КАРАР « 11 »  июнь  2021 ел      № 1621 «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру максатында, 2021 елның II кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

 

« 11 »  июнь  2021 ел             Яр Чаллы                                                        № 1621

 

 

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру максатында, 2021 елның II кварталына Тукай муниципаль районы буенча гомуми торак мәйданының 1 квадрат метры бәясе нормативын раслау турында

 

 «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтү белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру максатында, һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елның 2 февралендәге 94/пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. 2014-2020 елларга «Торак» федераль максатчан программасының «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрергә социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен, 2021 елның II кварталына Тукай муниципаль районы территориясендә гомуми торак мәйданының 1 кв. м бәясен 55 914 мум 00 тиен күләмендә расларга.  

2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә муниципаль Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү буенча урынбасары Р.С. Игътисамовка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.01 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International