КАРАР «11» август 2022 ел     №2257 «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының                          2019 елның 18 декабрендәге 5437 номерлы карарына (Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 20 декабрендәге 4559 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТУКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

 

КАРАР

 

«11» август 2022 ел                        Яр Чаллы                                               №2257

 

«Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының                          2019 елның 18 декабрендәге 5437 номерлы карарына (Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 20 декабрендәге 4559 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертү хакында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының                                              31, 32, 33 статьялары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законның 14, 15 статьялары, Тукай муниципаль районы уставы нигезендә

 

КАРАР БИРӘ

 

1. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия төзү турында» Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 18 декабрендәге 5437 номерлы карарына (Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының 2021 елның 20 декабрендәге 4559 номерлы карары белән кертелгән үзгәрешләр белән) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

- Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия составыннан чыгарырга:

Латыпов Рузан Ирек улын,

Нуриев Разил Роберт улын;

- Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия составына кертергә:

Солтанов Алмаз Нургали улын – Тукай муниципаль районы Башлыгының төзелеш буенча ярдәмчесе,

Нәдершин Азат Нәсыйх улын – Тукай муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

2. «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия турында нигезләмәнеӊ 2 бүлегенә түбәндәге эчтәлектәге пунктларны өстәргә:

«2.9. Җир кишәрлекләре категориясен үзгәртү турында кызыксынган затларның гаризаларын карау;

2.10. Җирләрне җирле әһәмияттәге рекреацион билгеләнештәге махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү турында кызыксынган затларның гаризаларын карау».

3. Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия составын кушымта нигезендә расларга.

4. Әлеге карарны Тукай муниципаль районының рәсми сайтында һәм Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырырга.

5. Әлеге карар үтәлешен контрольдә тотуны үз җаваплылыгымда калдырам.

 

 

 

 

Башкарма комитет Җитәкчесе                                                   А. Р. Хәбибуллин

 

                                         

                                                                                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының  2022 елның 11.08              2257 номерлы карарына кушымта

 

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы авыл җирлекләренеӊ җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча ведомствоара комиссия составы

 

Комиссия рәисе:

Хәбибуллин Айрат Рафак улы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе.

 

Комиссия рәисе урынбасары:

Солтанов Алмаз Нургали улы – Тукай муниципаль районы Башлыгының төзелеш буенча ярдәмчесе.

 

Комиссия секретаре:

Никитина Ольга Алексеевна – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше секторы мөдире.

 

Комиссия әгъзалары:

1. Нәдершин Азат Нәсыйх улы – Тукай муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе;

2. Бузина Нәзирә Камил кызы – район Советы аппаратының юридик бүлеге башлыгы;

3. Исхакова Гөлназ Гаяз кызы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш һәм халык яшәешен тәэмин итү бүлеге башлыгы;

4. Хәйбуллин Ленар Радик улы – Тукай муниципаль районы ветеринария берләшмәсе идарәсе башлыгы;

5. Бариев Илфак Шамил улы – Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

6. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнары территориаль бүлеге вәкиле (килешү буенча);

7. «Сетевая компания» ААҖ вәкиле (килешү буенча);

8. Район газ хезмәте вәкиле (килешү буенча);

9. Коммуналь комплекс оешмасы вәкиле (килешү буенча);

10. Авыл җирлеге башлыгы (килешү буенча).

pdf
Скачать текст
PDF, 861.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International