КАРАР «11» июнь 2021 ел    №1634 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ генераль планына үзгәрешләр кертү» проекты белән килешү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«11» июнь 2021 ел                                                                                      №1634

 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ генераль планына үзгәрешләр кертү» проекты белән килешү турында

 

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 31 статьясына, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 131-ФЗ номерлы Федераль законга, район уставына, 2018 елның 26 декабрендәге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мәләкәс авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү» проекты буенча халык тыңлаулары турында бәяләмәгә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проекты буенча 2018 елның 26 декабрендәге 1 номерлы халык тыңлаулары беркетмәсенә таянып  

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Татинвестгражданпроект» ДУП тарафыннан эшләнгән һәм 2018 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Тукай районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ Иске Җирекле, Мәләкәс, Калинино, Яӊа Җирекле, Куаклы торак пунктларындагы халык тыңлауларында каралган «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ генераль планына үзгәрешләр кертү» проекты белән килешергә.

2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мәләкәс авыл җирлегенеӊ генераль планына үзгәрешләр кертү» проектын халык тыңлаулары беркетмәсе һәм халык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча бәяләмә белән Тукай муниципаль районы Советына раслауга җибәрергә.

3. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

4. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                        А.Р. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 456.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International