КАРАР 09.08.2022 ел № 2243 Гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа 2022/2023 уку елына әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия төзү турында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

 

КАРАР

 

09.08.2022 ел                   Яр Чаллы                                     № 2243

 

 

Гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа 2022/2023 уку елына әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия төзү турында

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф учреждениеләрен яңа 2022/2023 уку елына вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләү максатыннан

 

КАРАР БИРӘ:

 

1. Район ведомствора комиссиясе турында нигезләмәне 1 кушымта нигезендә расларга.  

2. Гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа 2022/2023 уку елына әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия төзергә һәм составын 2 кушымта нигезендә расларга. 

3. 2022/2023 уку елына учреждениеләрнең әзерлеген тикшерү акты формасын 3 кушымта нигезендә расларга.

4. Район ведомствоара комиссиясенә 2022 елның 10-15 августында гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына укыту-тәбия процессын оештыруга әзерлеге буенча тикшерү үткәрергә.

5. Яӊа 2022/2023 уку елына гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренеӊ әзерлеген тикшерү буенча район ведомствоара комиссиясенең чыгу маршрутын 4 кушымта нигезендә расларга.

6. «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә әлеге карарны 3 эш көне эчендә районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштыруны тәэмин итәргә.

7. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  И.Ш. Бариевка йөкләргә.

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы                                                       А.Р. Хәбибуллин

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына 1 нче кушымта

 

 

ЯҢА 2022/2023 УКУ ЕЛЫНА МӘГАРИФ  УЧРЕЖДЕНИЕЛӘРЕН КАБУЛ ИТҮ БУЕНЧА РАЙОН ВЕДОМСТВОАРА КОМИССИЯСЕ ТУРЫНДА

НИГЕЗЛӘМӘ

 

1 ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1.1. Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү буенча район ведомствоара комиссиясе (алга таба - комиссия) белем бирү оешмаларының җитәрлек матди-техник дәрәҗәсен, укыту-тәрбия процессын тәэмин итүгә, РФ гражданнарының белем алуга хокукларын, санитар гигиена, янгын куркынычсызлыгы нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүгә, укучыларның, хезмәткәрләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән бердәм дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм координацияләү буенча коллегиаль, киңәшмә органы булып тора.

1.2. Комиссия үз эшчәнлегендә РФ Конституциясенә, «Мәгариф турында» РФ Законына, РФ Хөкүмәте карарларына, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы рекомендацияләренә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте карарларына, күрсәтмәләренә, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карарларына һәм күрсәтмәләренә, Дәүләт янгын күзәтчелеге норматив-хокукый актларына һәм башка ведомстволар актларына, шулай ук әлеге карарга таяна.

1.3. Комиссия белем бирү оешмаларын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән килештереп кабул итә.

1.4. Тукай муниципаль районы территориясендә урнашкан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомство буйсынуындагы белем бирү оешмаларын кабул итү килештерү буенча башкарыла.

1.5. Комиссия эшен оештыру «ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесенә йөкләнә, комиссияне Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары җитәкли.

 

II. ТӨП БУРЫЧЛАР

 

Комиссиянең төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

2.1. Матди-техник базаны саклап калу һәм үстерү, балаларны укыту, тәрбияләү һәм педагогик һәм техник персонал эше өчен уңайлы, куркынычсыз шартлар тудыру буенча нигезләнгән стратегияне билгеләү.

2.2. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш районында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча территориаль мәгариф идарәсе белән берлектә  РФ гражданнарының белем алу хокукларын тәэмин итү буенча, балалар һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәп, эшне оештыру.

2.3. Районның мәгариф оешмаларына ярдәм итү, үстерү, аларда белем бирү һәм тәрбия процессын тәэмин итү, балаларның һәм хезмәткәрләрнең сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен шартлар тудыру проблемаларын хәл итүдә катнашу.

2.4. Комиссия компетенциясенә керүче мәсьәләләр буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, «Роспотребнадзор»ның Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча территориаль мәгариф идарәсе тәкъдимнәрен карау. 

2.5. Белем бирү оешмаларының матди-техник базасын түбәндәгеләргә тикшерү:

- белем бирү оешмалары  базаларының (биналарның, корылмаларның, җиһазларның) янгын, техник куркынычсызлык таләпләренә, СанПиН таләпләренә туры килүе, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, «Роспотребнадзор»ның Яр Чаллы шәһәрендә, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча территориаль мәгариф идарәсе күрсәтмәләрен үтәү,  хезмәтне саклау;

- укыту-тәрбия процессын оештыру, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, хезмәткә укыту, тәрбияләү өчен шартлар тудыру;

- балаларны тукландыруны оештыру, технологик һәм суыткыч җиһазларының торышы;

- балалар һәм хезмәткәрләрдә травматизм булдырмау өчен шартлар тудыру;

- укучыларга медицина хезмәте күрсәтү һәм укучыларның сәламәтлеге торышын тикшереп тору өчен шартлар тудыру;

- мәгариф оешмалары тарафыннан район мәгариф идарәсенә яңа уку елына әзерлек актлары әзерләү һәм тапшыру.

 

III. КОМИССИЯ ЭШЕН ОЕШТЫРУ

 

3.1. Комиссия утырышлары кирәк булган саен үткәрелә.

3.2. Комиссиянең мәгариф оешмаларына чыгуы аерым график буенча башкарыла. Мәгариф оешмасы кабул итүгә әзер булмаган очракта, комиссия соңрак вакытта кабат чыгарга мөмкин.

3.3. Комиссия карарлары рекомендация характерына ия.

3.4. Комиссия утырышын, комиссиянең  чыгып йөрүен рәис яки аның урынбасары алып бара,  утырышларның беркетмәсен секретарь алып бара.

3.5. Комиссия мәгариф оешмаларын кабул итү актларын раслый.

 

IV. КОМИССИЯ ӘГЪЗАЛАРЫНЫҢ ХОКУКЛАРЫ

 

4.1. Оешманың укыту, хезмәт һәм көнкүреш бүлмәләрендә тоткарлыксыз булу һәм карау.

4.2. Үз компетенциясе кысаларында мәгариф оешмалары җитәкчеләреннән кирәкле белешмәләр, мәгълүмат, документлар соратырга һәм алырга.

4.3. Хокук бозуларны төзәтү буенча комиссия утырышына тәкъдимнәр кертергә һәм срокларны билгеләргә.

 

V. КОМИССИЯНЕ ФОРМАЛАШТЫРУ

 

5.1. Комиссиянең структурасы һәм составы Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты карары белән билгеләнә.

5.2. Комиссия составына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тукай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тиешле хезмәтләре,  Тукай муниципаль районы төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге керә.

5.3. Комиссия эшендә Тукай районы авыл җирлекләре башлыклары катнаша ала.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елның ___ _____________________ ___ номерлы карарына 2 нче кушымта

 

 

Гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең яңа 2022/2023 уку елына әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия составы

 

Ведомствоара эшче төркем рәисе

Бариев И.Ш.

Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

Ведомствоара эшче төркем рәисе урынбасары

Сабиров А.З.

«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы

Ведомствоара эшче төркем әгъзалары

 

 

Султанов А.Н.

Төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү мәсьәләләре буенча Тукай муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе (килешү буенча)

Сухорук А.А.

ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенеӊ күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенеӊ Тукай муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы, эчке хезмәт майоры (килешү буенча)

Елисеев В.А.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы (килешү буенча)

Сухорук А.А.

Тукай районы буенча тикшеру эшлэре һәм профилактик эшлэр бүлеге башлыгы

Сафина Л.Р.

Мәгариф идарәсе башлгының тәрбия эшләре буенча урын басары

Нуриев Р.Р.

«ТР Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ эшчәнлекне тәкмин итү бүлеге башлыгы

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.63 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International