КАРАР 09.11.2021 ел   № 3988 Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

 

КАРАР

 

 

09.11.2021 ел              Яр Чаллы ш.                         № 3988

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында

 

Укучыларны балансланган кайнар ризык белән тәэмин итү, аларның сәламәтлеген саклау, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен үтәп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» 2021 елның 7 сентябрендәге 842 номерлы карарына таянып, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын гамәлгә ашыру өчен,

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренә:

1.1. Дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча белем алучылар мондый оешмаларны гамәлгә куючылар тарафыннан федераль бюджетның, Россия Федерациясе субъектлары бюджетларының, җирле бюджетларның бюджет ассигнованиеләре һәм Россия Федерациясе законнарында каралган башка финанс чыганаклары хисабына  көнгә кимендә бер тапкыр, кайнар эчемлекне санамыйча, кайнар ризык булуны күздә тоткан бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәләр;

1.2. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында башлангыч белем бирү программалары буенча белем алучыларны 55 сум 55 тиенлек түләүсез кайнар төшке аш белән тәэмин итәргә.

2. 2022 елның январеннан расларга:

2.1. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен көненә кайнар аш бәясен 46 сум 30 тиен күләмендә;

2.2. Айлык акчалата түләүләр бәясен:

- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында»2021 елның 7 сентябрендәге 842 номерлы карары нигезендә уку чорында бер укучыга бер көнгә 8 сум 30 тиен;

2.3. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен кайнар ризык белән тәэмин итү буенча ата-аналар түләүләренең суммасын көненә 38 сум 00 тиен;

2.4. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларга бер көнгә бер укучыга ике тапкыр туклану нормасын билгеләргә:

- 1дән 4 сыйныфка кадәр: иртәнге аш– 8 сум 30 тиен, төшке аш – 55 сум 55 тиен;

- 5тән 11 сыйныфка кадәр: иртәнге аш – 8 сум 30 тиен, 46 сум 30 тиен.

3. 2021 - 2022 уку елында Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмәне (1 нче кушымта) расларга. 

4. Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе составын расларга (2 нче кушымта).

5. Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы түбәндәге категория балалар өчен ата-аналарны түләүдән азат итәргә:

5.1. 4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән (5 нче кушымта);

5.2. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, ивалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар («Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә раслаучы документлар тапшырганда) (5 нче кушымта);

5.3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән  (5 нче кушымта).

6. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының финанс-бюджет палатасына гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген финанс белән тәэмин итүгә каралган акчаларны үз вакытында бүлеп бирүне тәэмин итәргә.

7. Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә:

7.1. 2022 елдан муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучыларын 46 сум 30 тиенлек кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

7.2. 2022 елдан 4 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән гаиләләрдән һәм  ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештырырга;

7.3. СанПин 2.3/2.4.3590-20 таләпләре нигезендә санитар-гигиена нормаларының үтәлешен контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

7.4. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә туклану оештыру буенча ай саен  хисап тапшырырга;

7.5. 2022 елдан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларны бушлай ике тапкыр туклану (иртәнге аш, төшке аш) белән тәэмин итүне оештырырга.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга бушлай ике тапкыр туклану 18 яшькә кадәр бирелә;

7.6. 2022 елдан өйдә белем алучы укучылар өчен аена бер тапкыр көнгә 8 сум 30 тиен күләмендә азык-төлек җыелмасы бирүне оештырырга.

8. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ:

8.1. Гомуми белем бирү учреждениеләренә продуктларның өзлексез килүен координацияләүне һәм контрольдә тотуны тәэмин итәргә;

8.2. Кайнар аш белән түэмин итүне оештыру сыйфатын һәм азык-төлек блоклары санитар торышының «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПин 2.4.5.5409-08 таләпләренә туры килүен контрольдә тотуны тәэмин итәргә.

9. 2022 елның январеннан «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУнең кайнар аш белән тәэмин итү буенча җаваплы белгече укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасын (алга таба – ЕГИССО) кулланып, Россия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән тәртиптә һәм күләмдә, ЕГИССО операторы билгеләгән форматларга туры китереп,  мәгълүмат бирүне тәэмин итә.

10. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә 3 эш көне эчендә әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

11. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                     А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ «____» _____________ _____ номерлы карарына 1 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә

 

1. Әлеге «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру тәртибе турында нигезләмә» (алга таба – нигезләмә) гомуми белем бирү учреждениеләрендә социаль якланмаган гаиләләрдәге түбәндәге категория укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру максатында эшләнде:

- 4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгәнлек буенча пособие алучы аз тәэмин ителгән күпбалалы гаиләләрдән булган балаларны;

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, ивалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар («Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә раслаучы документлар тапшырганда): инвалидлык билгеләнү фактын раслый торган, медик-социаль экспертиза учреждениесе тарафыннан бирелгән инвалидлык төркеме күрсәтелгән белешмә, шулай ук психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе;

- социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән балалар.

Социаль яктан якланмаган гаиләләрдәге балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтү 2021-2022 уку елына гомуми белем бирү учреждениеләренең расланган бюджет ассигнованиеләре чикләрендә Тукай муниципаль районы (алга таба – район) гомуми белем бирү оешмалары тарафыннан укучыныӊ ата-анасы (законлы вәкиле) гаризасыннан,  туклану өчен ата-ана түләвеннән азат итү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Әлеге категория укучылар район Башкарма комитеты карары нигезендә кайнар аш белән тәэмин ителә.

Авыруга бәйле рәвештә яисә белем алучының белем бирү оешмасына килмәвенә китергән башка сәбәпләр аркасында укучыларга туклану бирелмәгән очракта, азык-төлек продуктларының бәясе кире кайтарылмый.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, ивалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар өйдә белем алган очракта, ата-аналар (законлы вәкилләр) гаризасы буенча һәм мәгариф оешмасы директоры боерыгы нигезендә ике тапкыр түләүсез туклану азык-төлек белән алыштырыла. Белем бирү оешмасы тарафыннан туклануны оештыру чорында ата-аналарга (законлы вәкилләренә) азык-төлек айга 1 тапкыр бирелә. Өйдә укучы балалар өчен азык-төлек җыелмасын айга бер тапкыр бирергә.

2. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында санап үтелгән укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өчен, Тукай муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә комиссияләр төзелә.

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ  укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе:

- тәкъдим ителгән гаризаларны карый һәм укучыларны өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗлар исемлегенә кертү турында карарлар кабул итә (әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымта); 

- әлеге нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән укучылар исемлеген елга ике тапкыр раслый: агымдагы елның 1 январена һәм агымдагы елның 1 сентябренә;

- гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече нигезендә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары буенча, бюджет акчалары булганда, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениеләренеӊ өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучылары исемлегенә үзгәрешләр кертә.

Гомуми белем бирү учреждениеләре каршындагы комиссия:

- сыйныф җитәкчесе яки озайтылган көн төркеме тәрбиячесе җитәкчелегендә укучыларныӊ ашханәгә төркемләп йөрү графигын төзи;

- төшке ашларның билгеләнгән тәртиптә расланган менюга туры килүен тикшерә.

Комиссия хокуклы:

- СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен бозып әзерләнгән ризыкны сатудан алырга;

- беренчел исәп документлары нигезендә китерелә торган азык-төлек продуктларының туры килүен тикшерергә; 

- тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозуларның булмавы турында белешмә һәм ачыкланган хокук бозулар турында акт төзергә.

3. Гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе:

3.1. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, аз тәэмин ителгәннәр буенча пособие алучылар булып торган, 4 һәм аннан күбрәк балалы күпбалалы гаиләләрдән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, ивалид балалар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балалар, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән, гомуми белем бирү учреждениесе җитәкчесе үтенече буенча Тукай муниципаль районының ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы карары нигезендә аз керемле гаиләләрдән укучыларны бушлай туклану белән тәэмин итүгә гаиләне тикшерү акты нигезендә боерык чыгара.

3.2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә бушлай туклану белән тәэмин ителгән укучылар исемлеген җибәрә.

3.3. Әлеге нигезләмәнең 1 пунктында күрсәтелгән категорияләргә караган балалар саны үзгәргәндә, бу турыда өч көн эчендә «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә хәбәр итә.Бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән укучылар исемлеген «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна  учреждениесенә тапшыра.

4. Сыйныф җитәкчеләре:

4.1. Әлеге нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендәге форма буенча ата-аналардан яисә аларның законлы вәкилләреннән түләүсез туклану белән тәэмин итүгә гаризалар кабул итәләр;

4.2. Гаризаларны алганнан соң өч көн эчендә комиссия каравына җибәрәләр;

4.3. Социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү турында яки социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтүдән баш тарту турында карар кабул итү максатында, аз керемле гаиләләрне һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне, аларның торак шартларын тикшерү, матди хәлен билгеләү турында  ата-аналар комитеты тәкъдимнәрен район комиссиясе каравына кертәләр;

4.4. Сыйныфта һәм категория буенча барлык укучыларны тукландыруны исәпкә алып баралар;

4.5. Сыйныф укучылары тукланган вакытта ашханәдә булалар;

4.6. Укучылар һәм ата-аналар арасында мәктәп укучыларын тиешенчә тукландыру кирәклеге турында аңлату эшләре алып баралар;

4.7. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш вакытта «Дөрес туклану турында сөйләшү» курсы кертәләр;

4.8. Барлык укучыларныӊ ашханәгә йөрүен контрольдә тоталар.

5. Әти-әниләр яки законлы вәкилләре:

5.1. Әлеге Нигезләмәгә 1 нче кушымта нигезендә сыйныф җитәкчеләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында гаризалар җибәрәләр;

5.2. Комиссия запросы буенча гаилә кеременең күләмен раслаучы документлар тапшыралар.

5.3. Гаризада күрсәтелгән документларның дөреслеге өчен тулы җаваплылыкка ия булалар.

6. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ гомуми белем бирү учреждениеләренә чыгып, укучыларны тукландыруны оештыру, азык әзерләү технологиясен үтәү, ризык күләме чыгышы һәм санитар нормаларны үтәү мәсьәләләрен алып бара.

7. Әлеге нигезләмәгә Тукай муниципаль районының барлык гомуми белем бирү учреждениеләре таяна.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ «____» _____________ _____ номерлы карарына 2 кушымта

 

 

Өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру буенча район комиссиясе составы  

 

Комиссия рәисе

 

 

Бариев И.Ш.

Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

 

Рәис урынбасары

 

 

Сабиров А.З.

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы.

 

Комиссия әгъзалары

 

Бузина Н.К.

 

 

Юридик бүлек башлыгы;

 

Заһретдинов Ф.С.

 

Бариева Л.Ф.

Финанс-бюджет палатасы рәисе;

 

Социаль яклау бүлеге башлыгы;

 

Муленкова В.Р.

 

 

 

Сафина Л.Р.

«Тукай муниципаль районы бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге»  МБУ җитәкчесе; 

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы вазыйфаларын башкаручы;

 

 

 Хәмидуллина Л.З.

Эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары.

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2021 елныӊ «____» _______________ ______ номерлы карарына 5 кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ

1-4 сыйныф укучылары исемлеге

 

Учреждение исеме

Укучы-лар саны

Күп балалы гаиләләрдән балалар (4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала) саны

Социаль куркыныч гаиләләр-дән балалар саны

Инвалид балалар

Сәламәтлек мөмкинлек-ләре чикләнгән статус белән инвалид балалар

1

2

3

4

5

6

7

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

206

 

 

1

 

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

74

 

 

2

 

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

12

 

 

 

1

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

32

 

 

 

 

5

«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ

16

 

 

 

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

74

 

 

 

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

14

 

 

 

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

204

 

 

1

 

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

75

 

 

 

1

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

14

 

 

 

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

214

 

 

3

2

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

73

 

 

 

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

34

 

 

 

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

153

 

 

1

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

179

 

 

4

 

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

20

 

 

 

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

164

 

 

 

 

18

«Круглое Поле УГББМ» МБГББУ

168

 

 

2

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

26

 

 

 

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

79

 

 

3

 

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

74

 

 

 

 

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

1

 

 

 

 

23

«Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

14

     

1

 

Барлыгы:

1920

0

0

17

5

 

 

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ

5-11 сыйныф укучылары исемлеге

 

Учреждение исеме

Укучы-лар саны

Күп балалы гаиләләрдән балалар (4 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала) саны

Социаль куркыныч гаиләләр-дән балалар саны

Инвалид балалар

Сәламәтлек мөмкинлек-ләре чикләнгән статус белән инвалид балалар

1

2

3

4

5

6

7

1

«Бәтке УГББМ» МБГББУ

224

10

1

3

 

2

«Биклән УГББМ» МБГББУ

72

2

 

4

 

3

«Боерган ТГББМ» МБГББУ

23

2

   

 

4

«Борды УГББМ» МБГББУ

28

     

 

5

«Иштирәк ТГББМ» МБГББУ

14

     

 

6

«Калмаш УГББМ» МБГББУ

65

5

   

 

7

«Калмия ТГББМ» МБГББУ

18

2

   

 

8

«Князево УГББМ» МБГББУ

271

18

4

3

 

9

«Комсомолец УГББМ» МБГББУ

67

4

   

 

10

«Күзкәй УГББМ» МБГББУ

37

1

 

1

 

11

«Кече Шилнә УГББМ» МБГББУ

167

9

1

3

 

12

«Мәләкәс УГББМ» МБГББУ

93

5

 

1

 

13

«Мусабай-Завод УГББМ» МБГББУ

40

3

   

 

14

«Түбән Суыксу УГББМ» МБГББУ

131

7

 

3

 

15

«Яӊа Троицкий УГББМ» МБГББУ

194

   

1

 

16

«Сәмәкәй ТГББМ» МБГББУ

29

8

 

1

 

17

«Яӊа п. УГББМ» МБГББУ

163

8

1

 

 

18

«Круглое Поле УГББМ» МБГББУ

223

5

 

2

 

19

«Иске Абдул УГББМ» МБГББУ

33

3

   

 

20

«Теләнче-Тамак УГББМ» МБГББУ

85

8

1

 

1

21

«Шилнәбаш УГББМ» МБГББУ

93

3

3

3

 

22

«Иске Дөреш БГББМ» МБГББУ

0

     

 

23

«Яӊа Бүләк ТГББМ» МБГББУ

11

3

   

 

 

Барлыгы:

2081

106

11

25

1

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.34 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International