КАРАР 24 март 2022 ел     №912 «Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация советы составын раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

24 март 2022 ел                                                                                №911

 

«Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация советы составын раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү хакында

 

 

«Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында» 1997 елның 10 декабрендәге 1417 номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатында һәм кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә,  

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. «Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация советы составын раслау турында»Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2020 елныӊ 2 мартындагы 545 номерлы  карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 

1.1. Комиссия составыннан чыгарырга:

- Н.С. Габдуллинны;

- Ф.Р. Юсуповны;

1.2.   Комиссия составына кертергә:

- Ә.З. Сабировны – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;

- И.Н. Нигъмәтуллинны – Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Минзәлә районара тикшерү бүлеге җитәкчесе.

- Л.Ф. Бариеваны – Тукай районы буенча социаль яклау бүлеге башлыгы.

2. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам. 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                        А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елның ___ мартындагы ___ номерлы карарына кушымта

 

 

Тукай муниципаль районының хезмәтне саклау буенча координация

советы составы

 

Комиссия рәисе:

Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;

 

Комиссия әгъзалары:

  1. Бузина Н.К. – Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы;
  2. Сабиров Ә.З.  – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
  3. Мадярова Д.Ә. – төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге баш белгече;
  4. Гыйлаев Ф.М – координация советы рәисе, АПК хезмәткәрләре профсоюз комитетыныӊ Тукай районы комитеты рәисе (килешү буенча);
  5. Хәбетдинов Р.В. – Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы (килешү буенча);
  6. Ильясов А.М. – Тукай районы прокуроры ярдәмчесе (килешү буенча);
  7. Нигъмәтуллин И.Н. – Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Минзәлә районара тикшерү бүлеге җитәкчесе (килешү буенча);
  8. Рафикова Л.В. – «Яр Чаллы шәһәренеӊ халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Тукай районы филиалы мөдире (килешү буенча);
  9.  Сабирҗанов Г.Г. – Тукай үзәк район хастаханәсенең баш табибы (килешү буенча):
  10. Л.Ф. Бариева – Тукай районы буенча социаль яклау бүлеге башлыгы.
pdf
Скачать текст
PDF, 565.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International