КАРАР «24» декабрь 2021     № 4597  Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең 16:39:021201:4032 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

«24» декабрь 2021                  Яр Чаллы шәһәре                        № 4597     

                                                      

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең 16:39:021201:4032 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында 

 

 

    Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районы Советының 2020 елның 10 июнендәге 41/7 номерлы карары белән расланган Тукай муниципаль районының Әҗмәкәй авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, район уставы, «Якты юл» («Светлый путь») газетасында, Тукай муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырылган  2021 елныӊ 4 августындагы халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Әҗмәкәй авыл җирлегенең 16:39:021201:4032 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән (Ж-1 шәхси торак төзелеше өчен)  «Магазиннар» шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.
  2. Әлеге карарны районныӊ рәсми сайтында урнааштырырга.
  3. Әлеге карар  үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары О.А. Никитинага йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 259.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International