КАРАР 16.08.2022 ел    №2277 «2022 елга ведомство карамагындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү нигезләмәсен һәм еллык планын раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

16.08.2022 ел                 Яр Чаллы                      №2277

 

«2022 елга ведомство карамагындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү нигезләмәсен һәм еллык планын раслау турында» карарга үзгәрешләр кертү хакында

 

«Татарстан Республикасында хезмәт законнарының һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә ведомство контроле турында» 2009 елның 27 ноябрендәге 100-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының (алга таба – 100-ТРЗ номерлы Закон) 4 статьясы 3 пункты нигезендә

 

КАРАР БИРӘ:

  1. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ «2022 елга ведомство карамагындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү нигезләмәсен һәм еллык планын раслау турында» 2021 елныӊ 23 мартындагы 866 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
    1. 2022 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ведомство буйсынуындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү планын 2 кушымта нигезендә яӊа редакциядә бәян итәргә
    2. Комиссия составыннан чыгарырга:
  • Г.Г. Сабирҗановны;
    1. Комиссия составына кертергә:
  • Шиһабетдинов Илдар Илмас улын – Тукай район үзәк хастаханәсенең баш табибы.
  1. Әлеге карарны муниципаль районның рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.
  2. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                        А.Р. Хәбибуллин

 

 

Тукай         муниципаль         районы

 

Башкарма       комитетыныӊ      2022 елның                                                 

       номерлы карарына 3 кушымта

 

 

Ведомство контроле буенча чаралар үткәрүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар

исемлеге

 

Комиссия рәисе:

Хәбибуллин А.Р. – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе;

 

Комиссия әгъзалары:

  1. Бузина Н.К. – Тукай муниципаль районы Советының юридик бүлеге башлыгы;
  2. Сабиров А.З. – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы;
  3. Мадярова Д.Ә. – төзелеш, архитектура һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге баш белгече;
  4. Гыйлаев   Ф.М.   –   координация   советы   рәисе,   АПК   хезмәткәрләре профсоюз комитетыныӊ Тукай районы комитеты рәисе;
  5. Колычева С.С. – «Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ кадрлар буенча баш белгече;
  6. Муленкова  В.Р.  –  «Тукай муниципаль районы бюджет һәм казна учреждениеләренә хезмәт күрсәтү үзәге» МБУ җитәкчесе;
  7. Рафикова Л.В. – «Яр Чаллы шәһәренеӊ халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Тукай районы филиалы мөдире;
  8. Шиһабетдинов И.И. – Тукай районы үзәк хастаханәсенең баш табибы.

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетыныӊ 2022 елның

       номерлы

карарына кушымта

 

 

2022 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ведомство буйсынуындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларныӊ үтәлешенә тикшерүләр үткәрү планы

 

Тикшерүләр үткәрү максаты: 2022 елга Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының ведомство буйсынуындагы оешмаларда хезмәт законнарыныӊ һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә ведомство контроле.

 

Ведомство буйсынуындагы оешманың исеме

Ведомство буйсынуындагы оешманың урнашу урыны

Тикшерү үткәрүнеӊ формасы (документар яки

күчмә)

Планлы тикшерү үткәрү чоры

Тикшерү үткәрү срогы

1

«Татарстан               Республикасы Тукай     муниципаль               районы

Боерган төпа гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ

Тукай     муниципаль     районы,                Боерган            авылы, Мирная ур., 64 Б.

Документар

2022 елныӊ III

кварталы

20 эш көне

2

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Борды урта гомуми белем

бирү мәктәбе» МБГББУ

Тукай      муниципаль     районы,                Борды                авылы, Мәктәп ур., 3.

Документар

2022 елныӊ IV

кварталы

20 эш көне

 

pdf
Скачать текст
PDF, 2.76 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International