2021 елга Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре юлларында юл эшләре турында

 

«Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 декабрендәге 1187  номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «2021 елга Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре чикләрендә  урнашкан гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының урам-юл челтәрен төзү» район программасын расларга.

2. Әлеге карарны интернет челтәрендә муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Р.С. Игътисамовка йөкләргә.

 

 

 

  Башкарма комитет Җитәкчесе                                                              А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

                                               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«2021 ЕЛГА

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛӘРЕНДӘ УРНАШКАН ГОМУМИ ФАЙДАЛАНУДАГЫ АВТОМОБИЛЬ ЮЛЛАРЫНЫҢ УРАМ-ЮЛ ЧЕЛТӘРЕН ТӨЗҮ» ПРОГРАММАСЫ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

         Яр Чаллы шәһәре, 2021 ел

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ПРОГРАММА ПАСПОРТЫ

Программаның исеме

2021 елга Тукай муниципаль районы авыл җирлекләре чикләрендә урнашкан гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының урам-юл челтәрен төзү

Программаны эшләү өчен нигез

«Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 2007 елның 8 ноябрендәге 257-ФЗ номерлы Федераль закон;

Россия Федерациясе Конституциясе;

«Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон;

«Юл хәрәкәте иминлеге турында» 1995 елның 10 декабрендәге 196-ФЗ номерлы Федераль закон;

«Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы юлларында юл эшләре турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 декабрендәге 1187  номерлы карары

Программаның заказчысы

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, авыл җирлекләре Башкарма комитетлары

Программаны төп эшләүчеләр

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Программаның максатлары һәм бурычлары

Программаның максаты:

- Тукай муниципаль районының икътисадый һәм социаль үсешенә ярдәм итү;

- Тукай муниципаль районы икътисады һәм халкы ихтыяҗлары нигезендә урам-юл челтәрен камилләштерү һәм үстерү хисабына гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү;

-юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгын киметү, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген һәм аларның мөлкәтен саклауны тәэмин итү, Тукай муниципаль районы юлларында хәрәкәт итүнең куркынычсыз шартларына законлы хокукларының гарантияләрен арттыру;

 

Максатка ирешү шарты булып түбәндәге бурычларны хәл итү тора:

- җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү;

- ел әйләнәсе халык өчен уңайлы булган автомобиль юллары челтәрен формалаштыру өчен шартлар тудыру;

-юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм гражданнарга үз вакытында медицина хезмәте күрсәтүне тәэмин итү исәбенә халыкның гомер озынлыгын арттыру;

- торак пунктлар урамнарын төзекләндерү торышын яхшырту;

- юл инфраструктурасы объектларында хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү;

- камилләштерелгән автомобиль юллары янында җир һәм мөлкәтнең базар бәясе арту нәтиҗәсендә керемнәрне арттыру;

- нәтиҗәле планлаштыру хисабына районның юл хуҗалыгына чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру;

- автомобиль транспорты хәрәкәте маршрутларының озынлыгын киметү максатында, район юл челтәрен оптимальләштерү;

- транспорт инфраструктурасының барлык объектларына һәм предприятиеләргә камилләштерелгән өслекле автомобиль юллары буенча керү юлларын тәэмин итү;

- автомобиль юлларыннан авариялелек һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауның чагыштырма күрсәткечләрен киметү;

- юл эшләренең сыйфатын күтәрү;

- автомобиль юлларының транспорт челтәрен яхшырту

Программаны тормышка ашыру вакыты

2021 ел

Көтелгән соңгы нәтиҗәләр

Авыл җирлекләренең урам-юл челтәре торышын яхшырту, юлларның үткәрүчәнлек сәләтен арттыру һәм экологик куркынычсызлыкны яхшырту, җирлекнең юл хуҗалыгына бүлеп бирелгән акчаларны файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру

Программаның төп чаралары

- Бәяләү торышы. Милек хокукы өчен документлар, кадастр һәм техник паспортлар һәм ызан эшләре өчен документлар рәсмиләштерү.

- Урам-юл челтәрен төзү һәм ремонтлау буенча проект-смета документациясен эшләү.

- Урам-юл челтәрен үстерүне муниципаль берәмлекнең шәһәр төзелеше документлары белән бәйләү.

- Муниципаль юл фондын формалаштыру.

- Торак пунктларның гамәлдәге юлларын капиталь ремонтлау һәм яңа юлларын төзү

Программаның ярдәмче программалары һәм төп чаралары үтәлешен оештыру өчен җаваплы затлар

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Финанслау күләме һәм чыганаклары

Программаны финанслауның гомуми күләме 35 020, 759 мең сум тәшкил итә, шул исәптән:

- район бюджеты акчалары хисабына 34 700, 000 мең сум;

- калдыклар хисабына юл хәрәкәте иминлеге чаралары  320,759 мең сум

Программаның үтәлешен контрольдә тотуны оештыру системасы

Программа чараларының үтәлешен Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты контрольдә тота

 

  1. Проблеманың эчтәлеге

 

Җирле әһәмияттәге автомобиль юллары муниципаль элемтәләрне тәэмин итүгә хезмәт итә, Тукай муниципаль районы чикләрендә йөкләр ташуны һәм пассажирлар йөртүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә, шуның нәтиҗәсендә социаль һәм җитештерү инфраструктурасының мөһим элементы булып тора. Җирле әһәмияттәге автомобиль юллары челтәренең торышы районның социаль һәм икътисадый үсеш күрсәткечләренә турыдан-туры йогынты ясый. Программаны эшләү һәм тормышка ашыру урам-юл челтәрен, ясалма корылмаларны, юл хәрәкәтен оештыруның техник чараларын үстерүгә комплекслы якын килергә, аларның килешенгән үсешен һәм эшләвен тәэмин итәргә, димәк, финанс һәм матди ресурсларны нәтиҗәлерәк кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Урам-юл челтәрен камилләштерү процессы җирлекнең социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек йогынты ясаячак.

Соңгы вакытта халык арасында автотранспорт чаралары паркының лавина сыман үсеше күзәтелә. Соңгы елларда җирле үзидарә органнарының юлларны карап тотуга һәм төзүгә акчалары булмавына бәйле рәвештә, урам-юл челтәренең транспорт-эксплуатация торышы халыкның һәм автомобильчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерми башлады.

Хезмәт күрсәтү өлкәсе - халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүнең иң мөһим өлкәләреннән берсе. Аның ярдәмендә товар тәкъдимен һәм сатып алу ихтыяҗын базар килештерүе гамәлгә ашырыла. Кулланучылар базары, бюджетка акча керү чыганакларының берсе буларак, «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге икътисадының тотрыклылыгын саклауда мөһим роль уйный.

Урам-юл челтәре, ясалма корылмаларның торышы һәм юл хәрәкәте иминлеген оештыру нурам-юл челтәре, ясалма корылмаларын төзү буенча әлеге программаны эшләү буенча кичектергесез чаралар күрүне таләп итә.

Әлеге программаны эшләү һәм аны тормышка ашыру план чорында юлларны, ясалма корылмаларның торышын яхшыртырга, җәяүлеләр хәрәкәте куркынычсызлыгын арттырырга һәм авыл җирлекләре территориясендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

 

2. Программаны ресурслар белән тәэмин итү

 

Программаны финанслауның гомуми күләме 35 020, 759 мең сум тәшкил итә, шул исәптән:

- район бюджеты акчалары хисабына 34 700,000  мең сум;

- калдыклар хисабына юл хәрәкәте иминлеге чаралары 320,759 мең сум.

 

Программаның төп чаралары

 

Бүгенге шартларда түбәндәге бурычларны хәл итү аеруча актуальләшә:

•милек хокукы өчен документлар, кадастр һәм техник паспортлар һәм ызан эшләре өчен документлар рәсмиләштерү;

•юл челтәренең төп күрсәткечләре - куркынычсызлык, юл хәрәкәте интенсивлыгы һәм тизлеге, үткәрүчәнлек күрсәткечләре буенча транспорт-эксплуатация торышын объектив һәм оператив бәяләү;

•проект-смета документациясен эшләү;

•юл эшләрен адреслы һәм нәтиҗәле планлаштыру.

Программа авыл җирлегенең уртача сроклы юл хуҗалыгы проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән чаралар системасын күздә тота.

 

5. Программа белән идарә итүне һәм аны гамәлгә ашыру барышын тикшереп торуны оештыру

Программа чараларын тормышка ашыруны оештыру Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты, авыл җирлекләре Башкарма комитетлары тарафыннан башкарыла.

Автомобиль юлларының урам-юл челтәрен төзү буенча эшләр башкару кысаларында:

•төзелеш-монтаж эшләренең, кулланыла торган юл-төзелеш материалларының, конструкцияләрнең һәм эшләнмәләрнең сыйфатын тикшерүне тәэмин итәләр;

•торак пунктларда урамнарны карап тотуны (бу зоналарда төзелеш материалларын вакытлыча саклауга, көнкүреш чүп-чары өюләрен оештыруга юл куймау), муниципаль берәмлек чикләрендә автомобиль юлларының юл буе полосасында урнашкан күчемсез милек объектларын һәм корылмаларны, тукталышларны һәм мәйданчыкларны, башка объектларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тота.

Программа чараларын оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан үтәү «Дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыруга конкурслар турында» Федераль законга таянып, конкурс нигезендә контрактлар төзү юлы белән гамәлгә ашырыла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2021 елга Тукай муниципаль районы җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасына кертелгән җирле әһәмияттәге объектлар исемлеге

 

 

Объектның исеме

Куәте, км, пог.м, кв.м

Гамәлдәге бәяләрдә капиталь кертемнәр, мең сумда

 

1

2

3

4

 

1.

Яӊа поселогында чаңгы-роллер трассасы

0,558

8 983,12

 

2.

Мусабай-Завод авылы Киров ур.

1,172

9 772,75

 

3.

Яӊа Троицкий авылы Үзәк ур.

0,9

12 079,52

 

4.

Нефтебаза поселогында  архив территориясе

0,0479

1 543,47

 

5.

Шилнәбаш авылы Октябрьнеӊ 60 еллыгы ур.

0,11

2 321,14

 

2020 елга МДФ планы буенча барлыгы

2,7879

34 700,00

 

 

 

 

 

I.

2020 елгы бюджет йөкләмәләрен үтәү

 

 

 

II.

Калдыклар исәбенә  юл хәрәкәте иминлеге чаралары,  шул исәптән:

 

 

 

1.

Әҗмәкәй авылының Җиңү урамы буенча ясалма тигезсезлекләр урнаштыру

 

 

 

 

7

 

 

 

 

320,750

 

2.

Комсомолец поселогының Мәктәп урамы буенча ясалма тигезсезлекләр урнаштыру

 

3.

Мусабай-Завод авылыныӊ Ленин урамы буенча ясалма тигезсезлекләр урнаштыру

 

Бүленмичә калган средстволар

 

0,009

 

2020 елның 1 январена МДФның факттагы калдыгы буенча барлыгы

 

320,759

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.38 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International