14.12. 2021 ел Яр Чаллы №4472
«2021-2024 елларга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны раслау турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 18 декабрендәге 4846 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Хокук бозуларны профилактикалау системасын формалаштыру, җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын ныгыту, бу эшчәнлеккә барлык дәүләт органнарын, җәмәгать оешмаларын һәм халыкны җәлеп итү, хокук бозуларны профилактикалауда һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшүдә район җирле үзидарә органнарының ролен һәм җаваплылыгын арттыру максатында,
КАРАР БИРӘ:
Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганагы |
2021-2024 елларда Программа чараларын үтәү өчен җирле бюджеттан барлыгы 2 043 500 мең сум финанс чыгымнары планлаштырыла. Хәйрия ярдәме 193 мең сум. Шулай итеп, Программаны гамәлгә ашыруга каралган: 2021 елда -2 043 427 меӊ 880 сум, 2022 елда -2 043 500 меӊ сум, 2023 елда -2 043 500 меӊ сум, 2024 елда -2 043 500 меӊ сум, Гомуми сумма 8 млн. 101,88 мең сум тәшкил итә, 772 меӊ сум – хәйрия ярдәме. Моннан тыш, түбәндәге чыгымнар күздә тотыла: Бюджеттан тыш чыганаклар средстволары; Гамәлдәге законнар белән тыелмаган башка чыганаклар. Күрсәтелгән чыганаклардан бүлеп бирелә торган средстволар күләме прогноз характерына ия һәм тиешле финанс елына бюджет проектын формалаштырганда, Программа чаралары исемлеген, ирешелгән нәтиҗәләр нигезендә аларны гамәлгә ашыру срокларын һәм этапларын төгәлләштерүне исәпкә алып, билгеләнгән тәртиптә ел саен төзәтмәләр кертелергә тиеш. |
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин