КАРАР 03.06..2021 ел    №1503 2021 елга Тукай муниципаль районы территориясендә экологик хавефсезлекне тәэмин итү буенча комплекслы программаны раслау турында

 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

03.06..2021 ел            Яр Чаллы шәһәре                             №1503

 

 

2021 елга Тукай муниципаль районы территориясендә экологик хавефсезлекне тәэмин итү буенча комплекслы программаны раслау турында

 

 

Тукай муниципаль районы территориясенең тиешле санитар, эстетик торышын тәэмин итү һәм аны алга таба төзекләндерү максатында,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «2021 елга Тукай муниципаль районы территориясендә экологик хавефсезлекне тәэмин итү буенча комплекслы программа»ны расларга.

2. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы  рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга (http://pravo.tatarstan.ru).

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны муниципаль район Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Р.С. Игътисамовка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет  Җитәкчесе                                                                 А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                                               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2021 ЕЛГА

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ЭКОЛОГИК ХАВЕФСЕЗЛЕКНЕ ТӘЭМИН ИТҮ БУЕНЧА

КОМПЛЕКСЛЫ ПРОГРАММА

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яр Чаллы шәһәре

2021 ел

 

 

ПРОГРАММА ПАСПОРТЫ

 

Программаның исеме

Тукай муниципаль районы территориясендә экологик хавефсезлекне тәэмин итү буенча комплекслы программа

Программаны төп эшләүчеләр

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

Программаны башкаручылар

- Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты;

- авыл җирлекләре Башкарма комитетлары;

-  авыл җирлекләре башлыклары;

- коммуналь комплекс оешмалары

Программаның максатлары һәм бурычлары

 

 

 

 

 

 

Программаның төп максаты:

- тотрыклы социаль-икътисадый үсешне су ресурслары белән гарантияле тәэмин итү;

- халыкның экологик яктан уңайлы яшәү шартларын тәэмин итүче су объектларын саклау һәм торгызу;

- халыкны һәм икътисад объектларын су басудан һәм башка тискәре йогынтыдан саклауны тәэмин итү;

- халыкның экологик яктан уңайлы яшәү шартларын тәэмин итүче су объектларын саклау һәм торгызу;

- әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү, шулай ук аны саклау һәм яхшырту;

- Тукай муниципаль районында яшәүчеләр өчен уңайлы тормыш киңлеген булдыру.

Бу максатларга ирешү өчен түбәндәге төп бурычларны хәл итәргә кирәк:

- су объектларын торгызу һәм экологик тернәкләндерү;

- су ресурсларының локаль дефицитларын бетерү;

 - су объектларына тискәре антропоген йогынтыны киметү

Программаны тормышка ашыру вакыты

2021

 

Финанслау күләме

Программаны финанслау күләме 5 242,300 мең сум тәшкил итә

Финанслау чыганаклары

Федераль бюджет, ТР бюджеты, район бюджеты, авыл җирлекләре, инвесторлар бюджеты средстволары (мең сум)

Финан-слау чыга-наклары

ТР бюд-жеты

ТР

бюдже-

ты

Район бюджеты/

авыл җирлек-ләре бюджет-лары акчалары

Пред-приятие средство-лары

 

Инвес-тиция-ләр

2021

-

5 076,

 

 

 

Эшләрнең бәясе - барлыгы 5 076,0 мең сум.

 

Программаны тормышка ашыруның көтелгән соңгы нәтиҗәләре

Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә экологик зыянны булдырмый калу 5 076,0 мең сум күләмендә фаразлана.

Программа чараларын тулы күләмдә гамәлгә ашыру тиешле дәрәҗәдә түбәндәгеләрне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк:

- әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм экологик катастрофаларны булдырмау;

- район халкы өчен уңайлы яшәү тирәлеге булдыру;

- район халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшырту өчен кирәкле шарт буларак әйләнә-тирә мохитнең уңай торышын тәэмин итү;

- муниципаль берәмлек халкында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохиткә сак караш формалаштыру;

- экологик зыянны булдырмау һәм халыкның экологик хавефсезлеген арттыру

 

  1. Программаныӊ төп максатлары һәм бурычлары

 

Максатлар:

- әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү, шулай ук аны саклау һәм яхшырту;

- Тукай муниципаль районы халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшырту өчен кирәкле шарт буларак әйләнә-тирә мохитнең уңай торышын тәэмин итү.

Бурычлар:

- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендә, тормыш эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыруга юнәлтелгән сәяси, икътисадый, технологик, хокукый, социаль, медицина, санитария-гигиена, эпидемиягә каршы чараларны исәпкә алып, дәүләт сәясәтен тормышка ашыру;

- җир, су, урман, минераль һәм башка ресурслардан файдалануның экологик нигезләнгән методларын кертеп, тотрыклы үсешкә юнәлтелгән комплекслы табигатьтән файдалануны гамәлгә кертү;

- хуҗалык эшчәнлегенеӊ тискәре экологик нәтиҗәләрне булдырмау, ерактагы экологик нәтиҗәләрне исәпкә алу;

- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә идарә итү системасының функциональ нәтиҗәлелеген тәэмин итү;

- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендә карарлар әзерләүдә, фикер алышуда, кабул итүдә һәм тормышка ашыруда катнашуны тәэмин итү.

 

  1. Тукай муниципаль районында экологик хавефсезлекне, җир асты байлыкларыннан рациональ файдалануны һәм санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү буенча эшчәнлекне анализлау

 

Санитар-яклау зоналарын билгеләү әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты чыганагы булган предприятиеләрне, предприятиеләр төркемнәрен, аларның аерым биналарын һәм корылмаларын, торак төзелештән, аерым торак йортлардан, ландшафт-рекреация зоналарыннан, ял итү зоналарыннан, курортлар, шифаханәләр һәм ял йортлары территорияләреннән, бакчачылык ширкәтләре һәм коттедж төзелешләре территорияләреннән, күмәк яисә шәхси дача һәм бакча участокларыннан, шулай ук яшәү тирәлеге сыйфатын нормалаштыра торган башка территорияләрдән; спорт корылмалары, балалар мәйданчыклары, белем бирү һәм балалар учреждениеләре, гомуми файдаланудагы дәвалау-профилактика һәм савыктыру учреждениеләрен дә кертеп, аеруны күздә тота.

Халык ялы өчен уңайлы һәм куркынычсыз рекреацион зоналар булдыру халыкның экология өлкәсендә агарту дәрәҗәсен арттыруга, табигатьне саклау эшчәнлеген активлаштыруга һәм, ахыр чиктә, әйләнә-тирәлекнең торышын яхшыртуга китерәчәк. Бозылган җирләрнең продуктивлылыгын торгызу рекультивацияләнгән территорияләрне хуҗалык әйләнешенә кертү өчен мөмкинлекләр ача, ә бу, үз чиратында, өстәмә эш урыннары булдыру һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга өстәмә керемнәр керү.

Экология елдан-ел зур әһәмияткә ия. Икътисад һәм социаль өлкә динамик рәвештә үсә. Шуның белән бергә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә дә йөкләнеш арта.  Бу факторлар экологик проблемаларны җитди кискенләштерә. Әйләнә-тирә мохитнең уңай торышын тәэмин итү район халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшыртуда мөһим шарт булып тора. Су объектларының халыкның тормыш эшчәнлеге калдыклары белән пычрануы өске суларның торышына тискәре йогынты ясый.

 

  1. Төп юнәлешләр һәм чаралар

 

Санитар-саклау зонасы (ССЗ) - махсус куллану режимлы махсус территория, ул предприятиеләрне, аларның кеше яшәү мохитенә һәм сәламәтлегенә йогынты чыганагы булып торган технологик процесслары белән аерым биналарын һәм корылмаларын торак төзелешеннән аерып торучы махсус территория. ССЗ күләме атмосфера һавасына пычраткыч матдәләрнең (химик, биологик, физик) йогынтысын гигиена нормативлары белән билгеләнгән зурлыкларга кадәр киметүне тәэмин итә. Ул теләсә кайсы объектның мәҗбүри элементы булып тора, кешенең яшәү тирәлегенә һәм сәламәтлегенә химик, биологик яки физик йогынты чыганагы булырга мөмкин.

Субүлгеч канау – грунтны юуылудан яки артык дымланудан саклау, өслек суларын җыю һәм аларны якындагы сулыкларга агызу өчен билгеләнгән корылма.

Субүлгеч канауныӊ билгеләнеше – җир кишәрлеген дренажлау, ягъни туфрактан артык дымны чыгару һәм туфракны киптерү. Аның корылмасы түбән һәм сазлыклы җирләрдә, грунт сулары якын булганда, туфрак составында балчык булганда кирәк.

Участокта суның кирәгеннән артык булуы күп проблемаларга китерә. Ул үсемлекләрнең нормаль үсүенә комачаулый һәм аларның үлүенә китерә, туфракның өске катламын юа, подвал яки баз төзергә ирек бирми, йортның һәм башка биналарның терәкләре деформацияләнүгә, стеналары күгәрүгә һәм черүгә китерә. Дренаж корылмасы әлеге күренешләрнең барлыкка килүен булдырмый кала. Субүлгеч канау җир кишәрлегеннән артык суны җыя һәм аны аскы катламга чыгара.

 

  1. Программаны финанс белән тәэмин итү

 

2021 елга программаны гамәлгә ашыру өчен 5 076, 0 мең сум акча кирәк.

 

  1. Көтелгән соңгы нәтиҗәләр

 

- Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтыны киметү һәм экологик катастрофаларны булдырмау;                                                                                    

- рекультивацияләнгән җирләрнең уңдырышлылыгын торгызу;

 - район халкының тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшырту өчен кирәкле шарт буларак әйләнә-тирә мохитнең уңай торышын тәэмин итү;                                                                                                             

- экологик зыяннарны булдырмау һәм халыкның экологик хавефсезлеген арттыру;

- муниципаль берәмлек халкында экологик культура һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш формалаштыру;    

 - районда яшәүчеләр өчен уңайлы тормыш киңлеген булдыру. 

                                                                  

pdf
Скачать текст
PDF, 1.91 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International