КАРАР №2063 , 21.07.2022 ел. "Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча килештерү комиссиясен төзү һәм комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча килештерү комиссиясенеӊ эш регламентын раслау турында турында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТ

 

 

КАРАР

 

231.07.2022                       Яр Чаллы ш.                                             № 2063

 

 

Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча килештерү комиссиясен төзү һәм комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынын килештерү буенча килештерү комиссиясенеӊ эш регламентын раслау турында турында

 

«Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль законның 42.10 статьясы, «Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләре урынын килештерү өчен төзелә торган килештерү комиссиясе турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 20 мартындагы 177 номерлы карары, «Комплекслы кадастр эшләрен оештыру турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2020 елның 31 мартындагы 237 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 11 июнендәге 551 номерлы карары нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләрен килештерү буенча килештерү комиссиясе составын әлеге карарга 1 нче кушымта нигезендә төзергә һәм расларга.

2. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Бәтке һәм Калмия авыл җирлеге территориясендә комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләрен килештерү буенча килештерү комиссиясенең эш регламентын әлеге карарга 2 нче кушымта нигезендә расларга.

3. Әлеге карарны интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Тукай муниципаль районының  рәсми сайтында  https://tukay.tatarstan.ru/ веб-адресы буенча һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат  порталында http://pravo.tatarstan.ru веб-адресы буенча урнаштырырга.

4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә дип билгеләргә.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                             А.Р. Хәбибуллин

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  2022 елның «___» ___________ _____ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

2022 елда Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләрен килештерү буенча килештерү комиссиясе составы

 

Хәбибуллин А. Р.

Татарстан Республикасы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе

Яббаров И.Н.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары

Ковтун Н.А.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты секретаре, комиссия секретаре

Комиссия әгъзалары

Надершин А.Н.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе

Солтанов А.Н.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы башлыгының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе

Исхакова Г.Г.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы

Рогожкин М.А.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары

Галиәкбәров Н.Р.

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче номерлы дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве бүлеге башлыгы

 

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле

Яппаров Р.Б.

«ТР Техник инвентаризаци бюросы» АҖ Яр Чаллы филиалының Тукай һәм Актаныш бүлекчәләре җитәкчесе

Костина И.А

«ТР Техник инвентаризаци бюросы» АҖ Яр Чаллы филиалы урынбасары

Имамов А.Г.

«Түбән Кама» милли паркы» ФДБУ директоры

Медведев В.Ю.

«Искра» бакчачылык коммерциясез ширкәте рәисе

Мелешкина В.И.

 

«Бытовик» бакчачылык коммерциясез ширкәте рәисе

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  2022 елның «___» ___________ _____ номерлы карарына 2 нче кушымта

 

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы территориясендә комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләрен килештерү буенча Килештерү комиссиясенең эш регламенты

 

I. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләрен килештерү буенча килештерү комиссиясенең әлеге эш регламенты (алга таба – Регламент) «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ Федераль закон (алга таба – 221-ФЗ номерлы Федераль закон) нигезендә эшләнгән.

1.2. Әлеге регламент комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләре чикләрен килештерү буенча килештерү комиссиясенең (алга таба – килештерү комиссиясе) составын, вәкаләтләрен һәм эш тәртибен билгели.

1.3. Килештерү комиссиясе үз эшчәнлегендә Россия Федерациясенең норматив хокукый актларына, Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына, «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең норматив хокукый актларына, шулай ук регламентка таяна.

1.4. Килештерү комиссиясе эшенең максаты булып комплекслы кадастр эшләрен башкарганда җир кишәрлекләренең урнашу урыны чикләрен килештерү тора. Чикләрнең урнашу урынын килештерү 221-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә урнашу чикләре мәҗбүри рәвештә килештерелергә тиешле җир кишәрлекләренә карата башкарыла.

 

II. Килештерү комиссиясе вәкаләтләре

 

2. Килештерү комиссиясе вәкаләтләренә керә:

2.1. Түбәндәге хокукта чиктәш җир кишәрлекләренә ия булган кызыксынучы затларның җир кишәрлекләренең чикләре урнашуга карата каршылыкларны карау:

1) милек (дәүләт яисә муниципаль милектәге мондый чиктәш җир кишәрлекләре гражданнарга гомерлек мирас итеп, даими (сроксыз) файдалануга, яисә дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булмаган юридик затларга, яисә казна предприятиеләренә даими (сроксыз) файдалануга бирелгән очраклардан тыш);

2) гомерлек мирас итеп;

3) даими (сроксыз) файдалану (мондый чиктәш җир кишәрлекләре дәүләт яисә муниципаль учреждениеләргә, казна предприятиеләренә, дәүләт хакимияте органнарына яисә җирле үзидарә органнарына даими (сроксыз) файдалануга бирелгән очраклардан тыш);

4) аренда (әгәр мондый чиктәш җир кишәрлекләре дәүләт яки муниципаль милектә булса һәм тиешле аренда шартнамәсе биш елдан артык вакытка төзелгән булса) (алга таба - кызыксынган затлар);

2.2. Регламентның 2.1 пунктында күрсәтелгән кызыксынган затларның җир кишәрлекләре чикләре урнашу урынына карата, шул исәптән мондый каршылыкларның нигезсезлеге очрагында территориянең карта-планы проектын үзгәртүнең максатка ярашсызлыгы турында яки башкаручы тарафыннан мондый каршылыклар нигезендә территориянең карта-планын үзгәртү кирәклеге турында каршылыкларны карау нәтиҗәләре турында килештерү комиссиясе бәяләмәсен әзерләү.

2.3. Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда чикләрнең урнашу урынын килештерү актын рәсмиләштерү.

2.4. Регламентның 2.1 пунктында күрсәтелгән кызыксынган затларга җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыны турында җир бәхәсләрен суд тәртибендә хәл итү мөмкинлеге турында аңлату.

 

III. Килештерү комиссиясе составы, килештерү комиссиясе әгъзаларының вәкаләтләре

 

3.1. Килештерү комиссиясе рәисе булып Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе тора.

3.2. Килештерү комиссиясе рәисе:

3.2.1. Килештерү комиссиясе эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра.

3.2.2. Килештерү комиссиясе эшчәнлеген планлаштыра, килештерү комиссиясе утырышының көн тәртибен раслый.

3.2.3. Килештерү комиссиясе утырышының көн тәртибендәге мәсьәләләрне карауны оештыра.

3.2.4. Карала торган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрне тавышка куя,  тавыш бирүне һәм килештерү комиссиясе әгъзаларының тавышларын санауны оештыра, аларның тавыш бирү нәтиҗәләрен билгели.

3.2.5. Килештерү комиссиясе исеменнән җибәрелә торган запросларны, мөрәҗәгатьләрне һәм башка документларны имзалый.

3.3. Килештерү комиссиясе рәисе урынбасары рәис вәкаләтләрен ул булмаганда башкара.

3.4. Килештерү комиссиясе секретаре:

3.4.1. Килештерү комиссиясе утырышларында карау өчен материаллар әзерләүне оештыра.

3.4.2. Килештерү комиссиясе утырышының көн тәртибе проектын формалаштыра.

3.4.3. Килештерү комиссиясе әгъзаларына утырышны үткәрү вакыты һәм урыны турында, утырышның көн тәртибе турында хәбәр итә, утырышка әзерләнгән материаллар белән таныштыра.

3.4.4. Килештерү комиссиясе утырышлары беркетмәләрен алып бара.

3.4.5. Җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынына карата каршылыкларны карау нәтиҗәләре турында килештерү комиссиясе бәяләмәсен, комплекслы кадастр эшләрен башкарганда чикләрнең урнашу урынын килештерү актын әзерли.

3.4.6. Килештерү комиссиясе рәисе яисә килештерү комиссиясе рәисе урынбасарының килештерү комиссиясе эшчәнлеге белән бәйле башка төрле йөкләмәләрен башкара.

3.5. Килештерү комиссиясе әгъзалары:

3.5.1. Килештерү комиссиясе рәисе күрсәтмәсе нигезендә килештерү комиссиясе утырышларын әзерләүдә катнашалар;

3.5.2. Килештерү комиссиясе утырышларында катнашалар;

3.5.3. Утырышта катнашмаганда, утырышта каралучы мәсьәләләр буенча үз фикерен язма рәвештә җиткерәләр, ул утырышта игълан ителә һәм килештерү комиссиясе утырышы беркетмәсенә теркәлә.

3.6. Утырышта кабул ителгән карар белән килешмәгән очракта, килештерү комиссиясе әгъзалары язмача үз фикерен белдерергә хокуклы, ул килештерү комиссиясе утырышы беркетмәсенә мәҗбүри теркәлергә тиеш. 

 

IV. Килештерү комиссиясенең эш тәртибе

 

4.1. Җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыннарын килештерү мәсьәләсе буенча комиссия утырышын үткәрү турында, шул исәптән территориянең карта-планы проектын әзерләү тәмамлану турында хәбәрнамәне үз эченә алган хәбәр комплекслы кадастр эшләре заказчысы тарафыннан күрсәтелгән утырыш уздырылган көнгә кадәр унбиш эш көненнән дә ким булмаган вакыт эчендә комплекслы кадастр эшләрен башкару башлану турында хәбәрнамәне бастырып чыгару, урнаштыру һәм җибәрү өчен Федераль законда билгеләнгән ысуллар белән бастырыла, урнаштырыла һәм җибәрелә.

4.2. Территориянең карта-планы проекты комплекслы кадастр эшләре заказчысы тарафыннан килештерү комиссиясенә 221-ФЗ номерлы Федераль законның 42.10 статьясы 9 өлеше нигезендә җибәрелә.

4.3. Килештерү комиссиясе теләсә нинди затларны территориянең карта-планы проекты белән таныштыруны түбәндәге юллар белән тәэмин итә:

4.3.1. Гариза бирүче запросы буенча электрон документ формасында территориянең карта-планы проектын юллау.

4.3.2. Килештерү комиссиясенең урнашу урыны буенча документ формасында территориянең карта-планы проекты белән танышу мөмкинлеген бирү.

4.4. Килештерү комиссиясе утырышында территориянең карта-планы проекты тәкъдим ителә, комплекслы кадастр эшләрен башкару нәтиҗәләре, җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыннарын килештерү тәртибе һәм килештерү комиссиясенең эш регламенты аңлатыла.

4.5. Регламентның 2.1 пунктында күрсәтелгән кызыксынучы затларның җир кишәрлеге чикләренең 221-ФЗ номерлы Федераль законның 42.1 статьясы 1 өлеше 1 һәм 2 пунктларында күрсәтелгән урнашу урынына карата каршылыклары килештерү комиссиясе утырышын уздыру турында хәбәр басылып чыккан көннән алып әлеге утырыш уздырылган көнгә кадәр, шулай ук килештерү комиссиясенең беренче утырышы узган көннән алып утыз биш эш көне эчендә килештерү комиссиясенә язма рәвештә тапшырылырга мөмкин.

4.6. Җир кишәрлегенең урнашу урынына карата каршылыклар 221-ФЗ номерлы Федераль законның 42.10 статьясы 15 өлешендә күрсәтелгән белешмәләрне үз эченә алырга тиеш. Билгеләнгән сроктан соң килгән каршылыклар килештерү комиссиясе тарафыннан каралмый. Әлеге каршылыкларны караудан баш тарту турында хәбәрнамә әлеге каршылыклар кергән көннән алып өч эш көне эчендә кызыксынган затка җибәрелә.

4.7. Җир кишәрлеге чикләре яки өлешләренең урнашу урыннарын килештергәндә, мондый чикләрнең яки аларның өлешләренең урнашу урыны санала:

4.7.1. Килештерелгән дип, әгәр җир кишәрлеге чикләренең яисә өлешләренең урнашу урыны турында бәхәсләр Регламентның 2.1 пунктында күрсәтелгән кызыксынган затлар тарафыннан, шулай ук мондый чикләрнең яисә чик өлешләренең урыны законлы көченә кергән суд акты нигезендә билгеләнгән булса, шул исәптән җир кишәрлеге чикләренең урнашу урыны турында җир бәхәсе каралуга бәйле рәвештә, кызыксындырган затлар тарафыннан тапшырылмаган булса.

4.7.2. Бәхәсле дип, әгәр җир кишәрлеге чикләренең яисә өлешләренең урнашу урынына карата каршылыклар, җир кишәрлеге чикләренең урнашу урыны турындагы җир бәхәсләре, суд тәртибендә рөхсәт ителгән очраклардан тыш, Регламентның 2.1 пунктында күрсәтелгән кызыксынган затлар тарафыннан бирелгән булса.

4.8. Килештерү комиссиясенең эш нәтиҗәләре буенча килештерү комиссиясе утырышы беркетмәсе Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2015 елныӊ 20 апрелендәге   244 номерлы  боерыгы белән расланган форма буенча төзелә, шулай ук җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынына карата каршылыкларны карау нәтиҗәләре турында килештерү комиссиясе бәяләмәсе төзелә, ул үз эченә ала:

4.8.1. Җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынына карата кызыксынган затлар каршылыкларының кыскача эчтәлеген.

4.8.2. Килештерү комиссиясенә тапшырылган материаллар турында мәгълүматны.

4.8.3. Килештерү комиссиясенең җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынына карата кызыксынган затларның каршылыкларын карау нәтиҗәләре буенча, шул исәптән мондый каршылыкларның нигезсезлеге очрагында территориянең карта-планы проектын үзгәртүнең максатка ярашсызлыгы турында яки башкаручының мондый каршылыклар нигезендә территориянең карта-планын комплекслы кадастр эшләрен үзгәртү кирәклеге турында нәтиҗәләрне.

4.9. Комплекслы кадастр эшләрен башкарганда чикләрнең урнашу урыннарын килештерү актлары һәм килештерү комиссиясенең Регламентның 2 бүлеге 2.2 һәм 2.3 пунктларында күрсәтелгән бәяләмәләре килештерү комиссиясе утырышын уздырган көннән биш эш көне эчендә рәсмиләштерелә, алар Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетында саклана.

4.10. Килештерү комиссиясе тарафыннан комплекслы кадастр эшләрен башкаручы тарафыннан территориянең карта-планы проектына үзгәрешләр кертү кирәклеге турында карар кабул ителгән очракта, кызыксынган затларның җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урынына карата каршылыклары нигезле булу сәбәпле, беркетмә һәм бәяләмә кул куелганнан соң өч эш көне эчендә комплекслы кадастр эшләрен башкаручыга җибәрелә.

4.11. Территориянең карта-планы проекты ахыргы редакциядә комплекслы кадастр эшләрен башкаручы тарафыннан Регламентның 4.10 пунктында каралган документлар кергән көннән соң ун эш көне эчендә килештерү комиссиясе адресына җибәрелә.

4.12. 221-ФЗ номерлы Федераль законның 42.10 статьясы 14 өлешендә каралган каршылыкларны тапшыру вакыты чыккан көннән соң егерме эш көне эчендә килештерү комиссиясе комплекслы кадастр эшләренә заказ бирүчегә комплекслы кадастр эшләрен башкаручы тарафыннан рәсмиләштерелгән территориянең карта-планы проектын һәм аны раслау өчен кирәкле килештерү комиссиясе утырышы материалларын җибәрә.

4.13. Килештерү комиссиясе утырышлары кирәк булган саен үткәрелә.

4.14. Килештерү комиссиясе утырышы, әгәр анда килештерү комиссиясе әгъзаларының яртысыннан артыгы катнашса, хокуклы дип санала.

4.15. Килештерү комиссиясе карарлары утырышта катнашучылар саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә һәм беркетмә белән рәсмиләштерелә. Килештерү комиссиясе әгъзаларының тавышлары тигез булганда, килештерү комиссиясе рәисе тавышы хәлиткеч булып тора. 

 

V. Йомгаклау нигезләмәләре

 

5.1. Җир кишәрлекләре чикләре урнашу турында 221-ФЗ номерлы Федераль законның 42.10 статьясында каралган, аларга карата комплекслы кадастр эшләре башкарылган җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыннарын килештерү нәтиҗәсендә җайга салынмаган җир бәхәсләре, комплекслы кадастр эшләрен башкарганда чикләрнең урнашу урынын килештерү актын рәсмиләштергәннән соң,  суд тәртибендә хәл ителә.

5.2. Килештерү комиссиясе бәяләмәсенең булуы яки булмавы комплекслы кадастр эшләре башкарыла торган территориядә урнашкан җир кишәрлекләре чикләренең урнашу урыны турында бәхәсләрне хәл итү өчен судка мөрәҗәгать итүгә комачауламый.

pdf
Скачать текст
PDF, 9.00 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International