ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
КАРАР
29.06.2022 ел Яр Чаллы ш. № 1902
«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру турында» 2021 елныӊ 9 нояберендәге 3988 номерлы карарга үзгәрешләр кертү хакында
Укучыларны балансланган кайнар ризык белән тәэмин итү, аларның сәламәтлеген саклау, муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү максатында, «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, «Халыкның җәмәгать туклануын оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләр» СанПиН 2.3/2.4.3590-20 таләпләрен үтәп, «Дәүләт белем бирү оешмаларында башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны түләүсез туклану белән тәэмин итүгә һәм башлангыч гомуми белем программалары буенча укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә норматив чыгымнарны раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 6 сентябрендәге 826 номерлы карарына, «2022 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 7 сентябрендәге 842 номерлы карарына таянып, шулай ук Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучыларның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чараларын гамәлгә ашыру өчен, «Тукай муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә укучылар һәм тәрбияләнүчеләрне тукландыруны оештыру» темасы буенча җыелышның 2022 елның 25 маендагы беркетмәсе нигезендә
КАРАР БИРӘ:
«2. 2021 елның 1 сентябреннән расларга:
2.1. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә 5-11 сыйныф укучылары өчен көненә кайнар аш бәясен 53 сум 30 тиен күләмендә;
2.2. Айлык акчалата түләүләр бәясен:
- «2021 елга айлык акчалата һәм башка төр түләүләр турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 7 сентябрендәге 8421 номерлы карары нигезендә уку чорында бер укучыга бер көнгә 8 сум 30 тиен;
2.3. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү өчен ата-аналар түләвенеӊ суммасын 45 сум 00 тиен күләмендә;
2.4. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар статусындагы инвалид балаларга бер көнгә бер укучыга ике тапкыр туклану нормасын билгеләргә:
- 1 класстан 4 класска кадәр: иртәнге аш – 8 сум 30 тиен, төшке аш – 55 сум 55 тиен;
- 5 класстан 11 класска кадәр: иртәнге аш – 8 сум 30 тиен, төшке аш – 53 сум 30 тиен.».
Башкарма комитет Җитәкчесе А.Р. Хәбибуллин