ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
«12» февраль 2021 ел № 499
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибен раслау турында» 2020 елның 21 октябрендәге 4141 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында
1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибен раслау турында» 2020 елның 21 октябрендәге 4141 номерлы карарга үзгәрешләр кертергә:
исемен түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибен раслау турында»;
преамбуланы түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«Авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 20 апрелендәге 192 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты;
әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының авыл җирендә, эшчеләр поселокларында (шәһәр тибындагы поселокларда) эшләүче һәм яшәүче аерым категория гражданнарына торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибенә, яңа редакциядә бәян итеп, үзгәрешләр кертергә (кушымта бирелә).
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының рәсми сайтында (http://tukay.tatarstan.ru/) һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында (http//pravo.tatarstan.ru) урнаштырырга.
3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин
Башкарма комитетның 2021 елның
12 февралендәге 499 номерлы карарына кушымта
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе
1. Әлеге тәртип авыл җирендә эшләүче һәм яшәүче гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларын күрсәтү механизмын билгели.
2. Субсидияләр-ташламалар мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренә торак, җылылык, ут өчен түләү чыгымнарының 100 проценты күләмендә Татарстан Республикасы Законында билгеләнгән торак мәйданының социаль нормасы һәм коммуналь хезмәтләрне куллану нормативлары чикләрендә бирелә. Күрсәтелгән социаль ярдәм чарасы шулай ук пенсиягә чыккан, 60 һәм 55 яшькә җиткән гражданнарга (ир-атлар һәм хатын-кызлар), шулай ук «Иминият пенсияләре турында», «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» һәм «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» Федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килгән гражданнарга, 2018 елның 31 декабре торышына, әмма 60 һәм 55 яшькә җитмәгән (ир-атлар һәм хатын-кызлар), авыл җирендә яшәүче һәм авыл җирендә урнашкан Татарстан Республикасы муниципаль мәдәният учреждениеләрендә кимендә 10 ел эшләгән күрсәтелгән хезмәткәрләргә бирелә.
3. Субсидия-ташламалар күләмен билгеләү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар бирү турында» 2006 елның 24 мартындагы 126 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасында торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү тәртибе һәм шартлары турында нигезләмә нигезендә гамәлгә ашырыла.
4. Субсидия-ташлама бирү турында карарлар «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУнең Тукай муниципаль районы буенча 40 нчы бүлеге (алга таба – Үзәк бүлеге) тарафыннан кабул ителә.
5. Субсидия-ташлама алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә аларның вәкаләтлеләре даими яшәү урыны буенча Үзәк бүлегенә тапшыралар:
1) субсидия-ташлама билгеләү турында гариза;
2) субсидия-ташлама алу хокукы турында эш урыныннан белешмә;
3) Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычлы затлар өчен ышанычнамә күчермәсе.
Әлеге Тәртип буенча социаль ярдәм чарасын алу шарты булып мөрәҗәгать итүченең Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият взнослары, пенялар, штрафлар, процентларны түләү буенча үтәлмәгән бурычлары булмау тора.
Мөрәҗәгать итүче яки Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкаләтле зат гариза белән мөрәҗәгать иткәндә паспорт (аны алмаштыручы документ), банкта ачылган шәхси счет реквизитлары тәкъдим итә.
Субсидия-ташлама билгеләү өчен кирәкле гариза һәм документлар (белешмәләр) электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин. Электрон документлар рәвешендә бирелә торган гаризалар һәм документларга Россия Федерациясе законнары нигезендә электрон имза куела һәм, «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрен дә кертеп, гомуми файдаланудагы электрон туплагычлар һәм (яки) мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләреннән файдаланып тапшырыла.
Субсидия-ташлама алу өчен кирәкле гариза һәм документларны (белешмәләрне) электрон документлар формасында тапшырганда, мөрәҗәгать итүче шәхси мәгълүматларын компенсация билгеләү өчен кирәкле максатларда һәм күләмдә эшкәртүгә ризалыгын белдерә.
6. «Иминият пенсияләре турында», «Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында» һәм «Россия Федерациясендә дәүләт пенсия тәэминаты турында» Федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килә торган гражданнар, 2018 елның 31 декабре торышына, ләкин 60 һәм 55 яшькә җитмәгән (ир-атлар һәм хатын-кызлар), күрсәтелгән федераль законнарда каралган пенсия билгеләү шартларына туры килү турында 2018 елның 31 декабре торышына өстәмә рәвештә Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән белешмә тапшыралар.
7. Мөрәҗәгать итүченең субсидия-ташлама алуга хокукы турында белешмәләрнең дөреслеге өчен законнар нигезендә субсидия-ташламалар алу хокукы турында белешмә биргән муниципаль учреждениенең вазыйфаи затлары җаваплы.
8. Үзәк бүлеге ведомствоара запрослар нигезендә, шул исәптән электрон формада, ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасын кулланып, вәкаләтле оешмалардан компенсация бирү турында карар кабул итү өчен кирәкле түбәндәге мәгълүматларны ала: мөрәҗәгать итүченең гаилә составы турында; мөрәҗәгать итүчегә пенсия билгеләү турында; Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салым, җыемнар, иминият взнослары, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлар булу (булмау) турында.
9. Әлеге Тәртипнең 5 пунктында күрсәтелгән документлар һәм әлеге Тәртипнең 7 пунктында күрсәтелгән белешмәләр нигезендә Үзәк бүлеге, субсидия-ташлама билгеләү турында гаризаны барлык кирәкле документлар белән теркәгән көннән алып эш көннәрендә исәпләнә торган 10 көнлек срокта субсидия-ташлама билгеләү турында яки аны билгеләүдән баш тарту турында карар кабул итә һәм гариза бирүчегә тиешле карарны гаризада күрсәтелгән ысул белән җиткерә (почта адресы буенча язма рәвештә, электрон почта, смс-хәбәр рәвешендә, телефон аша, Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» шәхси кабинеты аша).
Үзәге бүлеге субсидия-ташлама билгеләү турында гаризаны карауны мөрәҗәгать итүченең Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият взнослары, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлар булган очракта 90 көннән дә артык булмаган вакытка туктатып тора.
Субсидия-ташлама билгеләү турында гаризаны карауны туктатып тору турында карар Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычлар турында ведомствоара бәйләнеш тәртибендә мәгълүмат алынганнан соң биш эш көне эчендә кабул ителә һәм мөрәҗәгать итүчегә субсидия-ташлама билгеләү турында гаризада күрсәтелгән ысул белән (почта адресы буенча, электрон документ формасында, смс-хәбәр рәвешендә, телефон аша, Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» шәхси кабинеты аша) карар кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә җиткерелә.
10. Мөрәҗәгать итүче яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә аның вәкаләтле заты тарафыннан әлеге Тәртипнең 5 пунктында каралган документларны тапшырмау субсидия-ташлама билгеләүдән баш тарту өчен нигез булып тора;
мөрәҗәгать итүче яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә вәкаләтле зат тарафыннан субсидия-ташлама алу өчен дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар бирү.
мөрәҗәгать итүчегә субсидия-ташлама бирүне туктатып тору турында хәбәр иткән көннән алып 90 көн эчендә аның Россия Федерациясе салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салым, җыемнар, иминият взнослары, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычларны җайга салмавы.
11. Субсидия-ташлама билгеләү мөрәҗәгать итүченең яисә Россия Федерациясе законнары нигезендә рәсмиләштерелгән ышанычнамә нигезендә аның вәкаләтле затның әлеге Тәртипнең 5 пунктында күрсәтелгән документлар белән мөрәҗәгать иткән айдан башкарыла.
Субсидия-ташлама билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән 90 көн эчендә Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычларны җайга салган мөрәҗәгать итүчеләргә субсидия-ташлама субсидия-ташлама билгеләү турында гаризаны тиешле документлар белән биргән көннән билгеләнә һәм түләнә.
12. Субсидияләр-ташламалар бирү мөрәҗәгать итүченең торак урыннары һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча соңгы өч елдан да артык булмаган вакыт эчендә түләнмәгән бурычлары законлы көченә кергән суд акты белән расланганда туктатыла.
Субсидия-ташламалар бирүне дәвам итү турында карар кабул иткәндә, ул шулай ук субсидия-ташлама бирү туктатылган айлар өчен дә түләнә.
Мөрәҗәгать итүченең Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычы булган очракта, субсидия-ташламалар бирү мондый бурыч турында мәгълүмат кергән көннән 90 көнгә туктатыла.
Субсидия-ташламалар бирүне туктатып тору турында хәбәр ителгән көннән алып 90 көн эчендә мөрәҗәгать итүче Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары нигезендә түләнергә тиешле салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, процентлар түләү буенча бурычларны җайга салганнан соң субсидия-ташлама бирү дәвам итә.
Субсидия-ташлама бирүне дәвам итү турында карар кабул ителгәндә, ул шулай ук субсидия-ташлама бирү туктатылган айлар өчен дә түләнә.
Субсидия-ташламалар бирүне туктатып тору (дәвам итү), туктату турында карар субсидия-ташламалар бирүне туктатып торуга (дәвам итүгә) китерә торган шартлар барлыкка килү турында ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә мәгълүмат алынганнан соң, 10 эш көне эчендә кабул ителә һәм субсидия-ташлама билгеләү турында гаризада күрсәтелгән ысул белән (почта адресы буенча, электрон документ формасында, смс-хәбәр рәвешендә, телефон аша, Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасында «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» шәхси кабинеты аша) карар кабул ителгәннән соң биш эш көне эчендә мөрәҗәгать итүчегә җиткерелә.
13. Субсидияләр-ташламалар бирү субсидияләр-ташламалар бирүне туктатуга китерә торган шартлар барлыкка килгән айдан соң килүче айдан туктатыла.
14. Субсидияләр-ташламалар бирүне туктату өчен нигез булып тора:
- мөрәҗәгать итүче тарафыннан муниципаль учреждение белән хезмәт мөнәсәбәтләрен туктату, әлеге Тәртипнең 2 пункты нигезендә субсидия-ташлама бирелә торган очраклардан тыш;
- мөрәҗәгать итүченең үлеме.
15. Субсидияләр-ташламалар декрет ялында һәм бала карау буенча ялда булган мөрәҗәгать итүчеләр өчен саклана.
16. Бер үк вакытта берничә нигез буенча социаль ярдәм чараларын алу хокукына ия мөрәҗәгать итүчегә социаль ярдәм чаралары, әгәр федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында башкача билгеләнмәгән булса, мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аларның берсе буенча бирелә.
17. Субсидияләр-ташламалар Үзәк бүлеге тарафыннан гариза бирүчеләргә булган яки ачыла торган банк счетларына күчерү яки яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итүчегә почта элемтәсе аша яисә башка ысул белән илтеп бирү юлы белән түләнә. Субсидия-ташлама алу ысулын сайлап алу мөрәҗәгать итүче тарафыннан субсидия-ташлама алу вакытына гамәлгә ашырыла һәм субсидия-ташлама бирү турында гаризада күрсәтелә.
18. Субсидия-ташлама яшәү урыны буенча почта элемтәсе оешмасы аша яисә башка ысул белән сәламәтлекләре, яше буенча, җәяү йөрү яки транспорттан файдалану мөмкинлеге булмаган мөрәҗәгать итүчеләргә илтеп бирелә.
14. Субсидияләр-ташламалар декрет ялында һәм бала карау буенча ялда булган мөрәҗәгать итүчеләр өчен саклана.
15. Бер үк вакытта берничә нигез буенча социаль ярдәм чараларын алу хокукына ия мөрәҗәгать итүчегә социаль ярдәм чаралары, әгәр федераль законнарда һәм Татарстан Республикасы законнарында башкача билгеләнмәгән булса, мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аларның берсе буенча бирелә.
16. Субсидияләр-ташламалар Үзәк бүлеге тарафыннан гариза бирүчеләргә булган яки ачыла торган банк счетларына күчерү яки яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итүчегә почта элемтәсе аша яисә башка ысул белән илтеп бирү юлы белән түләнә. Субсидия-ташлама алу ысулын сайлап алу мөрәҗәгать итүче тарафыннан субсидия-ташлама алу вакытына гамәлгә ашырыла һәм субсидия-ташлама бирү турында гаризада күрсәтелә.
17. Субсидия-ташлама яшәү урыны буенча почта элемтәсе оешмасы аша яисә башка ысул белән сәламәтлекләре, яше буенча, җәяү йөрү яки транспорттан, банк счетларыннан файдалану мөмкинлеге булмаган мөрәҗәгать итүчеләргә илтеп бирелә.