КАРАР 23.12. 2021 ел     №4594 «2019-2021 елларга Тукай муниципаль районы авыл яшьләре» район комплекслы программасын раслау хакында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 10 январендәге 4 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

23.12. 2021 ел                          Яр Чаллы                                         №4594

 

 

«2019-2021 елларга Тукай муниципаль районы авыл яшьләре» район комплекслы программасын раслау хакында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 10 январендәге 4 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019-2021 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 5 мартындагы 158 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатында

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2019 елныӊ 10 январендәге 4 номерлы карары белән расланган «2019-2021 елларга Тукай муниципаль районы авыл яшьләре» программасына 2021 елга Тукай муниципаль районы «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесендә финанслау күләмен 30955 (утыз меӊ тугыз йөз илле биш) сум 00 тиен күләмендә арттырып үзгәрешләр кертергә.  
  2. «2019-2021 елларга Тукай муниципаль районы авыл яшьләре» программасы паспортыныӊ «Финанслау күләмнәре һәм чыганагы» бүлеген яӊа редакциядә бәян итәргә:

 

Программаны финанслау күләмнәре һәм чыганагы

Программаны финанслауның гомуми күләме район җирле бюджеты хисабына 14467862,25 сум тәшкил итә.

Шул исәптән гамәлгә ашыру еллары буенча:

2019 ел – 3655362,98  сум, шул исәптән «Тукай муниципаль районының яшүсмерләр клубы» муниципаль бюджет учреждениесен агымдагы карап тотуга 3119164,48 сум;

2020 ел – 4298487,18 сум, шул исәптән «Тукай муниципаль районының яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» муниципаль бюджет учреждениесен агымдагы карап тотуга 3782487,18 сум;

2021 ел – 6514012,09  сум, шул исәптән «Тукай муниципаль районының яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы» муниципаль бюджет учреждениесен агымдагы карап тотуга 5000757,09 сум.

Программаны финанслау күләмнәре фаразлау характерында һәм тиешле елга һәм план чорына бюджет проектын формалаштырганда ел саен төгәлләштерелергә тиеш.

Республика, федераль бюджет акчалары һәм бюджеттан тыш чыганаклар ел саен төзелә торган шартнамәләр һәм килешүләр нигезендә билгеләнәчәк.

 

  1. «2019-2021 елларга Тукай муниципаль районы авыл яшьләре» район программасын гамәлгә ашыру буенча чараларны кушымта нигезендә яӊа редакциядә бәян итәргә.
  2. Әлеге карарны районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
  3.  Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны район Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                           А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 1.86 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International