КАРАР «14» июль 2022 ел №2030 Тукай муниципаль районы  Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100218:437 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«14» июль 2022 ел                   Яр Чаллы шәһәре                                        №2030

 

Тукай муниципаль районы  Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100218:437 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен төп төрдән шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 39 статьясы, Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авыл җирлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре, Тукай муниципаль районы уставы,           2022 елныӊ 21 июнендәге халык тыңлаулар нәтиҗәләре турында бәяләмә нигезендә Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты

 

КАРАР БИРӘ

 

1. Тукай муниципаль районы Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан 16:39:100218:437 кадастр номерлы җир кишәрлегенеӊ рөхсәт ителгән файдалану төрен «Төзелеш материаллары кибете урнаштыру өчен» төп төрдән «Кибетләр»  шартлы-рөхсәт ителгән төргә үзгәртергә.

2. Әлеге карарны Тукай муниципаль районыныӊ рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                   А. Р. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 252.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International